Ил кырында чәчәк аткан тормыш

(Квест)

Альбина СӘХӘБИЕВА,

Алабугадагы 2 нче урта мәктәпнең югары квалификация кактегорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Квест сүзен ишетүгә, укучылар җанланып, канатланып куя. Квест дигәндә, алар маҗаралы уен, күңел ачуга әзерлек күрсәтәләр. Шуңа күрә бу технологиянең мөмкинлекләрен халкыбыз тарихы, илебез тарихы белән бәйле белем һәм тәрбия бирү чараларында куллану максатка ярашлы. Квест, бер яктан, уен технологиясенә нигезләнгән дәресләргә тартым булса, икенче яктан, укучыларның эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге күнекмәләрен дә камилләштерә. Гадәттә, квестлар маҗаралы юл ситуациясенә нигезләнә: укучылар, бирем арты бирем эшләп, “һөҗүм ясаучы көчләр” белән көрәшәләр һәм җиңеп чыгалар. Бу язмамда җитдирәк рәвештә корылган квест уздыру буенча кайбер методик табышларым белән уртаклашам.

Тәкъдим ителә торган квест түбәндәге максатларга ирешергә ярдәм итә:

– укучыларның командада эшләү күнекмәләрен арттыру;

– укучының шәхес буларак үсешен тәэмин итү, фикер йөртү күнекмәләрен, хәтерен камилләштерү;

– укучыларда Муса Җәлил иҗатына кызыксыну уяту; туган илгә мәхәббәт, патриотизм хисләре тәрбияләү.

Мин тәкъдим иткән квест, шагыйрь Муса Җәлилнең “Җырларым” шигырендәге юлларын үзгәртеп алып, аның туган иле өчен яшәве һәм гомерен биргәнен искә алып, “Ил кырында чәчәк аткан тормыш” дип аталды. 5 нче сыйныф укучылары белән квест үткәрүгә югары сыйныф укучыларын да җәлеп итәргә була. Квест өч станциягә бүлеп оештырылуны таләп итә, алар мәктәпнең төрле урыннарында урнаштырыла. Укучылар, сыйныфтагы балалар санына карап, командаларга бүленә, әйтик, сыйныфта 24 укучы икән, 8 әр укучыдан торган өч команда төзелә. Мин шушы санга таяндым, аерым биремнәрне шуңа күрә өч вараиантта тәкъдим иттем. Командаларга маршрут кәгазе бирелә. Квестны үтү кагыйдәләре аңлатыла: һәр станциядә өч биремне үтәү сорала, һәр дөрес җавап өчен 1 балл җыю мөмкинлеге аңлатыла; кагыйдәләр тәртибен бозу очракларында балларның киметелүе турында кисәтү ясала. Соңгы очрашу урыны актлар залы буларак тәгаенләнеп аңлатыла. Укучылар түбәндәге станцияләрне үтәргә тиеш була:

  1. “Халык иҗаты – төпсез байлык”;
  2. “Илебез үткән дәһшәтле сынау еллары”;
  3. “Җәлил абый, синең тормыш – безгә үрнәк”.

Станцияләрне үтәр алдыннан укучыларга квестның легендасы хәбәр ителә: мәктәптә М.Җәлил исемендәге музей ачыла. Экспонатлар инде җыелган диярлек, әмма “М.Җәлил истәлеген мәңгеләштерү юлында” дигән стенд буш. Укучыларга, биремнәрне башкара-башкара, әнә шул стендка куяр өчен фотосурәтләрне тупларга кирәк. Дөрес җаваплар өчен карточкалар бирелә. М.Җәлил тормышы һәм иҗаты – ул даими көрәш, сугышчы һәм шагыйрь фашистларга – явыз көчләргә каршы каләм көче белән дә, корал көче белән дә сугышкан. Квест вакытында да биремнәрне башкарганда явыз көчләр комачау итәргә мөмкинлеге искәртелә.

“Халык иҗаты – төпсез байлык” дигән 1 нче станциядә нигездә “Алтынчәч” либреттосына игътибар бирелә. Биремнәргә күчик.

