Гомәр Бәширов иҗатында туган як табигате

№ 204

Ләйлә ФӘХРИЕВА, Рузилә САБИРҖАНОВА,

Казандагы 72 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Табигатьне саклау – һәр кешенең изге бурычы. Гомәр Бәширов «Ялкын» журналына биргән интервьюсында болай ди: «Табигатьне яратам. Минем өчен табигать –  бик зур байлык, илһам чыганагы. Менә карагыз әле, бу гади генә тәрәзәгә. Шунда песнәк килә дә, миңа карап, чукыр-чукыр сәлам бирә. Минем өчен зур сөенеч, вакыйга була ул. Мин дә – табигатьнең бер баласы, әнә песнәк тә хәлемне белеп китә дим, кошлар минем өчен сайрый. Хәзер менә оялары да юк. Кошлар кими. Табигать ярлылана бара. Бик фәкыйрь дөньяга калып барабыз, дип борчылам. Адәм баласы, табигатьне сакламавы белән, үзенә-үзе мәрхәмәтсез булып чыкты» [Әдһәмова 1984: №11].

Әйе, Гомәр Бәширов  – татар әдәбиятына гаҗәеп үзенчәлекле байлык алып килгән, үз юлы, үз тавышы булган язучы. Аның иҗаты илебез белән бергә үскән, бергә формалашкан. Совет ватаны тарихындагы катлаулы һәм кискен чорлар – гражданнар сугышы, авылларны күмәкләштерү, совет халкының Бөек Ватан сугышындагы тиңсез батырлыгы, фән-техника революциясе дәвере  – боларның барысы да Гомәр Бәширов иҗатында чагылыш тапкан. Бигрәк тә табигатьне саклау буенча пропагандага тиң әсәрләре бүгенге көндә дә экологик тәрбия бирүдә бер дигән чара булып тора ала.

Хәзерге тормышта табигатьнең нык пычрануы, кешеләрнең аңа карата сакчыл карашларын югалтулары, саксызлык аркасында килеп чыккан зыяннарның артуы, үсеп килүче буынның безне чолгап алган тирә-як матурлыгын тулысы белән тоя алмавыннан да килеп чыга. Укучылар буш вакытны күп очракта китапханәдә түгел, күбрәк компьютер артында интернетта яки телевизор каршында үткәрергә күнеккән бу таш гасырда табигатькә карата мәхәббәтне, туган илгә карата булган горурлык хисләрен арттыру кыенлаша бара. Интернеттагы төрле уеннар аша яшь буын психологиясендә «тагын бер тормыш бирелергә мөмкин», «яңадан туу мөмкинчелеге бар», «ниндидер сихри көчләр белән җиһанны саклап кала алу» кебек ялгыш фикер формалашып килгән заманда, туган илнең яшеллеген, матурлыгын, һавасының чисталыгын, чишмә суларының сафлыгын саклап кала алу укучыларның фикерләүләрен «дөрес буразнага салу»дан торадыр. Ә моны эшләүнең иң отышлы юлы – туган якка мәхәббәт белән сугарылган, туган ил табигатенә мәдхия җырлаган әсәрләрне мәктәп программаларына күбрәк кертү, укучыларны ул әсәрләр белән тирәнтен таныштыру.

Бүгенге көн проблемаларын, табигый байлыкларның ни дәрәҗәдә кирәк булуы темаларын чагылдырган әдәби әсәрләргә кызыксыну арткан чорда, шул юнәлештә иҗат иткән Г. Бәширов иҗатын өйрәнү беркайчан да бетмәс, әсәрләре һәрчак укылыр. Укытучының бу язучы турында белешмәсе тулы, кызыклы һәм актуаль булганда; аның әсәрләрен укучыларга җиткергәндә, үзе дә табигать сакчысы булып үрнәк күрсәткәндә; язучы иҗатын өйрәткәндә төрле методик алымнар кулланганда Г. Бәширов иҗатына кызыксыну уятырга мөмкин, дип саныйбыз.

