Иҗади юл башы

№ 96

Лилия ПУСТОБАЕВА,

 Казандагы 417нче балалар бакчасының югары категорияле тәрбиячесе,

Эльвира СӘМИГУЛЛИНА, Рузия МӨХӨТДИНОВА,

Казандагы 417нче балалар бакчасының беренче категорияле тәрбиячеләре

Тәрбия – эзлексез процесс. Уенчык, китап, кием, табигать күренешеме – матур әйбер бер баланы да битараф калдырмый. Сабый да матурлыкка омтыла. Шушы табигый сыйфатны  шәхси ихтыяҗ итеп  үстерү –  тәрбиянең олы максаты. Бүген матурлыкка карап сокланган нәни кеше  үзен шул гүзәллекне сакларга, арттырырга җаваплы итеп хис итсә, тирә-юньне яхшыртырга омтылса, эстетик тәрбия үз нәтиҗәсен  бирде дип әйтеп була.

Балалар бакчасы матурлыктан тәм табарга өйрәтүдә төп урын ул. Биредә, махсус программаларга һәм кулланмаларга таянып, эстетик тәрбиянең нечкәдән-нечкә катламнары да чагылыш таба. Безнең бакчада төп программа – К. В. Закирова, Р. А. Борһанова тарафыннан төзелгән “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы”. Ә һәр тәрбияче үз тәҗрибәсе ярдәмендә заманча ысул-алымнар җыелмасын туплый.

Бала күңеленә дәрт бирү – нәкъ балалар бакчасында алып барыла торган эш. Әйе, эстетик тәрбия безнең күпкырлы эшебезнең бер юнәлеше генә. Эстетик тәрбия максатларына эзлексез игьтибар итсәк, ул гомуми тәрбиянең иң ышанычлы юлдашы була.

5-6, 5 яшьлек балаларга әкиятнең тәэсирен дәлилләргә кирәкми: бу әдәбият тармагының тәрбияви әһәмияте яхшы билгеле. Әкиятнең әхлакый тәрбиядә зур роль уйнавы тирән өйрәнелгән, тиешенчә бәяләнгән. Шуннан чыгып, без берничә ел инде әкият хәзинәсеннән эстетик тәрбия бирүдә актив файдаланабыз.

Халык иҗаты балалар өчен аңлаешлы, гыйбрәтле. Бүгенге көндә шәһәр шартларында яшь гаиләләрдә фольклор мирасы кулланылмый диярлек. Ә инде балалар бакчасында әхлакый – эстетик идеаллар формалаштыруда, үз карашларын булдыруда бу тәрбияви тармакны файдалану мәҗбүри булырга тиеш. Әкиятләр нәни тыңлаучының игътибарын җәлеп итеп, аны яшәешне аңларга, уйланырга, тормыш вакыйгаларын бәяләргә өйрәтеп, сабыйның аңын үстерә. Безнеңчә, баланың күңелен эшкә җигү әкиятсез мөмкин түгел.

Әкият балаларда чиксез зур хисләр тудыра. Шул хисләрне без дәресләрдә сүз белән тасвирларга, рәсемдә чагылдырырга өйрәтәбез. Рәсем төшерә-төшерә, әкиятнең әчтәлеген сөйләгәндә, балалар анализ ясарга, фикер йөртергә һәм аны белдерергә, хыялланырга өйрәнә.

Шушы инде сәнгатькә мәхәббәт туу һәм үсү мизгелләре!  Музыка, театр, сәнгать дөньясына балалар бакчасында ясалган беренче адымнар кайбер балаларның зур  иҗади юл башы да… Безнең бурычыбыз – һәр шәхеснең сәләтен ачарга шартлар тудыру, ярдәм күрсәтү, кызыксыну хисен югалтмау.

Балаларның эстетик хисләрен ачу һәм үстерү бик мөһим.

Балалар рәсем ясарга ярата. Төсләр һәм төсмерләрне дөрес кабул итү, аларны буяуларда танып белү һәм үзара ятышлылыгы, килешеп торуына кара куллану – зәвык тәрбияләүнең башлангыч сукмагы. Аңа тиешле игътибар итү– тәрбияче бурычы. Лекалоны кулланып рәсем төшерүдән ирекле рәсем ясауга, мөстәкыйль рәвештә атрибутлар, декорацияләр эшкәртергә өйрәтү – эстетик караш булдыру юлы. Бу эшчәнлеккә оста куллы әти-әтиләрне, оныкларын яратучы әбиләрне дә  тарту бик уңай.Ата-аналарны да бакчаның ышанычлы ярдәмчеләре итеп тәрбияләргә кирәк. Ата-аналар, өлкәннәр арасындагы әкиятнең тәрбияви көчен аңламаганнарны, аны бушка вакыт уздыру дип кабул итүчеләрне фикердәшлек дәрәҗәсенә китерү тәрбияче тәҗрибәсенә бәйле. Нинди генә эш башланса да, иң элек ата-аналарга мөрәҗәгать итү мәҗбүри. Уенчык өй җиһазлары, курчаклар һәм аларның киемнәре, түбәтәй һәм камзуллар – олылар ясаган, теккән, бәйләгән әйберләрне балалар яратып куллана. Сәләтле, булдыклы әти-әниләр белән тату яшәү тәрбия эшенең нәтиҗәсен үстерә.

