Галәм киңлекләрендә

№171

(Мәктәпкәчә әзерлек төркемендәгеләр өчен шөгыль)

Ләйсән НӘГЫЙМОВА,

Чаллыдагы 4 нче “Шаянкай” балалар бакчасының югары квалификация категорияле өлкән тәрбиячесе

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның космос һәм космик очышлар турында күзаллауларын һәм алынган белемнәрен гомумиләштерү.

Бурычлар:

балаларның Кояш системасы, планеталар турында белемнәрен киңәйтү;

Җир планетасының ни өчен зәңгәр планета дип аталуын ассызыклау;

– балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүне космонавт һөнәре белән таныштыру аша бәйләү;

– балаларның ватанпәрвәрлек хисләрен Татарстан Республикасыннан чыккан космонавтлар мисалында үстерү.

Кирәкле җиһазлар һәм әсбаплар: Кояш системасы, планеталар, космонавтларның портретлары, полидроннан (констуктор төре) ракета макеты, һава шары, интерактив (SMART notebook) такта.

Алдан үткәрелгән эш: космос турында китаплар уку; “Өченче планета сере” дип аталган мультфильмны карау; әти-әниләргә Казан шәһәрендә урнашкан А.А.Леонов исемендәге планетарийга баруны киңәш итү; космонавтлар: Юрий Гагарин, Валентина Терешкова, Алексей Леонов, Валентина Терешкова, Светлана Савицкая, Сергей Рыжиков турында алынган белемнәрен туплау.

Шөгыль барышы

(Ракета очкан тавыш кушыла.)

Тәрбияче. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, нинди тавыш икән бу?

Балалар. Ракета тавышына охшаган.

Тәрбияче. Дөрес. Карагыз әле, тавыш юкка булмаган ич, менә ракетасы да. (Тәрбияче ярдәмчесе үтә күренмәле җеп ярдәмендә эленгән ракета макетын төркемгә очырып кертә.)

Тәрбияче. Балалар, бу ракета – уенчык ракета. Ә сез ничек уйлыйсыз: чын ракета ни өчен кирәк, анда нинди профессия вәкилләре эшли? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Дөрес әйтәсез, ракета галәмгә очар өчен кирәк. Ә галәмгә очучыларны космонавтлар дип йөртәләр. Ә кайсыгызның космонавт буласы килә? (Балалардан тулы җавап таләп итү.)

Тәрбияче. Ә сез космонавт һөнәренә нинди кешелеклелек сыйфатлары хас булырга тиеш дип саныйсыз? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Үзегезне тикшереп карыйсыгыз киләме соң? Сездә андый сыйфатлар бармы икән? Ракета эчендә биремнәр бар, шуларны үтәп карыйк.

Беренче биремебез “Космостагы уен” дип атала. (Балалар урындыкларга утыра. Тәрбияче, чиратлаштырып, туп ыргыта. Бала, тупны тотып алып, космоска бәйле сүз әйтергә тиеш була.)

Тәрбияче. Карагыз әле, ничек күп сүз истә калган сезнең! Ярый, киләсе бирем –“Тигезлекне тоту”. Күзне йомып, бер аякта басып торырга, ә кулларны читкә куярга кирәк булачак. Кем озаграк тора ала? Әзерләндек, башладык! (Уен уйнала.)

Тәрбияче. Бик яхшы, сез булдырасыз! Полидрон констукторын алып, инженер һөнәрен искә төшерик әле. Ике командага бүленеп, үзебез ракета ясап карыйк. (Балалар ракета ясауда ярыша.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, ракеталар да төзи беләсез икән! Сез көчле дә, акыллы да, төзи дә беләсез. Бәлки, без сезнең белән зур очышка ниятләрбез?

(Һәр команда үзе төзегән ракета эченә керә.)

Тәрбияче. Ракета очар алдыннан нинди команда бирелә, кайсыгызның исендә? (Балалар җавабы.) Дөрес, саныйбыз: бер, ике өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун! Алга, йолдызларга карап!

Тәрбияче. Шәп! Балалар, иллюминаторга күз салыгыз әле. Анда – космоста нәрсәләр күрәсез? (Балалар җавабы.) Дөрес, планеталар һәм йолдызлар.

(Балалар, бергәләп, Юрий Чичковның “Безнең күңелле экипаж” җырын җырлый.)

Тәрбияче. Космонавтлардан сез кемнәрне ишетеп беләсез? (Балалар үзләре белгән космонавтларның исемнәрен атый.) Әйе, беренче космонавтлар белән сез инде таныш. Ә Татарстан Республикасыннан чыккан беренче космонавтның кем булуы кайсыгызның исендә калды? (Балалар җавабы.) Әлбәттә, ул Бөгелмә егете – Сергей Рыжиков. Афәрин! Бу көннәрдә ул инде икенче тапкыр галәмдә очышта.

Тәрбияче. Балалар, без авырлыксызлык халәтенә күчтек. Ул ничек сизелә, сөйләп бирә аласызмы? (Балалар җавабы.) Бик дөрес!

Тәрбияче. Бәләкәй космонавтлар! Каешларыгызны тагын бер кат яхшылап тикшерегез, тирән итеп сулыш алабыз, акрын гына сулышны чыгарабыз. Иллюминаторда нәрсә күренеп китте? (Тәрбияче ярдәмчесе Җир макетын үтә күренмәле җеп белән йөртә.)

Тәрбияче. Әйе, бу зәңгәр планета – безнең Җир планетасы. Ни өчен нәкъ менә ул төс белән атаганнар икән? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Шулай. Кайсыгыз ачык космоска чыгып, интерактив тактада Җир планетасындагы калган урыннарны буяп куя ала? Һәм нинди төсләргә?

(Шөгыль вакыты буенча урын калса, берничә бала берничә төскә кертә ала, җавабын дәлилли.)

Тәрбияче. Үзебез яши торган планетабызны күргәч, кайсыгызда нинди хисләр уянды? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Әйе, миндә дә туган ягыма кайтасы килү, аның һавасын рәхәтләнеп сулыш алу теләге барлыкка килде. Рәхмәт сезгә, балалар, бик матур, тулы җавапларыгыз өчен!

Тәрбияче. Игътибар! Җир планетасына таба юл тотабыз!

Тәрбияче. Бүгенге хис-кичерешләрегезне кемгә сөйләр идегез? Балалар

бакчасыннан кайткач, кем белән бүлешер идегез?

Кулланылган әдәбият

1. Арнаутова Е.П., Белая К.Ю. В помощь воспитателям ДОУ в работе с родителями. Выпуск 1. – М.: Школьная Пресса, 2018.

2. Буренина А.И, Родина М.И.. Кукляндия. Учебно-методическое пособие по театрализованной деятельности. – Сп-б.: Музыкальная палитра, 2018.

3. Демонстрационный материал для фронтальных занятий «Космос». Художник А.Кукушкин.

4. Жданова И.К. Географический атлас для детей «Мир и человек». – М.: ГУ геодезии и картографии, 2015.

5. Иванова А.И. Методика организации экологических наблюдений и экспериментов в детском саду. – М.: ТЦ «Сфера», 2019.

6. Кагермазова Л.Ц. Возрастная психология. (Психология развития) – электронный учебник.