Галәм фантазияләре. Пейзаж: киңлек һәм төс, реаль һәм символик сурәтләр

№ 116

(II сыйныфта сынлы сәнгать дәресе)

Гөлшат ТАҖЕТДИНОВА,

Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Дәрес тибы. Яңа белемнәр үзләштерү.

Максат. Галәм турында төшенчә бирү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләре: «Галәм киңлекләре» темасына фантастик пейзаж ясау өчен шартлар тудыру.

Метапредмет нәтиҗәләре:

шәхси УУГ: галәм киңлекләре белән кызыксыну уяту;

танып белү УУГ: пространствода ориентлашу, эзлекле рәвештә рәсемләү;

коммуникатив УУГ: үз фикереңне аргументлар белән нигезли, дәлилли белү, күршең белән хезмәттәшлек итү;

регулятив УУГ: өйрәнгән төр ысулларны кулланып иҗат итү, үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

Җиһазлау. Галәм белән бәйле презентация, экран, проектор, гуашь, буяу пумаласы, губка, шаблоннар, төрле үлчәмдәге кечкенә капкачлар.

Материал. Шпикалова Т.Я. Сынлы сәнгать, 2 класс (135 – 136 битләр); иҗат дәфтәре (52 – 53 битләр).

Дәрес барышы

  1. I.                  Дәресне оештыру. Уңай психологик халәт булдыру
  2. II.              Актуальләштерү

Эш урынын булдыру.

  1. III.           Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Укучылар, ә сез әкиятләр яратасызмы? Ни өчен? Нинди тылсымлы предметлар беләсез?

Укучылар. Оча торган җәймә, Убырлы карчыкның «очу аппараты» ролен үтәүче кисмәге, оча торган кораб…

Укытучы. Ә чынлыкта без бу предметлар ярдәмендә оча алабызмы? (Юк.) Ә ничек очабыз?

           Укучылар. Самолёт, вертолёт, һава шары, ракета… ярдәмендә.

Укытучы. Без бүген сезнең белән очучылар булырбыз. (Ракета эмблемасы тагу.)

  1. IV.           Уку мәсьәләсен чишү

1. Максатларны ачу, эш тәртибен билгеләү.

2. 12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне.

  1. V.               Дәрес материалы өстендә эш

Галәм турында мәгълүмат бирү.

          – Юрий Алексеевич Гагарин 1934 елның 9 мартында Смоленск өлкәсенең Гжатск районында колхозчы гаиләсендә туган. Төп белгече буенча – һөнәрче. Әмма соңрак ул Саратов аэроклубында белем ала. Хәрби хезмәт вакытында очучылар әзерли торган авиация училищесында укый.  Ул һәрвакыт «5»ле билгеләре генә алган. Космоска очарга теләүчеләр бик күп булган. Юрий Гагарин кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән, белемле, тырыш һәм бик сәламәт кеше дип табылганга, галимнәр аны сайлаган. Космонавт Гагаринның яраткан сүзе «Эшләргә!» булган.

          Юрий Гагаринның галәмгә очышы бары 108 минут дәвам итә. Ләкин шул кыска гына вакыт эчендә ул кешенең галәмдә эшли алуын исбатлап өлгерә.

«Восток» корабле бик кечкенә космик өй кебек була. Аның эчендә бер генә кеше урнаша ала. Ә ике яки өч кеше космоста үзен ничек хис итәр? Моны тикшерү өчен «Восход» һәм «Союз» корабльләре төзелә. Коллектив белән космоста күңеллерәк һәм кызыклырак икән, ләкин моның өчен зуррак космик өй кирәк. Һәм ул төзелә. Аны «Салют» орбиталь станциясе дип атыйлар.

Әлеге станциядә бүлмәләр күп: йокы бүлмәсе, кухня, кунак бүлмәсе һ.б. Алар бер-берсеннән люк – ишекләр белән аерылган. Космоста озак яшәү өчен космонавтларга азык, су, һава запасы, башка төр материаллар кирәк.

Җирдә туклану бик гади. Ә космоста? Тәлинкәгә салган аш кабина буенча зур тамчы булып очып китәр, менә шуңа күрә космонавтлар өчен әзерләнгән ризык тубаларга тутырыла. Туба – продукт тутырылган тюбик. Ул теш пастасы тюбигына бик тә ошаган. Ә ипи нинди! Ирис кебек кечкенә буханкалар.

– Космонавт галәмгә махсус кием ярдәмендә оча.