Шәхес үсешендә әкиятләр зур әһәмияткә ия. Әкият балаларда зирәклек, оешканлык, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләүдә отышлы ярдәмче. Әхлакый-эстетик тәрбия бирү максатыннан төрле чаралар үткәрү мөмкин. Мәсәлән, «Су анасы», «Теремкәй», «Шалкан», «Камыр малай» кебек музыкаль әкиятләр кую, «Башак», «Кыңгырау чәчәк», «Капризка» кебек курчак театрлары күрсәтү бик кызыклы. «Әкияттә кунакта», «Нәүрүз бүләкләре»,«Куян кунакка килгән», «Дуслык чылбыры» дигән комплекслы дәрес оештырып, балаларның фикерләү һәм уйлап табу сәләтләрен үстереп була.Төрле ачык дәресләрне, күңелле очрашуларны да нечкә зәвык тәрбияләүне ныгытуга юнәлтелә ала. Җыр-биюне яратырга, музыкаль сәләтләрне үстерергә, нәфис сүз осталыгын камилләштерергә һәр көн вакыт табарга кирәк.

Һәр заманның үз китаплары. Һәм һәр яшьнең шулай ук. Мәктәпкәчә яшьтән үк балаларның эчке дөньясын булдыру, аны баету өчен зур әһәмият бирергә кирәк. Бу эштә китаплар уку кыйммәткә ия, чөнки уку вакытында кеше үткәнен, киләчәген һәм хәзергесен генә танып калмый, ә уйларга, анализларга өйрәнә, шәхес иҗади яктан үсә, аның әхлакый һәм мәдәни нигезе формалаша.

Безнең көннәрдә балаларга нәрсә укырга һәм ничек укырга дигән сорау актуаль. Балачактан ук танышмый калырга мөмкин булмаган әсәрләр бар. Халык әкиятләре, К. Чуковский, Ш. Перро әкиятләре, Г. Тукай, А. Алиш, М. Җәлил әсәрләре – менә шундыйлардан, боларны хәзер балалар классикасы дип атыйбыз. Вакытында укылмаган китаплар, үз вакытында укылган китап биргән кадәр рухи һәм эмоцианаль кичерешләр белән баета алмый.

Әдәби әсәрләрнең баланың хис-кичерешләренә эмоциональ йогынтысын бәяләп бетергесез. Алар баланың сизгер күңелендә кайгыртучанлык, шатлану, сөенү, көенү кебек сыйфатларны уятырга, тәрбияләргә, ныгытырга ярдәм итә.

Мәктәпкәчә чор – кеше тормышындагы кабатланмас, күркәм  чор. Балаларны тәрбияче буларак күзәтү, аларның һәрберсе индивидуаль, кызыксынучан булуын, ниндидер бер өлкәгә аеруча өстенлек бирүен  ачыкларга этәрә. Алларында яткан йомшак, пластмасс, резин уенчыклар арасыннан, кәгазьдән ясалган уенчыклар белән дә рәхәтләнеп уйнаучы балалар бар. Хәзерге заман балалары көчле компьтер технологияләре карап алган чорда яшиләр. Шуңа күрә дә, бу балалар өчен гади генә квадраттан ничек итеп  уенчыкларның  килеп чыкканы бик актуаль. Һәрбер иҗатның төре бала өчен бәяләп бетергесез хезмәт, чөнки ул акылны эшкә җигә, фикерне тупларга өнди, уйларга омтылдыра, сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Ә бу үз чиратында, баланың мәктәптә югары бәяләргә, ә тәрбияченең үзенең максатына ирешкәнлеген дәлилли.

Иң әһәмиятлесе, нәниләрне матур әйберне бәяләргә өйрәтеп, эш-хәрәкәтләр, вакыйгалар, кешенең кыяфәте, холкы гүзәллеген аңларга өйрәтү. Группа бүлмәләрендәге, бакчадагы уенчыклар, китаплар, җиһазларны сакларга, бер-берсенең тышкы кыяфәтен, пөхтәлеген кайгыртырга – монысы да тәрбияче бурычы. Биш-алты яшьлек малайлар-кызларны үзе өчен җавап тотарга, үзенә тәнкыйди карарга күнектерү көннән көн өйрәтелергә тиеш. Нәниләр  янында игътибарлы, хөрмәтле, үрнәк күрсәтүче, өйрәтүче ярдәмендә бала үзлектән диярлек матур яшәеш нормаларына күнегергә мөмкин. Балаларның холкын ныгытуны да күз очында тотарга кирәк. Аларның җаваплылык, тырышлык, максатка ирешүчәнлек кебек сыйфатларын  арттыру тәрбияченең гәдәти эше.

Белгәнебезчә, яңа гомуми белем бирү стандартлары эшкәртмәләренең  өч төп юнәлешеннән берсе Россиянең дөньядагы конкурентлык сәләтен үстерүгә караган. Шушы күрсәткечне яхшырту юлы – социаль нормалар һәм кыйммәтләр булдыру. Аңлашыла ки, бу эшкә нигез нәни балага рухи-әхлакый тәрбия бирүдә салына. Алдагы буыннар тәҗрибәсеннән читкә китмичә, яңа заман мөмкинлекләреннән акыл белән файдалану тәрбияченең заманча эшләү нигезе.