Әниемә бүләк

(Уртанчылар төркеме балалары белән Әниләр көненә багышлап үткәрелгән бәйрәм иртәсе)

Ләйсән ӘХМӘТШИНА,

Апас районы  «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: балаларның әниләр көне, әниләре турындагы белемнәрен киңәйтү;

Игътибарын, шигырьләрне сәнгатьле сөйләү осталыгын үстерү; әниләргә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү.

 (Залда талгын гына музыка яңгырый. Зал уртасына ике тәрбияче чыга.)

1нче тәрбияче: Әни… Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы!

   Әни-һәр кеше өчен иң сөйкемле зат ул! Бары әниләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле!

2 нче тәрбияче: Әниләребезгә нинди генә сүзләр әйтсәк тә аз булыр кебек. Бүген әйтеләчәк теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез — барысы да чын йөрәктән сезнең өчен, әниләр! Балаларыгызның бүгенге чыгышын бәйрәм бүләге итеп кабул итегез.

  (Кулларына үзләр ясаган чәчәкләр тоткан балалар залга керә, биеп чәчәкләрне әниләренә тапшыралар һәм ярымтүгәрәк ясап басалар)

1 нче бала. Бүген- Әниләр көне,

Бүген -җирдә тантана.

        Кояш шуңа көлә бүген,

        Гөлләр шуңа шатлана.

2 нче бала.  Ә әниләр, әниләр

                   Бүген бигрәк матурлар.

                   Бәйрәмгә киенгәннәр,

                   Кунакка дип килгәннәр.

3 нче бала. Үзебез зурлап чакырдык

                   Кадерле әниләрне.

                   Күрсеннәр әле бер, дидек

                   Безнең матур бәйрәмне.

4 нче бала. Котлыйбыз сезне, зурлыйбыз

                   Бәхет теләп калабыз.

                   Сезнең белән безгә рәхәт,

Бергә: Без сезне яратабыз!

5 нче бала.  Әниләрне яратабыз,

                    Бәйрәм белән котлыйбыз

                    Бүләк итеп үзләренә,

                    Бер матур җыр җырлыйбыз.

(“Әниләр бәйрәме” Ә. Һадиева. муз., А. Минһаҗев сүз. җыры башкарыла)

6 нчы бала. Иң кадерле кешебез син,

                    Сөекле әниебез.

                    Син булганга, без бәхетле,

                    Тыныч, рәхәт яшибез.

7 нче бала.   Дөньяда иң гүзәл,

                     Иң якты кояшым,

                     Иң назлы гөлкәем

                     Ул минем әнием.

1 нче тәрбияче: Әниләрегез турында нинди генә матур шигырьләр сөйләмәдегез, балалар. Безнең кадерле әниләребезнең, әтиләребезнең дә.

Әниләре бар бит әле. Без аларга кем дип дәшәбез?

Балалар: Дәү әни.

8 нче бала.    Һәр иртәне иркәләп

                      Дәү әнием уята.

                      Көләч йөзле әбиемне,

                      Курчагым да ярата.

9 нчы бала    Дәү әнием кочагында,

                      Китәмен эреп кенә.

                      Яшәрмен әле үскәч тә,

                      Кадерен белеп кенә.

2 нче тәрбияче. Киң күңелле, тәмле телле, йомшак куллы дәү әниләребезгә “Әбием” җырын бүләк итәбез.

   “Әбием, әбекәем” (Р.Сәрвәров муз., Р.Бакиров сүз.) җыры  башкарыла.  (Балалар утыралар)

Кулына тартма тоткан Куян керә.

Куян. Исәнмесез, бу уртанчылар төркеменә йөрүче балалармы?

1 нче тәрбияче. Исәнме, Куянкай. Бәйрәмгә рәхим ит!

Куянкай:  Димәк, мин ялгышмаганмын.Тиен дустым “Салават күпере” бакчасына йөрүче балаларның бүген бәйрәмнәре, алар әниләрен котлыйлар. Бу тартманы аларга илтеп тапшыр әле,  дигән иде.

2 нче тәрбияче. Бу нинди тартма, Куянкай?

Куян: Бу “серле тартма”. Аның сере  тартманың төбендә. Ә мин бик ашыгам. Әниемне бәйрәм белән котлыйсым бар (чыгып китә).

1 нче тәрбияче: Бу тартма ачылмый, нишлибез инде хәзер?

2 нче тәрбияче: “Серле тартманы” ничек ачырга икәнен безнең балалар беләләр. Тартманы ачар өчен нинди сүз әйтергә кирәк, балалар?

Балалар. “Серле тартма”, ачыл зинһар өчен! (Тартманы ачалар, яфраклар килеп чыга)

1 нче тәрбияче: Бу яфраклар белән безнең кызларыбыз бик матур бию өйрәнделәр. Әйдәгез кызларыбызны биетәбез.

(Яфраклар белән кызлар биюе.)

2 нче тәрбияче: “Серле тартмада” тагын ниләр бар икән? (“Шалкан” әкияте китабын ала) Бу нинди әкият,балалар?

Балалар: “Шалкан” әкияте.

1 нче тәрбияче: Без бу әкиятне уйный беләбез бит,уйнап күрсәтикме? (“Шалкан” әкиятен уйныйлар)

2 нче тәрбияче: “Серле тартманың” төбе күренмиме икән, карыйк әле. Монда гөмбәләр дә бар икән. Әллә, малайлар, гөмбәләр белән биеп күрсәтәсезме? (“Гөмбәләр” биюе)

1 нче тәрбияче: Тартмада бик күп чәчәкләр дә бар, балалар. Әйдәгез, бу чәчәкләр белән уйнап алабыз.

 Уен уйнау: “Кем өлгер?” (Балалар саныннан кимрәк итеп идәнгә чәчәкләр сибелә. Балалар музыкага биеп йөриләр. Музыка туктагач, чәчәкне алалар. Чәчәк җитмәгән балага җәза бирелә: әнисенә матур сүзләр әйтә.)

2 нче тәрбияче: Балалар, карагыз әле “Серле тартманың” төбе күренә бит. Тиенкәй безгә бик күп алмалар җибәргән (күрсәтә). Менә нинди серне яшергән тиенкәй. Без алар белән сыйланырбыз. Рәхмәт тиен дуска.

1 нче тәрбияче: Безнең балаларыбызның әниләргә әйтәсе теләкләр бар, аларны тыңлыйк әле.

 10 нчы бала. Зәңгәр күктә ал кояш

                      Сүнмәсен,балкып торсын.

                       Әниләрнең нурлы йөзе

                       Гел көлеп кенә торсын.

11 нче бала.    Һәр кешегә әни кирәк

                       Ә әнигә кем кирәк?

                       Әниләргә без кирәк,

                       Якты, аяз көн кирәк.

12 нче бала. Әниләр — алар иң якын,

                      Иң кадерле кешеләр.

                      Без бәхетле алар барга

Бергә: Рәхмәт Сезгә, әниләр!

 13 нче бала.  Бәйрәмебез — сезгә бүләк

                      Әниләр көне белән.

                      Сез дә  безгә кушылыгыз,

                      Җырлагыз безнең белән.

Җыр:  “Рәхмәт,әнием”(Ә.Һадиева муз, А.Минһаңев сүз.)   

2 нче тәрбияче: Кадерле әниләр, хөрмәтле кунаклар! Бәйрәмебез ахырына якынлашты. Бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә. Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз!