Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе

№49

(Дәрестән тыш чара)

Гөлнара ГАНИЕВА, Резеда МИНХӘЙДӘРОВА, Ландыш ӘҺЛИУЛЛИНА, Гүзәлия ГЫЙНИЯТУЛЛИНА,

Әлмәт районы Колшәрип урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары

Максат: укучыларны Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; балаларны яхшыдан яманны аерырга өйрәтү; туган телгә, тарихыбызга мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Р.Фәхреддиннең портреты, китапларыннан төзелгән күргәзмә; “Мәктәпкә хөрмәтем – ул минем китабым”, “Үзең нинди – көзгең шундый”, “Ата-анасын тыңлаган – адәм булган, тыңламаган – әрәм булган”, “Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма” дигән канатлы сүзләр язылган плакатлар; презентация.

Әдәби сәяхәт барышы

(“Тәфтиләү”көе яңгырый “)

Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар! Без бүген “Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе” дигән әдәби сәяхәткә җыелдык. Татар халкы гомер-гомергә яхшы күңелле, ягымлы, уңган кешеләр белән горурланып яшәгән. Элек-электән үк борынгы әби-бабаларыбыз балаларын яхшы гамәлләр генә кылырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткәннәр.

(Музыка яңгырый. Зонтик һәм тылсымлы таягын тотып, Тылсымчы керә. Тирә-якта бар нәрсә дә тузган, идәндә чүп-чар һәм башка төрле нәрсәләр аунап ята. Тылсымчы бу тәртипсезлекне күреп шакката.)

Тылсымчы. Һай, нинди тәртипсезлек бу? “Әдәплеләр иле”нә ашыга идем (як-ягына карана), кая килеп эләктем соң мин? Ә-ә, “Әдәпсезләр иле”нә килеп чыкканмын икән… Карагыз инде мондагы тәртипсезлекне! Бу җирдә тәртипсез, бернинди дә әдәп белми торган кешеләр яши, ахры.

1 нче ситуация.

(Шулвакыт якыннан гына бер кыз үтеп китә.)

Тылсымчы (аңа эндәшеп). Исәнме, кызым!

Кыз (дорфа гына). Исән әле. Минем исәнлегемдә синең ни эшең бар? (Тиз генә үтеп китә.)

Тылсымчы (аптырап кала). Исәнләшә дә белмиләр икән әле монда балалар.

2 нче ситуация.

(Бер малай белән бер кыз чыга. Малайның кулында машина, ә кыз курчак белән шоколад тоткан.)

Малай (машинасы белән мактанып). Менә, күрәсеңме, әти миңа яңа машина алып кайтты.

Кыз. Синең машинаң булса, минем җырлый торган курчагым бар шул. Әле миңа әти шоколад та алып бирде.

Малай. Кая миңа бир әле шоколадыңны!

Кыз. Оста икәнсең, үземә дә берәү генә әле ул. Бирмим!

Малай. Ярар, бирмәсәң, без аны тартып та ала беләбез. (Кызның кулындагы шоколадны тартып ала да йөгереп чыгып китә.)

Кыз (елап). Мин сине әтигә әйтәм, әшәке малай син! (Кереп китә.)

Тылсымчы. Ай-яй, тәртипсез малай икән, дустыңны шулай кыерсытырга ярыймыни инде?

3 нче ситуация.

(Ике кулына зур сумкалар күтәргән әби чыга. Якыннан гына бер малайның үтеп баруын күреп, әби аны ярдәмгә чакыра.)

Әби. Улым, сумкаларым бигрәк авыр булды, бераз күтәрешеп кенә бармассыңмы икән?

Малай. И-и әби, дискотекага ашыгам шул, вакытым юк. Күтәрә алмагач, күп тутырмаска иде. (Шулай ди дә үтеп китә.)

Әби. И-и бала, бала. Вакытың бигрәк тыгыз икән шул инде… (Авыр сумкаларын көчкә күтәреп кереп китә.)

Тылсымчы. Өлкәннәрне хөрмәт итү дә юк икән монда… (Бу күренешләрнең барысына да шаккатып, читтән генә күзәтеп тора.)

