Ике милләт дуслыгы

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен шөгыль)

Алия СӘЛӘХИЕВА, Гөлназ МИНГАЛИМОВА,

Питрәч районы Яңа Шигали авылы «Царево утары» торак комплексының «Үсенте» балалар бакчасы тәрбиячеләре

Максат:

– янәшәңдә яшәүче милләт халыкларына хөрмәт, дуслыкхисләре тәрбияләү;

– балаларда татар, рус милли киемнәренә, милли бизәкләренә кызыксыну тәрбияләү.

Бурычлар:

үстерелешле:

– балаларның акыл, хәтер, иҗади фикерләү сәләтен, сөйләм телен камилләштерү;

– сүз байлыгын, игътибарлылыкны, кызыксынучанлыкны үстерүне дәвам иттерү;

тәрбияви: балаларда үзара дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләүне дәвм иттерү;

белем бирүдә: рус, татар халкының милли ризыклары, бизәкләре белән танышуны дәвам иттерү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше.

Интеграль белем бирү: сәнгати-эстетик үсеш.

Методик алымнар: сәламләшү, Казанның матур урыннары турында әңгәмә кору, күрсәтмәлек, шигырь сөйләү, сорау-җавап, үзлектән эш, татар-рус киемнәре кию, җырлы-биюле уен, милли бизәкләрне ныгытуны дәвам иттерү.

Җиһазлау: интерактив такта, һәр балага рус, татар киемнәре, тәлинкәләр; декупаж ясар өчен салфеткалар, җилем, пумала, курчак театры өчен битлекләр, уен өчен музыка.

Сүзлек өсендә эш: декупаж.

Алдан үткәрелгән эш: татар, рус халкының бизәкләрен карау (дымков хохлама, гжель бизәкләрен искә төшерү), декупаж ысулы белән ясап карау.

  1. Кереш өлеш

Рус, татар телендә исәнләшү.

  1. Төп өлеш
  2. Сәяхәткә чыгу.
  3. Казанның матур урыннары белән танышу.
  4. Татар, рус халкының халык ашлары турында сөйләшү.
  5. «Теремкәй» әкиятеннән өзек күрсәтү.
  6. Интерактив тактада эш.
  7. «Кулъяулык» уенын уйнау.
  8. Татар, рус халкының милли бизәкләрен карау.
  9. Декупаж ысулы кулланып бизәү.

III. Йомгаклау өлеше

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, кунаклар белән исәнләшик әле.

Балалар. Исәнмесез!

– Хәерле көн!

– Хәерле иртә!

– Хәлләрегез ничек?

– Сәлам!

– Әссәләмәгаләйкем!

– Здраствуйте!

– Добрый день!

– Как у вас дела?

Тәрбияче. Менә кунакларның да кәефләре күтәрелеп китте. Чын күңелдән, ихластан сәламләшү кешеләрне дуслаштыра ул. Ә дусларның күп булуы бик рәхәт ул. Балалар, без сезнең белән татар һәм рус милләте киемнәрен кидек. Бездә бүген дуслык көне. Ә хәзер сезнең белән “Дустым” җырлы-биюен уйнап алыйк әле.

Уң ягымда дустым бар, дустым бар.

Сул ягымда дустым бар, дустым бар.

Түгәрәк, түгәрәк,

Нинди матур түгәрәк. (2 тапкыр)

Уң ягымда дустым бар, дустым бар.

Сул ягымда дустым бар, дустым бар.

Без шатлык таратабыз,

Шуңарга яратабыз. (2 тапкыр)

Тәрбияче. Рәхмәт, балалар, бик матур җырладыгыз.

– Балалар, әйдәгез, хәзер бергә татар халкының матур урыннарына сәяхәткә чыгабыз. (Интерактив тактада күрсәтү.)

Балалар. Сөембикә манарасы, цирк, Галиәскәр Камал театры, Муса Җәлил исемендәге опера балет театры, «Казан-арена» спорт комплксы, Татар халык ашлары йорты.

Тәрбияче. Балалар, сез нинди татар халык ашларын беләзез? Мин сезгә “Кинетик боҗра” бирәм. Татар халыкның ашларын әйтәбез һәм берьюлы божраны да дустыбыз кулына дулкын рәвешендә кулдан-кулга тәгәрәтәбез. Шулай уеннны түгәрәк буенча тапшырабыз.

Балалар. Бәлеш, өчпочмак, гөбәдия, чәкчәк, кош теле, токмачлы аш, пәрәмәч, кыстыбый, бөккән, тутырма, өлеш һ.б.

Тәрбияче. Ә рус халкының нинди милли ашларын беләсез?

Балалар. Пилмән, борщ, щи, уха, коймак, сушки, баранки, калачи.

Тәрбияче. Ә бу балкып торган бинаны таныйсызмы?

– Балалар, әйдәгез, Курчак театрына сәяхәт итеп, рус халкының «Теремкәй» әкиятеннән өзек күрсәтеп китәбез. («Теремкәй» әкиятен яулыктан эшләнгән курчакларны кулланып сәхнәләштерү.)

Тәрбияче. Булдырасыз, балалар

– Ә монысы нинди бина?

Балалар. Безнең балалар бакчасы.

Тәрбияче. Әйдәгез әле, үзебезнең балалар бакчасында үтә торган шөгыльләргә дә сәяхәт итеп алыйк әле. Тактадагы биремнәрне үтик. Интерактив тактада эш (мәсьәләләр чишү, әйтелгән авазларга сүзләр уйлау һ. б.).

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, ял итеп, «Кулъяулык» уенын уйнап алыйк.

Кулъяулыгым яшел-яшел,

Яшел чирәм астында.

Сиздермичә куеп китәм

Бер иптәшнең артына.

Тәрбияче. Балалар, кулъяулык кемдә?

Бала. Миндә.

Тәрбияче. Диләрәне нишләтәбез?

Балалар. Диләрә, балансир тактага басып, безгә шигыръ сөйләсен. (Бала, балансир тактага басып, уңнан сулга атынган килеш шигырь сөйли.)

Тәрбияче. Афәрин, балалар! Без сезнең белән сәяхәтебезне дәвам иттерик. Һәр мииләтнең үзенә генә хас бер ягы бар. Әйдәгез, татар һәм рус халык бизәкләрен карап китик әле. (Интерактив тактада күрсәтү.)

– Бу нинди бизәк?

Балалар. Гжель, дымков, хохлама бизәкләре.

Тәрбияче. Ә хәзер татар бизәген кем тактада ясап күрсәтә? (Ике бала тактада ясап күрсәтә.)

– Кәрим, нинди бизәк ясадың?

Кәрим. Мин лалә чәчәге ясадым.

Тәрбияче. Амалия, син нинди бизәк ясадың?

Амалия. Мин кыңгырау чәчәге ясадым.

Тәрбияче. Балалар, хәзер тәлинкәләрне, декупаж  ысулы кулланып, ләлә һәм гжель бизәге белән бизәрбез. (Урыннарда эшлиләр.)

III. Йомгаклау

Тәрбияче. Афәрин, балалар, тәлинкәләрне, декупаж ысулы кулланып, ләлә һәм гжель бизәкләре белән матур итеп бизәдегез.

– Балалар, без бүген нинди милләт халыклары турында сөйләштек?

– Без сезнең белән кая сәяхәт иттек?

– Нинди милли бизәкләр турында сөйләштек?

– Тәлинкәне нинди ысул белән бизәдек?