Фән һәм иҗат янәшә

№ 178

(Юрий Гагаринның космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан кичә)

Илһам ШАКИРОВ,

Буадагы М.М.Вахитов исемендәге гимназиянең I квалификация  категорияле физика һәм информатика укытучысы

Үткәрү урыны: гимназянең актлар залы.

Чарада катнашучылар: беренче космонавтлар төркеменә кертелгән якташыбыз  Марс Рафыйковның туганнары, астрофизик, физика-математика фәннәре кандидаты Ким Сәлим улы Шакиров, Буа районы мәгариф идарәсе методистлары, физика, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Буа шәһәре мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары.

Кичә барышы

(Алып баручының кереш сүзе. Гимназия укучыларының кунакларны сәламләве.)

1 нче укучы.

Галәм нурында бу җир кызыклы.

Юк анда урын үпкә-рәнҗүгә.

Җир белән ялган идарә итә дисәләр,

Һич юк! Ышанма! Нигә?

Җир белән акыл идарә итә.

Һәрбер нәрсәгә салынган мәгънә.

Җир-ана, кояш, илаһи акыл

Бирми үз көчен ул яши бездә.

Ялган түгел бу җирдәге җәннәт.

Нәфес, ялкаулык, мең төрле михнәт

Йөрәк түрендә алмасын урын!

Бәхет, сөенеч капласын юлын!

2 нче укучы.

Йолдызлы күк. Аяз.

Тулган айның толымнары сары.

Айга күкнең йолдызлары сәҗдә итә бары.

Җемелдәшеп алар, нурлар сибеп

Күчә төркем-төркем.

Шушы бөек йолдыз тулы күккә

Карап      туймый беркем.

3 нче укучы.

Була кайчак тирән, кара күктән,

Йолдыз арасыннан атыла да оча якты берсе.

Хәбәр сала сыман

Әгәр күрсәм йолдыз атылганын

Әсәрләнә җаным.

Шатлыккамы, әллә хәвефкәме?

Сере нидә аның?

4 нче укучы.

Күкләрнең бар көтмәгәндә

Мине  таңга калдырганы.

Ява кинәт утлы яңгыр булып

Йолдыз яңгырлары!

(«Без – беренчеләр!» дигән видеофильм карау.)

Алып баручы. 1961 елның 12 апрелендә Байконур космодромыннан «Восток-1» космик корабле һавага күтәрелә. Корабль бортындагы кеше – беренче космонавт Юрий Гагарин була. Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр. Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрелендәге Указы белән 12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде.

Бүген безнең гимназиядә кунакта – шушы вакыйга белән азмы-күпме бәйләнеше булган шәхесләр: беренче космонавтлар төркеменә кертелгән милләттәшебез Марс Рафыйковның туганнары һәм физика-математика фәннәре кандидаты, астрофизик Ким Сәлим улы Шакиров. (Марс Рафыйков турында видеофильм карау.)

Алып баручы. Ә хәзер Марс Рафыйковның туганнарына сүз бирик. Белүебезчә, ул берничә тапкыр Буа районы Исәк авылына кунакка кайткан булган. Сезнең хәтерегездә ул ничек сакланып калды? Хатирәләрне яңартыйк әле. (М.Рафыйковның туганнары истәлекләре белән уртаклаша.)

Астрофизик Ким Шакиров белән әңгәмә

1 нче укучы. Милләтебезнең асыл һәм гыйлемле улларының берсе, физика-математика фәннәре кандидаты, энциклопедик белемгә һәм искитмәле хәтергә ия Ким Сәлим улы Шакиров – астрономия фәнен үстерүгә зур өлеш керткән галим. 1957 елда Казан университетының физика-математика факультетын тәмамлый. Студент елларында ук КФУ каршындагы Энгельгардт исемендәге обсерваториядә кече фәнни хезмәткәр булып эшли. Аспирантурада укый, кандидатлык диссертациясен яклый, төрле югары уку йортларында кафедра бүлеге мөдире, факультет деканы, уку-укыту һәм фән эшләре буенча проректор булып эшли; астрономия, геодезия, картография, физика, математика, төрле  махсус курслар укыта. Җир иярчене – Айның кайбер үзлекләрен, аның Җирдән күренмәгән ягының сузынкы булуын фәндә беренче исбатлаган астроном.