Тылсымчы. Ай-яй-яй! Бу нинди тәртипсезлек, әдәпсезлек! Бу илне болай гына калдырып китү ярамас, кая әле минем тылсымлы таягым… “Әдәплеләр иле”ндәге дусларымны чакырыйм әле, алар бу эшкә нәрсә әйтерләр икән? (Тылсымлы таягын болгап җибәрә.) “Әдәплеләр иле”ндәге дусларым, рәхим итегез!

Тылсымчы. Исәнмесез, балалар! Мин “Әдәпсезләр илендә” бик күп тәртипсезлекләр, начарлыклар эшләүче әдәпсез балаларны күреп шаккаттым. Сез бу турыда ниләр әйтерсез икән? Бәлки, күренекле мәгърифәтче, галим, тарихчы һәм педагог, журналист һәм дин әһеле Ризаэддин Фәхреддин абыегыз турында сөйләп китәрсез. Аның бит “Балаларга нәсыйхәт” исемле китабында тәрбияле балалар турында бик күп язылган. Шул китапта ниләр сөйләнүе турында берничә мисал да китереп китсәгез, бик яхшы булыр иде. Сезнең сөйләгән сүзләрдән бу илдәге балалар да тәртипле балаларга әйләнеп, бу ил “Әдәпсезләр иле”дип аталудан туктар иде.

 Укытучы. Мәшһүр галим Ризаэддин бине Фәхреддиннең «Нәсыйхәт» исемле китабының беренче битен ачыйк әле.

Мәктәп әдәпләре. Мәктәпкә хөрмәтем – ул минем китабым, диелгән.

Укучы. Мәктәптә укучылар өчен кагыйдәләр без туганчы ук язылган булган. Безнең әби-бабаларыбыз да, әти-әниләребез дә аларны төгәл үтәгәннәр. Димәк, ул кагыйдәләрне без дә бозмаска тиеш. (Кагыйдәләрнең кайберләрен әйтеп күрсәтә.)

Укытучы. Китапның икенче битендә сүз “Чисталык әдәпләре” турында бара. Аерым алганда, “Борын әдәпләре”, “Колак әдәпләре”, “Кул әдәпләре”, “Баш әдәпләре”, “Күз әдәпләре”, “Авыз әдәпләре” турында.

 Ә хәзер китабыбызның өченче битен ачыйк. Ул “Ата-ана әдәпләре” дип атала. (Укучыларның фикерләре тыңлана. Китаптан мисаллар китерелә.)

Укытучы. Ярамаган эшләр белән әти-әнине борчу, рәнҗетү, ачуланышу, сүзләрен тыңламау – әхлаксызлык билгесе, зур гөнаһ. Һәркем үзен тудырган кешеләргә миһербанлы булырга тиеш. Ата-анасын хөрмәт итмәгән кеше үзе дә хөрмәтсез була. Алар каршында безнең бурычыбыз бик олы. Аларны никадәр генә хөрмәт итсәк тә, бурычыбызны биреп бетерә алмаячакбыз.

(“Ана “шигырен тыңлау.)

Укытучы. Менә, балалар, ниһаять, “Әдәплеләр иле”нә килеп җиттек.

Тылсымчы. Рәхмәт, балалар! Сез үзегезнең матур җырларыгыз, сөйләгән сүзләрегез белән бу илдәге әдәпсез балаларны да үзегезгә караттыгыз. Ризаэддин Фәхреддин биргән төпле киңәшләр, минемчә, аларның колакларына кергәндер. Бәлки алар да әдәпле балаларга әйләнгәндер.

(Чара башындагы күренешләрдә катнашкан балалар чыга.)

Балалар. Тылсымчы апа, балалар! Сез безне гафу итегез инде, без башка алай булмабыз. Безне дә үзегез белән “Әдәплеләр иле”нә алып китегез. Безнең әдәпсез балалар буласыбыз килми.

Тылсымчы. Ярый, балалар, гаебебезне вакытында таный белеп, начар гадәтләрдән читләшә белүегез миңа бик ошады. Сезне дә үзебез белән алабыз. Рәхим итегез “Әдәплеләр иле”нә!

Укытучы. Укучылар, килгән кунаклар, без сезнең белән Р.Фәхретдиннең үгет-нәсыйхәтләренә багышланган “Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе” исемле әдәби сәяхәттә булдык. Р.Фәхреддиннең үгет-нәсихәтләрен һәрвакыт исегездә тотарсыз һәм үтәрсез дигән өметтә калабыз.