Инновацион технологияләр кулланып, укыту-тәрбия процессының сыйфатын күтәрүгә ирешү

№ 208

Алинә МИҢЛЕБАЕВА, Гөлназ МОСТАФИНА, 

Азнакайдагы 13 нче «Рябинка» балалар бакчасы тәрбиячеләре

Заманча технологияләрне кулланганда, өйрәтү процессы буларак, шөгыль системасыннан балаларның “төп яшәү формасы” на күчүе күзәтелә. Татар теленә өйрәткәндә, түбәндәгеләр заманча технологияләрне файдалануның мөһим бурычлары булып санала:

– балада өйрәнелә торган шөгыльгә карата кызыксыну уяту;

– баланың танып белү активлыгын арттыру;

– тел өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру;

– аралашу вакытында үзара ярдәмләшү  мохите тудыру;

– баланың иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу;

– алган шөгылләрен тирәнәйтү, инициативасын тагын да үстерү.

Һәр милләтнең язмышы, шул исәптән татарларның да, мәңгелек педагогик хыялы – һәр яктан камил шәхес тәрбияләү. Ә андый шәхесләр ничек формалаша? Кайдан килә? Чын кеше булып үссеннәр өчен ул һәм кызларыбыз күңелендә нәрсә калдырырга? Ата-ана мәхәббәтенең бала күңелендә сүрелмәс рәхмәт хисләре кабызуына ничек ирешергә? Баланы кешеләрне аңлый һәм күрә белергә ничек өйрәтергә?

Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан-буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсен, гореф-гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола-бәйрәмнәрен, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен – кыскасы, рухи байлыгыбызны тирәнтен аңлау һәм үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел.

Баланың сөйләмен кечкенәдән үк дөрес формалаштыруның әһәмиятен барыбыз да аңлый. Шул сәбәпле, сабыйның теле соң ачылуын, сөйләмендәге кимчелекләр аның акыл үсешенә дә тискәре йогынты ясавын игътибарсыз калдырмау,

баланың сөйләме яшь үзенчәлекләренә туры киләме, юкмы икәнен ачыклап тору безнең эшчәнлекнең төп урынын тәшкил итә.

Баланың телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда төрле метод һәм алымнар кулланырга мөмкин. Без исә үз эшчәнлегебездә түбәндәге өч алымга мөрәҗәгать итәбез:

– уеннар;

– күрсәтмәлелек;

– матур әдәбият әсәрләре.

Сөйләм үстерүгә төрле уеннарны тәкъдим итәргә мөмкин. Безнең төркем балалары (кечкенәләр төркеме) белән без хәрәкәтле, аз хәрәкәтле, җырлы-биюле, бармак, дидактик, сюжетлы-рольле уеннар уйныйбыз. Алар арасыннан: “Курчаклы уйнау”, “Нәрсә балалары”, “Кем оста саный”, “Мөгезле кәҗә”, “Каргалар”, “Безгә нәрсә килде”, “Тавышыннан таны”, “Очты-очты”, “Әниләр һәм кызлар”, “Шифаханә”, “Чәчтарашханә” кебек уеннарны еш уйныйлар.

Шулай итеп, уеннарның, сүз байлыгын арттыру чарасы буларак, баланың тормышында мөһим урын алып торганын истә тотып, эшчәнлекне шул рәвешле оештырабыз.

Балаларның сөйләмен үстерүгә зур этәргеч, ясаган алымнарның берсе –күрсәтмәлелек. Ул төрле типтагы эшчәнлектә, эшчәнлекнең төрле этабында уңышлы кулланыла. Күрсәтмәлек телгә карата кызыксыну уята, балаларның эшчәнлеген җанландырып җибәрә, дикъкатьләрен арттыра, мөстәкыйльлекне үстерә, ә иң мөһиме – сүзлек запасын баета, шул рәвешле сөйләм телен үстерә. Күрсәтмәлелектән дөрес файдалана белү дә әһәмияткә ия. Ул кызыклы, эчтәлекле, өйрәнә торган темага һәм эстетик яктан туры килерлек, төрле яклы тәрбия бирерлек булырга тиеш. Күрсәтмә әсбапларның төрлеләрен кулланырга мөмкин:

– рәсемнәр;

– иллюстрацияләр;

– тематик альбомнар;

– картиналар;

– макетлар;

– схемалар;

– муляжлар;

– натураль әсбаплар;

– карточкалар;

– открыткалар;

– уенчыклар;

– дидактик материал.

