Әкияти йорт

№65

(Зурлар төркемендә нәфис-нәфасәти үсеш (рәсемләү) буенча эшчәнлек)

Эльмира ГЫЙЛӘҖЕВА,

Балтач районы Кариле балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Программа эчтәлеге:

– әкияти образга хас үзенчәлекләр белән тулыландырып,бина төзелешен рәсем аша күрсәтә белергә өйрәтү;

– алдан ниятләп куелган эшне ахырына җиткерү зарурлыгын төшендерү;

– әзер образга нәфасәти мөнәсәбәт,аны нәфасәти бәяли белү күнекмәләре булдыру.

Методик алымнар: әкияти образлар һәм алар яшәгән йортлар турында әңгәмә үткәрү. Йортны төзү эзлеклелеген, аның төп өлешләрен, төзү материаллары үзенчәлекләрен (төс, фактура) рәсемдә чагылдыруны искә төшерү.

Материал: А4 форматлы альбом бите, ПВА клее, күбек, азык-төлек буяуы, аскуйма, мамыклы таяклар, салфетка, әкиятләргә ясалган иллюстрацияләр, савыт.

Методик кулланма: Зиннәтова Р.М. Сурәтләү һәм кору эшчәнлеге (зурлар төркеме): мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен методик кулланма / Р.М. Зиннәтова; [русчадан И. И. Кадыйрова тәрҗ.]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 78-79б. («Күпмәдәниятле белем бирү моделе» сериясеннән)

Эшчәнлек барышы

– Балалар, бүген безгә кунакка бакчабызның тәрбияче апалары килде. Әйдәгез әле, алар белән матур итеп исәнләшик. (Исәнмесез! Здравствуйте! Добрый день!)

– Балалар, сезне күрүемә бик шатмын. Бүген сез шундый шат, көр күңелле, һәркем дустына елмая. Мин сезне шатлык түгәрәгенә чакырам. Әйдәгез, кулга-кул тотынышыйк та бер-беребезне матур сүзләр белән сәламлик.

Дөньяда  яшәү рәхәт!           (Куллар як-якка җәелә һәм өскә күтәрелә.)

Дус булуы күңелле!              (Куллар белән күрешәләр.)

Дусларың булу бик шәп!      (Кулга-кул тотынышып әйләнәләр.)

Минем булу да бәхет!           (Куллары белән үзләрен кочаклыйлар.)

– Балалар, әйдәгез, килегез әле минем яныма. Һәрберебез серле капчыктан берәр битлекне алып киеп куйыйк әле. Бер-берегезгә игътибар белән карагыз әле. Сез нәрсәләр булдыгыз? (Җәнлекләр) Ә үзегезне кайсы әкияттән дип уйлыйсыз? (Теремкәй.)

– Балалар, бүген мин сезнең белән сәяхәткә барырга телим. Сез ризамы? Ә сез сәяхәткә нәрсәгә утырып барыр идегез? Ә, әйдәгез, бүген без ковер-самолетка утырып барып карыйк әле. (Кулларны ян-якка куеп, музыка астында «очалар».)

– Һай, балалар, без кая килеп эләктек? (Урманга.)

– Балалар, бу гади генә урман түгел, ә әкияти урман.

– Урманга килеп эләккәнбез икән, әйдәгез искә төшерик әле. Без урманда үз-үзебезне ничек тотарга, нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш икәнбез?

•        Агачларны сындырырга ярамый.

•        Кошларга тияргә,ояларын туздырырга ярамый.

•        Тавышланырга ярамый.

•        Чүпләргә ярамый.

•        Чәчәкләрне өзәргә,җыярга ярамый.

•        Бөҗәкләрне,җәнлекләрне кыерсытырга,өйгә алып кайтырга ярамый.

•        Кырмыска ояларына тияргә,туздырырга ярамый.

– Менә бу кагыйдәләрне безгә, һәрвакытта да, үтәргә кирәк.

