Ибраһим Газиның «Йолдызлы малай» хикәясен анализлау

№ 176

(VII сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Лилия ШӘФИГУЛЛИНА,

Арчадагы 7 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат: белем бирүдә: «Йолдызлы малай» әсәрнең идеясен ачыклау; илебез халкының фашистларга каршы аяусыз көрәш алып баруы турында фикер алышу;

фикерләү сәләтен үстерүдә: укучыларның иҗади фикерләү  күнекмәләре үсеше  өчен шартлар тудыру; үз фикереңне аңлаешлы итеп җиткерә белү.

 

Планлаштырылган нәтиҗәләр: предмет буенча: сугыш чорында балалар батырлыгы турында мәгълүмат бирү, «Йолдызлы малай» әсәрен анализлау;

шәхескә кагылышлы: халкыбызның батырлыгы белән горурлану хисләре, патриотлык хисләре тәрбияләү.

Метапредмет нәтиҗәләре:

регулятив: максат кую, әсәрнең төп проблемасын табу, герой эшчәнлеген бәяләгәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, соңгы, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу;

коммуникатив: партадаш күрше белән яисә төркемдә хезмәттәшлек итү; укытучы һәм сыйныфташлар белән хезмәттәшлектә төп фикергә килү, төрле җавапларны тыңлау; үз фикереңне тулы һәм төгәл әйтә белү, дәлилләү, сораулар формалаштыру, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү;

танып белү: кирәкле мәгълүматны табу һәм анализлау аша аны бәяләү, исбатлау, фикер йөртүнең логик чылбырын төзү, гомуми нәтиҗәне чыгару.

Дәреснең тибы: белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресе.Белем һәм осталыкларны системалаштыру дәресенең структурасы

1. Оештыру этабы.

2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую.

4. Белем һәм күнекмәләрне системалаштыру.

Укучыларны гомумиләштерелгән эшчәнлеккә әзерләү. Тиешле дәрәҗәдә яңадан үзләштерү (үзгәртелгән сораулар белән).

5. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

6. Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикерләшү һәм аларны төзәтү.

7. Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау). Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, өйрәнелгән материалны анализлау

 

Кулланылган технология: тәнкыйди фикерләү технологиясе.

Алымнар: «Кәрзин», «Фишбоун», «Акыл штурмы», кластер төзү.

Предметара бәйләнеш: әдәбият һәм тел белеме, тарих.

Эшне оештыру: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эшләү

Чыганаклар: 

-төп: дәреслек;

—                     өстәмә: слайдлар, карточкалар, биремнәр

Дәрес барышы

I. Уңай психологик халәт тудыру, мотивлаштыру

Укытучы. Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көннәр сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телим мин һәммәгезгә.

Укучылар, әйдәгез, бер-беребезгә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге теләп, дәресне башлап җибәрик.

Дәрес барышында түбәндәге киңәшләрне дә истә тотып эшләрбез дип ышанам. (Хор белән уку.)

II. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую

«Акыл штурмы»

Укытучы. Сезнең адыгызда кисмә хәрефләр. Сез шул хәрефләрдән нинди сүз төзер идегез икән? Төркемнәрдә бергәләп эшлибез. (1 нче төркем  – сугыш). (2 нче төркем – батырлык.)

– Сугыш һәм сугышта күрсәтелгән батырлыклар турында бик күп әсәрләр иҗат ителгән. Шундый сорау туа: ә нәрсә соң ул сугыш? Нәрсә соң ул батырлык? Мин сезгә үз җавапларыгызны «Кәрзин» ысулы аша әйтергә тәкъдим итәм.

– Без сезнең белән «сугыш» һәм «батырлык» сүзләре белән бәйле идеяләр кәрзинен тутырдык.

Сугыш сүзенең синонимнары нинди? (Көрәш, яу…)

– Ә батырлык сүзенең синонимнары нинди? (Кыюлык, тугрылык, куркусызлык.)

– Мин сезгә аңлатмалы сүзлектән бу төшенчәләрнең нәрсә аңлатканын укып үтәм.

– Ә хәзер игътибарны экранга юнәлтәбез. Уйланып утырыгыз: видео нәрсә турында? Без төзегән сүзләр белән  бу видео арасында нинди бәйләнеш бар? Без аны ни өчен карадык икән? (Видео карау.)

– Бу видео нәрсәгә багышланган? (Бөек Җиңү көненә.)

– Халкыбызның сугышта күрсәткән тиңдәшсез батырлыклары бәрабәренә Бөек Җиңү таңы килде. Ул сездә нинди хисләр уятты? (Шатлык, горурлык хисләре.)

– Әйе, укучылар, үткәнебезне онытырга хакыбыз юк. Җиңү көне, бүгенге бәхетле көнебез бик күп корбаннар, газаплар, михнәтләр бәрабәренә яуланды. Сугыш китергән газаплар, кешеләрнең сугышта күрсәтелгән батырлыклары турында без каян беләбез?

– Китаплардан укып, кинолар карап, әби-бабайлар сөйләгәннән.

