Гыйлем –нур, наданлык – хур

(Әхлак дәресе)

Райлә ДАУТОВА,

Мамадыш районы Олыяз лицееның I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат: кешенең аң-белемен үстерүдә укуның, тәҗрибәнең ролен күрсәтү; кешене кешелекле итеп тәрбияләүдәге кыйммәтен раслау; балаларда кызыксынучанлык, белемгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше

Уңай эмоциональ халәт тудыру.

Укытучы. Барыгызга да хәерле иртә. Елмаеп, күтәренке күңел белән дәресебезне башлыйбыз.

  1. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Укучылар, сез бик еш кына әхлак, әхлаклы, әхлаксыз сүзләрен ишетәсез? Ә бу сүзләрне сез ничек аңлыйсыз? (Балаларның җаваплары тыңланыла.)

1 нче слайд. Әхлаксыз җәмгыятнең киләчәге юк.

Әхлак – халкыбызның гасырлардан-гасырларга, буыннан-буынга тапшырылып киленгән яшәү мөнәсәбәтләренең уңай кагыйдәләре ул.

Тормыш шуны раслый: югары әхлаклы җәмгыять төзелгән илләрдә генә мул тормышка ирешергә мөмкин. Кешедә әхлаклылык тәрбияләми торып, икътисади артталыкны да, җинаятьчелекне дә, башка шундый күңелсез күренешләрне дә бетереп булмый.

Кешенең ул әхлаклымы, түгелме икәнен кайдан белеп була? Тәртибеннән, әлбәттә. Ә тәртибен? Ул кылган гамәлләрдән, эш-хәрәкәтләреннән, башка кешеләргә карата мөнәсәбәтләреннән.

Укытучы. Күренекле кешеләр, акыл ияләре әхлаклылык турында нәрсә диделәр икән?

2 нче слайд. Күренекле кешеләр әхлаклылык, әхлак тәрбиясе турында.

Борынгы Рим философы Сенека: «Иң башта яхшы гадәтләргә өйрән, аннары зирәклеккә, беренчесеннән башка икенчесен өйрәнү авыр».

Швейцария педагогы Песталоцци: «Бары әхлакый тәрбия генә яхшы холык, яшәү авыр чагында кешеләрдә ныклылык һәм шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыра».

Ризаэддин Фәхретдин: «Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас».

С.Л.Рубенштейн: «Кеше тормышының иң беренче шарты – ул башка кеше. Башка кешеләргә мөнәсәбәт кеше тормышының нигезен, аның үзәген  тәшкил итә».

Укытучы. Әхлаклы кеше нинди була, нәрсәгә омтыла? (Балаларның җаваплары тыңланыла.)

3 нче слайд. Әхлаклы кеше белемгә, гыйлем алуга омтыла.

Укытучы. Балалар, сез якташыбыз Шәйхи Маннурның «Серле сүзләр» дигән әкиятен хәтерлисезме? Хәзер шул әкиятне искә төшереп, өзекләр укып китик һәм нәрсә турында сөйләшәчәгебезне ачыклыйк.

4 – 5 нче слайдлар

Яшәгән, ди, бер бабай,

Үстергән, ди, өч малай.

Бер заман ул авырган,

Малайларын чакырган,

Васыять әйтеп калдырган

Үлеп китәр алдыннан.

Әйткән уртанчысына:

– Улым, сүзем шул сиңа:

Ал инә, кое казы,

Табарсың алтын базы.

Шунда рәхәт яшәрсең,

Йөзеңнән нур чәчәрсең.

Уртанчы малай көн дә,

Мышнап капка төбендә

Инә белән җир казый.

Казый-казый да карый:

Эше – бер уч туфрак,

Алтын базы бик ерак.

Кереп китә дә өйгә,

Килеп карый көзгегә:

Йөзеннән нур түгелми,

Ансат яшәү күренми.

Тагын казый бу малай:

«Атам кушты, – дип, – шулай».

Шул чагында боларга

Балта-пычкы сорарга

Күршедән бер карт керә.

Сорый уртанчы малай:

– Алай булгачтын, бабай,

Миңа әти ни әйткән?

Ул кушканча, мин күптән

Җир казыйм инә белән,

Алтын чыга дип беләм…

Укытучы. – Юк, – ди карт, – алай түгел: дип әйтте икән, сез ничек уйлыйсыз? (Балаларның җаваплары тыңланыла.)

– Ә хәзер тыңлап карыйк һәм чагыштырыйк.

«Күп укы да күпне бел,

Файдаң тисен кешегә,

Рәхмәт әйтер эшеңә», –

Дигән әтиең сиңа.

Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:

– Бабай уртанчы улына нинди васыять калдырган?