– Балалар, тыңлагыз әле, мин сезгә бер әкият сөйлим. Зур әкияти урманда төрле-төрле әкият геройлары яшәгән, ди. Көннәрдән бер көнне урманда янгын чыккан.

Кайдан чыккан бу янгын, аны белүче булмаган. Бәлки, өч дуңгыз баласының шуклыгы аркасындадыр, ә бәлки Убырлы карчык, учак ягып, сүндерергә оныткандыр.

Кемнеңдер игътибарсызлыгы аркасында урманга зур зыян килгән. Әкият геройларының өйләре янып беткән. Кызыл Калфакның да өе янган. Өч дуңгызның да, өч аюның да өе янып беткән. Теремкәй дә янган. Хәтта Убырлы карчыкның тавык тәпиендә торган өе дә янып юкка чыккан.

– Балалар, менә шулай итеп, безнең әкият геройлары өйсез калганнар. Көннәр дә салкынайтты, кыш та килеп җитте. Шуңа күрә аларга бик авыр. Балалар, сез аларга ярдәм итәргә телисезме? (Әйе.)

– Әйдәгез, без сезнең белән аларга, элекке өйләреннән дә матуррак итеп, әкияти өйләр ясарбыз. Балалар, безнең гадәттә өйләр нинди була? (Стенасы, түбәсе, тәрәзәләре.)

– Әйе, безнең әкиятләрдә гадәти өйләргә ошаган өйләр дә, шулай ук күз күрмәгән өйләр дә булырга  мөмкин. Менә бу рәсемдәге өйне карагыз әле. (Рәсемне карау.) Ул нинди? (Әкияти.)

– Ә бүген без сезнең белән үзебезнең рәсемебезне гади буяулар белән генә ясамыйбыз. Мин менә монда сезгә төрле төстәге буяулар ясап куйдым.

Ә буяуны ясау өчен мин ПВА клее, күбек һәм әниләрегез тортлар пешергәндә куллана торган азык-төлек буявын кушып болгатып ясадым.Ә пумала урынына без мамыклы таякчыклар кулланырбыз. Ясаганнан соң, менә шушындый матур рәсемнәр килеп чыга. (Рәсемнәр карау. Балаларга буяу ясап күрсәтелә.)

– Безгә рәсем ясар өчен нәрсәләр кирәк икән? Искә төшереп китик әле. (Альбом бите, салфетка, буяу, мамыклы таякчыклар.) Рәсем ясый башлаганчы, һәркем уйлый. Сез ясыйсы өйнең стеналары нинди? Тәрәзәләре, ишекләре, түбәсе нинди булачак?

– Ә эшкә тотынганчы, безне тычкан баласы үзе белән ял итеп алырга чакыра.

– Әйдәгез, бергәләшеп ял итеп алыйк. (Физминутка видео.)

– Ә хәзер әйдәгез, һәркем үзе ясыйсы өйне күз алдына китерде дә, эшкә тотындык. (Эш барышында авырсынган балаларга булышу.)

– Ә хәзер әйдәгез,рәсемнәрне карыйк әле. Сезгә үзегез ясаган өйләр ошыймы? Аларны әкият геройларына бүләк итәбезме? Әйдәгез, өйләрне менә монда беркетеп куйыйк. Ә менә сезгә рәхмәт әйтеп, әкият геройлары бүләк бирделәр. Бу биремнәрне өйгә кайткач эшләрсез. Мондагы аерым кисәкләрне дөрес итеп тезеп ябыштырсагыз, нинди дә булса бер әкият рәсеме килеп чыгар. Ә хәзер әйдәгез, ковер-самолетка утырыйк та кире төркемгә кайтыйк.

– Балалар, бүгенче эшчәнлектә сезгә нәрсә ошады? (Җаваплар.)

– Рәхмәт, сезгә, балалар. Сез бүген миңа бик тә ошадыгыз.