ФДББСның эшчәнлекле ысулын кулланып, рус телле укучыларга татар телен укыту

№ 208

Әлфия АЙЗАТУЛЛОВА,

Казандагы 8 нче гимназия-Мәгариф үзәгенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФДББС) замана таләпләренә җавап биреп, яңа иҗади эшләүче, эзләнүче, фикерләү сәләтләрен туплый белүче, мөстәкыйль, һәр яктан белемле шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.

Беренче буын стандартлары:

– бирелгән мәгълүматны, әзер кагыйдәләрне, алымнарны үзләштерүне;

– класс-дәрес ситемасын ныгытуны, булган методик мөмкинлекләрне куллануны;

– укучыларга тиеш булган әзер белем бирүне;

ә икенче буын стандартлары заманча белем сыйфаты белән тәэмин итүне күз алдында тота.

Шушы стандартларны искә алып, мин эшчәнлекле укыту алымын үз эшемнең төп методы итеп кулланам.

Максатым: укытучыларны икенче буын стандартларының эшчәнлекле укыту методын куллану әһәмиятенә төшендерү.

Эшчәнлекле укыту методы нәрсә соң ул?

Эшчәнлекле укыту методы – белем алу барышында укучының материалны әзер килеш түгел, ә аны үзе эзләп табуыннан килеп чыккан белемнәренең нәтиҗәсе ул. А.Дистервег фикеренчә, эшчәнлекле укыту методы универсаль була. Нәкъ менә шуның нәтиҗәсендә, бу укыту методын мәктәп-гимназияләрдә генә түгел, югары уку йортларында да кулланырга кирәк.

Мин эшчәнлекле укыту методын дәресләремдә куллану өчен үз алдыма түбәндәге перспектив бурычлар куйдым:

  1. Укучыларга белем алу өчен бөтен шартларны тудыру һәм булдыру, аларда кешеләр белән аралашучанлык һәм мөстәкыйльлелек тәрбияләү.
  2. Биреләчәк белемнәрен алу һәм үзләштерүдә үзконтроль булдыру.
  3. Иҗади активлык булдыру, интеллектуаль мохит тудыру, укучыларның булган сәләтләрен күрә һәм ача белү. Төрле интеллектуаль уеннарда, олимпиада, конкурсларда актив катнашуларына ирешү.
  4. Предметара бәйләнешне булдыру.
  5. Проблемалы укыту методикасын киңрәк куллану.
  6. Мини-проектлар рәвешендәге эшләрне кабул итү.

Шул бурычларның берничәсенә генә  ирешсәм дә, минем дәресем нәтиҗәлерәк һәм истә калучан булачагында шигем юк. Нәтиҗәләр дә сизелерлек: белем бирүнең эчтәлеген тирәнтен үзләштергән укучы:

  • төрле методлар куллануны автоматикалаштыра,
  • максатлар куярга өйрәнә,
  • үз эшчәнлеген планлаштыра,
  • үз эшчәнлегенә бәя бирә белә,
  • төркемнәрдә эшли ала.

Укучылар дәресләрдә үз сәләтләреннән чыгып эш итәләр, уку барышында бирелгән мәсьәләләрне чишә белү сәләтләрен тикшерәләр. Бу технология укучылардан үз фикерләрен әйтә белүләрен, ул фикерне дәлилләүләрен һәм нигезләнүләрен таләп итә, логик фикерләү сәләтләрен тәртипкә сала. Дәрестә сөйләмем укучыларныкына караганда азрак булса, уку процессы отышлырак була. Эшчәнлекле укыту методының технологияләре дигәч, мин уку-укыту проблемаларын дөрес куюны, аларның чишелешен укытучы дөрес итеп куйган диалогтан чыгып, укучыларның үзләре хәл итүне күз алдында тотам. Укучылар, минем җитәкчелегемдә, ләкин мөстәкыйль рәвештә, сорауларга җавап биреп, үзләренә яңа белемнәр туплый. Мин аларны дөрес фикергә килергә этәрәм,  шулай иткәндә укучы үзе эзләп тапкан материалны озаккарак һәм яхшырак исендә калдыра. Мин шундый фикергә килдем: укучыларның үзләре тапкан белемнәре укытучы аңлатуын тыңлауга караганда күп фикер сәләтен һәм аны анализлауны таләп итә, һәм шуңа бу белемнәр зур әһәмияткә ия була.

Дәресне төзегәндә укытучы киләсе материалга тиешле методик әһәмияткә ия булган эш төрләрен, күнегүләрне, биремнәрне сайлый.  Шуның нәтиҗәсендә беренче чиратта, булган һәм яңа үзләштерелгән белемнәрне автоматлаштыру, икенчедән, киләчәктә кирәк булачак нормаларны кулланышка кертергә кирәклеген булдыра.

Нәтиҗәдә эшчәнлекле укыту методы технологияләрен дәресләрдә куллану  өч өстенлеккә ия икәненә дәлилләр китерә алам:

– укучылар белемнәрне сыйфатлырак итеп үзләштерә башлый;

–интеллект һәм иҗади сәләт үсешен көчәйтә;

– актив һәм белем дәрәҗәсен үстерергә әзер шәхес буларак тәрбия бирү мөмкинлеге бирә.