Киләчәккә өмет һәм ышаныч белән карыйк!

Индус ТАҺИРОВ,

Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы

Соңгы вакытта киң җәмәгатьчелекне Россия белән Татарстан арасындагы шартнамале яшәешнең киләчәге борчый. 2007 елда имзаланган Шартнәмәнең срогы узды. Һәр ике якның да үз фикрен белдерү вакыты җитте.

Татарстан Дәүләт Советы бертавыштан аны озайту турында карар кабул итте. Шундый ук карарны Бөтендөнъя татар конгрессының әле күптән түгел булып узган VI корылтае да кабул итте. Башка республикаларда һәм төбәкләрдә яшәүче татарлар да шушы фикерне ачыктан-ачык белдерде. Татар җәмәгәтчелеге бу Шарнамәне Россия һәм Татарстан арасындагы килешү итеп кенә түгел, ә, гомумән, руслар һәм татарлар арасындагы мөнәсәбәтне билгели торган документ рәвешендә кабул итте. Димәк, татарлар үз сүзен әйтте.

Ни кызганыч, Россия җитәкчелегендә моңа карата тискәре фикер өстенлек итә. Россия Президенты администрацияснең иң җаваплы вәкилләренең берсе – Сергей Кириенко: «Татарстан белән Россия арасында төзелгән Шартнамә Россиянең бөтенлеген тәэмин итү бурычын үтәде, хәзер инде аның кирәге юк», – диде. Бу кеше һәм аның кебекләр Россия Конституциясен илнең Төп законы рәвешендә танымыйлар булып чыга. Алар Шартнәмәне тик Россияне таркалудан коткаручы вакытлы гамәл итеп кенә карамакчылар, күрәсең. Ә бит Россия Конституциясенең 5 нче маддәсендә Үзәк белән федерация субъектларының мөнәсәбәтләре үзара вәкаләтләр бүлү принцибында булырга тиеш, дип язылган. 11нче маддәсендә исә вәкаләтләрне бүлешү федератив яки башка Шартнамәләр нигезендә булырга тиешлеге турында акка кара белән язылган. Шулай булгач, Үзәкнең төбәкләр белән шартнамәле рәвештә яшәве – конституцион норма. Россия Конституциясе референдум аркылы кабул ителгән булганлыктан аны халыкның үзеннән башка беркемнең дә үзгәртергә хакы юк. Хәтта Президентның да!

Россия Президенты В.Путин әле үз сүзен әйтмәде. Аның хәле җиңел түгел. Бәлки ул үзенең эчке дөнъясы белән Шартнамәгә каршыдыр. Ләкин бит ул – Конституциянең гаранты. Һәм шунлыктан аңа Конституциягә каршы чыгу кыенның да кыены. Ә аңа басым ясаучылар үз тирәсендәләр генә түгел. Андыйлар журналист һәм сәясәтчеләр арасында да җитәрлек. Әйтик,«Наша версия» газетасы журналисты Руслан Горев: «Татарстан артыннан башкалар да иярсә, домино эффекты барлыкка килеп, Россия таркалырга мөмкин», – дип кайгыра.

Үзен абсолют дөреслеккә ия рәвешендә күрсәтергә тырышучыларның берсе – Станислав Белковский атлы берәү быелның 18 апрелендә булган радитапшыруда Татарстанны – ярым бәйсез, Чечняны тулы бәйсез дәүләт дип атады.

Бу очракта темабыз Чечня түгел, ул – махсус тема. Ә менә безнең Татарстан – Россия Конституциясе нигезендә яшәүче, хокуклары белән башка төбәкләрдән берничек тә аерылып тормый торган федерация субъекты.

Шартнамәлек принцибына каршы чыгучылар болар гына түгел. Татарларны Монголиягә куырга кирәк дип әйтүче Жириновский кебек татар дошманнары юк түгел. Алар бар. Тик менә Президент, әгәр дә ул чынбарлыкка ачык күз белән караса, андыйларның аҗдаһалыгына бирешмәскә тиеш. Ләкин… Әйе, ләкин башкача булырга да мөмкин.

Чынбарлык исә, ул – Россиядә татар факторының артканнан-арта баруы. Берниниди дә кысрыклауларга да, көнләшүләргә дә бирешмәстән, яулаган үрләрен ныгыта баруы. Татарстаныбыз алга баруын дәвам итә.

