[г] [гъ] авазлары һәм Г, г хәрефләре

 [г] [гъ] авазлары һәм Г, г хәрефләре

(1 нче сыйныфта татар теле дәресе)

Рәсимә ДАУТОВА,

Арча районы Түбән Аты төп мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат: укучыларны тартык [г] [гъ] авазлары, аларның үзлекләре, хәрефе белән таныштыру; сөйләмнән авазны аерып алу күнекмәсе формалаштыру; фонематик ишетү сәләтен үстерү; табигатькә сак караш формалаштыру.

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.

Эш формалары: фронталь, парларда, индивидуаль.

Җиһазлау: дәреслек (Мияссарова И.Х., Гарифуллина Ф.Ш., Шәмсетдинова Р.Р. Әлифба. 1 сыйныф. – 54, 55 нче битләр), картина, Татарстан картасы, рәсемле әлифба, иҗекләр язылган карточкалар,г өл ясау өчен өлгеләр: гөл чүлмәкләре, төрле яфраклар, чәчәкләр.

Дәреснең технологик картасы

 

Дәрес этаплары

 

Укытучы эшчәнлеге Укучылар эшчәнлеге Универсаль уку

гамәлләре

I. Оештыру өлеше,

мотивация

Максат:

дәрескә уңай атмосфера тудыру

 

Сыйныфта уңай атмосфера, балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

– Кояшның шаян нурлары

Безне уята.

Хәерле иртә тели ул,

Хәерле иртә!

Син дә шулай һәркемгә

Елмаеп эндәш.

Бәхет, шатлык, куаныч

Булсын гел юлдаш!

– Хәерле иртә, укучылар! Бер-берегезгә карап елмаегыз әле, иптәшләрегезгә елмаю бүләк итик

Укучылар бер-берләренә карап елмаялар, кәефләрен ачыклыйлар

 

Коммуникатив: уку процессын оештыру; үз хисләреңне белдерү һәм бәяләү.
II. Белемнәрне актуальләштерү

Максат: сүзгә аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту.

 

 

Табышмак әйтү, алдагы дәрестә өйрәнгән хәрефне искә төшерү.

– Мин сезгә хәзер табышмаклар  әйтәм, ә сез җавабын табарга тырышыгыз:

1. Су түгел – сыек,

Кар түгел – ак.

2. Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк.

– Сүзләр ничек әйтелә?

– Беренче сүз ничә аваздан тора?

– Икенче сүз ничә аваздан тора? – – Әйдәгез, бергәләп аларның  авазларына характеристика  биреп алыйк

 

 

Табышмакларның җавабын әйтәләр:

 

 

– Сөт.

 

– Су.

– Беренче сүз – нечкә, ә икенчесе калын әйтелә.

Авазларга характеристика бирәләр:

[с] – саңг. тарт.

[ө] – нечкә сузык

[т] – саңг. тарт.

[с] – саңг. тарт.

[у] – калын сузык

Коммуникатив: укытучы белән диалогка керү; күмәк фикер алышуда катнашу.
III. Уку максатын кую

Максат: аваз анализлауда кыенлык тудыру.

 

Картина буенча эшләү, табышмак әйтү, кыенлык тудыру.

– Әйдәгез, укучылар, менә бу картинага игътибар белән карагыз әле.

– Рәсемдә кемнәрне күрәсез? Алар нишли? Балаларның киемнәре турында нәрсә әйтә аласыз?

Гөмбәләр турында әңгәмә үткәрелә:

– Сезнең табигатьтә нинди гөмбәләрне очратканыгыз бар?

– Аларның барысын да ашарга ярыймы?

– Гөмбәләрне нинди ике төркемгә бүләргә була?

– Сезнең гөмбә җыярга барганыгыз бармы? Гөмбә җыю өчен нинди кагыйдәләрне белергә кирәк?

Нәтиҗә: гөмбәләр  ашарга яраклы һәм агулы була, шунлыктан танымаган гөмбәләрне җыярга ярамый.

– Әйдәгез, укучылар, гөмбә турында табышмак уйлап карагыз әле. Аның нинди билгеләренә нигезләнеп, табышмак уйлап табарга мөмкин?

