Әнием – иң якын кешем

Гөлгенә МИНГАЛИЕВА,

Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәрес төре. Лексик-грамматик күнекмәләрне формалаштыру.

Максаты. Шигырьләрне дөрес һәм сәнгатьле уку, әниләрнең уңай сыйфатларын күрсәтә белү, гомумиләштереп нәтиҗә ясый алу, төркемнәрдә эшләү, тиешле мәгълүматны табу өчен электрон ресурслар куллану. Әниләргә карата хөрмәт хисе уяту.

Җиһазлау. Дәрескә әзерләнгән шигырьләр, презентация, электрон ресурслар.

Дәрес барышы

I. Оештыру

Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек?

– Исәнмесез.

– Хәерле көн!

– Хәлләрегез ничек?

– Рәхмәт, яхшы.

– Ә сезнеке ничек?

– Рәхмәт, яхшы.

II Актуальләштерү

Укытучы. Укучылар, әйдәгез, җыр тыңлап алабызмы?

(«Әниләр бәйрәме» дигән җыр тәкъдим ителә.) 

III. Яңа төшенчәләр формалаштыру

Укытучы. Укучылар, сезгә җыр ошадымы?

Укучылар. Әйе, ошады.

Укытучы. Укучылар, җыр кемнәр турында?

Укучылар. Әлеге җыр әниләр турында.

Укытучы. Әйе, балалар, бу җыр иң кадерле кешеләребез – әниләребез турында.

Укучылар, сезнең өчен иң кадерле бәйрәм кайсысы?

          Укучылар. Әниләр бәйрәме.

          Укытучы. Димәк, без бүген кемнәр турында сөйләшәчәкбез?

          Укучылар. Әниләребез турында сөйләшәбез.

           Укытучы. Сезнең алдыгызда шигырьләр.

           Сүзлек эше. Аларны аңларга сезгә тактада язылган сүзләр ярдәм итәр (түбәндәге тәртиптә оештырыла):

           укытучы укый, күмәк уку,аерым укучылар укыйлар.

сылу – красивый(-ая),

прекрасный(-ая), изящный(-ая)

чибәр – красивый(-ая)

сөйкемле – привлекательный(-ая), симпатичный(-ая),

кадерле – дорогой(-ая)

батыр – храбрый(-ая),смелый(-ая)

якты – светлый(-ая), яркий(-ая)

          Укытучы. Укучылар, ә хәзер шигырьләрне матур итеп укып китик. 

1 нче төркемгә.

Иң матур әни

Минем әни – бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет –

Һәр баланың

Үз әнисе булуы!

Минем әни, һич бәхәссез,

Иң сөйкемле әни  ул!

Әйткән сүзе,

Кылган эше –

Һәммәбезгә туры юл.

Борчыйсым килми әнине,

Елмаеп,

Көлеп йөрсен,

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен!

                         Эльмира Шәрифуллина

2 нче төркемгә.

Улы белән әнисе

– Син бик матур, әнием!

– Юк, син матуррак, улым!

– Син бик батыр, әнием!

– Юк, син батыррак, улым!

– Син бик яхшы, әнием!

– Юк, син яхшырак, улым!

– Син бик якты, әнием!

– Юк, син яктырак, улым!

– Әнием, озак тордың,

Сагындым сине бигрәк!

– Юк, улым, мин барыбер

Сагындым сине күбрәк.

                         Роберт Миңнуллин

3нче төркемгә.

Көләч, ачык, якты йөзле,

Тәмле, йомшак, җылы сүзле

Әнием – иң якын кешем,

Бик остасы һәрбер эшнең.

                         Наҗия Саттарова

– Безнең әниләребез нинди икән? Шигырьләрдән шул юлларны табыйк әле. (Укучылар җавап эзли.)

          – Бик яхшы. Шулай итеп, безнең әниләребез нинди инде?  Данил, әйт әле.

          – Әни – матур, акыллы, чибәр…

          Физминут.

          Без бераз арыдык,

Ял итәргә уйладык…

         Укучылар, биеп алабызмы?

IV. Өйрәнгәннәрне ныгыту

1.

           – 8 нче Мартны әниләр бәйрәме дип әйттек. Бәйрәм бүләксез булмый. Әниләргә нинди бүләкләр бирәбез? Экранга карагыз әле. (Электрон ресурс куллану.)

          – Регина, малай әнисенә нәрсә бүләк итә?

          – Малай әнисенә чәчәк бүләк итә.

          – Әйе, дөрес. Регина, ә син әниеңә нәрсә бүләк итәсең?

          – Мин әниемә открытка бүләк итәм.

– Укучылар, әйдәгез, бергәләп открытка язабыз.

Төркемнәрдә эш. Кисмә сүзләрдән җөмлә төзиләр.

           Әнием! Мин сине 8 нче Март бәйрәме белән котлыйм.

Электрон ресурс куллану. Укучылар шушы җөмләне дөрес урнаштырырга тиешләр. Открытка язу.

2. Ситуатив күнегүләр.

Спроси у друга:

          – любит ли он маму;

          – что он подарил на праздник;

          – помогает ли он маме;

          – что он делает на празднике?

3. Диалогны тыңлагыз, сорауларга җавап бирегез.

– Аня, бүген – 8 нче Мартмы?

– Әйе, бүген Әниләр бәйрәме.

– Син әниеңә нәрсә бүләк итәсең?

– Мин котлау яздым. Әниемә сәламәтлек, шатлык һәм бәхет телим.

– Ә мин өй җыештырдым.

Сораулар.

– Нинди бәйрәм турында сүз бара?

          – Балалар әниләренә нинди бүләк әзерли?

          – Әйе, укучылар, энә дә – бүләк, дөя дә – бүләк, диләр. Әниләрегезгә һәрвакыт ярдәм итегез!

V. Йомгаклау (синквейн төзү)

1. Әни

2. Матур, кадерле.

3. Ярата, эшли, тәрбияли.

4. Минем әнием бик матур.

5. Кадерлем.

Укытучы. Дәресебезне Р.Миңнуллинның «Әни кирәк» дигән шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Укучылар, һәрберегезгә әти-әниле булып яшәргә язсын!

Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк!

Йокы татлы булсын өчен, әни кирәк!

Җил-яңгырдан саклар өчен, әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен, әни кирәк!

Дөнья ямьле булсын өчен, әни кирәк!

Гөлләр чәчәк атсын өчен, әни кирәк!

Бәхет, шатлык артсын өчен, әни кирәк!

Иң кадерле кеше җирдә – Әни, димәк!

VI. Өй эше

1. Әниләр турында кечкенә хикәя төзергә.

2. Әниләрегезнең рәсемнәрен ясарга