Г. Тукайның “Өзелгән өмид” шигырендә хәсрәт дәрәҗәсе

Г.Тукайның тууына 130 ел

Суфия ГАЙСИНА,

Яшел Үзәндәге 16 нчы урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– Г.Тукай иҗатын, заманча күзаллаулардан чыгып, А.Яхинның иҗади үстерелешле методикасына нигезләнеп анализлау;

– тезмә әсәрләргә классик анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү;

– Г.Тукай иҗаты аша яшәү кыйбласын һәм гомумкешелек кыйммәтләрен билгеләү.

Дәрес барышы

I. Оештыру-мотивлаштыру

Укытучының кереш сүзе. Якташ шагыйребез, озак еллар укытучы булып эшләгән Равил Сәйфетдиновның шигъри юлларына игътибар итегез:

Һәр кавемгә Тәңре тарафыннан

Бер пәйгамбәр бирелгән кебек,

Татарларга тугры Тукай килгән

Илаһи саф нурга төрелеп…

– Автор Тукайны кем белән чагыштыра? (Пәйгамбәр белән.)

– Пәйгамбәр нинди сыйфатларга ия? (Изге, иманлы, камил…)

– Автор Тукай турында тагын нәрсә әйтә? Шигырь юллары белән җавап бирегез. (Җавап тыңлана.)

– Тукай, аның әсәрләре халкыбызга ни өчен кадерле дип уйлыйсыз? (Җаваплар тыңлана.)

II. Актуальләштерү

1. Тезмә әсәргә анализ ясау тәртибен аңлату (экранда – слайдлар)

Әдәби әсәр – иҗади фикер җимеше ул

(Анализ-синтез)

– метафора;

– чагыштыру;

– каршылык;

– сыйфат дәрәҗәсе;

– кабатлаулар.

(Тактада схема сызыла. Хис: сђбђбе – дђрђќђсе – юану)

2. Әдәбият теориясе буенча мәгълүмат бирү.

Экзистенциализм фәлсәфәсе – яшәүнең мәгънәсен эзләүче шәхес фаҗигасе, кешенең чарасызлык чигенә җитүе.

Газәл – лирик жанр.

III. Яңа белемнәр “ачу”

1. “Өзелгән өмид” шигырен укырга әзерләнү.

Сүзлек эше:

әшьялар – әйберләр

һилал – яңа туган ай

тәбәссем – елмаю

кәррә – тапкыр

2. Лириканың төрләрен искә төшерү: мәхәббәт лирикасы, пейзаж лирикасы, сәяси лирика, гражданлык лирикасы, күңел лирикасы, фәлсәфи лирика.

IV. “Өзелгән өмид” шигырен сәнгатьле уку.

(Әсәрне башта укытучы укып чыга, аннары укучылардан укытыла.)

– “Өзелгән өмид” шигыре лириканың кайсы төренә керә? (Җаваплар тыңлана.)

Лирик шигырьгә анализ ясау тәртибе:

Хис – хиснең сәбәбе – дәрәҗәсе – юану

4. “Өзелгән өмид” шигырендә яшәү һәм үлем концепциясен ачыклау. Илаһияттән бирелгән яшәеш.

1. Тукай <– > Яшәеш < – > «Мин» (каршылык)

2. Экзистенциаль фәлсәфә (сынау, газап, гыйбадәт).

Хиснең эчтәлеге әсәр исеме аша ачыла. (Әсәрдән лирик геройның – шагыйрьнең тормышка ашмаган өметләрен эзлибез.)

Хәсрәт хисе:

1) Зары, үкенече:

– яшьлек үтүенә кайгыра;

– элеккечә яза алмыйм дип зарлана;

– милли яфраклар корый;

– илһам чыганагы булган мәхәббәт тә юк (тормыш иптәше таба алмавына үкенә);

– ятимлек;

– пәйгамбәрләрчә алдан сизенә: шагыйрьлек вакыты кыска;

“…И мөкатдәс моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз?!”– ди.

Ятимлектә тилмереп үскән лирик герой ана кешегә ишетергә авыр булган “Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?”, дигән сүзләрне әйтә. Лирик герой мәхәббәтнең барлык төрләреннән мәхрүм ителгән, барлык ишекләрдән дә куылган.

“ТӘН – ҖАН антитезасы. (ҖӘМГЫЯТЬ – ШӘХЕС каршылыгы.)

2) Моң-зарлар – хәсрәтнең сәбәпләре.

1 нче строфа – гомернең үтүе Гомер үтә

2 нче строфа – шул ук

3 нче строфа – элеккечә матур

яза алмавы өчен борчыла Язу авыр

4 нче строфа – гомере белән дә, иҗаты

белән дә аерылыша, хушлаша. Хушлашу

Сәбәп өстенә сәбәп өелә, хәсрәт арта. (Хәсрәт дәрәҗәсе бик югары.)

V. Укытучы. Кайгы-хәсрәт дәрәҗәсенең иң югары ноктасы кайсы абзацта? (Соңгы абзацта.)

Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы,

Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!

Юану урыны да – анасының кабер ташы. Кабергә тамган татлы күз яше турында Г. Тукай гына шулай яза алгандыр.

Кабер – шагыйрьнең бердәнбер сыеныр урыны. Авторның хәтта юанычы да хәсрәт дәрәҗәсен күрсәтә!

VI. Әсәрне өлешләргә бүлү.

1. Моңа кадәр Тукай татар милләтенең киләчәге прогресс юлыннан китәчәгенә ышана иде.

“Корыган агач”, “Бер генә юк яфраклысы” дигән сүзләрнең асылын балалар белән ачыклау.

Фокус – 5 нче строфада:

Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы,

Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы.

“шат” – “ят” каршылыгы

Лирик герой үзәк өзгеч ялвару белән сазына – иҗатына мөрәҗәгать итә, гомумиләштерә:

“Син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз, ахрысы…”,

“…Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы…”

VII. Образ-детальләрне таптыру. Мәхәббәт сакчысы, саз, читлек, кош һ.б.

Символ – моңлы саз – шигърият

Метафоралар: яфраклы үсенте, корыган агач…

(Шагыйрьнең авыр язмышы турындагы фикерләрне укучылар берләштерәләр, нәтиҗәләр ясала.)

VIII. Дәресне йомгаклау. Яшәү һәм үлем фәлсәфәсе – мәңгелек тема. Гасырлар үткән саен да бәяләп бетергесез мирас калдырган Г.Тукай иҗаты – бик күп буыннарны тәрбияләрлек тутыкмас иҗат.