Гәрәбә – диңгез бүләге

(Әдәби-музыкаль кичә)

Нәзифә РӘШИТОВА,

Казандагы 18 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Катнашучылар: ике алып баручы, С.Әхмәтҗанова ролендә бер бала – шагыйрә, шигырь сөйләүче, җырлаучы балалар.

Шагыйрә (шигырь язып утыра. Язып бетергәч, эченнән укый).

Мин яңадан тудым бу дөньяга,

Ташны тишеп чыккан үлән мин.

Мин яңадан тудым бу дөньяга…

Эзли торгач, таптым үземне.

1 нче алып баручы. Танылган шагыйрә, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, “Пар алма”, ”Кура җиләк”, ”Әниемнең туган көне”, ”Казаным”, ”Бал корты” җырларын да искә төшерсәк… Әйе, инде Сания Әхмәтҗанованы шундук танып алачаксыз. Без аны үз сүзен кистереп әйтә торган, затлы-зыялы шагыйрәбез дип беләбез һәм яратабыз.

2 нче алып баручы. Ә сез беләсезме, Сания Әхмәтҗанова хезмәт юлын Казанда башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлый. Соңрак  балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Журналист  хезмәтенә күчә. Аның милләт язмышы, рухи иминлек, яшәү мәгънәсе белән сугарылган шигырьләре “Казан утлары”, ”Мәйдан”, ”Мәдәни җомга”, ”Ватаным Татарстан” газеталарында, яңа җыр текстларында тагын да ныграк ачыла. Мәктәп программасына кергән дәреслекләрдә дә аның әсәрләре укучыларга тәкъдим ителә. “Бал корты” җыры республикабызда үткәрелгән  конкурста  зур бәя ала. (“Бал корты” җыры башкарыла. Балалар “Әлифба” шигырен сөйлиләр.)

Балачагым чыкса кулын изәп,

“Кил монда – а!”дип, барыр юлыма,

Вакыт чиген кичәр тылсым итеп,

Әлифбамны алам кулыма.

Белем дигән изге мәгарәнең

Син  Әлифбам – алтын ачкычы;

Һәр хәрефен, һәр иҗегең гүя

Тормыш үрләренең баскычы.

Галимгә дә, гади эшчегә дә

“А” дан “Я” га  сабак биргәнсең;

Сабыйлыктан безне зур дөньяга

Син җитәкләп алып кергәнсең.

Рәхмәт сиңа, гыйлем алиһәсе –

Туган телнең тугры  сакчысы.

Әлифба ул – туган телдәй ,берәү!

Булмый начары йә яхшысы.

Белсәм дә мин тәүге  сентябрьгә

Кабат кайту мөмкин түгелен,

Изге китап – Әлифбамны ачам,

Сафландырыр өчен күңелем.

1 нче алып баручы. Язучының псевдонимы бар – Гәрәбә. Сания Әхмәтҗанованың “Гәрәбә” исемле китабы дөнья күргәннән соң туа. Аны шагыйрәнең иҗатын сөючеләр дә үз итәләр. Шигырьгә  үзеннән-үзе тәгәрәп керә ул – гарәбә. Үзәгенә кояш нурын йоткан кыргый таштанмы ул? Диңгез сагызыннанмы? Нидән хасил була, нинди тылсым барлыкка китерә аны? Асылташлы бизәнү әйберләре арасында  тыйнак кына  урынны биләгән бу зиннәткә матурлык нәфесен, сихәтлек әфсенен кем өргән?

Шагыйрә.

Көз учыннан төшкән гәрәбә мин,

Яшькелт күзле серле гәрәбә.

Тылсымыма әсир булмам димә,

Бер чагылып китсәм  әгәр дә.

2 нче алып баручы. Шундый хәләт: күңелеңнең чын шигырьгә сусаган мәле, имеш. Бөтен җаныңны үткен бер хис чагып ала. Менә ул – сүз хикмәте, сүз шифасы, сүз егәре…

Шагыйрә.

Көз учыннан төшкән гарәбә мин,

Диңгез балы – сары гәрәбә…

Үз бәямне үзем белим әле,

Узмасын ла гомер әрәмгә!

