Гасырларга тиң гыйлем чишмәсе

№ 96

(Казанда югары белемле география укытучыларын әзерли башлауга – 100 ел)

Илгизәр ГАЙСИН,

КФУның география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы каферасы мөдире, педагогия фәннәре докторы, профессор

1918 елда Казан укытучылар институты Казан педагогия институты (КПИ) итеп үзгәртелә. Ул вакытта КПИ Казан губернасында һәм Урта Идел төбәгендә югары белемле укытучылар әзерләүче бердәнбер югары уку йорты була. Институтта биология һәм география бүлеге ачыла, һәм 1918 елның сентябрь аеннан институтта география фәне буенча югары белемле укытучылар әзерли башлыйлар. 1919 елда педагогия институтында Казан университеты профессоры Б.Адлер җитәкчелегендә табигать белеме һәм география фәннәрен укыту методикасы кафедрасы ачыла. 1922 елда Казан педагогия институты Көнчыгыш педагогия институты итеп үзгәртелә. Профессор Б.Адлер 1922 елда КПИ директоры итеп билгеләнә. Ул институтның биология һәм география бүлегендә укыту эшләрен оештыру буенча зур эшләр алып бара: география, геология, туган якны өйрәнү, биология фәннәре буенча махсус кабинетлар ачыла. География, геология, метеорология. биология фәннәреннән укыту өчен  Казан университетыннан В.Сементовский, А.Гордягин, М.Ноинский һ.б. галимнәр чакыртыла. 1922 елда КПИның биология һәм география бүлегендә барлыгы 181 студент көндезге бүлектә укый, шуларның яртысы – география белгечлеге буенча.

1923 елда Көнчыгыш педагогия институтының биология һәм география бүлегендә география укытучыларының беренче чыгарылышы була. Алар арасында Носон-Бер Залманович Векслин исемле яшь белгеч тә була. Ул югары курсларда укыганда ук укытучылык эше белән кызыксына башлый һәм студентлар белән Татарстан һәм Башкотостан республикаларының икътисади географиясеннән практик эшләр алып бара. КПИны тамамлагач, кафедрада укытучы булып кала, аннан соң аспирантурага керә. Алга таба Казан университетына эшкә күчә һәм анда зур уңышларга ирешә, икътисад географиясе буенча диссертация яклый. Көнчыгыш педагогия институтын тәмамлаган студентлар арасында беренчеләрдән булып, 1930 елда география кафедрасы профессоры дәрәҗәсенә ия була. 1931 – 1935 елларда Казан университетының ректоры һәм икътисад географиясе кафедрасы мөдире булып тора. Казан университетында җитәкче урыннарда эшләвенә дә карамастан, Н.Векслин Казан педагогия институтында икътисад географиясен укытуын дәвам иттерә.

1931 елда Көнчыгыш педагогия институты Татар педагогия институты (ТПИ) итеп үзгәртелә. Республика мәктәпләрендә география укытучылары җитмәгәнлектән, ТПИда кичке һәм читтән торып уку бүлекләре ачыла һәм аларда укырга беренче студентлар кабул ителә. Шулай ук география укытучыларын әзерләү буенча ТПИ составында махсус Укытучылар институты ачыла һәм аның составында V – VIII сыйныфлар өчен география укытучыларын әзерләү бүлеге оештырыла, институтта уку вакыты ике ел була. 1933 елда ТПИда география кафедрасы оештырыла, аның мөдире итеп КДУның география кафедрасын тамамлаган Н.Воробьев билгеләнә. Ул елда кафедрада барлыгы 4 кеше: Н.Воробьев, З.Бурлянд, Л. Вараксина, Е.Вознесенская штатта эшли, ә калган укытучылар башка институтлардан җәлеп ителә.

