Габдулла Тукай иҗатының кече яшьтәге балалар тәрбияләүдә әһәмияте

Тәэмилә ВӘЗИЕВА,

Казандагы 124 нче балалар бакчасының

 I квалификация категорияле тәрбиячесе

 

Максат: балаларны Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗат юлы белән таныштыру. Балаларда ихтирам хисе тәрбияләү.

Техник чаралар: интерактив такта.

Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев 1886 елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туган. Кече яшьтән дөм ятим калып, кулдан-кулга күчеп йөрү михнәтләрен күргән. Аны үзләренә сыендырган кешеләр арасында яхшылары да, яманнары да булган. Тукай үзе бу турыда «Исемдә калганнар» (1909) дигән билгеле истәлекләрендә: «Минем гомерем шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән», – дип яза. Ни нәрсә булса да, Тукайның балалык елларын аеруча бизәгән һәм аның күңеленә беренче мәртәбә балаларча шатлык тойгыларын дөрләтеп җибәргән. Дөньяга иң элек күзе ачылган җир  – Кырлай.  Казандагы Мөхәммәтвәли һәм Газизә апалар тәрбиясеннән соң, Кырлайда Сәгъди абзый йортында үткән берничә ел (1892 –1895) Габдуллага хезмәт иясе тормышының матурлыгын һәм авырлыгын аңлау, шатлыгын, хәсрәтен тою юлында беренче тәҗрибәне биргән, анда хезмәт иясенә мәхәббәт, табигать гүзәллеген  күрә, аңлый белү тойгылары уята.

Кырлайда ул укырга йөри башлый. Шулай итеп, аның күңелендә тагын бер гүзәллек – белем күзәнәге ачыла. «Шүрәле» әкияте үзе генә дә Кырлай истәлегенең  гүзәл бер шигъри һәйкәле итеп санала.

1895 елда Габдулла Уральскига килә. Атасының сеңлесе тәрбиясенә күчә. Ләкин монда аңа үксезлек ачысы татырга  туры килә. Биредә мәдрәсәдә укый. Илдә барган вакыйгаларда актив катнаша.

1907 елда ул Казанга кайта. Ул, сөенеп, зур өметләр белән: «Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур», – дип уйласа да, авыр тормыш, гаделсезлек, аны монда да эзәрлекли. 1913 елның 2(15) апрелендә вафат була. Татар дөньясы үзенең газиз улын, хәтта аның бөеклеген аңлап та бетермәстән, шулай югалта. Еллар үткән саен, Тукай үзенең иҗаты белән безгә якыная бара.

Халык шагыйре Г.Тукай үзенең тормышын хезмәт иясе арасында үткәрде. Гади кешеләрдә генә була торган тырышлык, торган җиренә мәхәббәт, аның белән горурлык кебек саф хисләр аңа гаиләдән  гаиләгә күчеп йөргәндә, саркып ачып, үзенә юл тапкан чишмә суы кебек, аның аңына сеңеп бара һәм ахырдан шигъри  юллар булып ургып чыга. Җиде елга сузылган иҗат юлында Тукай чорлар озынлыгында бәһасен югалтмаслык мирас калдыра.

Тукай иҗатында иң бөек тема – хезмәт. Ул аны балага мәҗбүриләмичә генә, баланың үзе булып, аның янында яшәүче олы киңәшчесе булып күрсәтә.

Тырыш хезмәт нәтиҗәсе  бәхет икәнен  төшендерә. «Эш беткәч уйнарга ярый» шигырендә  тырыш балага, кешеләр генә түгел, табигать сокланып туймый.

Шунда аңа бик матурлап, елмаеп көлде кояш,

Шунда аңар кып-кызыл зур алма бирде алмагач.

Тырышлык нәтиҗәсе бер көн белән генә үлчәнми. Ул бәхетле картлык та:

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.

Тукай белемлелек баланың мораль йөзен билгеләүдә зур роль уйный, ата-ана белән бала арасындагы мөнәсәбәткә дә тәэсир ясый.

Яз, газиз углым: кара тактаны сыз акбур белән!

Һәм кара күңелеңне ялт иттер сызып  ак нур белән!

Тукай – балалар өчен күп әкиятләр язган. «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән Сарык», «Алтын әтәч» һ.б.

Тукай геройлары баланы куркытмыйлар, эшләгән эшеннән бала үзе нәтиҗә ясый. «Су анасы»нда бала:

Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,

«Йә, иясе юк!» – дип, әйберләргә тими башладым.

Димәк, урлашу – начар гадәт. Аны эшләргә ярамый. Тукай балада кыерсытылганнарны кызгану, аларга теләктәшлек итү белән генә чикләнми, ул азатлык идеалы белән бәйле фикер уята.  «Кошларга», «Фатыйма белән Сандугач», «Бала белән Күбәләк» шигырьләрендә киң кырларның яме белән ләззәтләнгән Күбәләк, тоткынлыкның кешене изүе (Сандугач) кебек образлар иҗат итә.

Курыкмагыз – яхшы беләм, мин һич тә  сезне ауламам;

Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам.

Тукай кошларның, хайваннарның күз алдына китереп бастырырлык портретларын гына рәсемләп калмый, аларның холыкларын, гадәтләрен күпьяклы итеп күрсәтә. Фәнни белем дә бирә. Балаларга ел вакытларын, яңгыр, кояш, туган як җирләре киң басулар, яшел болыннар турында мәгълүмат  биреп, аның кеше өчен һич нәрсәгә алыштыргысыз якын булуын аңлата, баланы туган ягының яшел бишегендә тирбәтеп үстерә, тәрбияли.

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр Туган җирем,

ди шагыйрь үзе дә. Шуңа күрә аның шигырьләре күңелгә якын бер моң булып, җанда уелып кала.

Халык гомере – мәңгелек, диләр,

Ә син, Тукай, халык куенында:

Илең белән мәңге бергә син

Мәңгелекнең олы юлында.

Димәк, нәтиҗә ясап, Тукай әсәрләрен режим мизгелләрендә куллану тәрбия эшчәнлеген дөрес оештыруга ярдәм итәчәк. Әсәрләрдә кулланылган сөйләм  теле, шигырьләрнең төзелеше балада татар теленә мәхәббәт уята.