Ф.Сафинның «Биек тауның башларында» романында кеше һәм кешелеклелек проблемасының чишелеше

№40

(X сыйныфта сыйныфтан тыш уку дәресе)

Венера БОХАРАЕВА,

Чаллыдагы  34 нче урта мәктәпнең татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы

Максат. Төбәк язучыларының иҗаты белән танышу,  Факил Сафинның «Биек тауның башларында» әсәрен укып анализлау. Проблемалы анализ аша укучыларның фикер сәләтен үстерүгә йогынты ясау, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Ватан алдында җаваплылык тәрбияләүгә омтылу, әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Метапредмет нәтиҗәләре: катлаулы текст белән эшләү, төп фикерне таба белү.

Предмет нәтиҗәләре:  Факил Сафин иҗаты белән танышу, «Биек тауның башларында» әсәрен уку.

Шәхси нәтиҗәләр:  мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү, әхлак нормаларын үзләштерү.

Дәрес тибы. Яңа материал белән танышу.

Җиһазлау. Факил Сафинның тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация, китаплар күргәзмәсе.

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

Психологик уңай халәт тудыру. Өй эшен тикшерү.

(Бер укучы Факил Сафин биографиясен сөйли. Язучы турында презентация карала.)

Укытучы (нәтиҗә ясый). «Хуҗаларның тугры йомышчысы булмадым. Нинди генә шайтан котырткандыр: үземчә уйларга, үземчә сөйләргә һәм үземчә эшләргә омтылдым. Хәзерге түрәләр алдында иман сатып йөрергә исәбем юк», – дип яза автор. Иман сүзен ничек аңлыйсыз?

(Балалар фикере тыңланыла.)

Укытучы.  Иман сүзе төрле мәгънәдә кулланыла. (Аңлатмалы сүзлектән бер укучы иман сүзенең мәгънәсен укый.) Иман агачның үзәге кебек. Агачның үзәге булса, агач яши. Иман намусны тудыра. Сөйләгәннәрдән чыгып, китапның авторын нинди кеше итеп күз алдына китерә алабыз?

Көтелгән җавап. Гадел, кешелекле, иманлы кеше итеп.

II. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы.  Бүгенге дәреснең максаты –  Факил Сафинның «Биек тауның башларында» әсәре белән танышу, анализлап, эчтәлеген аңлау. Автор кешелекле кешеләрнең нинди булырга тиешлегенә ничек җавап бирә? Шуны табарга кирәк булачак.

III. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

Укытучы.  Әсәрдә вакыйгалар кайсы елларда бара? Вакыйгаларны бик кыска итеп сөйләргә кирәк булачак. (Берничә укучыны сөйләтү.)  Әсәрнең төп геройлары кемнәр?

Көтелгән җавап. Төп геройларның берсе – шәһәрдән авылга килгән кыз – Раушания.

Укытучы. Шәһәр кызы нигә авылга килә? 48, 58 нче битләрдән Раушания турында авторның фикерләрен укыйк әле.

Нәтиҗә. Раушания әнисе тәрбиясендә үсә. Ул – тәртипле, акыллы кыз. Авылга зур ышанычлар белән килә, чөнки монда ул яшьләрне тәрбияле, әхлаклы дип уйлый.

Укытучы.  Авыл яшьләре турында ни әйтә аласыз? Алар кешелеклеме? 49, 62, 65 нче битләрне ачыгыз. Алар турында автор ни яза? (Өзекләр укыла, сөйләнелә.) Авыл яшьләренең җырларына игътибар итик әле.   

Уйный буран, уйный буран,

Уйный кар бураннары.

Без булганга гына ямьле

Усаклы урамнары.

Автор нинди сурәтләү чарасын файдалана?

(Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

Көтелгән җавап. Автор метафора алымы кулланып яза. Авыл яшьләрендә кешелек сыйфтлары югалган. Алар, буран шикелле авылны туздырып, тәртипсезләнеп, эчемлекләр эчеп, ямьсезләнеп йөриләр, Раушаниягә бәйләнәләр. Җырлары да шул турыда сөйли.

Укытучы. Нигә мондый соң алар? Кайсыгыз аларга  төгәл характеристика бирә? Исегезгә төшерегез әле.

Көтелгән җавап. Авыл аксакалы Тәкый абзый яшьләр турында бик уйландырырлык фикер әйтә. Ул: «Аларда иман юк», – ди. Яшьләр беркайда да эшләмиләр, бернәрсә белән дә кызыксынмыйлар, бернәрсәгә дә ышанмыйлар.

(Әсәрдән яшьләр турында өзекләр укыла. Нәтиҗә ясала.)

Укытучы. Ә Шәфкать турында фикерләрегез нинди? Аның исеменең синонимы нинди?

Көтелгән җавап. Аның исеме дә – мәрхәмәтле, игелекле сүзләренең синонимы. Ул авыл яшьләреннән аерылып тора. Раушанияне үз итә,чөнки аларның икесе дә – рухи яктан бай кешеләр. Шәфкать авыл яшьләренең кыланмышларын сөйми,  аларны максатчан булмауда гаепли.

Укытучы.  Армиядә ул үзен ничек тота? (108, 110, 122 нче битләрдән Шәфкать турындагы өзекләр табып укыла.) Хәрби анттан соң алган тәэсирләре нинди? (133 нче бит, кешелекле булып калу турында уйланулары.) Автор, кешелекле булып калу өчен, нинди булып калырга ди? Бу сүз, балалар, берничә җирдә кабатланып килде. Язучылар, гадәттә, кабатланып килгән сүзгә мәгънә сала.

Көтелгән җавап.  Иман сүзен дәрес башыннан ук искә алдык, Тәкый абзый да, Шәфкать тә иманлы булу турында әйттеләр. Тормыш Шәфкатьне  нинди генә авыр шартларда калдырса да, ул иманын югалтмый, кешелекле булып кала.

Укытучы. Әйе, авторның фикере, әсәрнең идеясе шул. (Нәтиҗә ясала.)

IV. Рефлексив бәяләү

Укытучы. Бүгенге дәрестә  үзегезгә нинди яңалык алдыгыз? Әсәр ошадымы? (Фикерләр тыңланыла.)

 Өй эше. Бәяләмә язып килү өчен, түбәндәге сораулар бирелә:

• Әсәрдә сурәтләнгән вакыйгалар кайда һәм кайчан бара?

• Әсәрнең кайсы өлеше сезгә ныграк тәэсир итте?

• Кайсы герой сезгә ошады? Ни өчен?

• Бу әсәр сезгә тормыш, кешеләр турында нинди уйлар кузгатты?