Гаилә учагы

№ 94

Уртанчылар төркеменд әбелем бирү эшчәнлеге

Рәзилә НАСЫЙБУЛЛИНА,

Казандагы 100нче балалар бакчасының беренче квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат:Гаиләдә бер-береңә ихтирамлы, ярдәмчел, дуслык, үзара хөрмәт, ярату, горурлык хисе тәрбияләү.

Бурычлар: яңа сүзләр белән таныштыру, ишеткән сүзне аңлап, рәсемдә күрсәтә, белүләренә ирешү, хәтер сәләтен үстерү, татарча сөйләшергә теләк уяту. Өйрәнгән сүзләрне сөйләшүдә активлаштыру, сорауларга җавап бирә белүләренә ирешү, фикер сәләтен игътибарлылыкны үстерү.

Методик алымнар:әңгәмә, табышмаклар чишү,бармак уены,дидактик уен,шигырь сөйләү, рәсем ясау, әсбаблар карау.

Җиһазлау:өй макеты, милли киемнән курчак, түбәтәй, калфак, алъяпкыч, презентация “Милли киемнәр”,дидактик уен “Алъяпкыч бизәү”, алъяпкыч өлгесе, төсле карандашлар.

Сүзлек: гаилә, түбәтәй, калфак,алъяпкыч, акчәчәк, күкчәчәк,лалә чәчәге,бормасабак.

Алдан эшләнгән эш:“Гаилә” темасына әңгәмәләр үткәрү, рәсем ясау, “Минем гаиләм”- стенд ясау, “Әниләр көне” билгеләп үтү.

 

Эшчәнлек барышы

Кулларга без тотындык,

Бер-беребезгә елмайдык

Җылы китте кулларга

Рәхәт булды дусларга

Тәрбияче.Балалар, мин сезне бүген Зөләйхә исемле кыз белән таныштырам. Ул менә шушы матур өйдә яши.

Тәрбияче. Балалар, Зөләйханың шушы матур өйдә кемнэр белән яшәгәнен беләсегез киләме? Аның өчен табышмакларга җавап табарга кирәк (әти, әни, әби, бабай, абый, апа турында табышмакларга җавап табу.).

– Улзирәктә, шаян да, акыллы да, әйбәттә!

Иң – иң батыр кешеул, минем (әти), әлбәттә!

Йоклатканда да кирәк, юатканда да кирәк.

Иртәләрениркәләп уятканда да кирәк(Әни)

Тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә.

Өебезнеңнурыул, барыбызданолы ул. (Әби)

Улбиккүпнекүргән, сугышта да булган ул.

Йөзенурлыайдай. Кем дисезме? Ул минем (бабай).

Тәрбияче.Балалар, без сезнең белән Зөләйханыңкемнәр белән яшәгәнен белдек, ә Зөләйханың сезнең гаиләгез турында беләсе килә. Ягез әле, аңа үз гаиләләребез турында сөйлик. Теләгән бала гаилә сурәтенә карап сөйли (Гаиләдә кемнәр яши?Гаиләдә ничә кеше? Гаиләдә иң кечкенә кеше кем? Гаиләдә кемнәр белән яшисең? Гаиләдәге кешеләрне зурдан кечкенәгә сана.)

Бармак уены“Гаилә”

Тәрбияче.Балалар, без үзебезнең әниләребезне яратканны ничек белдерәбез?

Дидактик уен “Кояш һәм болыт”.

Тәрбияче.Хәзер мин сезгә җөмләләр әйтәм, әгәр дә ул сезнең әниегезне шатландырса сез кояшны, әгәр кәефен бозса болытны күтәрерсез.

Презентация “Милли киемнәр”

Тәрбияче.Балалар, бу нәрсә? “Түбәтәй”

Тәрбияче.Түбәтәйне сезнең гаиләдә кемнәр кия?

Тәрбияче. Әйе, балалар, түбәтәйне ир-егетләр кия. Бала түбәтәйне киеп шигырь сөйли.

Тәрбияче.Дәу әнием, энҗе калфак бүләк итте уземэ

Энҗе калфак узе ап-ак бик килешә уземә.

Тәрбияче. Балалар, бу нәрсә, кем әйтә? (калфак)

Тәрбияче.Калфак – татар хатын-кызларының баш киеме. Нинди бизәкләр белән бизәлгән?

Тәрбияче.Ә бу минем әбиемнең альяпкычы. Ул нинди бизәкләр белән чигелгән?

(Һәр бизәкең исемен атыйлар).

“Күкчәчәк”- яңа төр бизәк белән таныштыру.

Дидактик уен: “Алъяпкыч бизәү”

Тәрбияче. Әйдәгез, бергәләп кунак кызына да бүләккә алъяпкыч бирик

(Төсле карандашлар белән әзер алъяпкыч формасына татар халык бизәкләре төшерү.)

Минем бүген бер теләгем-

Гаиләләр бердәмлеге,

Бердәм гаилә, тату гаилә

Милләтнең күркәмлеге.