Гөмбә сүзеннән [г] авазын аерып алу, характеристика бирү

 

 

Гөмбә сүзенең башында нинди аваз ишетәбез?

– Укучылар, г хәрефе кергән сүзләр әйтеп карагыз әле. Ул сүзләрнең барысында да г хәрефе [г] авазын белдерәме?

– Димәк, без бүгенге дәрестә нинди авазларны өйрәнербез?

– Әйе, без бүген дәрестә , [г] , [гъ]  авазларын һәм Г, г  хәрефләрен өйрәнербез, алар белән сүзләр укырбыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сорауларга нигезләнеп, картина буенча сөйләм төзиләр.

 

 

 

 

 

Әңгәмә барышында катнашалар, белгән гөмбә исемнәрен һәм аларның  ашарга яраклы яки агулы булуын, гөмбә җыю кагыйдәләрен әйтәләр.

 

 

 

 

 

Табышмаклар төзеп әйтәләр.

1. Нәрсәнең эшләпәсе аягында?

2. Һәркайсы да эшләпә кигән.

3. Ак багана башында кызыл калач.

– [г] авазы.

 

– Гөл, карга, ага, гаилә һ.б.

– Дәреснең темасын әйтәләр:

[г], [гъ]  авазлары һәм хәрефләре

Регулятив: уку материалында укытучы күрсәткән ориентирны аңлау.

Танып белү: сүз моделе төзү; анализ алымын куллану.

Шәхси: танып белү мөмкинлеген үстерү.

IV. Яңа белемнәр ачу.

Максат: [г],  [гъ] авазлары, Г, г хәрефләре белән танышу.

 

 

[г], [гъ] авазларын ачыклау алгоритмын тәкъдим итү.

«Әлифба» битендәге суган, гөл сүзләренә бирелгән схеманы анализлау.

– Кайсы сүздә [г] авазы бар?

– Әйдәгез, суган сүзен иҗекләргә бүлик. Суган сүзендә ничә иҗек бар? Икенче иҗек нинди кушылмадан башлана?

– Бу кушылманың сузык авазын аерып алыгыз. Нинди аваз кала?

[гъ] авазын әйтергә өйрәтү. (Укытучы авазны әйтеп күрсәтә.)

– Укучылар, әйдәгез, барыбыз  бергә [гъ] авазын әйтәбез.

Шушы ук юл белән гөл сүзе дә анализлана.

Гөл сүзе нинди кушылмадан башлана?

– Бу кушылманың сузык авазын аерып алыгыз. Нинди аваз кала?

– Әйдәгез, укучылар, барыбыз  бергә [г] авазын әйтеп карыйк.

– [г] [гъ] авазлары – сузыкмы, тартыкмы? Ни өчен?

– Ә хәзер колакларыгызны каплап әйтегез: [г] – яңгыраумы, саңгыраумы?

– Схемада бу аваз нинди шартлы билге белән белдерелер?

Г, г хәрефләре белән таныштыру

– Бу ике авазны бер үк хәреф белдерә :баш Г, юл г. Алар нәрсәгә охшаган?

Г ул мичтән күмер алган,

Кәкре кисәү таягы.

Аска әйләндереп куйсаң

Була хоккей таягы.

– Укучылар, ә нинди сүзләрдә без аны [г] дип, ә ниндиләрендә [гъ] дип укыйбыз?

 

– Әйдәгез, бер уен уйнап алыйк. Әгәр мин әйткән сүзләрдә [г], [гъ] авазлары  булса, кул чабабыз. Булмаса, кулларны югары күтәрәбез: гаилә, гөлҗимеш, көмеш, гомер, күмер, гармун, гәүдә, кагыйдә, газап, кадак, галәм, каләм, кармак, гарип, көрәк, гөл, көл.

Дәреслек белән эшне оештыру

1. Дәреслектән баганалап бирелгән кушылмаларны укыту.

– 1, 2 нче баганалардагы кушылмаларны ничек укыдык? Ни өчен?

– 3, 4 нче баганалардагы кушылмалар ничек укыла?

– Димәк, нинди сузыклы иҗекләр калын, нинди сузыклы иҗекләр нечкә укыла?

– Әйдәгез, укучылар, хәзер дәреслектә баганалап бирелгән сүзләрне укып карыйк.

 

 

 

Сорауларга җавап бирәләр:

– Гөл сүзендә.

– Сүз ике иҗекле, икенче иҗек га кушылмасыннан башлана.

— Кушылмадан сузык авазны аерып алгач, [гъ] авазы кала.

(Авазларны хор белән кабатлыйлар.)

 

 

 

 

[г], [гъ] авазларының

тартык аваз булуын, аны әйткәндә һава агымының тоткарлыкка очравын әйтәләр.

 

 

Яңгырау тартык,

уртасында нокта булган квадрат белән белдерелүен әйтәләр

 

 

Укучылар тормышта г хәрефенә охшаган әйберләргә мисаллар китерәләр.

– Сүзләр нечкә булса[г]дип, ә калын булса [гъ] дип укыла.

 

 

 

Укытучы әйткән сүзләрне тыңлыйлар һәм биремне үтиләр

 

 

 

 

 

 

 

Кушылмаларны хор белән укыйлар.

 

 

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.

Чиратлап сүзләрне укыйлар, иҗекләргә бүлеп әйтәләр,иҗек санын билгелиләр.

Регулятив: укытучы белән берлектә яңа материалны ачу.

Танып белү: анализ алымын куллану.

Коммуникатив: диалогта катнашу; иптәшеңне тыңлау.

Шәхси: уку материалына кызыксыну белдерү.

Ял минуты

 

Укучыларга иҗекләр язылган карточкалар бирү һәм шулар буенча парларын таптыру. -гар, -мун, гәү, -дә, -өл, -ге, -сөл, -ге, ел, -га, -го,-мер,-га, -зап, -га, -лим, -су, -ган, -ту, -ган. Һәр укучыга иҗекләр язылган карточкалар бирелә, укучылар,  класс буйлап йөреп, үз парларын табалар. Коммуникатив:  фикер йөртеп сүзләр төзү, иптәшең белән хезмәттәшлек итү.

 

V. Өйрәнгән-нәрне ныгыту

Максат:

Уку күнекмәләрен үстерү.

 

 1.«Яран гөл» дигән текстны җөмләләп укыту. Җөмләләрне тыныш билгеләренә карап укырга өйрәтү.

– Өченче җөмләдә сүзләр арасына нәрсә куелган? Сызык булган урында нишләргә кирәк?

Гөлназ, Галия, Гөлүсә сүзләре арасында нәрсә куелган? Димәк, бу сүзләрне ничек укырга кирәк?

(Укытучы «Яран гөле» текстын үзе укый һәм укчылардан тулысынча укыта. Укыган текст буенча сораулар бирә.)

– Текстта сүз нәрсә турында бара?

– Сезнең яран гөлен күргәнегез бармы? Өйләрегездә аның нинди төстәгеләре үсә?

– Ни өчен без өйдә гөлләр үстерәбез?

– Гөлләргә матур булып үссеннәр өчен нинди шартлар кирәк?

– Укучылар, әйдәгез, хәзер һәр пар үзенең гөлен ясап карасын әле. (Укучыларга гөл ясау өчен өлгеләр бирелә.)

 

 

 

 

2. Таблицада бирелән кеше исемнәрен  укыту. Укыганда [г], [гъ] авазларының дөрес әйтелешенә һәм кеше исемнәренең баш хәрефтән язылуына игътибар иттерү.

3. Татарстан картасын элү һәм елгалар турында кереш әңгәмә үткәрү.

– Нәрсә ул елга? Безнең яктагы нинди елга исемнәрен беләсез?

– Картада елгаларны нинди төс белән билгелиләр икән?

– Әйдәгез, картадан карап, Татарстанда нинди елгалар бар икәнлеген әйтеп карыйк.

– Диңгезләр турында нәрсәләр беләсез? Алар елгалардан аерыламы?

«Идел елгасы» текстын укыту.