1 нче бирем дәреслектә бирелгән “Җик ариясе” буенча төзелә. Дәреслектә ариянең дүрт строфасы бирелә, текст җиңел укылса да, күп кенә сүзләр укучыларга аңлашылмаска, шунлыктан әсәрнең кыйммәте укучылар тарафыннан аңлашылып бетмәскә мөмкин. Командаларга ариядән алынган тезмәләр (шигырь юллары) бирелә, алар ассызыкланган сүзләргә аңлатма бирергә тиеш булалар. Дөрес җавапка 1 балл бирелә. Бирем карточкаларга язылып, конверт эченә салынып, команданың әйдәманы тарафыннан сайлап алына. Мәсәлән,

1 нче карточка. Чын атым кем – белмәдем (М.Җәлил) [Хәсәнова, 5 с-ф, 2017: 73];

2 нче карточка. Ыругым кем – белмәдем (М.Җәлил) [Хәсәнова, 5 с-ф, 2017: 73];

2 нче бирем турыдан-туры либретто, андагы образлар системасына карый. Дәреслекнең беренче кисәгендә, либреттодан бик кечкенә өзек тәкъдим ителсә, икенче кисәгендә либреттоның тулырак варианты бирелә. Дәреслек авторлары теләгән укучыларга шушы вариатны укырга тәкъдим итәләр. Әгәр командалар тулырак вариат белән танышкан булсалар, 3 нче биремне башкару катлаулы булмаячак. Бирем болай яңгырый: сезгә 6 карточка бирелә, аларда либретто геройларының исемнәре генә атала. Сезгә үзегездә бары уңай герой булган карточкаларны гына калдырырга кирәк. Биремне төзегәндә, шуңа игътибар итәргә кирәк: дәреслектә катнашучылар исемлегендә укучыларга Тугзак, Янбулат, Каракаш, Җик, Урмай, Бураш кебек геройлар күрсәтелә. Әмма бирелгән өзектә Янбулат дигән герой бөтенләй катнашмый, аның каравы Хан катнаша. Шуны искә алып, карточкаларга Тугзак, Хан, Каракаш, Җик, Урмай, Бураш исемнәрен язабыз. Укучылар, текст белән танышкан булсалар, Хан һәм Урмай исемнәре язылган карточкаларын кире кайтарырга тиеш була. Шул рәвешле бу бәйгедә 4 балл җыярга була.

3 нче бирем. Киемнәренә саннар язылган явыз көч дигән каһарман керә, дөрес җавап бирелмәгән очракта команданың бер вәкилен үзендә әсир итеп алып калачакларын хәбәр итә. Явыз көчтә язылган дата: 1941 ел, июль. Укучылар шушы вакытта Җәлилне армиягә алынуын искә төшерергә тиеш була. Шушы аңлатманы биргәннән соң, “Явыз көч” укучыларга әйтә: “иң куркыныч, дәһшәтле вакытны атадыгыз. Бөек Ватан сугышы башланган, Бөек Җәлил сугыш кырына юнәлгән ел, айлар бу. Бу елларның дәһшәт көчен аңлау өчен, “Илебез үткән дәһшәтле сынау еллары” станциясенә ашыгыгыз”.

Искәртеп китим: алып баручы музей стенды өчен сурәтләрне бирергә онытмаска тиеш. Шул рәвешле, укучылар 3 нче биремгә дә дөрес җавап биргән очракта, М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет академия театры сурәте яисә открыткасын алалар.

“Илебез үткән дәһшәтле сынау еллары” станциясендә М.Җәлилнең сугыш чоры тормышы һәм иҗатына игътибар бирелә. Станция өчен җаваплы итеп билгеләнгән югары сыйныф укучысы квестта катнашучыларны мондый сүзләр белән каршылый: “Укучылар, без квестның иң трагик, иң фаҗигале өлешенә килеп җиттек. Станция “Илебез үткән дәһшәтле сынау еллары” дип атала. М.Җәлил фашизмның кешелек дөньясына алып килгән фаҗигасен үз күзләре белән күрде, үз тәнендә, үз җанында татыды. М.Җәлил рухын, сугышта шәһит булган бабаларыбыз рухын хөрмәтләп, бер минут тынлык игълан итәм”. (1 минут тынлык.) Әлеге станциядә без түбәндәге биремне башкарырга тәкъдим итәбез. Тактага магнитлар ярдәмендә А4 форматындагы кәгазьләр беркетелгән, аларда төрле язучыларның М.Җәлил һәм аның батырлыгы турында язылган өзекләр язылган. Өзекләрне дәреслектән алырга да, укытучының өстәмә эзләнүләре нәтиҗәсе буларак та кулланырга була. Аларның саны күп түгел, 2 – 3 булса, җитә. Бер кәгазь буш кала. Укучыларга команда исеменнән М.Җәлилгә мөрәҗәгать, аңа багышлап шигъри юллар һ.б. язып куярга тәкъдим ителә.