1 нче алып баручы. Бераздан, чынлыгына ышанырга теләгәндәй күздән кичереп, тагын шигырьнең хикмәтле  таҗын – гәрәбәсен  эзләп табасың. Табасың да  сүзләр  ләйсәнендә кабат-кабат коенып кинәнәсең. Нинди төгәллек, нинди тәңгәллек! Сүз табигатен тоя алган Шагыйрьгә генә насыйп бәхет бит бу! (“Сүнмәс балкыш” шигыре сөйләнелә.)

Фукс йорты, бу мин әле, картлач!

Аңлыйм хәлең, берни сорамыйм…

Хуҗаң кайтыр, диеп ышандырмыйм,

Тылсым-могҗизалар юрамыйм.

Фикерле аң әверелеш көтә, –

Инкыйлаблар тулы Казан бу!

Күз иярмәс Вакыт иярендә

Киләчәккә җилгән заман бу!

Кайтаралсам әгәр кичәгеңә,

Гафу итәр идең барысын да…

Кешелексез бу кешелек өчен

Җавап тотам гүя каршыңда.

Тетрәнгәндәй була Күк бәгыре,

Төпсез күзләреңдә моң күреп.

Үтәли җил елый морҗаларда,

Хәтер учагына тын өреп.

Минем аһны искәрүдән узган

Үгилекнең өнсез мохите;

Әрнеп иңри бары таш диварлар –

Инкыйразның телсез шаһиты.

Рөхсәт бир син, узыйм әле түргә,

Вакыт капуларын кичим дә…

Сүнмәс шәмнең* җан тибешен тоям

Шанлы хәтирәләр эчендә.

(“Татарстан – газиз Ватаныбыз” шигыре сөйләнелә.)

Идел суы алкынланып ага,

Яңа гасыр ярларына кага.

Халкыбызның шанлы дәверләре

Чорлар тәхетендә балкып  кала

Татарстан – газиз ватаныбыз,

Туар таңнар көтә сәламең.

Шәһри Казаныбыз хәтередәй,

Җанга кага ярсу әләмең.

Алтын Урда туфрагында калкып,

Заманга йөз тота ак калалар.

Гөлстандай җирем кочагында

Имин күккә үрли манаралар.

Чыңгызыйлар рухын ерак илтсен

Гаярь илханнарның  юлллары.

Чын ир данын ил бәһасе итсен

Дәүләтле халкымның үз уллары.

(“Казаным – башкалам” җыры башкарыла.)

2 нче алып баручы. Гәрәбә – Хәтер. Талисман. Ядкяр. Ярларын унике диңгез юган кыйтгаларны биләгән бөек төрки дөньясында хатын-кызның абруе зур булган.

Шагыйрә.

Мин кемме? –

Хатын-кыз! Мин – Ана!

Саклаучы гаилә учагын.

Кирәксә, бар минем бәйгедә

Җиһангир ирләргә тиң чагым.

1 нче алып баручы. Иҗат ул – даими үсү. Каләм белән кое казу. Татар милләтенең төп үзәге – Арча төбәге. Халкыбызга асыл затларын биргән, гыйлем фәһемен, әдәби сүз  кодрәтен боек югарылыкка күтәргән як.  Борын-борынгыдан бу төбәктә динне, гореф-гадәтне олылау, бисмиллалы табын күрке, эчкерсез кунакчыллык, ана теле хасиятенә, иманга тугрылык, эчкерсез кунакчыллык, җир кадерен  бәрәкәтли белү Арчаның игелекле холкында, якты йөз суында чагыла.

Шагыйрә.

Горурланам – мин бит Арча кызы!

Данлы хөкем – уйлап карасаң…

(“Мин – туган як баласы” шигыре сөйләнелә.)

Туган йортта мин – әнкәмнең

Газиз йөрәк парәсе;

Чит туфракка аяк баскач –

Татарстан баласы.

Үземнеке була Мөслим,

Баулысы, Тәтеше дә.

Чит җтрләрдә туганың күк

Үз ягың кешесе дә.

Сагынам Мишә талларын,

Ямьле Ык буйларын да.

Чупырдап үскән булсам да

Кесмәсем  суларында

Туган җир – газиз Ватанның

Һәр авылы, каласы.

Мин – халкымның бер бөртеге –

Татарстан баласы.

2 нче алып баручы. Әйе, горурлыгыңны яңгырату өчен лаек биеклек кирәк.

Шагыйрә.

Күпме бөекләргә, гали җанга

Арча булган язмыш аланы.