– Әйе, Бөек Ватан сугышы турында язылган әсәрләр белән әдәбият дәресләрендә танышып барабыз. Соңгы дәрестә нинди әсәр белән таныштык?

– И.Газиның «Йолдызлы малай» хикәясе белән таныштык. Әйе, укучылар, димәк, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр?

И.Газиның «Йолдызлы малай» хикәясен анализлау. Сугышта чорында балалар батырлыгы

– «Йолдызлы малай» әсәрендә төп герой кем?

– Илгизәр турында без нәрсәләр беләбез? (Илгизәр батыр рухлы, куркусыз, кыю.)

– Ул әле пионер да. Кем соң ул пионер? (Пионерлар дип, 3 – 7 нче сыйныфлардагы балаларга әйткәннәр. Алар пионер сафларында тәрбияләнгәннәр. Пионер – беренче мәгънәсендә.)

– Ә сезнең муеннарыгыздагы галстук нәрсәне аңлата? (Варислар икәнлегебезне аңлата.)

Бүген пионерлар оешмасы хәрәкәтенең дәвамы булып Татарстан варислар берлеге тора. Варислар һәрвакыт хәрәкәттә, эзләнүдә; күп нәрсә белән кызыксынучылар, тирә-якны күзәтүчеләр. Алар – яшь разведчиклар, туган як серләрен, аның җир асты байлыкларын, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүчеләр.

Бөек Ватан сугышы чорында герой-пионер исемен йөрткән балалар да булган бит. Сезгә өйдә алар турында интернеттан мәгълүмат туплап килергә бирелгән иде. Тыңлап үтик әле. (Укучылар Валя Котик, Марат Казей, Лёня Голиков, Зина Портнова хакында сөйли. Презентациядә рәсемнәре күрсәтелә.)

Укытучы. Ватаныбыз тарихында Бөек Ватан сугышында күрсәтелгән бик күп тиңдәшсез батырлыклар саклана. Батырлык, түземлелек кебек сыйфатларны өлкәннәр генә түгел балалар да күрсәткән. Алар да фашизмга каршы көрәштә гомерләрен кызганмаганнар. дан өчен түгел, ил, халык азатлыгы өчен ихластан көрәшкәннәр, актык сулышларына кадәр туган илләренә тугрылыклы булып калганнар. Сугышчан батырлыклары өчен уннарча мең пионерлар орден һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр. Әлеге батырлыклар алдында без башыбызны ияргә тиешбез.

Укучылар , ә тыныч тормышта нинди батырлыклар эшләп була?

III. Белем һәм күнекмәләрне системалаштыру

Укытучы. Ә хәзер «Йолдызлы малай» әсәренә күчик. Ни өчен әсәр «Йолдызлы малай» дип атала?

Укучылар. Малайның беләгендә йолдызы бар.

Укытучы. Йолдыз нәрсәне аңлата? (Укучыларның җавабы тыңланыла.)

Укытучы. Әсәрнең исеме – «Йолдызлы малай». Йолдыз сүзе барыбызга да аңлашылсын өчен аңлатма биреп китик әле. (Индивидуаль бирем тыңлана: «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ннән алынган аңлатма.)

Укытучы. «Йолдызлы малай» әсәрендәге йолдыз хәрби символ мәгънәсендә алынган. Йолдыз янып, юл күрсәтеп тора, өстә, биектә. Бу малай да йолдыз кебек. Аның илен яратуы безгә үрнәк булып тора.

Укучылар, әсәрнең жанрын билгеләгез әле.

Укучылар. Хикәя.

Укытучы. Әсәрнең темасы?

Укучылар. Бөек Ватан сугышы темасына багышлана.

Укытучы. Әсәрнең идеясен ни дип саныйсыз?

Укучылар. Туган илгә тугры булу. Тынычлыкны саклап калу. Туган илне ярату, аның өчен гомереңне жәлләмәү, кызганмау, үз теләгеңдә нык тору, кыю булу.

Укытучы. Үз ватанын сөюче, туган иленә һәм халкына җаны-тәне белән бирелгән кешене бер сүз белән атагыз әле.

Укучылар. Патриот.

Укытучы. Укучылар, әйдәгез әле, әсәрне шартлы рәвештә өлешләргә бүлик. 1 нче төркемгә бирем: сезнең алдыгызда һәр өлешнең исеме язылган битләр. Сез аларны хикәя эчтәлеге тәртибендә урнаштырыгыз. Икенче төркемгә рәсемнәр бирәм. Сез шушы рәсемнәрне хикәя эчтәлеге тәртибендә урнаштырыгыз. (Җаваплар тыңлана. Ике төркем дә битләрне тактага элә бара.)

Укытучы. Афәрин, укучылар! Әсәр эчтәлеген кыскача искә төшердек. Хәзер сюжет элементларын атыйк әле. Интрига өлеше дип кайсы өлешен атыйбыз?

Укучылар. Малай күлмәген сала.

Укытучы. Кульминация өлеше?

Укучылар. Немец сакчысының йолдызны күреп алуы.

Укытучы. Чишелеш нәрсә булыр, укучылар?

Укучылар. Малайны җәзалау.

