Һөнәр сайлау – җаваплы эш

№ 147

(IX сыйныфның рус төркеме өчен татар теле дәресе)

Рушания РАХМАНКУЛОВА,

Казандагы 113 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– «Һөнәр сайлау» дигән тема буенча лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү, әлеге тема буенча диалогик, монологик сөйләмгә чыгу;

– диалогик, монологик сөйләм үстерү, һөнәрләр турында күзаллауны киңәйтү; парлап, төркемнәрдә эшләү осталыгын ныгыту;

– укучыларга һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү, һөнәр сайлау җаваплы эш икәнен ассызыклау.

Җиһазлау: дәреслек, электрон күрсәтмәлелек, карточкалар.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

Исәнләшү. Бер-берсе белән исәнләшәләр. Дежур укучы белән әңгәмә.

– Бүген сыйныфта кем дежур?

– Сыйныфта кемнәр юк?

– Хәзер нинди ел фасылы?

– Көзнең нинди ае?

– Бүген көн нинди?

– Бүген атнаның нинди көне?

– Бүген сезнең ничә дәрес була?

– Хәзер нинди дәрес бара?

II. Мотивлаштыру- ориентлашу этабы

Легенда тыңлау.

«Давным-давно во французском городе Шартре строился большой собор. Троих рабочих, подвозивших на тачках строительный камень, спросили, чем они занимаются. Первый ответил: «Обтесываю эти проклятые камни, вон какие мозоли на руках набил!» А второй сказал: «Я обтесываю и вожу эти камни, так зарабатываю на кусок хлеба себе, жене и дочкам». А третий весело воскликнул: «Я строю прекрасный собор!»

III. Актуальләштерү

Укытучы. Бер үк эшне башкарган кешеләрнең җаваплары ни өчен төрле соң? Сез ничек уйлыйсыз? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

Укытучы. Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

Укучылар. Эш, хезмәт, яраткан һөнәрләр турында.

1. Өй эшен тикшерү.

– Сез нинди һөнәрләр беләсез? Бирелгән битләргә тиз генә язабыз.

(Һәр баладан бер һөнәр атамасын  әйттерәм.)

2. Сүзлек эше.

Укытучы. Сүзләрне дөрес укыгыз, тәрҗемәсен дә әйтегез:

һөнәр – профессия

мөһим – важно

сәләт – талант

абруй – авторитет

уңыш – успех

белгеч – специалист

нәтиҗә – вывод

юл сайлау – выбор пути

– ялгышмау – не ошибиться

– җаваплы – ответственный (-ая, -ое)

Укытучы. Бу сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзегез.

3.Текст белән эшләү.

Дөньяда 50 меңнән артык һөнәр бар. Шулар арасыннан үзеңнең һөнәреңне ничек табарга соң? Юл сайлаганда ялгышмау бик мөһим бит. Чөнки үзеңнең юлыңны дөрес сайлау –  ул акча да, бәхет тә, синең уңышың дә. Һөнәр сайлау – язмышыңны сайлау ул.

(Укучылар текстны укыйлар, тәрҗемә итәләр.)

IV. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Ә һөнәрне ничек сайларга? Нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Галимнәр әйтүенчә, һөнәр сайлауны бик авыр иҗади эш белән чагыштырып була.

Мин тактага бер мәсьәлә яздым:

x1+x2+x3= дөрес сайланган һөнәр.

Шушы мәсьәләне чишә алсак, без бу сорауга җавап таба алырбыз дип уйлыйм.

Укытучы. Сезнең өстәлләрегездә сүзләр язылган карточкалар бар. Шулар арасыннан һөнәр сайлаганда кеше иң беренче чиратта нәрсәне истә тотарга тиеш икәнлегенә туры килгәнен сайлап алыгыз һәм X1 астына беркетегез.

Үзенең теләгенә, хыялына, мотивациясенә.

Укытучы. Кыскача без моны «Телим» сүзе белән билгели алабыз. Без X1 не таптык.

Ә безнең теләкләр тормышка ашсын өчен нәрсә кирәк?

Укучылар. Исәнлек, характер, белемле булу, темперамент, сәләт.

Укытучы. Бу сүзләрне X2 астына урнаштырып барабыз. Без аны «Булдырам» сүзе белән алыштырабыз.

X3 не табар өчен, бер текст тыңлагыз:

Ребята, как вы думаете, что будет, если все молокозаводы мира вдруг утроят выпуск продукции и все магазины будут забиты молоком, сметаной, йогуртами и т.д.

Укучылар. Эти продукты будет очень трудно продать, они начнут портиться, пропадут; значит, пропадет чей-то труд, деньги, прибыль.

Также и на рынке труда. Если каких-то специалистов выпускают больше, чем нужно, они не смогут найти работу, наступает безработица.

Укытучы. Димәк, X3 не нинди сүз белән билгели алабыз икән?

Укучылар. Бу – «Кирәк» дигән сүз.

Укытучы. Кеше һөнәр сайлаганда, шушы өч факторны истә тотып эш итәргә тиеш: үзенең теләген, бу һөнәрне башкару өчен үзенең мөмкинлекләрен һәм җәмгыятьтә бу һөнәрнең кирәклеген белү.

V. Ныгыту өлеше

Диалогик сөйләм оештыру.

(Репликалар язылган материал бирәм. Һәр өстәл тиз генә репликаларны дөрес урнаштырып, диалог төзи.)

1 нче өстәлдән бер укучы укып күрсәтә.

2 нче өстәл рольләргә бүлеп укый.

3 нче өстәл тәрҗемә итеп укый.

Диалог:

– Син … булырга телисең?

– Мин… булырга телим.

– Син бу һөнәрне башкара алырсыңмы соң?

– Әйе. Башкара алырмын, дип уйлыйм, чөнки исәнлегем яхшы, бу хезмәт яхшы түләнелә, бу белгечлек буенча югары белем алачакмын.

– Ә синең бу һөнәргә холкың һәм темпераментың туры киләме соң?

– Әйе. Минем холкым да, темпераментым да бу эшкә туры килә.

– Бүгенге көндә бу һөнәргә ихтыяҗ бармы?

– Белгәнемчә, хәзерге вакытта  … һөнәре бик кирәк.

– Синең һөнәреңне дөрес сайлавыңны телим.

– Рәхмәт.

Укытучы. Укучылар, ә сез ничек уйлыйсыз, бүген нинди һөнәрләргә сорау зур? (Берничә укучының җаваплары тыңланыла.)

Укучылар. Инженер, тәрҗемәче, табиб, информацион технологияләр белгечләре, биотехник, маркетолог-аналитиклар һ.б.

VI. Рефлексия. Бәяләү этабы

Укытучы. Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

Укучылар. Без дәрестә һөнәр сайлау турында сөйләштек.

– Бүгенге көндә нинди һөнәрләргә сорау барын белдек.

– Һөнәр сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген белдек.

– Кызык легенда тыңладык.

VII. Өй эше

1. Дәреслектәге 47 – 48 нче битләрне укырга, тәрҗемә итәргә.

2. «Әти-әниемнең һөнәре» темасына диалог төзергә.

VIII. Дәресне йомгаклау