Гомәр Бәширов – «коеп куйган» язучы гына түгел. Ул – публицист та, фольклорчы да, телче дә, җәмәгать эшлеклесе дә. Шуңа күрә дә ул – олы әдип, халкыбызның мәртәбәле шәхесе. Язучының уйланулары, борчылулары, әдәбият турындагы, тел турындагы фикерләре укучы күңеленә шулкадәр якын. Бу – язучының халык кичерешләре белән яшәвеннән, кешеләр тойганны тоеп, алар янган утта янып гомер итүеннәндер, мөгаен.

Язучының күпме уйлары, фикерләре, әйтәсе килгән сүзләре җанга күчә дә, үзеңнекенә әверелә. Язучы белән бергә үзең дә сабан туйлары турында, гореф-гадәтләребез турында уйлана башлыйсың. Авыллар ямьле булсын, туган табигатебез ярлыланмасын өчен нәрсә дә булса эшлисе килә. Мәхәббәт фәлсәфәсе турында уйланасың. Икмәкнең кадерен тагын бер тапкыр тоясың…

Туган ягы – гүзәл Казан арты – Арча төбәге. Әдәбиятка, сәнгатькә чын күңелдән бирелгән берничә буын талантлы шәхесләр үстереп, тәрбияләп биргән төбәк. Соңрак, зур дөньяга чыккач, аларның күбесе туган якның чишмәләре челтерәвен, урманнары шаулавын, мул иген кырлары гөрләвен, хәтфә болын-тугайлары матурлыгын иң изге, иң игелекле, иң кадерле әйберне кадерләгән кебек искә ала. Туган як төбәгенә илаһи көч тарафыннан бирелгән бу байлыкларны, үзләренең күңел дөньяларында тагын да үстереп, аны яңадан-яңа, төрледән-төрле төсмерләргә төреп, сәнгать дөньясына кертеп җибәрәләр.

Туган як матурлыгы, гүзәллекләре нәни Гомәр йөрәгенә дә кечкенәдән үк кереп урнашкан. Мәшәкатьле крестьян гаиләсендә үскән бала кечкенәдән Җир-ананың шифалы сулышын тоярга, маңгай тире түгеп алынган икмәкнең кадерен белергә өйрәнә. Һәм боларның барысы да, тора-бара бергә кушылып, аның иҗатының төп нигезенә әверелә [Сайланма әсәрләр 2006: 6].

Язучының, алда әйтелгәнчә, табигатькә, бигрәк тә, чишмәләргә аерым бер мәхәббәте бар. «Табигатьнең кадерле бүләге» исемле мәкаләсендә ул болай яза: «Һәйбәт чишмә суы әле хәзер дә авылның иң кадерле сыйларыннан санала. Кунак-мазар килдеме, берәрсе ерак юлдан кайттымы, апалар, җиңгиләр иң башта чәйгә чишмә суы алып кайтырга ашыгалар. «Суыбыз бик тәмле безнең!» – дип, чын күңелдән горурланып, кунакны кыстый-кыстый сыйлыйлар. Авылның иң газиз бер өлеше итеп, яратып, халык чишмәләргә ягымлы исемнәр дә кушкан: Ак чишмә, Татлы чишмә, Шифалы чишмә, Тубылгы тау чишмәсе…» [Бәширов 1996: 154]. Әлеге чишмәләргә тагын берәү өстәлде. Ул – Җидегән чишмә. Язучының сөекле композиторыбыз Сара апа Садыйкова белән бергәләп иҗат иткән шул исемендәге җыры – соңгы елларда халкыбызның иң яратып җырлана торган җырларыннан берсе.

Язучы Гариф Ахунов үзенең Г.Бәшировка багышланган бер мәкаләсендә болай ди: «Гомәр Бәширов нәкъ менә туган-үскән җирне «ашлаучы» язучылар рәтенә керә. Тик аның әсәрләрендә булган мәхәббәт, җирне олылау хисе күзгә ташланып чекерәеп тормый. Әйтик, тукымага буяу ничек сеңгән булса, Бәширов әсәрләрендә дә илне, җирне ярату хисе әсәрнең тукымасыннан аерып алып булмастай дәрәҗәдә табигый булып, бер бөтен булып яши» [Ахунов 1979: 155].

Әдәбият

Ахунов Г. Яшьлек тугайларында // Шәһри Казан. – 1994. – 31 май.

Әминев А.Г., Әдһәмова Г.М. Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.

Бәширов Г. Сайланма әсәрләр. – Казан: Хәтер, 2006. – 511 б.