Без дә үз эшчәнлегебездә аларның һәрберсен кулланырга тырышабыз. Нәтиҗәдә, балаларның сөйләм теле дәрәҗәсе арта һәм активлаша бара. Шуңа күрә күрсәтмәлелекнең әһәмияте гаять тә зур булуын аңлыйбыз.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 2014 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандартының сөйләм үсеше юнәлешендә балаларның актив сүзлеген баету, бәйләнешле сөйләмен үстерү, авазларның дөрес әйтүне камилләштерү, грамотага өйрәтүнең алшарты буларак анализ-синтезның нигезләрен үзләштерү бурычлары күрсәтелә. Яна укыту-методик комплектлар хакында сүз алып барганда без татар гаиләләре өчен рус телен һәм рус гаиләләрендәге балалар өчен татар телен үзләштеруне нәтиҗәле итә торган заманча әсбаплар турында сөйлисебез килә. Барлык балаларның да ике телне дә яхшы белүе мөһим. Балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәтү өчен укыту-методик комплекты төзелгән, анда тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен матур әдәбият жыентыклары, шулай ук татар һәм рус телләрендәге аудио, видиоматериаллардан торган комплектлар керә. Программаны гамәлгә кертү процессында тәрбиячеләрне һәм ата-аналарны да актив катнаштыру зарур. Алга билгеләнгән максатларның бер өлеше М.Кашапова булдырган биш әсбаптан торган укыту-методик комплекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла:

Әсбапның беренче бүлегендә авазларны дөрес әйтү һәм матур сөйләм үстерүнең төп максатлары, бурычлары анализлана, сөйләм үстерү буенча эшнең төп эчтәлеге яктыртыла. Икенче бүлегендә телдән сөйләм үстерү буенча сүзле уеннар һәм күнегүләр; өченче булегендә сөйләм үстерү буенча дидактик һәмүстерешле уенннар; дүртенче бүлегендә балаларның танып белү эшчәнлеген һәм сөйләмнәрен үстерү буенча әңгәмәләр, сәяхәтләр; бишенче бүлегендә кече яшьтәге балаларга әхлакый тәрбия бирүнең тиоретик нигезләре; «Уйнык әле, балалар»методик кулланмалары әзер комплекслы-тематик план һәм проект рэвешендэ бирелә. Күп проектлар балалар һәм өлкәннәр тормышын чагылдыра. Бу – үз чиратында ,безгә,тәрбиячеләргә, балаларнын сөйләм эшчәнлеген оештыруда зур ярдәм.

Сөйләмне камилләштерүдә төп бурычлар: сүзлек эше, сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыру, авазларның дөрес әйтелешен төшендерү, бәйләнешле сөйләмгә өйрәтү, әдәби әсәрләр һәм халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыру. Балалар белән эшләүдә сузлек эше зур әһәмияткә ия.

Режим моментларында төрле әнгәмәләр оештырганда кулланырга бик уңайлы. Укыту-методик комплектында тупланган материаллар балалар бакчасы педагогларына балаларның сөйләмен үстерү, тирә-юнь, матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру максатында гына түгел, ә рәсем ясау, әвәләү, кул хезмәте, конструкцияләү, эксперемент эшләре, кисеп ябыштыру, музыка, физкультура эшчәнлекләрендә, иртән балаларны кабул итү, саф һавада булу, табигатьне күзәтү вакытында, әти-әниләр белән бердәм эшчәнлектә иҗади якын килеп кулланырга мөмкин.

Балалар – безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт тәрбиячеләр кирәк. Барчагызга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, рухи матурлык телибез.

  1. Иртәнге гимнастика

Бакчада баланың көне иртәнге гимнастика белән башлана. Ул иртәнге ашка кадәр уздырыла,10 – 12 минут дәвам итә. Һава, табигать шартларына карап бина эчендә яки саф һавада үтәргә мөмкин.

Түгәрәккә басабыз,

Уңга,сулга барабыз.

Туктыйбыз да кабатлыйбыз

Күрсәткәнчә апабыз.

  1. Физкультминутка

Физкультминутка шөгыльләр вакытында һәм бер шөгыль белән икенче шөгыль аралыгында уздырылырга мөмкин. Бу балалар гел бер позада утырып арый, ә физминутка мускулларны, буыннарны язарга ярдәм итә.

Тәрбияче.

Оста иртә үк

Эшкә кереште.

Эш кораллары

Юксынган эшне.

