Әтәч һәм буяулар

№ 114

(Кечкенәләр төркемендә рәсем буенча эшчәнлек)

Лилия НИГЪМӘТҖАНОВА,

Казан шәһәренең 147 нче “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: балаларны төсләр белән таныштыруны дәвам итү.

Бурычлар: төсләрне белүне ныгыту,балаларда рәсем ясауга кызыксыну уяту, табигатькә, кошларга карата ярату, ярдәм итү хисе тәрбияләү.

Материал:

Мальберт, кызыл, зәңгәр, яшел, сары гуашлар, кисточкалар, маскалар.

Шөгыль барышы:

I. Оештыру этабы.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!

Табышмак әйтәм, җавабын тап:

Иртүк тора,

Кычкырып йокыдан уята.

Бу нәрсә?  (Әтәч)

Бик дөрес, әтәч. (Тәрбияче кулында зур итеп ясалган әтәч рәсеме).  Балалар, тыңлагыз әле, әкият сөйлим. Рәссам рәсем ясаган, ә буярга оныткан. Әтәч ишек алдына чыккач, барысы да аннан көлгәннәр.

1-бала — Каз: Хи-хи-хи! Нинди ямсез (буялмаган) әтәч.

Тәрбияче: Әтәчнең күңеле төшкән. Ә эт аңа әйткән.

2-бала — Эт: Ә син буяулар янына бар, алар сине буярлар.

Тәрбияче: Әтәч буяулар янына барган да үтенеп сораган: (буяулар булып киенгән балаларга әйткән)

–        Буяулар, мине зинһар өчен буягыз әле, — дигән.

Тәрбияче:

–        Буяулар риза булганнар. (Кулындагы рәсемне мальбертка ябыштырып куя). Балалар, сез әтәчкә булышырга ризамы, әтәчне матур итеп буярсызмы?

Балалар: Әйе, без риза.

Тәрбияче:  Алайса, сез хәзер төрле төстәге буяуларга әйләнерсез. (Балаларга буяу маскалары киертелә )

  1. I.                  Башта мин сезне әтәч белән таныштырыйм.  Әтәч уенчыгы белән танышалар.  Тышкы кыяфәте, төсләре белән танышалар.

Тәрбияче: Сез әтәчне нинди төсләргә буярга икәнен аңладыгыз, ә хәзер буярга керешәбез.

Тәрбияче: Кызыл буяу, син әтәчнең кайсы җирен буярга телисең?

1нче бала — Кызыл буяу: Мин синең кикригеңне һәм сакалыңны буярмын. ( 3-бала әтәчнең кикригген,  кызыл төскә буяп куя). Каз, син дә булыш әле әтәчкә. (Каз сакалын кызыл төскә буяп куя.)

Тәрбияче: Зәңгәр буяу, син әтәчнең кайсы җирен буярга телисең?

2 нче бала — Зәңгәр буяу: Мин синең канатларыңны буярмын (4 нче бала әтәчнең канатларын зәңгәр төскә буяп куя).

Тәрбияче: Яшел буяу, син әтәчнең кайсы җирен буярга телисең?

3 нче бала — Яшел буяу: Мин синең койрыгыңны буярмын. (3 нче бала әтәчнең койрыгын яшел төскә буяп куя.) Эт, син дә булыш әле әтәчкә күкрәген яшелгә буярга  (эт күкрәген яшел төскә буяп куя).

Тәрбияче: Сары буяу, син әтәчнең кайсы җирен буярга телисең?

4 нче бала – Сары буяу: Мин синең аякларыңны буярмын (4 нче бала әтәчнең аякларын сары төскә буяп куя).

  1. II.              Түгәрәк уены уйнау

Тәрбияче: әтәч шундый матур итеп  буялган. Ишек алдына килгәч, барысы да аның матурлыгына сокланып караганнар, матур сүзләр әйткәннәр. Әтәч үзенең дусларын чакырган да, уен уйнарга тәгъдим иткән, уенның исеме “Әтәч һәм борчак бөртеге” дип атала. Санамыш ярдәмендә әтәчне сайлап куялар. Балалар кулга кул тотынып басалар, җырлап әйләнәләр, әтәч түгәрәк артында, балаларга каршы юнәлештә атлый.

Юл буйлап әтәч барган

(әтәч балалар тирәли аягын югары күтәреп, кулын җәеп, атлап бара)

Әтәч бер борчак тапкан

(бер бала янында туктый, ул бала “борчак” була)

Ә борчак төшеп киткән

Һәм тәгәрәп югалган

(әтәч бер урында әйләнә, ә “борчак” түгәрәк уртасыннан йөгереп барып, бер бала артына кача, чүгәләп утыра)

Эх-эх-эх-эх!

Кайдадыр борчак үскән.

Җырлап бетергәч,  Балалар чүгәләп утыралар, ә “борчак” кулын күтәреп баса – “үсә”.  “Әтәч” “борчакны” куа. Борчак үз урынына барып басарга тиеш була, өлгермәсә, ул ашалган булып санала. Уен шулай дәвам итә.

  1. III.            Йомгаклау.

Тәрбияче: бик шәп уйнадагыз балалар. Ә хәзер безнең эшчәнлегебез ахырына якынлашты. Кайсы  кошка булыштыгыз?   Әтәчне нинди төсләргә буядыгыз? Сезгә әтәч ошадымы? Ул нинди?  Булдырдыгыз балалар. Сез тырышкач, әтәч тә матур булды. Ул бик шатланды.