Федераль белем бирү дәүләт стандартларын гамәлгә кертү шартларында мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытуга яңача караш

Валентина ЕЛГУШОВА, Ләйсән СӘЙФУЛЛИНА,

Казандагы 8 нче гимназия – Совет районы Мәгариф үзәгенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Заман белән бергә атларга тырышып, хәзерге мәктәп тә туктаусыз үзгәрешләр кичерә. Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр белем бирү өлкәсенә дә тәэсир итә. Шуңа күрә дә мәктәп үз укучыларын хәзерге тормышка яраклы, әзерлекле, киң эрудицияле шәхесләр итеп тәрбияли белергә тиеш.

Бүгенге көндә мәктәпне тәмамлаучылар үз фикерле, тормыш авырлыклары каршында югалып калмаучы, җәмгыятьтә бара торган күренешләргә заманча карашлы, креатив яшьләр булырга тиешләр. Шушы максатка ирешү өчен, укытучыга гади эчтәлекле дәресләргә алмашка традицион булмаган эш төрләрен уйлап табарга, таләпчәнлекне арттырырга һәм үзенең белемен күтәрү буенча да күп көч куярга туры килә.

Рус классларында узучы татар теле дәресләрендә телнең грамматикасын бирүдән бигрәк, укучыларны татарча аңларга һәм сөйләшергә өйрәтү әһәмиятле. Укучы күргән-белгәннәре буенча аңлаешлы сөйли белергә, татарча укый һәм укыганнарны турында сөйли белергә, хатасыз яза белергә тиеш. Шуңа күрә татар телен өйрәтү барышында төрле тормышчан вакыйгаларга, көндәлек тормышка таяну кирәк. Шәхсән мин, рус телле балаларга татар телен өйрәткәндә, тормыштан алынган төрле сөйләм ситуацияләреннән файдаланам. Бигрәк тә яңа сүзләрне кабатлаганда. Ләкин мондый сөйләм ситуацияләрен реаль чынбарлыкта булган сөйләмгә максималь якынайту өчен, иң беренче чиратта, кызыклы ситуацияләр таба белү кирәк. Шунысы да мөһим: уйлап табылган ситуацияләр балаларда кызыксыну уятырга тиеш. Моның өчен укучыларга дәрестә яки дәрестән тыш вакытта алар өчен кызыклы, мавыктыргыч хәлләр турында сөйләүне гадәткә кертергә кирәк. Татарча аралашуны укучыларга бирелгән күнегүләр ярдәмендә дә оештырырга була. Мәсәлән: татарча белүче укучыга интернет аша хат юллау, хатта үз тормышың, яшәгән шәһәрең турында сөйләү, укучының тормыш-яшәеше белән кызыксыну h.б. Шулай ук реаль тормышка якын тагын бер сөйләм чыганагы: укучыларга көндәлек хәбәрләр белән (төрле электрон һәм язма матбугат чаралары аша мөмкин) танышып барырга кушу. Мәсәлән, укучыларга киләсе көнгә Татарстан Республикасында булачак һава торышы турында мәгълүмат тыңларга кушу.

Турыдан-туры өйрәтү белән бергә, тел өйрәнүгә этәргеч бируче мохит тудыру да бик мөһим. Мондый мохитне шулай ук укытучы барлыкка китерә. Укучылар сине татар телен тирән белүче кеше итеп кабул итсеннәр өчен, укытучыга туктаусыз үз имиджын кайгыртырга кирәк: дәресләрне бары тик татар телендә генә алып барырга, укучылар белән көндәлек сөйләшүдә дә татар телен генә кулланырга, русча яңгыраган сорауларга да татарча гына җавап бирергә. Шул очракта гына телне өйрәнү үңышлы барачак һәм югары нәтиҗәләргә китерәчәк.

Тел дәресләрендә мультимедиа чараларын куллану да яхшы нәтиҗәләр бирә. Бигрәк тә яңа теманы аңлатканда, алган белемнәрне кабатлау барышында, слайдлар куллану уңайлы. Укучыларга алган белемнәрен системага салуда, мөстәкыйль эшләргә өйрәнүдә, үз-үзеңне тәнкыйтьли белү күнекмәләрен булдыруда шулай ук мультимедиа чараларының ярдәме зур. Гомумән, мондый чаралар куллану укучы балаларда, нинди яшьтә булуларына карамастан, телне өйрәнүгә зур кызыксыну уята.

Дәресләрдә үтелә торган теманың иң кызыклы өлешләрен, схема һәм таблицаларны, рәсемнәрне, цитаталарны, нигездә, слайдлар белән бирергә тырышам. Катлаулырак темаларны шулай ук слайдлар ярдәмендә аңлату максатка ярашлы. Шул ук вакытта презентацияләр белән укытучы гына түгел, укучылар үзләре дә эшли белергә тиешләр. Мәсәлән, класс күнегү эшләгән вакытта, аерым укучыны такта янына чакырып, слайдтан биремнәрне эшләтергә (төшеп калган хәрефләрне кую, сүзләрне төркемләү h.б.) мөмкин.

Шулай итеп, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә хәзерге информацион технологик чараларны урынлы һәм вакытлы куллану укучыларның активлыгын арттыра, фикер йөртү сәләтләрен үстерә, аларда үз-үзләрен контрольдә тоту, белемнәрен күтәрү күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итә. Һэм болардан, гомуми нәтиҗә буларак, белем бирүнең сыйфаты арта, укучыларньң өлгерешләре яхшыра.