Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында коррекция мәктәбендә татар телен укыту сыйфатын күтәрү

№44

Лилия ХӘСӘНОВА,

Чаллыдагы 75 нче махсус (коррекция) мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Үзгәреп торган социаль-икътисадый шартлар һәм җитештерү өлкәсендәге, гомумән, җәмгыятьтәге тирәнтен технологик үзгәрешләр мәгарифнең өстенлекле үсешен таләп итә. Боларның барысы да инновацияләр мәсьәләсенә игътибарны арттыра. Инновацион белем бирү, иң беренче чиратта, фән-техника үсеше, мәгълүмати-компьютер технологияләренең, шулай ук яңа биотехнологияләрнең, илнең интеллектуаль, технологик, фәнни-техник көче үсеше белән бәйле. Хәзерге заман мәгариф системасы, аның эчтәлеге һәм максаты шәхестә кешенең үзенә дә, җәмгыятькә дә кирәкле сәләтне үстерүгә нык игътибар итә. Сүз яңа технологияләр, чара һәм методлар кулланып, белем бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру турында бара. Мәгариф системасына яңалыклар кертү – белем сыйфатын күтәрүнең иң нәтиҗәле юлы.

Билгеле булганча, предметны укыта, өйрәтә торган гадәти методиканы укыту технологиясе кысрыклый башлады. Укыту технологиясе теориянең – практикага, практиканың теориягә якынаюының югарырак баскычы. Дәрес технологиясе – укытучы һәм укучыларның билгеле бер тәртипкә салынган эшчәнлеге системасы.

Укыту технологиясе күпвариантлы, бер методика һәм бер укыту пародигмасы кысаларында алар берничә була ала, шуңа күрә алар методикага караганда йомшаграк. Укытучы дәрес технологиясен алмаштырып, үз эшеннән, аның нәтиҗәсеннән канәгатьсезлек хисе белән бәйләнешле эшне җайга салырга омтыла. Укытучы үзе үткәрә торган гадәти дәрестә яңа компонентлар куллана һәм аны камилләштерә. Укыту технологиясен тулысынча үзгәртү процессы инновация була. Педагог-галим В.Безрукова үзенең «Всё о современном уроке в школе …» дигән китабында, иске системадан яңасына күчү өчен, махсус план төзергә тәкъдим итә.

Укыту технологиясен үзгәртү катлаулы процесс һәм аңа укытучы да укучы да әзерләнергә тиеш. Укытуның теләсә нинди технологиясе бер үк структур педагогик нигезгә ия, ул укытуның максатын, принцибын, эчтәлеген, методын, чара һәм формасын үз эченә берләштерә. Яңа технология яңа форманың методик структурасы була.

Укыту технологиясенең барысы да билгеле бер укучылар төркеме өчен генә нәтиҗәле. Шуңа күрә инновациянең һәр укучыга нәрсә бирүен ачыкларга кирәк.

Технологияләр күптөрле, ләкин аларның барысы да гомуми бер идеягә – укучыларның уку-танып белү эшчәнлеге белән идарә итү ысулларын булдыруга нигезләнә; белем бирү процессының нәтиҗәлелеген күтәрү, аң активлыгын үстерү һәм укыту процессының нәтиҗәлелеген арттыру максатына хезмәт итә.

