Федераль Дәүләт белем бирү стандартларына таянып, балалар бакчасының әти –әниләр белән эш формалары

№76

Рүзилә АБДУЛЛИНА,

Казан шәһәре 162 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе  

 Гаилә белән бакча арасындагы бәйлелек, әлбәттә, ике якның да бергәләшеп эшләве, шәхеснең үзгәрешен һәм үсешен ачыклый.

Бу ике якның да йогынтысы нигезендә үзара ышаныч, хөрмәт, ярдәм, сабырлык ята.

Бала тормышы өчен рухи һәм әхләкый тәрбиянең чыганагы булып гаилә санала. Гаиләдәге дуслык, үзара мөнәсәбәтләр, әти-әнинең бер-берсенә булган карашлары – соңгы елларда бу тәртипләр үзгәрде. Шуңа күрә дә балалар бакчасы гаиләдәге бәйлелекне уңай якка үзгәртү өчен үз өстенә бик зур бурычлар һәм максатлар куя. Бу ФДББС да да чагылдырылган.

Балалар бакчасының әти -әниләр белән  эшләүнең төп бурычлары:

1. Үзара эшләү принциплары.

1. Һәр әти-әнигә шәхси якын килү.

2. Әти-әниләр һәм тәрбиячеләр, бакча арасында үзара яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыру.

3. Остазлык түгел, ә хезмәттәшлек оештыру. (Гаиләгә ярдәм, алда туган кыенлыклардан чыгу юлларын бергәләп эзләү, чын күңелдән булышу.)

4.Җыелышларның әзерлеге, оештырылышы.

5. Динамик юнәлеш (Юнәлешләре һәм формалары алышу.)

2.Төп максат. Өчпомак булдырып, методик алымнарны искә алып узара эшчәнлек булдыру.

— Гаиләнең социаль составы

— Анкеталар

— Шәхси сөйләшүләр

Бакчага йөртүче әти-әниләрне төркемнәргә бүлү.

-1 нче төркем – эш белән мәшгуль әти – әниләр.

-2 нче төркем – эш графиклары җиңел һәм уңайлы төзелгән, әби -бабайлы гаиләләр.

-3 нче төркем – өйдә утыручы әниләр.

1 төркем – Әти-әниләр теләге буенча бакча шартларында яхшы итеп карау гына түгел, бала үсешен дә бакча җилкәсенә тапшырулары керә. Әгәр дә бакча һәм тәрбиячеләр дөрес эш алып барса, бу төр әти-әниләрдән яхшы конкурска әзерләнүчеләр, фотосүрәтләр оештыручылар чыга.

2 төркем Балалар өй шартларында тәрбияләнүчеләр, әмма балаларын коллективка кертергә, аралашырга теләүчеләр керә. Безнең бу очракта төп бурыч – әти-әниләрне күзәтүче итеп калдырмый, актив рәвештә аларны педагогик эшкә һәм бакчага таяныч итеп үзебезгә тарту.

3 төркем Бу төр әти-әниләр бакчадан үзара кызыклы чаралар көтә. Безнең төп бурыч: актив әниләрне сайлап, әти-әниләр коммитеты әгъзасы итеп билгеләп, бакча эшендә булышлык алып баруга ярдәм итәргә өндәү. (Әти-әниләр җыелышы оештыруда, бәйрәмнәр, конкурслар, күргәзмәләр, өмәләр оештыру.)

 Традицион формалар:

  • Гомуми җыелышлар
  • Анкеталар
  • Төркем җыелышлары
  • Шәхси эшләр
  • Күргәзмә, мәгълүмати информация
  • Өмәләр оештыру

Традицион булмаган формалар:

  • Мәгълүмати аналитик
  • Бәйрәм чаралары
  • Танып белү
  • Күргәзмә, мәгълүмати информация, мәгълүмати

Күрсәтмә мәгълүмати формалар:

Балалар бакчасындагы шартлар, эчтәлек, тәрбияләү методлары белән таныштыру буенча бурычларны чишә.

Аралашучы күрсәтмә формалар – алар әти-әниләрне шушы методлар, алымнар белән эшләвен таныштыра. Килеп туган проблемаларны чишәргә булыша.

