Әхлак – милли тәрбиянең нигезе

№ 119

(Башлангыч сыйныф укытучылары өчен)

Римма ХАФИЗОВА,

Сарман районы мәгариф бүлеге методисты

Балалар — безнең киләчәгебез. Без аларга карап сокланабыз, ышанабыз. Балага куелган таләпләр тәрбиянең нигезен тәшкил итә. Ул таләпләр катлаулы тормыш шартларын аңларга, дөрес әхлак нормаларына төшенергә, гаилә, җәмгыять, коллектив ихтыяҗларының шәхси ихтыяҗлардан өстен торуын белергә өйрәтә. Балаларда тәрбиялелек, тугрылык, намуслылык һәм башка шундый әхлакый сыйфатлар тәрбияләү мәктәп һәм гаиләнең уртак эше булырга тиеш. Бүгенге көндә яшүсмерләр арасында сүлпәнлек, битарафлык, белмәгәнне белергә теләмәү, матур әдәбият укудан бөтенләй бизү, яхшылыкны күрмәү кебек кире сыйфатларның көчәюе сизелә. Бу – укытучыны ифрат борчый, әлбәттә. Әлеге мәкалә шушы темага багышлана.

Татар милләте кешелек җәмгыяте тарихында тирән эз калдырган халык буларак билгеле. Аның искиткеч матур аһәңле теле, күркәм гореф-гадәтләре, рухи мәдәнияте, мили холкы, әхлакый сыйфатлары бар. Халкыбызга хас әхлакый сыйфатлар ата-ана аша балага гаиләдә сеңдерелә. Шунлыктан татар халкы борынгыдан ук әхлак нормаларын камилләштерә килгән. Халкыбызның иң изге хыялы камил кеше тәрбияләү булган. Бу бүгенге көндә дә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Әхлаклылык һәр дәүләтнең яшәве, үсүе, алгарышы өчен иң кирәкле шарт, безнеңчә. Гаиләдән тыш әхлак тәрбиясе бирү балалар бакчасы, мәктәп учреждениеләренә дә йөкләнә. Әхлак тәрбиясе өчен шартлар гаиләдә тудырыла, алга таба камилләштерелә генә.
Башлангыч сыйныф укытучыларына әдәби уку дәресләрендә әхлаклылык тәрбиясе бирү өчен, мөмкинлекләр бар, әмма тәрбиядә бала үзе һәм ата-анасы да катнашырга тиеш. В. Казыйхановның «Әхлак дәресләре» җыентыгы – бу максатны тормышка ашыруда бик кирәкле әсбап, укытучының өстәл китабы булып тора. Әдәби уку дәресләренең төп максаты булып, балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты һәм әдипләрнең әсәрләре белән таныштыру, аларны уку ихтыяҗы тудыру, уку барышында әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, эстетик ләззәт алырга өйрәтү тора.
Әдәби уку дәресләрендә әхлак тәрбиясен ничек бирергә соң?  Әлбәттә, халык авыз иҗаты, әдипләрнең әсәрләре аша. 4 нче сыйныфта Вәсимә Хәйруллинаның «Хәерле көн» шигыре бирелгән. Исәнләшү, аның төрле формалары, изге теләк теләү һәр дәрестә психологик уңай халәт булдыру өчен хезмәт итә. М.Җәлилнең «Дару» шигыре аша якын кешеләреңнең иң көчле шифа бирүләре, аларның кадерен белергә кирәклеге турында әйтеп була. Марсель Галиевнең «Туган як» шигыре аша ярату хисенең бирелеше турында сөйләшергә мөмкин. 3 нче сыйныфта Әзһәр Габидинең «Тере антенналар» шигыре буенча образлы фикерләү юнәлешенә нигез салырга була. Вәсимә Хәйруллинаның «Хозурлык һәм горурлык» шигыре туган як матурлыгының бирелешен күзәтү өчен кулай. Әдәби уку дәресләрендә салынган әхлакый орлыклар урта һәм югары сыйныфларда камилләштерелә.
Халык авыз иҗаты әсәрләре белән танышу кече яшьтән үк башлана. 5 нче сыйныфка килгәндә инде бала әдәбият дәресләрен үзләштерү дәрәҗәсенә җитәргә тиеш. Мифлар, әкиятләр, риваять һәм легендалар, хикәя һәм шигырьләр, аерым язучылар иҗаты белән танышкан бала тормыш өчен кирәкле булган әдәби әсәрләрне укырга күнегә. Күнекмә ныклы булганда, әдәби әсәрләр аша күп әйберләргә өйрәнергә, өйрәтергә мөмкинлек бар. Бу башлангыч сыйныф укытучыларына йөкләнә. Ул эстафетаны татар теле һәм әдәбияты укытучыларына тапшыра.

Татар халкына хас булган олыны олы итү, киң күңеллелек, хезмәт ярату, кешелеклелек, туган якны ярату, саклау, матурлыкка соклану, табигатькә сакчыл караш, пөхтәлек кебек сыйфатларны формалаштыру, баланы дөрес һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, йорт-җир тотарга күнектерү — иң җаваплы бурычыбыз.
Ризаэтдин Фәхретдин юкка гына: “Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр”, — дип язмаган.
Швейцар педагогы Песталоцциның киңәшләре бик урынлы, ул: “Әхлак тәрбиясе балалар учреждениеләренең төп бурычы булырга тиеш. Бары әхлакый тәрбия генә яхшы холык, яшәү авыр чагында кешеләрдән ныклылык һәм шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыра”, — дигән. Чынлыкта, тәрбия гаиләдән башлана, ә укытучы тәрбия бирүдә зур роль уйный.

Әхлак тәрбиясе бирү бик җаваплы, әмма аның ңәтиҗәсен күрү өчен вакыт кирәк. Шуңа күрә кешенең әхлагын камилләштерергә омтылуы табигый күренеш. Әгәр дә шул омтылыш булмаса, кешелек алга китә алмый. Бу зарурилык мәктәп елларында, аннан сон да камилләшергә тиеш.  Профессор
Ә.З.Рәхимов фикеренчә, әхлак кызларда — 8 яшькә, малайларда 12 яшькә формалаша. Димәк, әхлак тәрбиясен иртәрәк башларга кирәк. Бала тәрбиясе ана карынында ук башланырга тиеш, дигән фикер белән дә килешми мөмкин түгел. Ярый ла әхлак формалашса, ә киресенчә булса нәрсә эшләргә? Әлбәттә, баланың үзен үзе тәрбияләве өчен шартлар тудырырга кирәк.  Әдәби уку, әдәбият дәресләре, сыйныф сәгатьләре — иң отышлы чаралар. Үзеңне тәрбияләргә өйрәнү иң зур батырлык була ала. Моның өчен бала аның кирәклеген аңларга тиеш. Максат куеп эшләгәндә генә нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.
Милләтебезнең киләчәге булган яшь буынга әхлак тәрбиясе бирү аерым бер профессия кешеләренең генә вазифасы булла алмый. Милли, әхлакый сыйфатлары сакланып калса гына милләт яши, алга бара ала. Моның өчен битарафлыкка юл куймаска кирәк. Халкыбызга хас булган күркәм сыйфатлар алмашка килгән буында да сакланып калуына без һәммәбез дә җаваплы.

 

Кулланылган әдәбият

1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән татар телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен уку китабы. Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Казан, 2013 “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты.

2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән татар телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен уку китабы. Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Казан, 2013 “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты.