Ел фасыллары. Яз

(Коррекцион  мәктәпнең (8 төр) 4 нче сыйныфы өчен “Терек табигать” фәненнән  кабатлау-ныгыту дәресе)

Гөлфия ХАФИЗОВА,

укытучы-дефектолог, Саба районы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар мәктәп-интернаты башлангыч сыйныфлар  укытучысы.

Максат. Яз ел фасылы турында алган белемнәрен ныгыту өчен шартлар тудыру.

Бурычлар:
— язның төп билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту һәм гомумиләштерү;
-укучыларның ирекле игътибарлыкларын ,аналитик-синтетик эшчәнлекне коррекцияләү; сорауларга тулы җавап бирү нәтиҗәсендә бәйләнешле сөйләм үстерү өстендә эшләү;
— башкалар фикерен хөрмәт итәргә өйрәтү;  язгы табигатьнең матурлыгын кабул итү белү күнекмәләрен камилләштерү.

Җиһазлау: сүзлек, дәрес барышында тулыландырыла,сүзлекне баету өчен рәсемнәр ,язны тасвирлаган иллюстрацияләр ,һәр партага  ТОЯТОЗКИТЛОӘ хәрефләр тезмәсе язылган карточкалар , язучыларның әдәби текстлары белән карточкалар , үз эшеңне бәяләү таблицасы.”Яз” темасына презентация., “Боз китү”- видеомат.

Аңлатма:

Кабатлау-ныгыту дәресе В.Воронкованың коррекцион мәктәпләр  программасы таләпләренә нигезләнеп төзелде һәм 4 нче сыйныфта үткәрелде. Дәреслек авторлары: Н. Б. Матвеева, М. А. Попова, Т. О.Куртова, Мәскәү «Просвещение» 2014ел.

 Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше.
— Мин мәктәптә дәрестә,
— Мин моңа бик шатланам.
— Минем игътибарым арта.
— Хәтерем минем бик нык.
— Башым яхшы эшли.
— Мин эшләргә әзер.
— Мин эшлим!
II. Белемнәрне актуальләштерү
— Укучылар , без бүгенге дәрестә табигать буенча сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәтебез гадәти булмас. Әйтегез әле, нинди ел фасыллары беләсез ? (Җәй, көз, кыш, яз)
-Җәй ел фасылы нинди була? (Җылы, бөтен җир яшел, су коенырга мөмкин, җиләкләр пешә һәм гөмбәләр чыга)
— Көз ел фасылы нинди? (Суыта башлый, яфраклар коела, яңгырлар ява, кошлар җылы якка китә, кайбер җәнлекләр туннарын кышкыга алыштыра)
-Кыш башка ел фасылларыннан нәрсәсе белән аерыла? (Суык, салкын җилләр исә, кар ява)
— Яз көне табигатьтә  нинди үзгәрешләр башлана? (Җылыта башлый, кар эри, кошлар җылы яктан кайта, хайваннарның балалары туа)
— Балалар , бүген без сезнең белән бер ел фасылына сәяхәткә барырбыз. Биремне үтәгәннән соң сез аны белерсез. Карточкадан кабатланып килүче хәрефләрне сызсагыз тиешле сүз килеп чыгар.
ТОЯТОЗКИТЛОӘ
— Укучылар, нинди сүз килеп чыкты?(Яз килә)
— Шулай итеп без, яз ел фасылына сәяхәткә китәбез.
III. Төп өлеш.