          Әти -әниләр өчен информация:

 — Тәрбияченең исем фамилиясе, телефон номеры

 — Балалар бакчасына кубул итү вакытлары

—                     Белем бирү эшчәнлеге

—                      Балаларның хокуклары

—                      Мәгълүматлар

—                      Котлаулар

—                      Әти- әниләргә киңәш һәм тәкъдим почтасы

—                      Меню

—                      Матур һәм ягымлы сүзләр

—                      “Без татарча сөйләшәбез”, УМК буенча мәгълүматлар

Күрсәтмә – мәгълүмати формалар:

Әти-әниләрне шартлар, эчтәлек, балаларны тәрбияләү методлары белән таныштыру буенча бурычларны чишә.

Коллектив формалар:

Төркем белән әти-әниләр җыелышлары, түгәрәк өстәлләр һ.б. Болар бакчадагы әти-әниләр белән эш формалары. Мәсәлән: “Сез үз балагызны беләсезме?”, “Балагазны тыңларга өйрәтү”, “Педагогик тәэсир методлары” һ.б.

Җыелышка әзерләнү чаралары алдан ук күренә. Тема һәм проблема яктыртыла. Мәсәлән шундый сораулар куела: “Синең балаң тыңлыймы?”, “Бала белән ничек уйныйсыз?”, “Балага басым һәм җәза бирәсезме?” һ.б. Бу сораулар ярдәмендә әти-әниләр белән балалар бакчасын күбрәк дуслаштырабыз, үзара эшчәнлеккә китерәбез.

Шәхси формалар:

Әти – әниләр өчен тематик консультацияләр. Әңгәмә: мөстәкыйль һәм җыелышларда да без бу формаларны кулланабыз. Моның белән без әти -әниләр белән бакча арасында килеп туган сорауларны чишәбез.

Тематик консультация уздырганда белгечләрне чакырабыз: педагог – психолог, логопед, физик инструктор, татар теле тәрбиячесе .

Бакча күләмендә традицион булмаган алымнарны куллану.

—                      Бакчабызда кечкенәдән үк балаларыбызны һәм әти-әниләребезне язучылар,  җырчылыр, шагыйрьләребез белән даими таныштырып алар белән очрашып тору.

—                     ТНВ каналы “Күчтәнәч”, “Без Тукай оныклары хезмәткәрләре”, ГДРК Россия “Сәламәт булыйк” тапшыруын чакыру.

—                     “Әй моңлы да сез татарлылыр” татар халкының милли уеннарын уйнау, җырларнын җырлау.

—                     “Аулак өй” кичәләрен оештыру (Әниләр белән чигәргә өйрәнү, мастер класс күрсәтү.)

Бәйрәм чарасы формалары:

—                      Бу формалар әлбәттә, тәрбиячеләрнең, әти-әниләрнең үзара бәйләнешенә шактый зур йогынты ясый. Алар арасында ышаныч, таяныч барлыкка килә. Әйтик: “Сөмбелә бәйрәме”, “8 март”, “Күренекле шәхесләр белән очрашу кичәләре”, “Яна ел”, “Сабантуй” һ.б.

—                     Бу төр формалар да әти-әниләр үзләренең җырларын, шигыйрь юлларын, төрле уен коралларында уйный белүләрен күрсәтә ала. Үзара конкурслар уздыру да гаилә, бала, әти-әни арасындагы өчпочмакның элемтәсен ныгыта, яхшырта. Бу әлбәттә, бәйрәм чараларының уздырылышың үзенчәлеге һәм отышлыгы – бары тик методик алымнарны дөрес куеп эш иткәндә генә уңай нәтиҗә бирә ала.

—                     Танып белү формалары:

—                      Әти-әниләрне балалар үсешендә  психологик яшь аралары, методик формалар, тәрбия алымнары, практик чаралар белән таныштыру.

—                     Мәсәлән: Җыелышларны телевизордан баручы кызыклы уеннар формасында оештыру: “КВН”, “Поле чудес”, “Аулак өй”, “Что, где, когда?, “Тату гаилә”, “Пусть говорят”, һ.б.

  —  Мәгълумати таныштыру формалары.

  — Ачык дэреслэр,ачык ишеклэр, бакчада бер кон оештыру.

Йомгак

Белем бирү учреждениясе белән тәрбияләнүче балаларның  һәм  гаиләнең  ике арадагы тыгыз иҗади эшчәнлеге генә бала шәхесенең күпкырлы үсеше өчен ныклы нигез була ала.