2 нче укучы. Ким Шакиров 1935 елда Пермь краеның Октябрь районы Енопай авылында дөньяга килә. Казан университетының математика бүлегенә укырга кергән егетне профессор И.Дюков, бик нык кыстап-үгетләп, астрономия бүлегенә күчерә. Гомуми астрономиядән имтихан алганда, аның сәләтен һәм йолдызлы күккә битараф булмавын күреп ала. Обсерваториядә күзәтүләр алып барган Ким Шакиров 1967 елда татар телендә «Ай – иң якын космик күршебез» дигән брошюра бастыра.

3 нче укучы. Ким Сәлим улы Шакировка эшне телнең үзенә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдән башларга туры килә. Әйтик, «Спутник» дигән атаманың моңарчы «юлдаш» дип гамәлдә йөргән тәрҗемәсен «иярчен»гә алмаштыра ул. Чөнки бу күк җисемнәренең табигыйләре дә, ясалмалары да «тигез хокуклы» юлдаш була алмыйлар, алар бары ияреп кенә, үзәк җисемгә буйсынып кына хәрәкәт итәләр. Язучы Адлер Тимергалин ярдәме белән Ким ага бу атаманы гамәлгә шулкадәр нык кертә ки, берзаман «иярчен» «юлдаш»ны хәтта аның  үз, законлы биләмәсеннән дә кысрыклый башлый. Моннан утыз ел элек Казан тимер  юл вокзалы янында зур плакатта мондый сүзләр язылган була: «Газета-журналлар – иң яхшы юллар иярчене».

Алып баручы. Ким Сәлимович, барысы да балачактан башлана диләр, балачак еллары хатирәләре – иң якты хатирәләр, шулар белән безне дә таныштырсагыз иде. (Ким ага Шакиров балачак хатирәләре белән уртаклаша.)

Алып баручы. Белгәнебезчә, әтиегез Сәлим абый «Әллүк-бәллүк» җырын бик яратып һәм үзенчәлекле итеп башкарган. Бүген шул җырны җырчыбыз Сәйдәш Хәсәнҗанов башкара. (Җыр башкарыла.)

Алып баручы. Балачагыгыз Кама кушылдыгы – матур Ирин елгасы буенда узган һәм Ирин елгасы турында авылдашыгыз укытучы Хәвис Гайсин сүзләренә музыка да язгансыз. Әлеге җыр ничек туды? Шуны искә алыйк әле. (Ким ага Шакиров чыгышы тыңланыла.)

Бүген шул җырны җырчыбыз Сәйдәш Хәсәнҗанов башкара. («Ирин» җыры (Хәвис Гайсин сүзләре, Ким Шакиров көе) тәкъдим ителә.)

Алып баручы. 1952 елда Казан дәүләт университеты физика-математика факульетының математика бүлегенә укырга кергәнсез. Ләкин соңыннан астрономия бүлегендә укуыгызны дәвам иткәнсез. Студент елларында ук кече фәнни хезмәткәр булып эшлисез. Шул елларны искә төшерик әле. (Ким Шакиров чыгышы тыңланыла.)

Алып баручы. Ким Сәлимович, хәләл җефетегез Һаҗәр апа белән дүрт бала тәрбияләп үстергәнсез. «Бишек җыры»н да гаилә тормышы белән яши башлагач иҗат иткәнсез. Шул җыр ничек туды? Шул хакта сөйләсәгез иде. (Ким ага Шакиров әлеге җыр тарихы белән таныштыра.)

Бүген шул җырны районыбызның танылган җырчысы Ленар Салихов башкара, баянда Газинур Хәйретдинов. «Бишек җыры» – Сибгат Хәким сүзләре, Ким Шакиров көе.

Алып баручы. Ким ага, беренче фәнни хезмәтләрегез Җир иярчене – Айга багышланган. Айның кайбер үзлекләре, аның Җирдән күренмәгән ягының сузынкы булуын фәндә беренче исбатлаган астроном да Сез. Шул өлкәдә фәнни хезмәтләрегез турында сөйләп китсәгез иде. (Ким Шакиров чыгышы.)

