Әниләр көненә багышланган театральләшкән тамаша

№ 112

(Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч класс укучылары өчен)

 Динә Хөснетдинова,

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы

Максат: Балаларда әниләренә карата җылы мөнәсәбәт, ихтирам, хөрмәт  тәрбияләү, аларның сөйләм телләрен үстерү.

(Р.Миңнуллинның “Әни кирәк” шигыре белән бәйрәм башланып китә, талгын көй уйнап тора)

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк!

Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк!

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә —

Әни, димәк!

Алып баручы. Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз – сөекле әниләребез! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз! Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз! Балаларыгызның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын!

(Капка төбе күренеше сурәтләнә. Йорт, кечкенә койма артында —  бакча. Бакчада чәчәкләр үсә. Әби чүп утап йөри, ә бабай өй каршындагы эскәмияне төзәтеп йөри. Күңелле музыка куела, әкият башланып китә.)

Алып баручы. Борын-борын заманда яшәгән ди бер әби белән бабай. Алар бик дус, тату яшәгәннәр. Бабай көннәр буе йорт тирәсендә эшләгән: җыясын җыештырган, төзәтәсен төзәткән, ә әби исә кош-кортларын караган, бакчада эшләгән. Шулай эшләп арыгач, алар чәй эчәргә яратканнар.

Бабай. (утыра, тирләрен сөртә) Арыдым! Әби, кил әле монда.

Әби. Нәрсә булды, картым?

Бабай. Арыдым, карчык. Чәй эчеп алыйк әле.

Әби. Хәзер, хәзер, йомры икмәк тә пешерәм. (Әби кереп китә, бабай эшләп кала. Йомры икмәк тотып әби чыга.)

 

Алып баручы. Йомры икмәк алсу йөзле булып пешеп чыккан. Суынсын дип, әби икмәкне тәрәзә төбенә куйган. Йомры икмәк кояш нурларында җылынып, табигать матурлыгына сокланып утырган-утырган да, тәрәзә төбеннән сикереп төшеп, сукмак буйлап тәгәрәп тә киткән. Әби белән бабай өйгә керсәләр, йомры икмәкне тапмаганнар, аптырашканнар.

Ә йомры икмәк исә саф һава сулап, чәчәкләр иснәп, сукмак буйлап тәгәри дә тәгәри икән.

(“Йомры икмәк” җырына бии-бии йомры икмәк чыга.)

Йомры икмәк. Ай, шундый рәхәт, шундый иркен, матур монда…

(Каршына Куян чыга)

Куян. Сәлам, Йомры икмәк, мин бүген бүре кебек ач. Бәлки мин сине хәзер ашармын…(ә-ни, ә-ни дигән балалар тавышы ишетелә)

Йомры икмәк. Оныт әле шул ашау турында. Ишетәсеңме, кемдер әнисен эзли. Безгә ул баланы табып әнисенә илтергә кирәк!

Куян. Кәҗә бәтиләре булса?

Менә алар бик шуклар…

Бәлки өйдә берузләре,

Бүре бәреп кергәндер.

Йомры икмәк. Әйдә чабыйк тизрәк

Коткарырга бит кирәк!

(Куян белән Йомры икмәк кереп китәләр, музыка астында “Песня про козлят” кәҗә бәтиләре чыгалар, шаян бию башкаралар, әниләр турында шигырь башкаралар.Әни Кәҗә керә, балаларын башларыннан сөя.)

Әни Кәҗә. Балакайларым, матуркайларым,

Кибеткә барып кайтам,

Кәбестә алып кайтам,

Ишекне нык бикләгез,

Беркемне дә кертмәгез!

(Кәҗә бәтиләре ойгә кереп китәләр, Әни Кәҗә ишекне карый, китә. Шулвакыт залның бер ягыннан Бүре чыга, икенче яктан – Куян белән Йомры икмәк чыга.)

Йомры икмәк. Әй, йомры бүре, сәлам!

Бүре (корсагын уып): Абау, Йомры  Икмәк түгелме соң бу? Менә мин сине ашыйм хәзер!

