Габдулла Тукай шигырьләре буенча викторина-уен

№ 198

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен)

Гөлнур СӘЛАХОВА,

Мамадыш районы Кызыл Тау авылындагы «Салават күпере» катнаш балалар бакчасның татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе

Максат:

– балаларның Г.Тукай әсәрләре буенча белемнәрен ныгыту;

– уен барышында үзләренең тапкырлыкларын, осталыкларын күрсәтә белергә өйрәтү;

– таныш шигырьләрне төрле юллар аша таный белү;

– сәнгатьле укуны ныгыту.

Җиһазлау: Г.Тукай шигырьләренә багышланган рәсемнәр; кара тартма, куян һәм эт уенчыклары.

Викторина-уен барышы

(Балалар Г.Тукайның «Бәйрәм бүген» җыры астында ике төркем булып тезелеп кереп утыралар.)

Алып баручы. Балалар, кадерле кунаклар! Без бүген Г.Тукай шигырьләреннән төзелгән уен-викторинага җыелдык. Без сезнең белән Г.Тукайның күп кенә шигырьләре белән таныш. Яле, әйтеп карагыз, кемнең исендә калды икән? (Балалар җавабы тыңланыла.)

Алып баручы. Ә хәзер уенны башлап җибәрәбез. Уенда сезнең тапкырлыгыгыз, осталыгыгыз сорала.

1 нче бирем (ике төркемгә дә).

Өй эше. «Тукай шигырьләренә инценировка».

2 нче бирем (ике төркемгә дә).

Рәсемнәр арасыннан Г.Тукай шигырьләренә туры килгән рәсемнәр табу.

Күбәләк, эт, песи, тычкан, өстәл, урындык, агач, пенал, ручка, дәфтәр, тавык, үрдәк.

Тамашачылар белән уен:

  1. «Тик гомерем бик кыска, бары бер көн генә», – дип кем җырлый? (Күбәләк)
  2. Шигырьне дәвам ит:

а) Кырга ак кардан,

Юрган ябылган…

(Җир язга чаклы

Йокыга талган).

ә) Җир йоклый тыныч,

Күреп тәмле төш …

(Уяныр әле,

Тукта, үтсен кыш!)

Алып баручы. Бу өзекләр кайсы шигырьдән?

3 нче бирем. «Кара тартма».

1 нче төркемгә. Бу әйбер песинең уйнаган уенчыгы. Нәрсә ул һәм кайсы шигырьдән? (Йомгак. «Шаян песи»)

2 нче төркемгә. Бу әйбер кәҗәнең ашамлыгы. Нәрсә ул һәм кайсы шигырьдән? (Печән. «Гали белән кәҗә»)

1 нче төркемгә. Бу әйбер Су анасына кирәк. Нәрсә ул һәм кайсы әкияттән? (Алтын тарак. «Су анасы»)

2 нче төркемгә. Бу әйбер Былтыр исемле егеткә кирәк. Нәрсә ул һәм кайсы әкияттән? (Утын. «Шүрәле»)

4 нче бирем. «Дөрес итеп сайла».

Уенчыклар арасыннан шигырьдәге геройны сайлап алырга кирәк. («Бичара куян» һәм «Кызыклы шәкерт» шигырьләреннән өзек укыла.)

Бичара куян

– И Куян, куркак Куян, йомшак Куян,

Моңланасын нинди хәсрәт, кайгыдан?

– И җаным, син яшь бала шул, белмисең;

Төште зур хәсрәт, ничек моңланмыйсың.

Без икәү: Әткә куян, Әнкә куян,

Яшь куянчыклар янә бездән туган.

Барчабыз бер гаилә булган идек,

Күп заман шатлык белән торган идек.

Яшь балаларны ашап китте Бүре,

Бик усал ерткычтыр ул, мур кыргыры!

Күп тә үтми куйды дөнья Әнкәсе;

Тулды күңлем, ничек итеп әйтәсе:

Килде дә бер явыз Аучы Эт белән,

Атты үлтерде аны мылтык белән.

Шул вакыттан бирле аш булмый ашым,

Моңланам ялгыз башым, агъзам яшем

Кызыклы шәкерт

 

Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
– Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
– Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар – эш белү уңгайсыз ул!

Шигырьнең эчтәлеге ничек?

Тамашачылар белән уен

  1. Гаиләдә җиде җан иясе. Кемнәр икәнен санап чык. Нинди шигырьдән?

5 нче бирем. «Тукай шигырен сөйлибез». (Ике төркем дә берәр шигырь сөйли (татар һәм рус телләрендә).

6 нчы бирем. «Тукай әкиятләре буенча пазл җыю». (Һәр төркемгә ике рәсем.)

Алып баручы. Менә уеныбыз ахырына да килеп җитте. Һәрберегез дә бик башлылар, уңганнар, булганнар һәм осталар икәненә тагын бер кат ышандык. Киләчәктә дә Тукай шигырьләрен өйрәнегез, яратыгыз, укыгыз. Аның шигырьләре сезне бары тик яхшылыкка гына өйрәтер, белемле итәр.

(Бәйрәм ахырында Г.Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җыры җырлана.)