Фәнис Яруллин әсәрләрендәге тема яңалыгы, тормыш проблемаларын күтәрүдәге новаторлык

№ 203

Ләлә СИТДЫЙКОВА,

Әлмәт районы Мәмәт төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

«Фәнис Яруллин – зур язучы, зур шагыйрь, фикер иясе. Ул өйдә генә утырып, бөтен дөньядагы хәл-әхвәлләрне өйрәнеп, шуңа үзенең хөкемен, бәясен биреп утыручы аксакалны хәтерләтә», [2, 3] – дип язды тәнкыйтьче Фоат Галимуллин, 20 яшендә олы фаҗигагә дучар булган язучының иҗатын югары бәяләп. Шагыйрь, прозаик, драматург Фәнис Яруллин – киң катлам укучыларының йөрәгенә үтеп кергән талант иясе. Ул – өч дистәгә якын шигырь һәм проза  китаплары авторы, ә иң мөһиме ул –  балалар өчен дә дәртләнеп  иҗат  итүче язучы.

Бу катлаулы шәхеснең иҗаты төрле жанрлар белән шулкадәр үрелгән ки, аларны аерым-аерым тикшерү дә читен. Әкиятләр яки балалар өчен язылган поэмалар дисеңме, шуклыкка-җорлыкка корылган шигырьләр, тәрбияви хикәяләр дисеңме – боларның һәркайсында олы фикер, саф әхлак һәм матурлыкка омтылу ята. Әйе, Ф.Яруллин нинди генә жанрда иҗат итмәсен, сокландыргыч әсәрләр тудырган. Бу әкиятләр балаларның хыялын кузгата, аларның серле күңел сандыгына ачкыч таба. Чөнки алар балалар рухына, аларның табигатенә туры килердәй итеп язылган, балаларга таныш тормыштан алынган, халык иҗатындагыча гади, җыйнак, поэтик бизәкләргә бай. Әдип үзенең «Зәңгәр күлдә Ай коена», «Алабай белән Сары», «Кызыл алма», «Пеппи», «Кара бәхет», «Ак каз», «Җангир», «Кояштагы тап», «Хәтерсез күке» «Юылмас хурлык, «Песи һәм тычканнар», «Канатлы егет», «Хыялый че­беш» [6, 41-183] һ.б. исемле әкиятләре белән балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә игътибарлы булырга, әйбәт гамәлләр кы­лырга чакыра.

 

«…Батырлык башлана, улым,

Иң беренче йөрәктән.

һәм мәрхәмәтле булудан,

Башкаларны сөюдән.

Йөрәктәге гамьсезлекне,

Мин-минлекне җиңүдән.

…Җиңүләр килә дә китә,

Мәңгелек түгел даннар.

Гомре буе бәргәләнә

Хурлык кичергән җаннар.

Тән ярасы төзәлсә дә

Төзәлми җан ярасы.

Шул яраны ялый-ялый

Гомер буе барасы»,

 

[6, 52] – дип яза шагыйрь «Юылмас хурлык» әкият-поэмасында.

«Урман әкияте» әсәрендә Ф.Яруллин геройлары – хайваннар – бар да хәзерге заман кешеләре кебек фикер йөртәләр, телевизор карарга яраталар, һәрберсе нинди дә булса кеше характерын ача. Хайваннар турында сөйләгән булып, автор балаларны яшәргә, кешеләрне аңларга өйрәтә. Әдип үзенең «Ике чәчәк», «Зәңгәр күлдә Ай коена» исемле әкиятләрендә бала­ларны философик фикер йөртергә, яшәү мәгънәсе турында уйларга өйрәтә. Балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә әйбәт эшләр эшләргә чакыра.

Ф.Яруллин әкиятләре – безнең татар әдәбиятында яңа күренеш. Аның әкиятләрен укыганда шуны күрәсең: һәр вакыйга баланың үсү процессын күз алдында тотып, күзгә күренмәслек, ләкин сизгер йөрәк тоярлык итеп катламнарга бүленеп бирелә. Әйтик, бала кечкенәрәк чакта әкиятнең мавыктыргыч сюжетын, әкият геройларының явыз көчләрне җиңүен хәтеренә сеңдереп калса, тора-бара, үзенең аң үсешенә карап, әсәрнең эчке фәлсәфәсенә, фикер тирәнлегенә төшенә башлый.