Алып баручы. Ә хәзер тагын фән белән бергә үрелеп барган музыка өлкәсендәге иҗатыгызга күчик. Тамашачыбызга «Тар басмада» җырын тәкъдим итәбез. Роберт Әхмәтҗанов шигыре, Ким Шакиров көе. Башкара районыбызның танылган җырчысы Сәйдәш Хәсәнҗанов. (Җыр башкарыла.)

Алып баручы. Ким Сәлимович, тамашачыларыбызны җырның тарихы белән таныштырсагыз иде. (Ким Шакиров чыгышы.)

Алып баручы. Ә хәзер кичәбезне укучыларыбызның чыгышы белән дәвам иттерәбез.

4 нче укучы.

Мин ерактан киләм… мәңгелектән…

Очрашырбыз… кабат мәңгелектә…

Үлемсезлек – миңа җәза да ул,

Үлемсезлек – миңа һәм бүләк тә.

5 нче укучы.

Мин күрәсе язмыш – гомум язмыш,

Чөнки тормыш… фәкать язлар өчен;

Бу юлы мин тудым Кеше булып,

Бу тууым – җирдә яшәр өчен.

6 нчы укучы.

Юл – маяксыз. Алда – билгесезлек.

Йөзгә бәреп йолдыз җиле өрә.

Барам… барам… барам… әгәр арсам,

Куәт бирә миңа ноосфера.

7 нче укучы.

Челпәрәмә килә планеталар…

Һәлакәт һәрдаим – корбаны юк;

Яшәешнең чөнки бу галәмдә

Бер мизгел дә туктап торганы юк.

8 нче укучы.

Мин яшеннән, яшен ташыннан мин

Күкрәүләргә гашыйк күңелем,

Чөнки беләм, күпне вәгъдә иткән

Бу дөньяның камил түгелен.

9 нчы укучы.

Мин дөньяга яшәр өчен килдем,

Пыску өчен түгел, янам дип.

Җәннәтле һәм җәһәннәмле җиргә

Мин эндәштем, газиз анам дип.

10 нчы укучы.

Мин дөньяны үзгәртергә телим  –

Беләм, беләм җиңел түгелен.

Мин яшеннән, яшен ташыннан мин –

Күкрәүләргә сусый күңелем.

11 нче укучы.

Мишәр диләр, башкорт, типтәр, Кырым –

Кем дип кенә җирдә аталмыйм?

Бөтен дөнья халкын баш идергән,

Мең ел буе горур татар мин!

12 нче укучы.

Болгары да, себер, нугае да,

Кыпчак та мин диеп, вакланмыйм.

Йөрәгендә – Алтын Урда йөрткән

Татар атлы горур татар мин!

13 нче укучы.

Киң далалар, урман, таулар, сулар

Түрк җирендә булыр – Ватаным!

Аналардан килгән туган телем,

Идел-йортын саклыйм атамның!

14 нче укучы.

Хөсетлеләр әйдә, кара көйсен,

Мин аларга ачу сакламыйм.

Таркатырга теләүчеләр белсен, –

Мең ел буе инде татар мин!!!

Алып баручы. Җир һәм галәм. Кеше һәрчак галәмгә омтылган. Йолдызлы күк йөзенә карап, аның серен ачарга теләгән. Анда төрле сурәт – образлар күргән. Иксез-чиксез галәм язучыларны иҗатка илһамландырган. Гашыйклар да күк йөзенә карап канатланганнар. Йолдызлар балкышын күзәткәннәр. Кешеләр үзләре дә күктәге йолдызларга тиң бит. Һәрберсе үзенчә яна . Кайсыдыр ялтырап. Кайсыдыр сизелер-сизелмәс. Бүгенге кичәбездә космонавтика белән турыдан-туры булмаса да, ләкин аның белән бик нык бәйләнгән шәхесләр: беренче космонавтлар группасына кертелгән милләттәшебез Марс Рафыйковның туганнары һәм физика-математика фәннәре кандидаты, астрофизик Ким Сәлим улы Шакиров булды. Фән үсешенә, фән-техника казанышларына татар халкыннан да лаеклы өлеш керткән шәхесләребез белән лаеклы рәвештә горурлана алабыз. Бүгенге кичәбезнең максаты да шул бай мирасыбызның тарихы белән таныштыру иде.