Әниемә бүләк

№ 92

(Мәктәпкә әзерлек төркемендәгеләр өчен 8 Март бәйрәменә багышланган кичә)

Җүәһирә ФАТЫЙХОВА,

Казандагы 230 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Зал бәйрәмчә бизәлә. Түрдә – чәй табыны әзерләнгән өстәл. Бер якта җыештырылган карават. Бөтен нәрсә татар өен хәтерләтә: чигүле җәймә, мендәрләр, суккан келәм һ.б.

Талгын гына көй яңгырый. Залга милли киемнәр киенгән ике кыз бала килеп керә. Алар бүлмәне карап чыгалар, «җыештыралар».

1 нче кыз.

Тузаннарны сөртеп чыктым,

Коедан су китердем;

Әни эштән кайтканчы, дип,

Бөтен эшне бетердем.

Бүлмәләрне җыештырдым,

Бар җир ялт итсен әле,

Үзенең бәйрәмендә бер

Әни ял итсен әле!

2 нче кыз.

Үзебезне дә матурлыйк.

Пөхтә итеп киеник,

Тиздән дуслар килеп җитәр –

Бергәләшеп сөеник.

1 нче кыз (сәгатькә карый). Әйе, дусларыбыз килер вакыт җиткән икән шул.

(Күңелле бер көй ишетелә. Ишек ачыла, йөгерешеп балалар керә.)

2 нче кыз. Рәхим итегез! Түргә үтегез, бик вакытлы килдегез.

1 нче бала. Биредә нинди күңелле: әниләр дә килгән, дуслар да җыелды. Кичәне башлыйбызмы?

2 нче бала. Ашыкмагыз, календарь ачылмаган бит, анда әле мартның 7се тора.

3 нче бала. Хәзер ачабыз аны. (Календарь янына килә, битен ача.) Бу бите нинди матур!

Алып баручы. Балалар, ни өчен календарьның бүгенге бите шундый матур соң?

Балалар. Бүген әниләр бәйрәме бит.

Алып баручы. Әйе, дөрес әйттегез. Тик бүген әниләр бәйрәме генә түгел, бүген әбиләр,апалар һәм сеңелләр бәйрәме дә!

Малайлар. Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, кызлар! Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз. (Килгән кунакларга кулдан ясалган бүләкләр тапшыралар.)

Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар! Без бүген мәктәпкә әзерлек төркеменең бәйрәм кичәсенә җыелдык. Сезгә балалар матур җырлар, шигырьләр, биюләр бүләк итәрләр. Бакчада өйрәнгән уеннарны, һөнәрләрен күрсәтерләр. Сез дә безнең белән әлеге уеннарга катнашыгыз. күңел ачыгыз.

4 нче бала.

Тагын үтте бер кыш,

Тагын җитә язлар,

Киткән кошлар кайтыр,

Яз кояшы назлар.

5 нче бала.

Көнгә ничә тапкыр «әни» дибез,

Рәхәт тә соң «әни» диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр.

(Кызлар татар халык биюен башкара.)

6 нчы бала.

Яңгырасын көйләр, шат көлүләр

Тирә-юньгә бүген таралсын.

Кемнәр болар – бәхетлеләр диеп,

Бөтен кеше безгә карасын.

(«Матур җыр яңгырады» дигән җыр (Л.Лерон сүзләре, Р.Рөстәмов көе) башкарыла.)

Алып баручы. Ә хәзер «Кәрия-Зәкәрия» дигән җырлы-уенны уйнап алыйк. Бу уенны белгән әниләр дә бардыр, безнең янга килегез, безгә кушылып җырлагыз. (Балалар әниләре белән бергә җырлап әйләнәләр.)

7 нче бала. Без барыбыз да әкият яратабыз. Шулай булгач, нинди бәйрәм әкиятсез булсын икән? Сезнең игътибарыгызга үзебез сәхнәләштергән әкиятне күрсәтәбез, ә сез соңыннан әкиятнең исемен, кем язганын әйтерсез. (Балалар Г.Тукайның «Кәҗә белән сарык» әкиятен сәхнәләштереп күрсәтәләр.)

Алып баручы. Кичәбезне дәвам иттерәбез. Хәзер нәниләребез шушы бәйрәмгә махсус өйрәнгән шигырьләрен сөйләп күрсәтерләр.

(Бер кызчык Ә.Габидиның «Мин әнигә булышам» дигән шигырен яттан сөйли.)

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп,

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп, тәмле итеп.

Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч,тәмле ул –

Кирәк эшләп ашарга!

(Ишек шакыйлар.)

Балалар. Ишек ачык, керегез!(

(Кулына чәчәкләр салынган кәрзин тотып, башына тәкыя кигән Яз кызы керә.)

Яз кызы.

Мин ерактан килдем сезгә –

Язлар иленнән,

Урман аланының ал чәчәкләр

Үскән җиреннән.

Чәчәкләрне җыеп алып,

Тездем күлмәккә.

Иң-иң матурларын алдым

Сезгә бүләккә.

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, кунаклар!

Балалар. Исәнме, Яз кызы! Без сине бик көттек.

Яз кызы. Беләм, беләм, сез мине бик яратасыз. Чөнки мин җылы көннәр, йөгерек сулар, шау чәчәкләр алып киләм. Бүген исә мин сезгә умырзаялар бүләк итәм. (Балаларга өләшә.)

Алып баручы. Рәхмәт сиңа, Яз кызы! Әйдә, рәхим ит, бездә кал, бергә-бергә тагын да күңеллерәк булыр.

(Яз кызы балалар белән түгәрәккә баса. «Яз җыры» дигән җыр күмәк башкарыла. Аннары балалар, тагын әниләр, әбиләргә багышлап, шигырьләр сөйли.)

Яз кызы. Ә хәзер мин сезнең җитезлегегезне сынап карыйм. Моның өчен «Кем күбрәк чәчәк җыя?» дигән уен тәкъдим итәм.

(Идәнгә чәчәкләр сибелгән. Ике бала, музыка уйный башлагач, ярыша-ярыша чәчәк җыялар. Кемнең чәчәге күп – шул җиңүче.)

8 нче бала. Яз кызы! Хәзер инде син дә үз һөнәрләреңне күрсәт.

Яз кызы. Ярый, балалар, мин сезнең алда бик рәхәтләнеп биермен. Бергәләп биергә иптәш кызларымны да чакырам.

Әй, дусларым, килегез,

Күңел ачу көнебез,

Җырлый-җырлый биик әле,

Сез кул чабып торыгыз.

(«Әпипә» дигән татар халык биюе башкарыла.)

9 нчы бала.

Биедек тә,җырладык та,

Шигырьләр дә сөйләдек.

Бәйрәм итеп уйнап алдык,

Матур көйләр көйләдек.

10 нчы бала.

Бәйрәм киче бетеп килә,

Әниләргә әйтик шуны.

Сәламәтлек, бәхет телик,

Һич белмәсеннәр борчуны.

Балалар (барысы бергә).

Әниләрнең һәрбер көне

Бәхет, шатлык белән узсын!

Алып баручы. Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар! Шуның белән бәйрәмебез тәмам. Сау булыгыз