1934 елда ТПИны Казан дәүләт педагогия институты (КДПИ) итеп үзгәртәләр, һәм аның составында 1 сентябрьдан география факультеты ачыла. Аның  беренче деканы итеп доцент Н.Воробьев сайлана. Ул чакта ике бүлектә (биология белән география) 239 студент исәпләнә, шуларның 61е  географлар була. 1935–1936 уку елына I курска 25, ә Укытучылар институтына ике төркем – 50 кеше кабул ителә. Шуңа да факультетта елдан- ел студентлар һәм андагы төркемнәр саны арта. Бу – география кафедрасында штаттагы эшләүчеләр санын 12 кешегә җиткерү мөмкинлеге бирә. 1938 елда факультетка яшь фәнни кадрлар әзерләү өчен география кафедрасында аспирантура ачыла һәм анда КПИны тәмамлаган өч кеше кабул ителә. 1939–1940 уку елыннан география факультеты деканы итеп доцент З.Бурлянд билгеләнә, һәм ул иң авыр Бөек Ватан сугышы елларында ару-талуны белми эшли. Сугышка кафедрадан киткән укытучылар Б. Вәлиуллин, Н.Иванов, Б.Заһиров, шул исәптән күп кенә студентлар кире әйләнеп кайтмый, алар яу кырында ятып кала. 1945 елдан география факультетына бер төркем укытучылар һәм студентлар фронттан әйләнеп кайта, акрынлап булса да уку процессы җайга салына башлый. Укырга керүчеләр саны да акрынлап арта башлый.

1947 елда КДПИның география кафедрасына Пермь педагогия институтыннан педагогия фәннәре докторы, профессор, РСФСР педагогия фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы В.Кондаков эшкә килә. 1949 елда КДПИда, Мәскәү белән Ленинградтан кала илдә өченче булып, географияне укыту методикасы һәм туган якны өйрәнү кафедрасы ачыла, аның мөдире итеп В.Кондаков билгегеләнә. Бу елларда география факультетында физик географияне, география укыту методикасын, крайны өйрәнүгә бик зур игьтибар бирелә, студентлар һәм география укытучылары өчен төрле уку әсбаплары, методик кулланмалар бастырып чыгарыла.

1953–1954 уку елыннан КДПИда ике профильле укыту планына  күчәләр һәм студентларның уку вакыты 5 елга кадәр озайтыла. Әлеге уку елыннан башлап (ул 2016 елга кадәр дәвам итте) көндезге бүлектә география һәм биология белгечлекләре буенча укытучылар әзерләнә башлый, ә читтән торып уку бүлегендә география укытучыларын әзерләү давам итә. 1954 елдан география факультеты, биология факультеты белән бергә кушылып, табигать белеме һәм география факультеты итеп үзгәртелә, аның составында география кафедрасы булган  география һәм биология бүлеге барлыкка килә.

1960 елда яңа укытучылар – фәннәр кандидатлары Г.Аверьянова, Ю.Бабанов, В.Игнатьев, В.Мозаффаров география кафедрасына эшкә килә. Ул вакытта кафедрада фәнни-методик эшләр алып бару, бигрәк тә геология, геоморфология, гидрогеология, география методикасын өйрәнү юнәлешләре буенча киңәеп китә. Мәсәлән, доцент В.Мозаффаров 1962–1968 елларда география кафедрасы мөдире булып эшләгән чагында КДПИда һәм мәктәпләрдә геология фәнен укытуга, бигрәк тә геология фәнен укыту методикасына, экскурсияләр үткәрүгә, табигать шартларында кыр практикалары үткәрүгә һ.б бик зур игътибар бирә. Ул бигрәк тә педагогия югары уку йортлары студентлары өчен төрле уку әсбаплары, белешмәләр язып, аларны Мәскәүнең үзәк нәшриятларында (тиражы 60 – 70 мең данә) бастырып чыгара. Алар арасында «Основы геологии», «Минералогия», «Минералогия и петрография», «Определитель минералов и горных пород» һ.б. дигәннәре бүген дә бик актуаль.

1968 – 1982 елларда география кафедрасы мөдире булып доцент Ю.Бабанов эшли. Ул елларда кафедрада Урта-Идел регионының рельефын, геоморфологиясен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Ул КДУның география факультеты галимнәре – профессорлар А.Трофимов, А.Ступишин белән тыгыз фәнни элемтәдә эшли, алар белән берлектә Татарстанның геоморфологик һәм дүртенчел утырмалар карталарын төзүдә актив катнаша. Ю.Бабанов география кафедрасы мөдире булып эшләгәндә аның тырышлыгы аркасында 1974 елдан көндезге бүлектә география һәм биология белгечлеге буенча студентлар саны 25 кешедән 50 кешегә кадәр җитә. 1989 елда КДПИның география кафедрасы икегә: икътисади һәм социаль география (кафедра мөдире – профессор Р.Дулаева); физик география һәм геология  (мөдире – профессор Э.Хәкимов) кафедраларына бүленә. ХХ гасырның 80 нче еллары азагы-90 нчы елларында профессор Р.Дулаева җитәкчелегендә табигать белеме һәм география факультетының география һәм биология бүлегендә уку процессын компьютерлаштыру буенча зур эшләр алып барыла. Кафедрада махсус компьютер классы булдырыла. Анда икътисади һәм социаль география кафедрасында укытыла торган барлык фәннәрнең программалары төзелә, практик дәресләр шул махсус класста укытыла башлый. Студентлар зачет һәм имтиханнарны СССРның һәм Россиянең икътисади географиясе, география методикасы, Татарстанның икътисади географиясе, крайны өйрәнү кебек  предметларны компьютерлар ярдәмендә бирә башлыйлар. Ул вакытта әле мондый компьютер класслары һәм аларда студентларны укыту КДПИ факультетларында һәм кафедраларында бик сирәк күренеш була.