-Сәяхәтебез гадәти түгел, юлыбызда без язгы сүзләрдән торган сүзлек төзергә, сүзләрнең мәгънәсен аңлатырга тиеш булабыз. Мин сүзлекнең тышлыгын әзерләдем, аны яз билгеләре белән бизәргә кирәк. Тышлыкка нәрсәләр ясап була? (Кояш, боз сөңгеләре, болыт, тал песие, кара карга, умырзая.)
– Әйдәгез, сүзлекнең битләрен карыйк эле. Бу битләрне без сәяхәт вакытында матурларга, рәсем ясарга, бизәргә тиеш булабыз.
– Беренче бит ничек дип атала? (Яз айлары)
-Яз айларын санап чыгыйк әле. (Март, апрель, май)
— Хәзер кайсы ай бара? (Март)
— Борынгыдан март аен – тамчы ае дип атыйлар. Март – кардан ачылган урыннар ае. Сүзлеккә беренче итеп тамчы дип язып куябыз. (Сүзне беркетеп куям).Бу сүз нәрсәне аңлата? Тамчыны без кайда күрәбез? Ни өчен тамчы барлыкка килә? Тыңлап үтик эле язучы аны ничек тасвирлый икән (Алдан әзерләнгән укучы укый, тиешле рәсем тактага куела).
• «Түбәдән тамган тамчылар кояш нурында җемелдиләр. Игътибар белән тыңласаң, чыңлыйлар. Тамчылар катырак тамган саен чыпчыклар катырак чыркылдаша, уйнашалар. Тамчылар февральдә дә тамалар, ләкин чыпчыклар март тамчысын ныграк яратып чыркылдаша. ».
— Балалар ,без февраль тамчысын да күзәттек, февральдә җылы көннәр булды. Менә беренче сүзебезне аңлата да белдек. Алдагы сүз табышмак эченә яшеренгән:
Нәрсә өстән аска таба үсә? (Боз сөңгесе).
(«Боз сөңгесе» сүзен беркетеп куям).
— Уйлап карагыз эле, ни өчен “тамчы” сүзеннән соң без “боз сөңгесе” дигән сүзне алдык? (Тамчы тама башлагач ук боз сөңгеләре барлыкка килә )
— Кем белә ,боз сөңгеләре ничек ясала? (Укучыларның җаваплары).  Тыңлап карагыз М.Пришвин боз сөңгеләрен ничек итеп тасвирлый икән.
• «Язгы кояш үзенең көче белән аңлатып бетерә алмаслык могҗизалар эшли. Ул түбәдәге карны таудагы “бозлыкка” әйләндерә, бозлыктан тамчылап кына су саркып чыга, елгачык кебек ага, бозлык эри башлый. Җылы түбәдән  нечкә генә итеп агучы су тамчылары күләгәгә килеп чыга, аларга салкын килеп бәрелә. Су тамчылары суыктан ката башлыйлар, шулай итеп боз сөңгеләре барлыкка килә. Алар торган саен озынаялар , юанаялар ,  өстән аска таба үсәләр».
-Без сезнең белән март аен тамчы һәм кардан ачылган урыннар ае дип атадык. Нәрсә соң ул кардан ачылган урыннар ? (“кардан ачылган урыннар” сүзен беркетеп куям.).Тыңлыйк эле Н. Плавильщиков нәрсәләр яза икән.
• «Ачык урыннарда кар өстендә кара таплар барлыкка килә башлый –димәк, яз килә. Бу билгеләр алдаламыйлар, чын яз билгеләре. Кояш җылыткан урыннарда, тау битләрендә кара таплар күрсәң – яз кунакларын көт.».
— Бу өзектә нинди яз билгесе турында сүз бара? (Әгәр кардан ачылган урыннар булса, димәк яз килә).

— Без сүзлекнең беренче битен бетердек. Алга таба барабыз. Укыгыз әле, нәрсә дип язылган. (Табигать күренешләре.)
— Табышмакның җавабын тапсагыз, нәрсә турында сүз барганын белерсез. Табышмакны тыңлагыз:
Йөз яшьлек, ак сакаллы бабай, елгага күпер салды.

Матур кыз килде, күперне эретеп агызды. (Кыш һәм яз)
— Нинди яшь кыз турында сүз бара табышмакта? (Яз.)Ул нинди күперне агызган ? (Боз) Елгада нәрсә башланды? (“Боз китү” сүзен беркетеп куям).
– Кемнең боз китүен күргәне бар, кулларны күтәрегез әле? Нәрсә ул боз китү ? (Укучыларның җаваплары.) С. Аксаковның хикәясеннән бер өзекне тыңлыйк. Чагыштырып утырабыз, сез нинди боз китү күрдегез икән.
• «…Боз чатнады, кечкенә кисәкчекләргә ватылды, су шул кисәкчекләрнең арасына тулды;алар берсе өстенә икенчесе менә башлады, зурлары кечкенәләрен батырды, әгәр берәр каршылыкка очраса бер якка янтаеп озак вакыт шулай агып барды. Кайвакыт, зур бозлар вак кисәкчекләргә таркалып, суга бата башлыйлар». (Укучыларның фикерен тыңлау, видеомат. карау)
— Без тагын бер битне тутырдык, алдагы биткә күчәбез. Ул “Яз билгеләре”.
— Яз җитүгә нинди кошлар туган якка кайталар? Кайсы кошлар безгә иң беренче кайта? Кулларыгызны күтәрегез әле, кем кара карганы күргәне бар? Күпләр кара карганы ала карга белән бутыйлар. Сез аларны аера аласызмы? Аермаларын санап үтик әле. (Ала карганың башы, койрыгы, канатлары кара, калган җире соры. Кара карга ала карга кебек үк, ләкин аның бөтен җире зәңгәрсу-кара төстә).
— Тагын бер табышмак тыңлыйк:
Өй каршымда  колга, колгасында матур өй