Мин – арчалы, мин – дип, апрель кызы,

Җиңел генә әйтеп буламы?!

1 нче алып баручы. Язучылар мохитендә күреп белгән арчалы-классиклар исән булса… Мөхәммәт Мәһдиев, мут елмаеп: ”Кыюрак бул, кызый, син бит үзебезнеке”, – дияр иде. Казан арты, Кушлавыч, Кырлай якларын иң газиз сүзләр белән олылый белгән Сибгат Хәким исә, күзләрен солы бөртеге кебек кенә кысып, аталарча елмаер да: “Шигырьләрең шифалы яңгыр кебек”, – дияр иде. Гомәр Бәширов исә, күзләрен нурландырып, мин синнән разый дигән кебек, олпат елмаеп, сүзсез генә баш кагар иде. Аларның барысы да күк катларыннан иелеп кенә шагыйрәнең иңнәренә йолдыз каурыйлары коялардыр кебек. Ә ул, язмыш ярыннан, яфрак-яфрак эзләр калдырып, үз гәрәбесен эзләп килә.

(“Балам, бел!” шигыре сөйләнелә.)

Илен, телен, динен алмаштыра –

Ниләр көтә адәм баласын?

Аңла. Балам, сине үзең итеп

Туган телең саклап каласын.

Куштым сиңа сайлап матур исем –

Җисемеңә туры килсен ул;

Милләтеңнең бер мирасы итеп,

Әткәң-әнкәң биргән исем ул.

Вакыт белән бергә үзгәрә бел :

Телләр өйрән, балам, дөнья күр,

Йөз чөермә ләкин үз телеңнән,

Бу – Ватанны сату белән бер.

Син тугач та, әнкәң сөте белән

Иренеңә тамган туган тел.

Туган телең җуйсаң, әниеңне

Онытуың булыр, балам, бел!

1 нче алып баручы. Шигырьгә үзеннән-үзе тәгәрәп керә ул – гәрәбә.. Үзәгенә кояш нурын йоткан кыргый таштанмы ул? Диңгез сагызыннанмы? Нидән хасил була, нинди тылсым  барлыкка китерә аны? Асылташлы бизәнү әйберләре арасында  тыйнак кына  урынны биләгән бу зиннәткә матурлык нәфесен, сихәтлек әфсенен кем өргән?

Шагыйрә.

Көз учыннан төшкән гәрәбә мин,

Яшькелт күзле  серле гәрәбә.

Тылсымыма әсир булмам  димә,

Бер чагылып китсәм  әгәр дә.

(“Туган тел ул бердәнбер!” шигыре сөйләнелә.)

“ Туган телем нинди тел?” – дип

Сорау бирдем үземә.

Әйтте шулчак бабакаем,

Сөеп карап күземә:

– Туган тел ул Ватан белән

Һәрчак бер рәттә торыр.

Колшәрифтәй иманлы  ул,

Сөембикәдәй горур

Милләтемне мәгърифәткә

Гыйлемгә һәрчак әйди:

Тукаебыз кебек бөек,

Әлифба кебек гади.

Кунакчыл халкыбызның ул

Аш-суы кебек затлы:

Имәк кебек һәрчак тансык,

Кош теле кебек татлы.

Туган телем – звыклы тел,

Чулпыдай көмеш чыңлы:

“Әпипәдәй” йөгерек- җитез,

“Тәфтиләү ” кебек моңлы.

-Минем телем – татар теле,

Кабатлыймын мең дә бер:

“Туган тел” җырыдай уртак!

Әниемдәй бердәнбер!

Туган тел ул бердәнбер.!

2 нче алып баручы. Дәрдемәнд хаклы: “Каләм калебтәген бәян итә. Күзләрнең карасында  сагыш та, шатлык та чагылыш тапкан кебек, шагыйрьнең  гаме дә җанында ярала. Шуңа күрә һәр иҗат, кояш  нурларына коенган асылташ кебек, нурын үзенчә сибә”.

(“Ашыт суга кайтты аккошлар” шигыре сөйләнелә.)

Исән генә кайтып җиттегезме

Туган ягыбызга аккошлар?

Сез китергән якты  язлар белән

Эреп аксын бозлы сагышлар.

Талгандыр шул юлда канатыгыз,

Диңгез-дәрьяларны кичкәндә.

Куанычлы чыкты тавышыгыз,

Ашыт-суга очып төшкәндә.