Текстны укыйлар, җөмләнең баш хәрефтән башлануын, ахырында нокта куелуын искәртәләр. Укытучы сорауларына җавап бирәләр.

 

 

 

Укучылар текстны укыйлар, әңгәмәдә катнашалар, өйләрендә нинди гөлләр үстерүләре турында сөйлиләр.

 

 

 

 

 

 

Өлгеләрдән файдаланып, укучылар парларда үз гөлләрен төзиләр, аларга исем кушалар.

 

 

 

 

 

Чылбыр тәтибендә кеше исемнәрен уку.

 

 

 

 

 

Карта янына чыгып (укый белүчеләр) елга исемнәрен укыйлар, елга һәм диңгезләр турында белгәннәрен сөйлиләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«Идел елгасы» текстын уку һәм эчтәлеген сөйләү.

Танып белү: дәреслектә ориентлашу; текст белән эшләү.

Коммуникатив: диалогта катнашу

Шәхси: яңа белемгә кызыксыну белдерү.

VI. Укучылар-ның белемнәрен тикшерү

Максат:

мөстәкыйль уку һәм фикер йөртү күнекмәләре булдыру.

1. «Тысымлы таяк» шартлы билгесе белән күрсәтелгән сүзләрне укыту, аермалы хәрефләрне билгеләтү.

– Парлап бирелгән сүзләр кайсы хәрефләре белән генә аерыла? Алар нинди авзларны белдерәләр?

– Нинди сузык аваз хәрефләре янында г хәрефе – [г] авазын, ә кайсы очракта [гъ] авазын белдерә?

2. Газизә сүзе эчендә яшеренгән сүзләрне таптыру. (Газиз, газ, изә, аз)

3. Ребуслар чишәргә бирү.

а) – Рәсемнәрдә күрсәтелгән әйберләрнең беренче хәрефләреннән сүз төзесәгез, яз көне була торган табигать күренеше килеп чыгар.

 

 

 

 

 

ә) яшеренгән сүзләрне

табыгыз.

ҖИМЕШ

ГАРМ 10

ГА

Сүзләрне чылбыр тәртибендә укыйлар һәм аермалы хәрефләрне әйтә баралар, укытучы соравына нигезләнеп нәтиҗә ясыйлар.

 

 

 

Сүз эчендә яшеренгән яңа сүзләрне табалар.

 

 

 

 

 

 

 

 

Ребусларны чишәләр һәм  сүзләрнең мәгънәләрен ачыклыйлар.

 

 

 

 

 

 

Коммуникатив: фикер йөртеп сөйләм төзү.
VII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия

Максат: дәрестәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясау

Дәрес эшчәнлеген гомумиләштерү, нәтиҗә ясау:

– Без бүгенге дәрестә нинди хәреф  белән таныштык?

– [г] авазы нинди аваз?

– Дәрес сезгә ошадымы?

кучылар эшчәнлеген бәяли, кәефне ачыкларга тәкъдим итә.)

– Укучылар, дәрес башында кәефләребез барыбызныкы да яхшы иде. Дәрес ахырында ул нинди калды ?

– Әйдәгез, тагын бер табышмакның җавабын табып алыйк әле:

«К» дан башлап укысаң,

Ул җир ашларга китә.

«Г» дан башлап укысаң,

Чәчәк атып үсә.

– Әйе, укучылар, бу табышмакның җавабы гөл була. Менә сезнең алда да гөл рәсеме куелган. Тик әлегә ул чәчәк атмаган. Әйдәгез, без аңа чәчәк атарга ярдәм итик. Сезгә гөл иҗегеннән башланган кеше исемнәре әйтергә һәм һәр яңа исем саен гөлгә берәр чәчәк беркетергә кирәк булыр.

 

ГӨЛ

 

 

 

 

 

– Дәрестә бик актив катнаштыгыз, афәрин!

 

 

 

Әңгәмәдә катнашалар, , табышмакның җавабын табалар һәм гөл иҗегеннән башланучы кеше исемнәрен әйтеп. гөлне чәчәк аттыралар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шәхси: үз  мөмкинлекләреңне бәяләү.