Габдулла Тукайның «Яшь агач» мәсәлен һәм «Кошларга» шигырен сәхнәләштерү

№ 197

Гөлфия ЗӘЙНУЛЛИНА,

Казандагы 103 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– укучыларның Габдулла Тукай турындагы белемнәрен киңәйтү;

– бөек шагыйребезнең  иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Катнашалар: яшь агач, ир кеше, кыз, елан, автор.

Тамаша барышы

(Сәхнә агачлар, чәчәкләр, җиләкләр белән бизәлгән. Сәхнәдә ир кеше  һәм кыз.)

Ир кеше. Бар, кызым, син җиләк җыя тор. Мин бераз утын әзерлим. Ерак китмә, балта тавышы ишетелми башлагач, бирегә килерсең. (Кыз урман аланында кәрҗиненә җиләк җыя, кошлар  сайравын бик яратып тыңлап тора.)

Кыз.

Курыкмагыз: тимәм, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;

Мин сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым.

Җырлагыз сез күңлегезгә Тәңре нәрсә салганын;

Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым.

Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим, сезгә тимим;

Әллә иркендә торуның кадрене белмимме мин?!

Курыкмагыз –яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам;

Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам.

(Г.Тукай «Кошларга»)

(Урманда балта тавышы, ир кеше балта белән агачларны чабып аудара.)

Яшь агач. И агай! Зинһар, хәлемә мәрхәмәт итеп, минем тирә-ягымдагы карт агачларны кисә күр; мин, алар каплап торганга күрә, якты дөньяны күрә алмыйм вә иркенләп, рәхәтләнеп үсә алмыйм; тамырларым да, шушы карт агачлар тыгызлаганга күрә, кирәгенчә җәелә алмыйлар. Миңа җил дә, кояш нуры да керә алмый. Әгәр син карт агачлардан мине коткарсаң, мин бер ел эчендә урманның беренче матур агачы була алыр идем, бөтен сәхра минем күләгәм илә капланыр иде. Менә, күрәмсең, шул картлар зарарыннан минем калынлыгым һаман чыбык шикелле генә.

Ир кеше. Яхшы, ярдәм итим үзеңә. Хәзер кисеп аударам агачларны.

Автор. Ир кеше, үзенең беренче дустына хезмәт күрсәткән шикелле, безнең яшь агачка ярдәм күрсәтмәкче булып, кулына балтасын ипләп тотып, аз гына вакыт эчендә теге карт агачларның һәммәсен кисеп аударды.

Яшь агач. Бик күнелем булды. Рәхмәт сиңа.

Ир кеше. Инде кайтырга да кирәк. Кызым, әйдә, өйгә кайтабыз. (Сәхнәдән чыгып китәләр.)

Автор. Хәзер инде бичара яшь агачны кояш яндыра, бозлы яңгыр кәефен ала, ком, туфрак бураны килеп, җиргә чаклы бөгеп, иелдереп китә.

Көннәрдән бер көн бик каты җилле давыл килде дә яшь агачны шартлатып сындырды да китте. (Яшь агач хәрәкәтләр белән күрсәтеп бара.)

Елан. И яшь бала! Инде кемгә үпкәләмәкче буласың? Бу бәла синең үзеңнән булды. Әгәр син карт агачларга зарланмаган булсаң, ул агачлар сине җилдән, яңгырдан саклаган булырлар иде; син ышыкта, тыныч кына, рәхәтләнеп үсәр идең.

Гакылсыз! Ул агачларга да мәңге суы сипмәгәннәр иде, аларның гомере беткәнен көтсәң, аңарчы син дә үсеп, куәтләнер идең, үз нәүбәтендә син дә зур агач булып, дөньяны күреп торыр идең, һәм бу бәлаләр башыңа килмәгән булыр иде. (Урман тавышына катнашучылар чыгып тезелә.)

Ир кеше. Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне.

Кыз. Өлкәннәргә хөрмәт – үзеңә хөрмәт.

Бергә. Бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп яшәсәк, тормышыбыз матур булыр.