Татарстан – донор республика: ул үз табышларының 80 процентын Мәскәүгә җибәреп тора һәм шуңа да карамастан икътисади потенциалын арттырганан-арттыра бара. Аның уңышларының сәбәбе – Шартнәмә түгел, ә тарихта чарланган эшсөяр халкы. Әлеге Шартнамәнең эчтәлегендә Татарстан өчен бернинди өстенлекләр дә билгеләнмәгән. Аның тик исеме генә бар, ә җисеме юк. Бүген сүз әнә шул исемне саклап калу турында гына бара.

Күпләр, шул исәптән Татарстанга уңай карашта булган Олег Морозов кебекләр дә, Шартнәмә инде хәзер Татарстанга кирәкми, аның әһәмиәте юк, димәкче була. Ләкин алар ялгыша. Чөнки шартнамәлек принцибы һәрбер федерациянең, шул исәптән Россиянең дә, нигезе булып санала. Ул принцип бетсә, Россия федератив дәүләт булып яшәвеннән туктаячак. Бу очракта аның өчен демократик юлдан бару мөмкинлекләре ябыла дигән сүз.

Россия өчен яхшымы бу, әллә начармы? Моңа бертөрле җавап кына биреп була: начардан начар. Чөнки илдәге һәммә вәкаләтләрне бер кулда тоту, аларны төбәкләр белән бүлешүдән баш тарту, ил белән бер дилбегә белән генә идарә итү аркасында төбәкләрнең икътисади үсешләренә кызыксынулары бетә дигән сүз.

Татарстаныбыз, татарлар нишләр икән? Алар һаман да элеккегечә башкалар өчен яшәү мисалларын тудыра торачак. Моны беркем дә, бернинди чаралар белән дә туктатып булмаячак.

Ә бу мисаллар, гомумән, татар үрнәге Россиягә кирәктән дә кирәк. Татарларның Әләзән, Шыгырдан кебек дөнъяның иң зур авыллары инде тәмам бетеп бара торган Россия авылларын торгызуга юл ача. Чувашстандагы Тукай авылындагы һәм башка кайбер урыннардагы үзидарәләренең уңышлы эшләп килүе  дә – күпләр өчен демократик үрнәк.

Юк, татарны берничек тә сындырып булмаячак. Чөнки ул үзенең мең еллык тарихында әллә нинди – башкалар чыдый алмаслык афәтләрне дә җиңә белде. Ул – Ижауда гомер итүче шагыйръ Ибраһим Биектаулы язганча, аларны җыр белән җиңә  белүче халык. Җырлы да, моңлы да, шул ук вакытта шанлы да безнең татар һәм Татарстан халкы! Чыннан да, нинди генә михнәт һәм газаплар кичермәгән безнең халык. 1552 ел фаҗигасе аны коллык чоңгылына ташлаганнан соң да югалып калмаган ул. Көчләп чукындыруларга да, гасырлар буе яшәгән авыл-җирләрдән сөрелүләренә, бернинди хурлау-җәберләүләргә дә бирешмәгән – боларның барысын да  лаеклы рәвештә кичерә, милли горурлыгын, татарлыгын саклап кала алган.

Ә Шартнамәнең бүгенгә әле булмый торуы, минемчә, татар өчен ул хәтле үк фаҗига түгел. Иманым камил: иртәме-соңмы ул булыр һәм булачак! Моңа Үзәк хакимият, әгәр дә илнең артка тәгәрәвен туктатып, аны алга җибәрәсе килсә, үзе үк омтылачак. Ә без, Татарстан һәм татарлар, ашыкмыйбыз, алга баруыбызны туктатмыйча, үсешебезне дәвам иттерәчәкбез.

Без, татарлар, әйтер сүзебезне 1990 елның 30 августында кабул ителгән Декларациябездә әйттек, аны 1992 елның 21 мартындагы референдумда халык фикере белән ныгыттык. Төп Законыбызның 3 нче маддәсендәге «Татарстан Республикасында суверенитетка ия булучы һәм хакимиятнең бердәнбер чыганагы – аның күпмилләтле халкы» дигән сүзләрне беркем дә берничек тә уеп ала алмаячак.

Суверенлыгыбыз – гамәлдә, аны беркем дә, берничек тә тартып ала алмаячак. 30 август – безнең суверенлыгыбыз бәйрәме, тарих битләренә ул шул рәвештә уелган һәм ул һәрвакыт бәйрәм булып калачак.

Татарлар – бөек һәм горур, киләчәккә зур өмет һәм ышаныч белән яши торган халык. Һич шигем юк: аны киләчәктә дә зур уңышлар көтә. Рухыбызны сындырмаска, кыйблабыздан тайпылмаска гына кирәк!