«Әкиятләр иленә сәяхәт»

№44

(Зурлар төркеме өчен интеграллаштырылган белем бирү эшчәнлеге)  

Сүрия ГАТАУЛЛИНА,

Казандагы 339 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: балаларны төрле халык әкиятләре белән таныштыруны дәвам иттерү, сорауларга дөрес җавап бирә белү.  Балаларның сөйләм телен үстерү алымнарын ныгыту. Татар халык иҗатына кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү.

Методик алымнар: әңгәмә, слайдлар карау, табышмакларга җавап эзләү, җырлы-биюле уен, сораулар, әдәби сүз.

Материаллар: слайдлар, кувшин белән тәлинкә, икмәк, түбәтәй, рәсем ясау өчен материаллар.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. «Әкиятләр иленә сәяхәт» дигән  темага уеныбызны башлыйбыз. Бүген төрле халык әкиятләре буенча төзелгән сорауларга җаваплар бирербез һәм уйнап та күрсәтербез. Аның  өчен без бүген сезнең белән ерак юлга чыгабыз. Әйдәгез, җыеныйк.

Беренче тукталыш.

Тәрбияче. Карагыз әле, балалар, беренче тукталышта безнең нинди сынаулар аша үтәсебез бар икән?  Аның өчен табышмакларга җавап  бирергә кирәк.

Урманда  бер өй тора,

Анда өч хайван яши,

Өч урындык, өч тәлинкә,

Өч карават, өч мендәр

Бу өйдә кемнәр торган?

(Балалар җавап бирә. Слайдлар  күрсәтелә.) 

Тәрбияче. Бу кайсы халык әкияте икән?

Балалар. «Өч аю» дигән рус халык әкияте.

Тәрбияче. Нинди тавык әби-бабайны елаткан да, шатландырган да?

Балалар. «Чуар тавык» әкиятендәге тавык. (Слайдлар  күрсәтелә.)

          Тәрбияче. Бу кайсы халык әкияте икән? (Балалар җавабы.)

Икенче тукталыш.

Тәрбияче. Бу тукталышны үтәрбез шул очракта, әгәр әкияттән өзек күрсәтә алсак яисә сөйли алсак.

Бу савыт-сабалар кемнәргә кирәк булыр икән? (Кувшин белән тәлинкә күрсәтелә, балалар әкиятнең исемен атыйлар: «Төлке белән торна» әкияте.) Ә хәзер әкиятне уйнап күрсәтербез. (Әкияттән бер өзек театральләштерелә.)

Өченче тукталыш.

Тәрбияче. Бу әкиятне рәсемнәре буенча дөрес итеп төзеп күрсәтергә кирәк булыр.

(Балаларга «Теремкәй», «Йомры икмәк», «Шалкан» әкиятләренең рәсемнәр җыелмасы тәкъдим ителә. Алар әкиятне кисәкләрдән бербөтен итеп җыярга тиеш. Өч бала чакырыла.)

Тәрбияче. Бу нинди халык әкиятләре? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Бик дөрес, балалар. Рус халык әкиятләрен әйбәт беләсез икән.

Тәрбияче. Бу тукталышны узып киттек. Хәзер дүртенче тукталыш.

Дүртенче тукталыш.

Тәрбияче. Бу тукталышта без сезнең белән татар халык һәм язучылары әкиятләре турында сөйләшербез. Кайсы әкияттә шәфкатьле кыз турында сөйләнә?

Балалар. «Өч кыз», татар халык әкияте.

Тәрбияче. Габдулла Тукайның нинди әкиятләрен беләсез?

Балалар. «Кәҗә белән сарык», «Шүрәле», «Су анасы».

Тәрбияче. Бик дөрес әйттегез, балалар.

Ә хәзер Г.Тукайның  «Туган тел» җырын да җырлап күрсәтик әле.

(Сюрпризлы момент:  Гөлчәчәк керә.)

 Гөлчәчәк. Исәнмесез, балалар. Сез мине таныдыгызмы? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Без синең турында әкият укыган идек.

Гөлчәчәк. Әйе, балалар, мин«Гөлчәчәк» әкиятендәге гүзәл кыз. Убырлы карчыктан качып, сезнең янга килдем һәм сезгә күчтәнәчкә күмәч тә алып килдем. Әйдәгез әле, балалар, бергә татар халык уенын уйнап алыйк.

 («Миңлебай» уены уйнала.)

Тәрбияче. Балалар, Гөлчәчәккә  үзебезнең сәяхәтнең соңгы тукталышы итеп яраткан әкиятләребезгә карата рәсемнәр ясап  күрсәтик әле.

Гөлчәчәк. Сезгә килүемә бик шат булдым. Рәсемнәрегез бик матур, әкиятләрне дә күп беләсез икән. Ә хәзер минем күчтәнәчем белән сыйланыгыз. (Күмәч белән сыйлый.)