1991 елда Алабуга педагогия институтының филология факультетыннан «Рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге белән чыгып, татар балаларына рус теле укыту хәзерге хезмәтемә уңай йогынты ясады. Рус балаларына татар телен икенче тел – чит тел буларак өйрәткәндә, һичшиксез, аларның туган теленә таянырга кирәк. Һәр кеше дөньяны иң элек үзенең туган телендә кабул итә, туган телендә яшәргә өйрәнә. Шуңа күрә бала, чит телне өйрәнгәндә, икенче культураны үз нормалары призмасы аша хикәяли һәм бәяли. Башка телне өйрәнүдә туган телнең урынын инглиз педагогы Л.Продромоу бик яхшы билгели: «Чит тел дәресендә туган тел – ул: 1) зыян салмый торган өстәмә дару; 2) белем ала торган кое; 3) укытуга комачауламый торган стена; 4) киң дөньяга якты тәрәзә; 5) алга барырга ярдәм итә торган таяк; 6) бердәм механизм булып хәрәкәт итүне тәэмин итә торган майлау материалы. Әлбәттә, рус телле аудиториядә һәрдаим татарча гына сөйләшү дөреслеккә туры килми. Мин үземнең тәҗрибәмдә грамматик материалны аңлату дәресләрендә, хаталарны коррекцияләү вакытларында чагыштырма грамматикага таянам һәм рус телендә аңлатырга тырышам.

Бүгенге көндә үз дәресләремдә аңлатмалы-күрсәтмәле (объяснительно-иллюстртивный), шәхес үстерүне игътибар үзәгендә тоткан үстерелешле укыту, коммуникатив укыту, яңа информацион технологияләрне кулланып эшлим. Аңлатмалы-күрсәтмәле технология дәрестә укытучыга гына аерым роль һәм урын бирә. Бәлки бу кызык та килеп чыгадыр: яңа технологияләр турында сөйләгәндә, ниндидер искелек алымнары телгә алына. Ничек кенә яңача укыту технологияләрен кулланылышка кертсәк тә, сыйныф-дәрес укыту системасы булганда, инновацион технологияләр белән генә эшләп бетереп булмый әле.

III–IV төр (начар күрүче һәм сукырлар) коррекция мәктәпләре гомумбелем бирү программаларына нигезләнеп эшли. Безнең мәктәптә дә барлык башка мәктәпләрдәге кебек, укучыларның белем дәрәҗәләре төрле. Шушы балалар белән аларның мөмкинлекләреннән чыгып эшләргә тырышам. Мәгълүм булганча, шәхес бары тик үз эшчәнлеге барышында гына рухи яктан үсә, җитлегә. Баланы да эшчәнлек барышында гына зиһенгә кагылган эш-гамәлләр кылырга өйрәтергә була.

Татар теленә өйрәтүнең төп максаты булып укучыларда коммуникатив культуралылык формалаштыру тора. Заманча педагогик технологияләр шәхесне үстерүгә, уку-укыту процессын дифференциацияләргә ярдәм итәләр. Мавыктыргыч, кызыклы һәм төрле компьютер программалары укучыларда телне өйрәнүгә уңай мотивация тудыралар. Ләкин әле бүген мин үзем, татар теле укытучысы буларак, компьютердан һәрвакытта да файдаланам дип мактана алмыйм. Моның объектив һәм субъектив сәбәпләре бар. Алга таба татар теленнән дә электрон укыту комплектлары дөнья күрер дигән өмет бар. Дәресләремә кирәк материалны интернет ресурслардан табам, презентация материалларын укучылар белән бергә башкарам, проект-дәресләрне дә алар белән эшлибез.

Чаллы шәһәренең һәм Татарстанның барлык регионнарында күпчелек татар теле һәм әдәбияты укытучылары коммуникатив үсеш технологиясе буенча эшлиләр. «Күпмилләтле социолингвистик тормыш шартларында нинди дә булса тел саклансын һәм аның кулланыш даирәсе тараймасын өчен, бу телне шул телдә аралашучыларның һәркайсы аңлавы мәҗбүри», ди америка галиме Фишман. Рус телле балаларның татар сөйләмен нәтиҗәле үзләштерүен тәэмин итә торган технологияләрнең берсе – чит тел укыту методикасында бүген стандарт буларак кабул ителгән коммуникатив технология. Коммуникатив технологиянең гомуми нигезләре А.С.Пушкин исемендәге Мәскәү лингвистика институты (М.Н.Вятютнев, А.А.Леонтьев, В.Г.Костомаров һ.б.), Липецктагы чит ил культурасына коммуникатив методика нигезендә укыту үзәге (Е.И.Пассов, В.П.Кузовлёв һ.б.) хезмәтләреннән гыйбарәт. Әле күптән түгел генә галимнәр «сөйләмгә өйрәтүнең коммуникатив методикасы» дигән термин куллана иде. Бу методика технология дип мода өчен генә аталмады. Ул инде үзенең асылы белән элек үк технология иде. Бу технология башка методикалардан аермалы буларак, үзенең максаты итеп укучыларны чит телдә сөйләм эшчәнлегенә әзерләүне куя. Шушы технологияне безнең шәһәрдәшебез, галим Р.З.Хәйдәрова, рус балаларына татар теле укытуга яраклаштырып, укытучылар кулына беренчеләрдән булып яхшы эчтәлекле дәреслекләр белән эшләргә мөмкинлек тудырды.

Дидактиканың иң әһәмиятле дип саналган системалылык принцибы үзләштерү этапларын саклауны, укыту процессын эзлекле итеп оештыруны таләп итә. Тел өйрәнү процессын системалы, эзлекле итеп оештыру бигрәк тә әһәмияткә ия, чөнки шуннан башка истә калдырырга, үзләштерергә тиешле сөйләм материалын аралашуда куллана белү дәрәҗәсенә җиткерү мөмкин түгел. Коммуникатив технологиядә эчтәлекне сайлау һәм оештыру өчен проблемалы юл сайлана. Бу очракта проблема дәреслекнең эчтәлеге дә, сөйләм материалын оештыру да булып тора. Сүз нинди проблемалар турында бара соң ? «Яхшы уку җиңелме?» проблемасы үз эченә «Мәктәп», «Мин өйдә яхшы булышчымы?», «Гаилә» темаларын үз эченә ала. Проблемалы эчтәлек кешенең сөйләмгә мохтаҗлыгын уята. Дәресләр челтәре коммуникатив максат тирәсендә берләшә. Һәр яңа лексика дәреснең коммуникатив үзәгеннән, аралашу ситуациясеннән чыгып билгеләнә. Дәрес динамикасында сөйләм эшчәнлеге төрләре (уку, язу , ишетеп аңлау, сөйләшү) дәрес максаты аша үзара бәйләнә, ягъни сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре аша да бер үк сөйләм дозасы өйрәнелә. Бу кабатланыш тудыра. Контроль лексик-грамматик материалны таный белүне генә түгел, ә аларны аралашу ситуацияләрендә укучыларның мөстәкыйль куллана белү дәрәҗәләрен тикшерә. Бу технология нигезендә төзелгән дәреслек лексик-грамматик материалның кабатланышлы булуын тәэмин итә:

♦       бер дәрес эчендә (12–18 тапкыр);

♦       цикл эчендә (һәр циклда үзара бәйләнгән 3–6 дәрес);

♦       тематик бүленеш эчендә (темада үзара бәйләнгән берничә цикл).

Сыйныфтан сыйныфка кабатланыш. Коммуникатив технологиянең иң югары өстенлеге – укыту процессында сөйләм материалын барлык балаларның да үзләштерә алу өчен шартлар тудыру. Коммуникатив технология нигезендә укыту цикллылыкка корылган. Цикллылык – икенче тел укыту процессы оештыруның төп механизмы.

2002 елда язмыш мине 51 нче гомумбелем бирү мәктәбеннән яңа гына ачылган III–IV төр 75 нче махсус (коррекция) мәктәбенә юллады. Күрү дәрәҗәләре начар һәм бөтенләй күрмәүче укучылар белән эшли башлау җиңел булмады. Ничек? Нинди методика белән? Үзем белгән, сыналган коммуникатив технологияне кулланып карарга булдым һәм мин ялгышмаганмын.

Психофизик үсешендә тайпылыш булган барлык категория балалар өчен дә телгә өйрәтү өчен билгеле бер үзенчәлек хас:

информацияне билгеле бер күләмдә генә кабул итү;

алынган информацияне эшкәртү үзенчәлеге;

алынган мәгълүматны куллануда каршылыкка очрау.