Өй эчендә чын хуҗа, авылда оста җырчы. (Сыерчык).
– Нинди матур өй тора икән колгада? (Сыерчык оясы).
(«Сыерчык оясы» сүзен беркетеп куям.) Сыерчык турында хикәя тыңлап китик.
• «Сыерчыклар яз башында ук кайталар.Сыерчыклар кайту яз килүнең чын билгесе. Кайту белән алар ояларын карый башлыйлар. Кошлар ояларын чистарталар, томшыклары белән балчык , торле салам кисәкләре ,иске чирәм ташыйлар.Үзләренә уңайлы оя ясыйлар. Агач ботагына утырып, канатларын җилпи-җилпи, иртә-кичен үзләренең яңгыравыклы җырларын сузалар. Сыерчыкларның язгы җырлары бик матур! Аларның  җырларында нинди генә тавышлар юк! Алар башка кошлар тавышын оста сайрый беләләр. Сандугачның җырын, кыр үрдәге кыркылдавын, һ.б.кошларның тавыш төсмерен ишетергә мөмкин. Сыерчыклар беркайчан да эшсез тормыйлар. Алар безнең бакчаларыбызны, кырларыбызны, басуларыбызны, урманнарыбызны корткычлардан саклыйлар Кошлар – кешеләрнең якын дуслары.. ».
– Беренче чәчәкләр ничек дип атала? (Умырзая, үги ана яфрагы.)
(“Умырзая”, ”үги ана яфрагы” сүзләрен беркетеп куям)
– Ни өчен алар шулай дип атала? (Укучыларның җавабы.)
– Күп урыннарда кар ята, кардан ачылган кояш җылыта торган урыннарда, елга ярларында, апрель башларында үги ана яфрагының алтын башлары күренә башлый. Үги ана яфрагы дару үләне. Аның яфрагыннан һәм чәчәкләреннән ясалган төнәтмәне суык тигәннән кулланалар. Ул нектарга бай.
– Аның нектарын кемнәр җыя? (Бал кортлары)
– Беренче чәчәкләр чыгу белән бал кортлары да оча башлый. Тагын нинди бөҗәкләр яз көне күренә башлый? (күбәләк, коңгызлар, кырмыскалар.) Кырмыскалар яши торган урын ничек атала? (Кырмыска оясы)
(«Кырмыска оясы» сүзен беркетеп куям)
В. Бианкиның «Кырмыска оясы селкенде» хикәясеннән өзек тыңлыйк.
• «Чыршы төбендә без зур кырмыска оясы таптык. Башта аны ылыс өеме дип кенә уйладык. Кар эреп беткәч, кырмыскалар өскә җылынырга чыктылар. Кышкы озын йокыдан соң алар көчсез, хәлсез килеш ояның өстендә кара тап кебек кенә яталар. Без аларны әз генә борчыдык, ләкин аларның селкенергә дә, тешләргә дә хәлләре юк иде. Берничә көн үткәч алар тагын эшкә тотыначаклар.».
– Балалар, яз көне хайваннар белән нәрсә була? (Кайбер хайваннар кышкы йокыдан уяналар, туннарын җәйгегә алыштыралар, балалары туа).
– Хәзер бер уен уйнап алырбыз “Дустыңнан сора ” дип аталыр.  Темасы – кыргый хайваннарның балалары. (Балалар бер-берсеннән чиратлашып урман хайваннарының балаларының исемнәрен русча, татарча сорыйлар).
– Аю балалары турында сез нәрсә әйтә аласыз? Аю балалары» сүзен беркетеп куям.) Аю балаларының ни өчен бик кечкенә булып тууларын

Ю. Дмитриев менә болай аңлата.

• «Яңа туган аю баласы анасы сөте белән туена. Анасының сөте бик аз, чөнки аю кыш буе йоклый, үзенең җәй һәм көз буена җыйган мае хисабына яши. Баласы зур булып туса ул ачтан үләр иде, ә кечкенә аю баласына әз генә сөт тә җитә. Менә табигать ничек уңайлы итеп яраклаша!»

IV. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.
– Балалар, менә шуның белән безнең сәяхәтебез тәмам. Кайсы ел фасылы буенча сәяхәт иттек? Сәяхәт вакытында нәрсә төзедек? Нинди сүзләрне истә калдырдыгыз? Яз билгеләрен санап чыгыгыз әле.
– Үзегезнең бүгенге эшегезне бәяләгез.