Сезнең белән җанга шатлык кайтты,

Яме кайтты Ашыт-елганың.

Тынычланыр әле ярсу шаукым,

Торсалар да сулар болганып.

Табигатьнең могҗизасы бит сез,

Сиргәйгән чакта табышлар.

Мин-минлекне сискәндереп куя

Сезнең мәгърур канат кагышлар.

(“Каз канаты” биюе башкарыла.)

1нче алып баручы. “Татар шигърияте – искиткеч зур мәйдан. Анда җыр өлкәсендә танылган зур әдипләр, олпат шәхесләр үз урынын яулаган. Шушы дисбегә тагы бер исем килеп кушылган. Ул – Сания Әхмәтҗанова. Бу каләм әһеленең очачак офыклары иртәнге кояш нурларында коена”, – ди шагыйрь Госман Садә.

(“Татар җыры” шигыре сөйләнелә.)

Моңнардан яралган җыр бит син –

Уе да, гаме дә халыкның:

Вакытка буйсынмас көч булып,

Хәтерләр түреннән калыктың.

Татар җыры! И татар җыры!

Иманга чакырып дәшәсең…

Тылсымлы догадай, син мәңге

Яшәдең, яшисең, яшәрсең!

Күңелләр мөлдерәп тулганда

Елата курайлар сагышы;

Шатлыклы көйләрең чыңында

Ишетәм чулпылар тавышын.

Татар җыры! И татар җыры!

Өметле  юатып дәшәсең…

Аһәңле наз булып, син мәңге

Яшәдең, яшисең, яшәрсең!

Син мәгърур бөркеттәй  ирекле,

Күңелгә канатлар куясың.

Далалар киңлеге тар сиңа,

Ә үзең йөрәккә сыясың.

Татар җыры! И татар җыры!

Горурлык уятып дәшәсең…

Кодрәтле рух булып, син мәңге

Яшәдең, яшисең, яшәрсең.

(“Кура җиләк” җыры башкарыла.)

2 нче алып баручы. Үзебезнең  төрки-татар кавеменнән дә дөнья  хәтерендә калган хатын-кыз шәхесләр шактый.: Атилла хатыны Кәркә, Кубрат хан кызы Чәчкә, Чыңгыз  ханның яшь,  иң кыю, иң чибәр киңәшчесе, соңгы сулышын алганда янәшәсендә булган татар кызы Ису, Алтын Урда ханбикәсе Тайдула һәм тагын әллә кемнәр.

(“Татар кызлары. Язмышлар такыясы” шигыре сөйләнелә.)

Күкрәк кага, гайрәт чәчә көчле затлар,

Бу дөньяның егәре дип, бездә генә.

Алар батыр, алар галим,  алар шагыйрь…

Һәйкәл куя ир-егетләр үзләренә.

Алыпларның тамырына җан тибеше

Хатын-кыздан — әнкәсеннән иңгәндер бит?

Идегәйләр, Искәндәрләр,  Чыңгыз ханнар

Яшәү сутын – Ана сөтен имгәндер бит?

Ирләр белән янәшәдә, бер үк тында

Кем яу чапкан, ут тергезгән, иген иккән?!

Керфегенең һәр бөртеге ымсындырып,

Ханнарны да кем үзенә әсир иткән?!

Дөрләтәм дә теләштәшлек  ялкыннарын,

Сулыш өреп хәтер-учак  кузларына,

Һәйкәл куям шигъри гөлләр бостанымда

Милләтемнең ир йөрәкле кызларына.

1 нче алып баручы. “Чырасында Арча уты көйри“, – ди әдәбият галиме Фоат Галимуллин үзенең мәкаләсендә. “Мин мәкаләгә ул исемне уйлап чыгармадым. Ул Сания Әхмәтҗанованың шигъри юлларының берсе. Шагыйрәнең шактый киң иҗатын иңли торган итеп башкача әйтү мөмкинме  икән? Хакыйкатьтә дә бу шагыйрәбезнең иҗаты үзе туып-үскән, аны иҗади шәхес иткән затлы Тукай төбәге белән бәйләнгән. Аның шагыйрьлеге һәрвакыт аның үзе белән булган икән. Сания Әхмәтҗанова дигән исем  һәм ул иҗат иткән әсәрләр иң әүвәл укучыларга матбугат ярдәмендә ирешә. Үткен күзле замандашлары аны  үк күреп, танып ала. Әмма язганнарын китап хәлендә укучы өстәленә салу бәхетенә ул яңа гасырга аяк баскач кына ирешә. Шуңа күрәдер дә беренче китабын мәгънәле итеп “Оч иреккә, җырым” дип атый.