– Улы аны дөрес аңлаганмы?

– Күрше бабай бәхеткә, байлыкка ирешү өчен юлын ничек аңлаткан?

– Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак? (Гыйлем турында, белемнең кеше тормышында тоткан урыны турында.)

III. Уку мәсьәләсен чишү

6 нчы слайд. Гыйлем – нур, наданлык – хур.

– Нәрсә ул гыйлем?

– Гыйлемгә ничек ирешеп була?

– Укуның, белем алуның нинди чыганаклары бар?

– Надан кеше нинди була? Наданлык нәрсә ул?

1 нче бирем. Нәрсә ул гыйлем? (Белем, уку.)

2 нче бирем. Гыйлемгә ничек ирешеп була? (Уку белән, акыл ияләренең, өлкәннәрнең тәҗрибәләрен армый-талмый өйрәнеп бару аркасында.) Укуның, белем алуның нинди чыганаклары бар? (Китап, газета-журналлар һ.б.)

3 нче бирем. Надан кеше нинди була? Наданлык нәрсә ул? (Укый -яза белмәүче, аз белемле, сөйләшкәндә яисә язганда хата җибәрүче һ.б.) 

4 нче бирем. Уку, гыйлем, белем сүзләре белән бәйләнешле нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез? (Төркемнәрдә искә төшерәләр һәм җавап бирәләр.)

7 нче слайд. Уку, гыйлем, белем сүзләре белән бәйләнешле мәкальләр.

  • Галәм кояш белән якты, ә кеше белем белән.
  • Гыйлем ашарга сорамас, ашарга бирер.
  • Белгән мең бәладән котылган.
  • Гыйлемнән зур хәзинә юк.
  • Белмәү гаеп түгел, белергә тырышмау гаеп.
  • Укыйм дисәң – елап укы, еллар үткәч – елмаерсың.

5нче бирем.

Сигезенче, тугызынчы слайдлар.

Кемгә яшәү җиңелрәк: надан кешегәме, укымышлыгамы?

-Слайдтагы сорау һәм күренешләр буенча уку, белем алу, мәктәп тормышы белән бәйләнешле мәзәкләр уйлагыз һәм уйнап күрсәтегез. (Төркемнәрдә әзерләнәләр)

Нәтиҗә ясала.

  • Кемгә яшәү җиңелрәк: надан кешегәме, укымышлыгамы?
  • Укымышлы, белемле кешегә яшәү җиңелрәк.
  • Ни өчен?
  • Чөнки укыган кешенең башы яхшырак эшли, ул үз юлында очраган кыенлыкларны җиңү юлларын тизрәк таба һ.б.
  • нчы бирем.
  • Уку, белем алу, мәктәп тормышы белән бәйләнешле шигырьләр тыңлап карыйк һәм нәтиҗә ясыйк: белемле булу өчен нинди сыйфатлар булдырырга кирәк? (Балаларның җаваплары тыңлана)

Унынчы слайд.

Белемле булу өчен кирәкле сыйфатлар:

  • тырышлык
  • түземлелек
  • игътибарлылык
  • кызыксынучанлык
  • нык ихтыярлы булу
  • 7 нче бирем.

— Укучылар, сез күп кенә сорауларга җавапны әби-бабайларыгыз, әти-әниләрегез ярдәмендә табасыз. Чөнки аларның тормыш тәҗрибәләре күбрәк. Гыйлемле, белемле булу турында өлкәннәр сүзен тыңлап карыйк әле. Сүзне авылыбызның бик тә хөрмәтле кешеләренә ,элекке укытучыларына Әлфия апа белән Әлфинур апага бирәбез. 11 нче слайд.

  • нче бирем.
  • Гыйлемле булу, наданлыкны җиңү буенча үз-үзебезне тәрбияләү кагыйдәләрен төзеп карыйбыз. (Төркемнәрдә эшлиләр).

12 нче слайд. Гыйлемле булу, наданлыкны җиңү буенча үз-үзебезне тәрбияләү кагыйдәләре.

  1. Китапны гомер буе мәңге аерылмас дус итеп санарга.
  2. Газета – журналларны даими укырга, кирәкле урыннарыннан күчермәләр ясап барырга.
  3. Шәхси китапханә булдырырга һәм аны кирәкле белешмәләр, сүзлекләр белән тулыландырырга.
  4. Радио һәм телевидение тапшыруларының үзең өчен мөһим дип санаганнарын даими карап баруны гадәткә кертергә.
  5. Акыл ияләренең, өлкәннәрнең юлын, эшчәнлеген өйрәнергә.
  6. Рефлексия.

Бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барды? Дәрестән үзегезгә нәрсәләр алдыгыз?