…Талантлы язучыга, әкият жанрын файдаланып, бик мөһим әхлак мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкин. Әйе, суга салып эретелгән шикәр тәмен суны эчеп карамыйча белеп булмаган кебек, Фәнис Яруллин әки­ятләренең тирән катламнарына да укый-укый, уйлана-уйлана гына төшенәсең. Аның әкиятләренең шартлы рәвештә биш үзенчәлеген күрсәтергә мөмкин.

  1. Телгә сак мөнәсәбәт, шигъриятлелек, хәтта кайбер әкиятләрен ул телнең бөтен мөмкинлекләрен ачар өчен яза кебек. Мәсәлән, «Тылсымлы ачкыч» әкияте омоним­нар, ягъни язылышы бер үк булып та берничә мәгънә аңлаткан сүзләр белән баланың фикерләү сәләтен үсте рергә, телебез байлыгының тирәнлегенә төшенергә, кыс­касы, баланың зиһенен чарлау өчен язылган, дияргә була.
  2. Автор үз әкиятләрендә иң мөһим нәрсә итеп фи­зик көчне түгел, әхлакый сафлыкны, намусны һәм вөҗданлылыкны куя.
  3. Ф.Яруллин әкиятләрендә мәрхәмәт, шәфкать төшенчәләре зур урын алып тора. Ә кансызлык, бәгырьсезлек, куркаклык, алдау юлы белән максатка ирешү катгый рәвештә тәнкыйтьләнә. «Юылмас хурлык», «Кояштагы тап» кебек әкиятләр –моңа ачык мисал.
  4. Ф.Яруллин әкиятләренең тормышка якын булуы. Хәтта аларны әкият белән хикәя арасында торучы бер жанр дип тә карарга мөмкин. Тузга язмаган куркыныч фантастика телевизор экраннарын яулаган чорда мөхтәрәм авторыбызның тормышчан әкиятләр язуы, бала күңеленә явызлык, кансызлык үтеп кермәсен дип тырышуы, явызлыкка яхшылыкны каршы куеп көрәшүе күңелдә якты хисләр уята.
  5.  Әсәрдән әсәргә, елганың аскы агымы булып, автор­ның олы шәхесе, катлаулы һәм гыйбрәтле язмышы ча­гыла. Бу – лирик чигенешләрдә, геройларның авыр ситуациядә калгандагы кичерешләре аша күренә. Ләкин моны күрү өчен бик сизгер күңел кирәк. [2, 5]

Ф.Яруллин хикәя жанрында да уңышлы эшли. Аның үзенчәлекле юмор белән сугарылган, тормыш­чан, заманча, оптимистик хикәяләрендәге гади генә күренешләр бүгенге тормышыбыз хакында җитди уй­ландыралар. «Кузгалак» хикәясенең сюжеты бик гади. Авылдан шәһәргә яшәргә килгән әниләре, картаеп авырып киткәч, нидер сизенеп тә һәм шул ук вакытта «бәлки әле сихәтләнеп китәрмен» дигән эчке өмет белән дә балаларына кузгалак ашыйсы килүен әйтә. Туган якта үскән кузгалакны. Малае, әнисенең сүзен тыңлап, үз машинасында юлга чыга. Тик аңа юлының башында ук дусты очрый, хәлне аңлагач: «Минем дачада шул яктан алып килеп чәчкән кузгалак үсә», [6, 123] – ди. Алар вакытны сузу өчен көн буе балык тотып яталар да, кичкырын дачада үскән кузгалакны җыеп шәһәргә кайталар. Әниләре, берни дә сизмичә, кузгалакны мактый-мактый ашый… Улын да мактый… һәм ике-өч көннән дөнья белән дә хушлаша. Язучы бу хикәясе белән кайбер замандашларыбызның күңелләре саега баруын сурәтли.

«Посылка» хикәясе дә гыйбрәтле тормыш вакый­гасын тасвирлауга нигезләнгән. Биредә көтмәгәндә генә авылдагы туганнарыннан килеп төшкән посылка шәһәр кешеләренең тынычлыгын ала. Бу гаилә авыл кешеләренең беркатлы һәм ихлас җибәрелгән бүләген кабул итә алмый. Бераздан алар посылка әрҗәсен кире кадаклап, күчтәнәчләрне авылга кире җибәрәләр. Шуннан соң гына өсләреннән тау төшкәндәй җиңе­ләеп калалар. Биредә бүгенге көндә «син-миңа», «мин-сиңа» принцибы белән яшәүче замандашларыбыз сурәтләнгән.