2 нче алып баручы. Туган җирең менә шундый булсын да – горурланмау мөмкинме?! Туган җирең  менә шундый булсын да, шигырь  язмый каласыңмы?! Шагыйрә иманның аерылмас өлешләре булган туган телебез, моңыбызга да изге нигезләр буларак карый, аларның киләчәк язмышларына өметен өзми.

(“Татарстан – газиз Ватаныбыз” шигыре сөйләнелә.)

Идел суы алкынлнып ага,

Яңа гасыр ярларына кага.

Халкыбызның шанлы дәверләре

Чорлар тәхетендә балкып  кала.

Татарстан – газиз Ватаныбыз

Туар таңнар көтә сәламең.

Шәһри Казаныбыз хәтередәй,

Җанга кага ярсу әләмең.

Алтын Урда туфрагында калкып,

Заманга йөз тота ак калалар.

Гөлстандай җирем кочагында

Имин күккә үрли манаралар.

Чыңгызыйлар рухын ерак илтсен

Гаярь илханнырның төз юллары.

Чын ир данын ил бәһасе итсен

Дәүләтле халкымның үз уллары.

(Хор башкаруында “Казан” җыры яңгырый. “Күкләр биргән данлы хөкем…” шигыре сөйләнелә.)

Күкләр биргән данлы хөкем

Татар булу бәхете.

Миңа язган тәкъдирем ул,

Горурлыгым тәхете.

Бу исем  мең еллар буе

Көч җыеп куәт алган

Җиңелмәс рухлы булсын, дип,

Язмышка мөһер салган.

Ул яшәү нуры иңдерә,

Җан тетрәп кабынганда,

Тез чүккәндә егәр бирә,

Күтәрә абынганда.

Исемем – минем холкымда,

Кыяфәт-килешемдә.

Йөрәгем сулкылдавында,

Җанымның тибешендә.

Ә мин йөртергә хаклымы

Бу кодрәтле исемне?

Дәвамымның  тамырында

Татарлыгым исәнме?

Үз-үзеңне җуйма, диеп

Дәште миңа Хәтерем.

Трихымны, мирас итеп,

Иңнәремә күтәрәм.

2 нче алып баручы. Һәр шагыйрь туган ягына мәдхия җырламыйча  калмый. Әмма моны һәрберсе үзенчә  эшли. Сания Әхмәтҗанова  тасвирлаганнар  аларның берсенә дә охшамый. Чөнки ул Кесмес, Казансу буйларының  кабатланмас гүзәллеген, тарихи тамырларын җырлый. Аларга хас матурлык сыйфатлары, тарихи катламнарның зурлыгы бары тик монда – Арча төбәгендә генә. Хәер, йөрәгендә Арча уты көйрәгән иҗатчының яшәү мәгънәсе шулай гына була ала”.

1 нче алып баручы. Милләт  гаме белән тулы җанына гүзәллекне, кыюлыкны, мәрхәмәтне сеңдереп гомер итүче Сания ханымга да  яңа иҗат уңышлары теләп: “Югалмасын асылың, милләт кызы”,- дибез. Милли тамырларга ябышу – иҗатта иң дөрес юл ди шагыйрь Газинур Морат, Сания Әхмәтҗанованың иҗатына бәя биреп.

(“Сабыр ит” шигыре сөйләнелә.)

Мендем дә гомернең  үренә,

Төбәлдем хәтернең түренә.

Еракта чигүле болыным,

Балачак – тиктормас колыным,

Уйнаклап-уйнаклап томанга күмелә.

Кашыма куеп мин кулымны,

Күзләдем кичәге юлымны.

Кайда сез, чакмадай чакларым,

Яшьлегем – йөгәнсез чаптарым,

Яшендәй, яшендәй, рәшәгә томылды.

Бер татлы төш кебек юл башым,

Сәламли бүгенге кояшым.

Көмештәй ак яллы ат кынам,

Кешнәмә, көт мине чак кына,

Сабыр ит, сабыр ит, иң тугры юлдашым.

(“Пар алма” җыры башкарыла.)