Укучылар әлеге станциядәге биремгә дөрес җавап биргән очракта, Казандагы 1 нче Май мәйданында Муса Җәлилгә һәм җәлилчеләргә һәйкәл сурәте тапшырыла. Фотосурәтне тапшырып, Явыз көч әйтә: “Кулыгызда – ирек, хөрлек, төрле богауларны җимерергә сәләтле каһарман символы.  Мондый символны кулда тоту бик зур җаваплылык йөкли. Алдагы станциядә сез Җәлил тормышын яхшы белүегезне дә, чынлап та аның батырлыгын үрнәк итеп кабул итүегезне дәлилләргә тиеш булырсыз. Бу юлда инде без, Явыз көчләр көчсез калабыз, сезгә комачау итә алмабыз. Әмма исегездә тотыгыз: дөньяда яхшылык күп булса да, Явызлык та бар. Тормыш сезне юлыгызда явыз көч җибәреп сыный икән, кыйблагыз, иманыгыз нык булу, туган илгә кешелеккә мәхәббәт зур булу сорала. Шушы мәхәббәт Җәлил һәм җәлилчеләрне үлемсез итте. Ә хәзергә сезгә хәерле юл телибез”.

“Җәлил абый, синең тормыш – безгә үрнәк” станциясе. Бу станциядәге һәр бирем өчен фотокарточка бирелә.

1 нче биремдә укучылар М.Җәлил портретын танырга тиеш була.  Әйтик, өч югары сыйныф укучысы өч портрет тотып басып тора ала. Әгәр укучылар дөрес портрет тоткан укучыны сайламыйлар икән, бирем үтәлмәгән булып санала. Җаваплар бирелгәннән соң, укучыларга Сарман районындагы Җәлил бистәсе фотосурәте бирелә.

2 нче бирем. М.Җәлил тормышы белән бәйле топонимик атамаларны искә төшерергә тәкъдим ителә. Очраклы рәвештә атау мөмкинлегенә юл куймас өчен, укучылар җавапларын дәлилләргә тиеш була. Мәсәлән, Оренбург өлкәсе – туу урыны, Волхов фронты – сугышта катнашу урыны, Плетцензее төрмәсе – җәзалап үтерелү урыны һ.б. Җаваплар бирелгәннән соң, укучыларга Казан шәһәре картасының бер өлеше бирелә, анда кызыл ук белән Җәлил урамы күрсәтелгән.

Бирем үтәлгәнннән соң, командаларга актлар залына барырга кирәклеген искә төшерәләр. Укучылар маршрут кәгазен жюри әгъзаларына тапшыралар, актлар залынада утыралар, жюри киңәшләшкән арада, укучылар югары сыйныф укучылары башкаруында М.Җәлил шигырьләрен, җырларын тыңлыйлар, станцияләрне үткән вакытта табылган экспонатлар белән стендны бизиләр. Шуннан соң квест буенча нәтиҗәләр чыгарыла, җиңүчеләрне билгеләү тантанасы башлана.

Шул рәвешле, әлеге квест М.Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты турындагы белемнәрне күңелле, шул ук вакытта җитди рәвештә кабатларга ярдәм итә, традицион булмаган рәвештә үткәрелгән чара укучыларның күңелендә озакка сакланыр, дип көтелә.

Кулланылган әдәбият

  1. Хәсәнова Ф.Ф. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф. Ике кисәктә. 1нче кисәк. – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2014. – 143 б.
  2. Хәсәнова Ф.Ф. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк. – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2014. – 119 б.