1 нче укучы. Скафандр космонавтның киеме. Ул грек теленнән «көймә» һәм «кеше» дип тәрҗемә ителә. Скафандр космонавтның тән температурасын көйли, ана космоста суларга ярдәм итәүче шартлар әзерли. Аны икенче төрле «кабина» дип тә атыйлар. Ул җир белән тоташкан һәм микрофон белән көйләнгән була. Скафандрны киеп йөрү җиңел түгел, аның өчен белемле һәм физик яктан көчле булырга кирәк.

Укытучы. Ә кешегә кадәр иң беренче галәмгә нәрсәләр очкан?

2 нче укучы. Белка һәм Стрелка кушаматлы этләр. Алар – кешегә кадәр беренчеләрдән булып космик корабта Җир тирәли 17 тапкыр әйләнеп чыккан һәм исән-имин килеш әйләнеп кайткан дүртаяклы дусларыбыз. Белка һәм Стрелка 1960 елның 19 августында «Спутник-5» кораблендә күккә күтәреләләр һәм галәм киңлекләрендә 25 сәгатьтән артык булалар. Этләр утырган очкыч барлыгы 700 мең километр араны үтә.

Укытучы. Ә нәрсә соң ул галәм?

– Бу сүз космик иңлекне һәм андагы бөтен нәрсәне: күк җисемнәрен, газны, тузанны аңлата. Башкача әйткәндә, Галәм – бөтен дөнья ул.

          Кояш системасы. Кояш – янып торган зур шар. Аның эчендәге температура 15 млн. градуска җитә. Кояш системасында 8 планета бар. Алар ике төркемгә – Җир төркемендәге һәм гигант планеталарга бүленә. Беренче төркемгә – Меркурий, Венера, Җир һәм Марс керә. Бу планеталарның өслеге каты һәм аларда йөрергә мөмкин. Ә менә гигант төркемгә керә торган планеталарның каты өслеге юк, алар күбесенчә газлардан тора. Бу – Юпитер, Сатурн, Уран һәм Нептун. Бу планеталар өстенә бассаң, шунда ук аска төшеп китәргә һәм планета аша үтеп чыгарга мөмкин икән. Моңа кадәр галимнәр Плутонны да планета дип атыйлар иде. Хәзер ул гади күк җисеме дип йөртелә.

(«Планеталар» дигән видеоролик күрсәтелә.)

– Галәмдә тагын ниләр бар?

Йолдызлар – планетабыздан бик еракта урнашкан гигант ут шарлары. Безгә иң якын йолдыз – Кояш. Зурлыклары буенча супергигант, гигант һәм кәрлә йолдызлар, ә төсләре буенча ак, зәңгәр, сары, кызыл йолдызлар була. Безнең Кояш – сары кәрлә йолдыз. Йолдызларның күп итеп тупланган урынын Галактика диләр.Анда якынча 200 – 250 млрд. йолдыз бар. Әгәр дә кешеләр Җиргә кояштан кала иң якын йолдыз – Проксима Центаврага очрарга уйласалар, моның өчен 70 мең ел кирәк булыр иде. Галимнәр әлегә кадәр йолдызларга очу мөмкин түгел дип саныйлар. Гади күз белән 6 мең йолдыз күрергә, ә көчле телескоп аша 1 триллион йолдызны фотога төшерергә мөмкин икән.

Физминут. Микс-фриз-групп (музыка астында укучылар бии, музыка туктауга укытучы сорау бирә. Җавапта нинди сан таләп ителсә, укучылар шулкадәр санда берләшә).

Төсләрне без нинди төркемнәргә бүләбез? (2 – салкын һәм җылы төсләргә.)

Төп төсләр ничәү? Аларны атагыз. (3 – кызыл, сары, зәңгәр.)

Ахроматик төсләр ничә? (2 – ак, кара) һ.б.

  1. Дәреслек белән эш.

– Рәссамнар галәм киңлекләрен ничек күзаллыйлар? (Картиналарны күзәтү.)

  1. Иҗади эш.

– Без бүген галәм фантазияләре дигән пейзаж ясарга тиешбез. Ә нәрсә ул пейзаж?

(«Космик пейзаж ясау» дигән видеоролик карау.)

Эзлекле рәвештә космик пейзаж ясау: палитрада төсләр сайлау, губка ярдәмендә галәмне ясау, теш щеткасы ярдәмендә йолдызлар ясау, тиешле күк җисемнәрен ябыштыру, буяу

  1. Эшләрдән күргәзмә оештыру.
  2. Төркемдә мини-проект.

–  Кояш системасындагы планеталарның исемнәрен язу.

– Йолдызлар турында мәгълүмат туплау.

– Гагарин турында өстәмә материал.

– Әгәр мин космонавт булсам…

  1. VI.           Йомгаклау. Рефлексия
  2. Нәтиҗә ясау.
  3. Ракеталарны космоска «очыру».
  4. Билгеләр кую.

23

24

25