Әхлак тәрбиясе туган телдә бирелсен

№78

Роза САБИТОВА,

Красноярск крае Казачинское районы Отношка урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Адәм баласы дөньяга бәхетле тормыш кичерергә килә, дип уйлыйм мин. Ә кеше үз-үзе белән, кешеләр, табигать белән рухи тигезлектә, гармониядә яшәсә генә бәхетле була. Дөньяга аваз салган баланың аңа куелган мохит таләпләренә килердәй шәхес булып үсүендә тәрбия зур роль уйный. Бу – ФДББС таләпләренең берсе. Аеруча әхлакый тәрбия. Бу очракта тәрбия ана телендә генә алып барылырга тиеш. Чөнки тел милли үзаңны формалаштыра, шәхесара, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыта. Кеше үзенең телен белмәсә, ул инде бу галәмдәдәге бер ком бөртеген хәтерләтә. Аның ата-бабалардан килгән, буынны буынга бәйләгән җепләре өзелә. Халкыбызның традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклап калуда, милли үзаңның формалашуында гаиләнең роле бик зур. Авылыбыздагы күп гаиләләрдә өч буын вәкиле яши. Анда үскән балалар башка бертөрле. Мәктәптә бала үз-үзен танырга өйрәнә, гаиләдәге, дуслары, авылдашлары арасындагы ролен, гражданлык статусын таба, йөз ел элек Татарстаннан Себергә күчеп киткән бабаларының рухи мирасын үзләштерә. Әхлак тәрбиясен бала гаиләдә ала башлый, аннары – балалар бакчасында, дәрестә, өстәмә белем бирү системасында, дәрестән тыш чараларда. Шушы юлны үткән бала уеннар аша дөньяны танып белә. Башта аңарда рухи ихтыяҗ тәрбияләнә, «мин үз халкымның лаеклы вәкиле» дигән төшенчә баланың канына, күңеленә сеңдерелә. Туган тел дәресләрендә телнең әдәби нормаларын өйрәнү, әдәби әсәрләргә анализ ясау белән беррәттән,  балаларда үз телен хөрмәт итүгә мотивация уяна, универсаль уку гамәлләре формалаша. «Педагогның һөнәри стандарты» дигән документта бу җәһәттән укытучыларга бик зур таләп куела: «педагогның эшчәнлеге универсаль уку гамәлләре формалаштыру юнәлешендә булырга тиеш» диелгән.

Мәктәбебездә балалар IV сыйныфтан IX сыйныфка кадәр атнасына бер сәгать исәбеннән татар телен өйрәнә. Халкыбызның тарихын, гореф- гадәтләрен, киемнәрен, ризыкларын, бәйрәмнәрен М.Новицкаяның «Введение в народоведение» дигән программасына нигезләнеп эшләгән «Народоведение» программасы буенча өйрәнәм. Бу дәресләр балаларга аеруча кызыклы, чөнки без кеше тормышын башыннан, табигый рәвештә тәмамланганчыга кадәр өйрәнәбез. Һәм шушы тормышның  фольклорда чагылышын ачыклыйбыз. Һәр теманың эчтәлеге гаиләгә бәйле. Материалның күпчелек өлеше уен формасында өйрәтәм. Бу – балалар өчен табигый хәл. Ел саен милли-мәдәни атналыклар уздырабыз. Укучылар һәм укытучылар милли киемнәрдә атна буе оештырылган чараларда катнаша. Сценарийны балалар белән бергәләп язабыз. Әти-әниләр дә катнаша. Әлеге чараларга әзерлек барган чакта инде балалар әти-әниләре һәм әби-бабалары ярдәмендә тарихи һәм рухи байлыкта, мираста «йөзә». Нәтиҗәдә, укучыларыбыз: «Мин – татар баласы, әти-әниемә картаймыш көннәрендә терәк-таяныч булачакмын», – дип үсә. Чөнки алар әти-әниләренең өлкән яшьтәге якыннарын соңгы юлга озатканчы кадәр ничек итеп тәрбия хәстәре күрсәткәннәрен күреп үсә. Олыны олылау кирәклеген, кеченең гаиләдә үз урыны булуын алар белеп үсә, үз гаиләләрендә дә шушы модельне кулланачаклар. Дәрестән тыш вакытта әхлак тәрбиясен балаларыбыз «Хәзинә» түгәрәгендә дә ала. Бу түгәрәккә программа язган вакытта үзебезгә шундый максат куйдык: балада үз теленә, халкыбыз тарихына һәм рус халкы культурасына кызыксыну уятырга; ике халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен, киемнәрен, әзерләгән ризыкларын, гаилә тормышы кануннарын өйрәнергә һәм яшәеш кыйммәтләрен үзләштерергә.

Түгәрәгебез эшчәнлегенең нәтиҗәсе күз алдында. Әйтик, 2012 елда IV сыйныфта укучы бер кызыбыз «Каз өмәсе» дигән иҗади-эзләнүле проекты белән «Эврика» дигән муниципаль фәнни-гамәли конференциянең мәктәп этабында уңышлы  чыгыш ясады.

2013 елда IX сыйныф укучылары, «Алтын алмалар» дигән татар халык әкиятен сәхнәләштереп, район күләмендә үткәрелгән «Языковой калейдоскоп» дигән бәйгедә II урын яуладылар.

2014 елда V сыйныф укучылары «Әби-бабайларның һәм без чор балалары уеннары» дигән эзләнүле проект белән «Эврика» дигән муниципаль фәнни-гамәли конференциянең мәктәп этабында катнашты.

Эшчәнлегебез мәктәп тормышы белән генә чикләнми. Авылыбызга да файдабыз тия. Отношка җирлеге белгечләре белән берлектә эшләнгән «Авыгда – спорт мәйданчыгы булдыру» һәм «Авыл чишмәсе –кадерле урын» дигән ике проектыбыз Красноярск крае губернаторы грантына лаек булды. Аларны тормышка ашыруга өлкән сыйныф балаларыннан оештырылган хезмәт отряды ике җәй буена көч түкте. Мәктәбебез каршында спорт мәйданчыгы урнашкан. Кышын анда шугалак ясыйбыз, җәен футбол, волейбол уеннары оештырыла, сабантуйлар үткәрелә. Балаларның яраткан ял итү урыны да ул. Авылыбыздан берничә чакрым ераклыктагы чишмә яны да – авыл халкының яраткан ял урыны..

Ел саен авылыбызда сабантуй уздырыла. Бәйрәмгә әзерләнгәндә эчкерсез, дустанә мөнәсәбәтләргә, олыларны хөрмәтләргә өйрәтәсе дә юк. Бу – шулай тиеш, дип, табигый рәвештә кабул ителә. Туган телебезгә мәхәббәт, өлкән буынга хөрмәт, халкыбызның рухи байлыгына җылы мөнәсәбәт үзеннән-үзе тәрбияләнә. ФДББСта да: «Бала үз халкын, туган төбәген һәм Ватанын яратучы булып тәрбияләнергә тиеш», – дип язылган. «Үткәнеңне белмәсәң, нык рухлы булмасаң, якты киләчәкне корып булмаячак», – диләр укучыларым. Шуңа да туган телне камилләштерүне, саклап калуны     зур бурычыбыз, иң мөһим эшебез, дип саныйм.