Укытучы. Образлар системасын карап китик. Безнең төп герой кем?

Укучылар. Илгизәр.

Укытучы. Ә ярдәмче герой?

Укучылар. Немец сакчысы, хатын-кызлар, авыл халкы.

Укытучы. Ә актив герой дип кемне атарбыз?

Укучылар. Илгизәрнне.

Укытучы. Пассив геройларга кемнәрне кертербез?

Укучылар. Немец сакчысын, хатын-кызларны, авыл халкын.

Укытучы. Төп героебызның портретын сурәтләгән юлларны әсәрдән табып укыгыз әле. (Укучылар табып укыйлар.)

Укытучы. Ярдәмче геройларны сурәтләгән юлларны укыйбыз. (Укучылар табып укыйлар.)

Укытучы. Ярдәмче геройларыбыз – авыл халкы. Аларның портретын язучы ничек бирә? (Табып укыла.)

IV. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану

Укытучы. Укучылар, бу әсәрнең проблемасы нәрсәдә?

Укучылар. Илгизәрнең кулындагы йолдызда.

Укытучы. Әйе, укучылар, шул кулындагы йолдыз рәсеме проблема китереп чыгара да инде. Әйдәгез әсәрне «балык кылчыгы» алымы белән анализлап карыйк. Балык башы проблема булды. Хәзер проблемага китергән  фактларны һәм сәбәпләрне табарга кирәк. Һәр фактның сәбәбен билгелибез.

– Немецлар халыкны көчләп эшләтәләр.

– Чөнки халык әсирлектә. (Табып укыла.)

– Немец Илгизәрнең беләгенә ясалган йолдызны күреп ала. (Табып укыла.) (Шулай ял итеп торганда, колак төбендә үк диярлек, фашистның җан биздергеч тавышы ишетелде)

– Ә хәзер шушы фактны ачыклаган сәбәпне әйтегез.

– Ни өчен күрде? Чөнки Илгизәр күлмәген сала. (Табып укыла.) (Кызуга чыдый алмый башлагач, ул күлмәген салып ыргытты) .

– Илгизәрне подвалга ябалар. (Табып укыла.)

– Йолдыз ясаткан өчен. Йолдыз рәсемен ни өчен ясаткан?  (Табып укыла.) (Бетми торган буяу белән беләгенә йолдыз сурәте төшергән икән, авылда бик күп малай төшерде ич аны. Сугыш-сугыш уйнаганда төшергәннәр иде.)

– Димәк, укучылар, ул вакытта мондый рәсем бер Илгизәрдә генә булмаган.

– Илгизәрнең бер колагы киселгән, беләгенә йолдыз ясалган.

– Йолдыз рәсеме фашистларның ачуын китерә. Чөнки йолдыз –кызылармеецларның символы. Ул – ирек, азатлык, тынычлык билгесе, коллыктан, ачлыктан, хәерчелектән коткаручы.

– Проблеманы китереп чыгарган фактларга һәм сәбәпләргә нигезләнеп, нинди нәтиҗәгә киләбез?

– Фашистлар ерткыч, вәхши, ә балалар батыр, көчле рухлы. Алар фашистларның җәзалавыннан да, үлемнән дә курыкмыйлар. Аларда туган илләрен ярату хисе көчле. Патриотлык хисе көчле. үзләрен Ничек кенә җәзаласалар да, нинди генә вәхшилекләр эшләсәләр дә, фашистлар көчле рухлы халкыбызны буйсындыра алмыйлар.

–Укучылар, дәрес башында без идеяләр кәрзинен тутырган идек. Әйдәгез әле, тикшереп чыгыйк. Ялгыш фикер салынмадымы икән? (Тикшерелә.) Кәрзингә салынган барлык идеяләрне калдырабызмы?

V. Рефлексия, бәяләү, үзбәя 

VI. Өй эше

  1. “Йолдызлы малай”га хат язарга.
  2. Сугышта балалар батырлыгы турында интернет-сайтлардан мәгълүматлар тупларга.
  3. “Син нинди батырлык эшләдең?” темасына өлкәннәрдән интервью алырга.

Укытучы. Укучылар, дәресебез ахырында шуны әйтәсем килә: Җир йөзендә беркайчан да сугышлар булмасын. Безгә Бөек Җиңү бүләк иткән фронт һәм тыл батырларының якты истәлеге халык күңелендә мәңге сакланыр. Сез – укучылар, илебезнең киләчәге, батырлыкның дәвамчылары. Ә батырлыкны сезгә бары тик тыныч тормышта гына эшләргә язсын. Мәңгелек ут каршына килеп уйланыгыз, чәчәкләр салыгыз. Һәрвакытта да исегездә тотыгыз: мәрмәр ташларда илен яраткан батырларның рухы яши!!! Безнең бурыч – ул батырларның исемнәрен киләчәк буыннарга тапшыру. Дәресебезне Гөлнур Айзат шигырендәге юллар белән тәмамлыйсым килә:

Мәңгелек ут яна мәйданнарда,

Гөлләр балкый утның нурында!

Җиңү алып кайткан исемнәрне

Тапшырырбыз килер буынга!