Файдалы һәм зыянлы ут

№37

(Зурлар төркемендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнү буенча эшчәнлек үрнәге)

Ләйсирә ВӘЛИЕВА,

Балтачтагы 2 нче балалар бакчасының беренче квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: ут, янгын турында белемнәрне системалаштыру.

Белем өлкәләре интеграциясе: танып белү, аралашу, социальләшү.

Бурычлар:

– утның файдасы һәм зыяны турында белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру;

– монологик һәм диалогик сөйләмне камилләштерү, балаларның уйлау сәләтен үстерүгә шартлар тудыру;

– үз гомереңә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Методлар һәм алымнар: күрсәтү, аңлату, әдәби уку, мультфильм карау, эксперимент уздыру, сорау-җавап.

Сүзлек өстендә эш: файдалы, зыянлы, янгын, бәла.

Җиһазлау һәм материал: педагог өчен: проектор, экран; балалар өчен: пумала белән буяулар, янгын сүндерүче белән ут рәсеме төшерелгән битләр, янгын сүндерүче бияләйләре.

Эшчәнлек барышы

I. Уңай халәт тудыру, эшчәнлеккә кереш

Тәрбияче. Мин сезгә хәзер бер табышмак әйтәм, ә сез аның җавабын табыгыз.

Җылытам да пешерәм.

Минем белән сак булмасаң,

Кайгыга да төшерәм.

(Балалар табышмакның җавабын әйтәләр.)

Тәрбияче. Әйе, дөрес. Димәк, бүген без сезнең белән нәрсә турында сөйләшәбез?

Балалар. Ут турында.

Тәрбияче. Без утның зур бәла китерә алуын беләбез. Ул өйләрне, каралты-кураларны, урманнарны, ашлык басуларын юк итә. Уттан кешеләр дә, хайваннар да зыян күрергә мөмкин. Ләкин уттан башка яшәп тә булмый. Ут безгә ни өчен кирәк?

Балалар. Җылыныр өчен, ашарга пешерү өчен, юынырга су җылыту өчен.

Тәрбияче. Дөрес. Ут кешеләргә хезмәт итә. Ул кешеләргә файда китерә. Ә тормышта утны кайларда очратырга була?

Балалар. Учакта, шәмдә, мичтә, газ плитәсендә.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Уйлап карыйк әле, ут нинди була икән? (Балалар утка хас билгеләрне атыйлар.)

II.  Дидактик уен

Тәрбияче. Әйе ут төрле хәлдә була. Ә хәзер без сезнең белән уен уйнарбыз. Ул «Ут – дус, ут – дошман» дип атала. (Өстәлдә уен өчен әзерләнгән картиналар ята.) Балалар, игътибар белән рәсемнәргә карагыз. Сезгә бирем үтәргә туры киләчәк: ут файда китергән картиналарны бер якка, ә ут зыян китергәннәрен икенче якка куярга кирәк. (Балалар биремне үтиләр, тәрбияче балаларның эшен күзәтә.)

Тәрбияче. Ә хәзер барыбыз да биремнең ничек үтәлүен карыйк. Сез аны дөрес үтәгәнсез. Ни өчен бу рәсемнәрне сайлавыгыз турында сөйләп карагыз әле. Якынча менә мондый сүзләр белән башларга мөмкин: «Ут – безнең дус, чөнки ул … », яки «Ут – дошман, чөнки ул … ». (Балалар теләк буенча сөйлиләр.)

(Ишек шакыйлар һәм кулына конверт тотып, хат ташучы Печкин керә.)

III. Сюрприз момент

Печкин. Исәнмесез, балалар! Мин – хат ташучы Печкин, таныдыгызмы  мине?

Балалар. Әйе.

Печкин. Мин сезгә Тишка исемле аю баласы турындагы мультфильм алып килдем, аны караганнан соң, аю баласына киңәшләрегезне язып җавап хаты җибәрерсез. Инде миңа китергә кирәк, кешеләргә газета һәм журналлар өләшәсем бар.

Тәрбияче. Рәхмәт, хат ташучы Печкин. Без, бик шатланып, син алып килгән мультфильмны карарбыз. (Балалар мульфильмны карыйлар.)