ХХ гасырның 60 – 80 нче елларында КДПУда география укытучыларын әзерләү Татарстан Мәгариф министрлыгы һәм район мәгариф идарәләре, бүлекләре белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барыла. IV – V курсларда укучы студентларга педагогик практикаларны уздыру өчен Казан каласының һәм Биектау, Лаеш, Питрәч, Яшел Үзән районнарының иң алдынгы мәктәпләре беркетелә, студентларга әлеге мәктәпләрдә булган яңа методик алымнарны һәм технологияләрне өйрәнү мөмкинлеге булдырыла.

ХХI гасыр башыннан Казан дәүләт педагогия университетының (КДПУ) география кафедраларында студентларга экологик белем бирүгә зур игьтибар бирелә башлый. Физик география кафедрасы – физик география һәм геоэкология, икътисади география кафедрасы икьтисади география һәм аны укыту методикасы кафедралары итеп үзгәртелә. 2002 елның 1 сентябреннән, КДПУда 48 ел үткәннән соң, яңадан география факультеты оештырыла. География факультетының кабаттан торгызылуына барлык укытучыларыбыз һәм студентлар да нык сөенде, чөнки бу вакыйга КДПУда географик белемне үстерүгә, география укытучыларын әзерләүгә зур этәргеш бирде. 2002–2003 уку елыннан география факультетында «География һәм чит телләр (инлиз теле)», «География-геоэкология», «Биоэкология» дигән яңа белгечлекләр ачыла: Факультетта яңа «Биоэкология», «Инглиз теле» кафедралары булдырыла. Факультетта кафедралар өчен педагогик кадрлар әзерләүгә зур игьтибар бирелде: шуның нәтиҗәсендә дүрт кеше – А.Вәлиев, И.Гайсин, И.Рәхимов, Җ.Хөсәеновлар фәннәр докторлыгына диссертация яклады, ә 14 кеше фәннәр кандидаты булды.

Факультет җитәкчелеге КДПУ ректораты ярдәме белән кафедраларның матди-техник базасын ныгыту юнәлешендә дә бик зур эшләр алып бара, яңа приборлар, фәнни-методик китаплар, белешмәлекләр, уку әсбаплары, географик карталар һәм атласлар алына. Укытучы-методистлар тарафыннан студентлар белән мәктәпләрдә педагогик практикалар оештыруга бик зур әһәмият бирелә. Казансу елгасы буенда урнашкан Республика яшь натуралстлары станциясе базысында табигать шартларында картография, геология, җир белеме, туфрак фәннәре буенча кыр практикалары оештырыла. Факультет галимнәре һәм укытучылары  үзләренең фәнни эшләре буенча монографияләр, уку әсбаплары, методик кулланмалар бастырып чыгардылар.

2011 елның 1 ноябреннән Татар дәүләт гуманитар-педагогия университеты Казан федераль университеты составына кушылды. География кафедралары КФУның Экология һәм география институты составына географик һәм экологик белем бирү бүлеге булып кушылды. Ә 2014 елдан  КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институты составына география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы каферасы булып кушылды һәм анда «География һәм чит телләр (инглиз теле)», «География һәм экология» белгечлекләре буенча республика гомуми уку йортларына булачак укытучылар әзерләнә. Узган бер гасыр эчендә Татарстан һәм күрше-тирә төбәкләр өчен Казан федераль университеты (КПИ,ТПИ, КДПИ, КДПУ, ТДГПУ)) югары белемле бик күп география, география һәм биология, география һәм инглиз теле укытучылары әзерләп чыгарды, аларның күбесе бугенге көндә дә гомуми белем биүче уку йортларында укытучылар, мәктәп һәм район магариф бүлекләрендә җитәкче урыннарда  һәм башка оешмаларда нәтиҗәле  эшләп килә.