Гаиләбезнең якты маягы
№ 88
Сөмбел ХӘЙРУЛЛИНА,
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студенты
Гөлсия ҖИҺАНГӘРӘЕВА,
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы, фәнни җитәкче
Кырык бернең ямьле июнендә
Серле матур аяз таңында,
«Сугыш» дигән шомлы хәбәр килә,
Минем гүзәл туган ягыма.
1941 – 1945 еллар һәр кеше өчен бик авыр һәм җәфалы еллар булган. Ул вакытта барлык ир-ат үз илләрен сакларга кулларына корал алган. Элек таза, гаярь ирләр алып барган тормыш авырлыгы карт-коры һәм хатын-кыз җилкәсенә төшкән. Хатын-кызлар һәм яшүсмерләр тылда фидакарь хезмәт иткәннәр.
Шул ир-атлар арасында минем дәү әтинең әтисе дә булган. Ул сугышка киткәндә аңа 33 яшь була. Аның хатыны Хәнифә кыз бала белән кала. Хәйруллин Шәйдулла, ягъни минем бабам башта Суслангирда – Мари урманында хәрби хәзерлек үтә. Ул үзе Биектау районының Сасмак авылыннан була. Аның белән бергә Коркачык авылыннан Гатиятов Газиз абый да булган. Анда хәрби хәзерлек үткәндә аларга бик зур сынауларга түзәргә туры килә. Ачлык, ялангачлык, салкынлык күп кешенең гомерен өзә. Өстәвенә якын-тирәдән булган кешеләр, өйләреннән качып, иптәшләренә ашарга алып килгәндә, килеп җиткәч тотылганнарын, үз иптәшләрен тезеп куеп залп белән аттырганнар. «Алардан коелган ашамлыкларны, никадәр ач булсалар да, берәү дә барып алып ашамады», – дип әйткән бабам. Хәнифә әбинең дәү әнигә сөйләгәннәреннән: алар үзләренең ирләре янына булган ашамлыкларны туганнарыннан җыеп, товар поездының составы түбәсенә ятып, Суслангирга барганнар. Шул вакытта бабабыз: «Моннан исән китеп, сугышка керә алсак, исән кайтуыбызга әллә өмет булыр иде», дигән. Бабабызга Суслангирдан Гатиятов Газиз абый белән бергә исән китәргә насыйп була. Алар икесе бергә сугышкан булырга мөмкин. Аларның кая сугышканнарын белмибез. 1942 елның 17 нче февралендә иртәнге сәгать 8 дә яралана. Каты сугышлар бару сәбәпле, аларны сугыш кырыннан 18 нче февральдә төнге сәгать унбердә генә алып чыгалар. Бабам кыр госпиталенә 21 нче февраль сәгать икедә дә генә эләгә. Аның сул як калак сөяге яраланган була. Моңа табиб Дворкович тутырган №1556 нчы номерлы авыру тарихы да дәлил булып тора.
Бу документта да аның каян керүе, кайчан кая чыгып китүе турында да мәглүмат тутырылмаган. Бабабыз сугышка дип киткән җиренән 1947 елның башында гына туган ягына әйләнеп кайта.
Бик күп сугышкан бабам,
Дошманны җиңеп кайткан.
Үзе белән ул безгә
Тынычлык алып кайткан.
Өйдәгеләр нык сөенә. Ул елларны бала тапкан хатыннарга дүрт метр ситса бирә торган булалар. Бу бәхеткә минем дәү әтине алып кайткач ирешәләр. Дәү әтиемнән соң тагын ике малайлары туа. Бабам белән әбиемә тигезлектә озак яшәргә насыйп булмый: бабам сугышта алган яраларыннан 1957 елның 23 нче февралендә гүр иясе була.
Барлыйм бабам истәлеген…
Ул сугышта катнашкан!
Илебезнең батыр улы булып,
Бөтен көчен биреп сугышкан!
Утыз өче тулган сөекле ир,
Өч кызга ул – яраткан әти.
«Мин сугышка киттем» – дигән чакта
Ничек чыдагандыр карт әби?!
Белгәнемчә, Суслангирда булган,
Өметләнгән җиңү килүгә.
Бергә булган якташы да аңа
Көчен биргән утка керергә.
Кырык икенең салкын февраль ае…
Яраланган калак сөяге.
«Каян белдең?» – диеп сорамагыз –
Дәлил моңа госпиталь кәгазе.
Кыр докторы булган – Дворкович,
Тутырган ул авыру тарихын.
Шушы көнгә кадәр сакланган ул
Хәтерлатеп бабам сулышын.
Шатлык алып килә 47 нче ел –
Бабам кайта җиңеп авылга!
Бөтен халык җыела өй түренә –
Бабаемны каршы алырга!
Сугыш ярасы үзенекен итә:
Алты баланы ятим итеп,
Сөекле хатынын тол калдырып,
Бабабыз үлеп китә!
Бабам белән горурлана күңел:
«Герой солдат булган!» – дип уйлыйм.
Һәрчак шулай безнең куңелләрдә
ЯКТЫ МАЯК БУЛЫП УЛ БАЛКЫЙ!