Тәрбияче. Сөенде ышкы:

Балалар.“Эш, эш, эш, эш”, – дип. (ышкылау хәрәкәтләре ясау)

Тәрбияче. Шатланды пычкы:

Балалар. “Ты-рыш, ты-рыш”, – дип. (парлап басып, утын кисү хәрәкәте)

Тәрбияче. Очынды чүкеч:

Балалар. “Шәп-шәп, шап-шап”,  – дип. (кадак кагу хәрәкәте)

Тәрбияче. Талпынды балта:

Балалар. “Шат-шат,шалт-шалт”, – дип. (утын яру хәрәкәте)

  1. Йокыдан соң уздырылучы күнегүләр

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның нерв системасының төп үзенчәлеге – бер төрле халәттән икечесенә акрын күчүе. Шуңа күрә йокыдан соң күнегүләр уздыру мөһим. Балаларның төрлесе төрле темпта уяна. Гимнастика балаларның кәефен күтәрә, шулай ук гәүдә торышы һәм табаннар дөрес формалашмаудан профилактика чарасы булып тора. Гимнастика 7 – 10 минут дәвам итә. Ел дәвамында төрле формалар кулланыла:

– үз-үзеңә массаж, разминка;

– уен формасында гимнастика;

– массаж ясаучы келәмдә йөрү.

  1. Сулыш гимнастикасы

Бу төр чыныктыру ЛФК га керә. Сулыш гимнастикасы организмга өлешләп һәм шулай ук гомуми тәэсир итә. Ул борын белән дөрес суларга өйрәтә. Борын белән сулау баланың авыру чанлыгын киметә (бигрәк тә сулыш юлы, салкын тиеп авыру очраклары вакытында). Белем алу эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Тулысынча тирән сулыш алу үпкәләрне киңәйтә һәм күкрәк читлегенең деформациясен бетерә. Гиперактив балалар өчен бик файдалы: тынычланырга, киеренкелекне киметергә өйрәнә. Шулай ук авазларны дөрес әйтергә өйрәнгәндә дә файдалы. Сулыш гимнастикасын эшләгәндә түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк.

– борын белән кыска сулыш алырга;

– сулышны алган саен авыз аша чыгарырга;

– сулыш алуны хәрәкәт белән бергә башкарырга;

– барлык сулыш алулар марш темпында башкарыла.

Сулыш гимнастикасы, массаж һәм чыныктыру чаралары төрле авырулардан: салкын тиюдән, бронхиаль астмадан ярдәм итә.

  1. Күзләр өчен гимнастика (күрсәтеп кителә)

Күп эшләдем, күп күрдем,

Арыдылар күзләрем.

Йомам күзем, ял итсен,

Ачам күзем, күп күрсен.

Тагын йомам һәм ачам,

Бер йомам да, бер ачам.

Күзләр хәрәкәте белән

Бик зур әйләнә сызам.

Аннан төбим күзләремне

Имән бармак очына.

Кисәк карыйм тышта үскән

Биек агачбашына.

  1. Бармак уеннары

Бармак уеннары – баланың акыл, фикер эшчәнлеген үстерүдә, дөньяны танып белергә өйрәтүдә бәя биреп бетергесез тәрбия чыганагы, чөнки әлеге уеннар аша бала әхлакый-этик кагыйдәләр белән дә таныша башлый. Бармак уеннары –өлкәннәр белән балаларның үзенчәлекле аралашу, күңел ачу чарасы. Димәк, бармакларның сөйләм үсешенә дә тәэсире зур. Бармаклар белән төрле күнегүләр ясау, аларны төрлечә хәрәкәтләндерү баланың сөйләмен үстерүдә уңай шарт булып тора. Безнең халыкта бармак уеннары да бик күп. Аларның кайберләрен уйнаганда без җырлар җырлыйбыз, такмаклар әйтәбез. Сүзләрне әйткәндә, бармакларны бер-бер артлы бөгеп барабыз.

Бу бармак – бабай,

Бу бармак – әби,

Бу бармак – әти,

Бу бармак – әни,

Бу бармак – нәни бәби,

Аның исеме – Чәнти.

Балаларның бармакларын ныгыту өчен “Бармак театры” оештыру бик файдалы. Тик шуны истә тотарга кирәк: бармак уеннары биш минуттан озаграк булмасын, бу – аның сөйләм функциясен стимуллаштыру өчен бик җиткән.

  1. Хәрәкәтле һәм аз хәрәкәтле уеннар

Хәрәкәтле уеннар саф һавада гына да, шулай ук бина эчендә дә уйналырга мөмкин. Биредә зур урынны халык уеннары алып тора. Хәрәкәтле уен вакытында уен шартларын төгәл үтәү мөһим. Шулай ук оялчан балаларны төп рольләрне башкаручы итеп куябыз, аз хәрәкәтләнүче балаларны уенга җәлеп итәбез.

  1. Балаларның ирекле хәрәкәтләнүе

Бу очракта бала үз уеннынан, хәрәкәт активлыгыннан канәгатьләнү алырга тиеш. Уеннарны бала үзе, үз теләгенә карап сайлый. Бу вакытта без балаларга уенны оештырмыйбыз, күзәтәбез генә. Ләкин балалар кул астында хәрәкәтләнергә этәргеч бирүче әсбаплар: сюжетлы уеннар өчен атрибутлар, маскалар, физкультура почмагы, уенчыклар булырга тиеш.