Куян. Явыз да инде син, бүре! Әйт син безгә тизрәк, кәҗә бәтиләренә тимәдеңме син?!

Бүре. Шунда сезнең бәрәннәр, нәрсәгә миңа алар!

Йомры Икмәк. Димәк бу алар түгел… кем булды икән инде? (Уйланалар, як-якка караналар. Тагын әни-әни дигән тавыш ишетелә.)

Бүре. Минем уйлавымча, анда дуңгыз балалары елый. Әнә теге агачлар артында гына аларның өйләре.

Йомры Икмәк. Киттек барыбыз да минем арттан! (Йомры Икмәк, Куян, Бүре барысы бергә ашыга-ашыга чыгып китәләр. Музыка астында бию хәрәкәтләре ясап өч дуңгыз баласы чыга, шигырь сөйлиләр, Йомры Икмәк, Куян, Бүре чыгалар.)

Бүре. Менә алар, берсе дә еламый, уйныйлар, шаяралар.

Йомры Икмәк. Әйтегез әле миңа, әни-әни дип сез еладыгызмы?

Дуңгыз балалары. Юююююк, без әнине алай чакырмыйбыз. Без болай дип тавыш бирәбез:мырык-мырык.

(Дуңгыз балаларын әниләре чакыра, читтән тавыш ишетелә.)

—         ­­­Балакайларым, әйдәгез ашарга кайтыгыз, ачыккансыздыр!

(Дуңгыз балалары кереп китәләр, геройлар күңелсезләнеп чирәмгә утыралар, Музыка башлана. Аю чыга. Бию хәрәкәтләре ясый.)

Аю. О-о-о, нинди тәмле йомры икмәк. Хәзер мин сине ашыйм (Йомры Икмәкне әйләнеп йореп сөйләнә.)

Йомры Икмәк. Синдә эш юк әле, Аю. Кемдер әнисен югалткан.

Куян. Елап әнисен чакыра.

Бүре. Әниии, әнииии…

Аю. Монда нәрсә уйларга,

Кирәк Төлкене табарга.

Минем киңәш шул сезгә:

Бөтенесен ул белә.

(Музыка астында Төлке чыга, хәрәкәтләр ясый.)

Төлке. Ах, тәмле Йомры Икмәк.

Хәлләрең ничегрәк?

Мин сине күптән кузлим,

Ашарга азык эзлим…

Аю. Син башта тынлап кара! (әни-әни дигән тавыш ишетелә.)

Төлке. Нәрсә булган? Кем соң ул?

Йомры икмәк. Белмибез, таба алмыйбыз балакайны…

Куян. Бәлки соры куянкай…

Аю. Әллә кечкенә аю…

Төлке. Юкка елап торасыз!

Бөтенләй хайван түгел:

Куян түгел, аю да,

Бака түгел, тычкан да…

Йомры икмәк. Әәә…Ә кем соң ул?

Төлке. Бу башыгыз нәрсәгә

Шуны аңлый алмагач?

Кеше тавышыннан хәтта

Хайванныкын аермагач?

Бер бала югалгандыр…

 (уйланып)Ну, мөгаен, шулайдыр!

(Бөтен геройлар эзләргә йөгерәләр, залга, елап, бер кыз керә.)

Алып баручы. Нәрсә булды, кызчык, нигә елыйсың?

Кыз. Комлыкта уйнаганда

Курчагымны югалттым.

Күпме җирне әйләндем,

Кызымны таба алмадым… (елый)

(Геройлар йөгереп керәләр, матур курчак алып керәләр.)

Курчак тавышы. Әнииии.

Кыз. Менә бит ул! Кайда булдың син? (Шатлана, кочаклый.)

Йомры икмәк. Без аны урманнан таптык.

(Геройлар тезелеп басалар.)

Куян. Аңлагыз сез, балалар!

Барлык-барлык әниләр,

Сезне бик яраталар,

Гел борчылып торалар!

Аю. Әниләрне саклагыз!

Бүре. Тыңламыйча йөрмәгез!

Төлке. Аларны хөрмәтләгез!

Барысы бергә. Гел яратып яшәгез! (Баш ияләр, җыр башкаралар.)