IV. Мультфильм эчтәлеге буенча сорау-җавап

Тәрбияче. Сез ничек уйлыйсыз, янгын ни сәбәпле килеп чыккан?

Балалар. Шырпыдан.

Тәрбияче. Балаларга шырпы белән уйнарга ярыймы?

Балалар. Юк.

Тәрбияче. Ни өчен?

Балалар. Саксыз файдалансаң, шырпыдан янгын килеп чыгарга мөмкин.

Тәрбияче. Дөрес. Ә без аю баласына ничек ярдәм итә алабыз? Аның белән кабат шундый хәл килеп чыкмасын өчен, нишләргә кирәк?

Балалар. Сөйли, аңлата алабыз.

Тәрбияче. Ә нәрсә турында сөйли алабыз?

Балалар. Янгын китереп чыгара торган предметлар белән ничек эш итәргә, янгын килеп чыкса, нишләргә кирәклеге турында.

Тәрбияче. Дөрес. Әгәр ут белән сак эш итмәсәң, ул бәла китереп чыгарырга мөмкин. Янгын чыкса, нишләргә кирәк?

Балалар. «01» телефон номерына шалтыратып, янгын сүндерүчеләрне чакырырга, тәрәзәдән кычкырырга, күршеләрнең ишеген шакырга, ут эченнән чыгарга тырышырга, өйдә качып калмаска.

Тәрбияче. Ә сез ничек уйлыйсыз, кем янгынны тиз сүндерә ала?

Балалар. Янгын сүндерүчеләр.

Тәрбияче. Дөрес. Янгын булган урында янгын сүндерүчеләр нәрсә эшлиләр?

Балалар. Шлангалардан су сибеп, янгынны сүндерәләр.

Тәрбияче. Яхшы. Ә хәзер, әйдәгез, аларның янгынны ничек сүндерүләрен күрсәтеп, рәсем ясап алыйк. (Балалар рәсем ясыйлар.)

V.  Эксперимент үткәрү

Тәрбияче. Балалар, янгын сүндерүчеләр махсус кием киеп эшлиләр. Инде без сезнең белән, янгын сүндерүчеләрнең махсус бияләйләрен киеп, кулга су сибеп карарбыз. Бияләй аша су үтәр микән?

(Янгын сүндерүчеләрнең бияләе белән эксперимент эшлибез.)

Тәрбияче. Кулыгыз юешләндеме?

Балалар. Юк.

Тәрбияче. Ни өчен дип уйлыйсыз?

Балалар. Янгын сүндерүчеләрнең бияләйләре су үткәрми.

Тәрбияче. Шулай. Ә хәзер парлап басыйк, аннан без аю баласы Тишкага, нинди предметлар белән уйнарга ярый, ә кайсылары белән уйнарга ярамаганлыгын әйтеп, хат язарбыз.

Өстәлдә конвертлар ята, анда рәсемнәр бар. Рәсемнәрне мондый тәртиптә урнаштырабыз: балаларга алырга яраган предметларны уңга, ярамаганнарын сулга куябыз. (Балалар, парлашып, биремне үтиләр.)

Тәрбияче. Без Тишкага нинди рәсемнәр җибәрә алабыз?

Балалар. Балаларга уйнарга ярамаган предметлар төшкән рәсемнәрне.

Тәрбияче. Яхшы. Әйдәгез, шул рәсемнәрне конвертка салып, Тишкага  аңлатып, хат язып җибәрик. (Балалар рәсемнәрне сайлыйлар һәм зур конвертка салалар.)

VI. Йомгак ясау

Тәрбияче. Миңа бүген сезнең җавапларыгыз, фикерләрегез бик ошады. Шуңа күрә мин сезне «Яшь янгын сүндерүче» медале белән бүләклим. (Тәрбияче балаларга медаль өләшә.) Ә сезгә янгын турында сөйләшү ошадымы? Нәрсәләр белдегез? Нәрсәне аңламадыгыз? Өйдә нәрсә турында сөйли аласыз?

(Балалар үз фикерләре белән уртаклаша.)

Материал (doc).