«Яши белү», «Йөз карасы», «Рәнҗү», «Ак төнбоек», «Сандугач оясы» кебек хикәяләрдә һәм «Җилкәннәр җилдә сынала», «Чәчәкләр моңы», «Кайту» һ.б. әсәрләрендә бүгенге яшьләр тормышындагы гыйбрәтле яклар күрсәтелә, аталар һәм балалар мәсьәләсе күтәрелә, хәзерге яшьләрнең әхлакый яктан үзләренең ата-аналарыннан шактый аерылып торулары, бу хәлләрдә заман белән беррәттән өлкән буыннарның да гаебе булуы искәртелә.

«Ак төнбоек» хикәясендә Шөһрәт Гадиләне суга батудан коткарып кала. Кешегә яхшылык эшләү, әлбәттә, күркәм сыйфат. Әмма Шөһрәт бу хәлне Га­диләнең гел исенә төшереп, аны битәрләп тора. Кыскасы, эшләгән яхшылыгы өчен «хак» сорый. Гадиләне ул үзенә гомере буе бурычлы дип исәпли. Нәтиҗә бик аяныч — Шөһрәт балачактан уйнап үскән дустын югалта. Монысы инде Шөһрәт өчен чыннан да зур җәза була. Әсәрдә малай чакта үзен чын егетләрчә тоткан Шөһрәтнең, егет булып килгәндә үзгәрүен, күңеле тараюын, җаны ваклануын күрәбез. Биредә гаеп Шөһрәттә генә түгел, тирәлектә дә дигән фикер уздыра автор. Әмма автор героена өмет белән карый: тагын бер үзгәрер, матурлыгы, олы җанлылыгы кире кайтыр әле дип ышана.

Әйе, аның әсәрләрен һичбер авторныкы белән бутап бул­мый. Теленең байлыгы, характерларны ачудагы психо­логик нечкәлек, әсәрләрдә артык сүзләрнең, буш җөмләләрнең булмавы, иң тирән кичерешләрне дә гади һәм аңлаешлы итеп ача белүе, әсәрләрендәге тема яңалыгы, тормыш проблемаларын күтәрүдәге новаторлык — болар барсы да аның олы язучы, бөек шәхес икәнен раслаучы мисаллар.

Гомумән, Фәнис Яруллинның балалар өчен язылган кайсы гына әсәрен алма — һәркайсысы педагогларга тәрбия бирү өлкәсендә кулланма булырлык. Әйтик, Андерсенның әкиятләре, ничәмә-мичә телгә тәрҗемә ителеп, күпме буын балаларын тәрби­яли. Фәнис Яруллин әкиятләрен дөньяның күп телләренә тәрҗемә итсәң, Андерсен әкиятләреннән ким укылмас, яки шуларга нигезләнеп туган телебездә мультфиль­мнар эшләсәк, нинди күркәм эш булыр иде! Шулай ук рус шагыйрәсе А.Барто шигырьләрен дә күп халыклар белә. Фәнис Яруллинның балалар өчен язылган әкият-поэмалары, балладалары, шигырьләре дөнья телләренә тәрҗемә ителсә, алар, һичшиксез, милләтебезнең горурлыгына әйләнер иде.

Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Ф.Яруллин кебек балалар психологиясен, аларның эчке һәм тышкы дөньясын яхшы белеп, һәр баланың кабатланмас шәхес, үзенә генә хас үзенчәлекле җан иясе икәнен беркайчан да онытмыйча эшлик, иҗат итик.

Кулланылган әдәбият

  1. Әхмәдуллин А., Галимуллин Ф., Галиуллин Т. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйн. өчен дәреслек / А.Әхмәдуллин редакциясендә – Казан: Мәгариф, 2005, 370 бит.
  2. Минһаҗева Л., Миассарова И. Татар балалар әдәбияты / Л.Минһаҗева, И.Миассарова. – Казан: Хәтер, 2003.
  3. Минһаҗева Л., Миассарова И. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия 1 том/Л.Минһаҗева, И.Миассарова.- Казан: Хәтер, 2003.
  4. Яруллин Ф. Мәктәп китапханәсе. Сайланма әсәрләр/ Ф.Яруллин – Казан: Хәтер, 2002.
  5. Яруллин Ф. Сайланма әсәрләр. – Казан: Хәтер, 2002.
  6. Яруллин Ф. Зәңгәр күлдә аккош коена: Әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.