Физик мөмкинлекләре чикле булган балаларны телгә өйрәтү өчен, үзенчәлекле юллар сайларга туры килде. Коммуникатив технология шундыйларның иң уңайлысы булып чыкты. Әйтеп узганымча, коммуникатив технология бәйләнешле сөйләм эшчәнлегенә таяна:

♦       ишетеп аңлау (бу эш төре сукыр балалар өчен аеруча әһәмияткә ия);

♦       сөйли белүләр;

♦       уку;

♦       язу.

Уку процессының коммуникатив технологиягә корылуының, оештырылуының төп берәмлеге һәм төше булып ситуация тора. Ситуация ярдәмендә аралашучыларның үзара мөнәсәбәте урнаша, аралашу мотивлаштырыла, сөйләм материалы презентацияләнә, сөйләм күнекмәләре булдырыла, балаларның активлыгы һәм мөстәкыйльлеге үсә.

Л.С.Выготский буенча, психофизик үсешендә үзенчәлекләр булган балаларда интеллект белән үз-үзеңне белештерү чагыштырмасы да бозыла. Шуңа күрә мин үземнең дәресләремдә эмоциональ стимуллар кулланырга тырышам. Безнең балалар өчен мактау, комплимент, «эмоциональ сыйпау», бүләкләү зур әһәмияткә ия.

Коммуникатив технология кысаларында укытканда, коррекцияле юнәлешләрне истә тотам. Балалар кабул итәрлек махсус күнегүләр системасы булдыру, фикри эшчәнлекне үстерү өчен биремнәр эшләү – болар барысы да телне фән буларак кына түгел, бәлки социаль ихтыяҗ итеп тә өйрәнүгә китерә. Дәресләр челтәре коммуникатив максат тирәсендә берләшә. Биремнәрне үтәп, ярышып, уйнап, балалар сөйләм йомыклылыгын җиңәләр, сөйләм тәҗрибәсен баеталар, үзләренең хаталарын төзәтәләр, сөйләмне аралашу һәм коммуникация чарасы буларак кулланалар. Татар телен чит тел буларак өйрәтүдә уеннардан файдалану дәресләрдә уңай нәтиҗәләргә китерә. Балалар уены чын тормышны чагылдыра. Монологлар һәм диалоглар стандарт һәм стандарт булмаган ситуацияләрдә: урамда, китапханәдә, тукталышта, шифаханәдә, кинода һ.б. Әгәр сөйләм темалары балаларга аңлаешлы һәм кызыклы икән, алар коммуникациягә ихтыяҗ тудыралар. Үз дәресләремдә парлы, төркемле, коллектив укыту формаларын кулланырга тырышам һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәм: укучыларым дәресләргә яратып, кызыксынып йөриләр, белем сыйфатының үсеш динамикасы уңай.

Укытучы өчен бүгенге көндә югары сыйфатка ирешү мөһим бурычларның берсе булып тора. Ләкин әле цифрлар белән саналмый торган гомумкешелек кыйммәтләре, шәхси сыйфатлар, танып – белү күнекмәләрен, универсаль күнекмәләрне булдыру һәм тәрбияләү дә укытучының төп вазифасына керә.

Яңа стандарт мәгариф алдына куйган таләпләр югары булган саен, без, укытучылар да, үз алдыбызга максатларны җитдирәк куябыз һәм шулар өстендә заманча эш алып барбыз. Коррекция мәктәпләре дә 2016 елдан яңа стандарт кысаларында эшли башлаячак. Заманча эшлибез дип, коммуникатив технология таләп иткән цикллылыкны югалтмасак, тел белән әдәбият арасында бәйләнешне бетермәсәк иде.

Әдәбият

1. Хәйдәрова Р.З. Телне эзлекле өйрәтү. // Мәгариф. – 2006. – № 4.

2. Исламшин Р. Яңарыш юлыннан. // Мәгариф. – 2008. – №1.