Әйшияз авылы тарихы

№ 89

Рузалия НИГЪМӘТҖАНОВА,

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студенты

Гөлсия ҖИҺАНГӘРӘЕВА,

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының I квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, фәнни җитәкче

Күренекле мәгърифәтче, галим Каюм Насыйриның күпсанлы хезмәтләре белән танышканда аның Зөя өязе авылларына багышланган «Археология материаллары»н кызыксынып укыдым. Бу хезмәтендә ул күп кенә татар авылларының тарихын яза. Әлеге хезмәтне укыганнан соң, миндә  үз туган авылымның тарихын өйрәнү теләге туды.

Данлыклы Казан арты. Татар халкы милләт буларак шушында формалашкан, халкыбызның мәгърифәте, мәдәнияте һәм әдәбияты бишеге ул. Казан артының татар халкы тарихында тоткан урыны һәм әһәмияте һәркемгә яхшы мәгълүм. Казан артының үзәге – халык телендә «Ак як» дип аталган Әтнә төбәге.

Һәрберебезнең дә газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Минем туган авылым – шушы данлыклы Әтнә төбәгенең бер почмагында урнашкан Әйшияз авылы.

Әйшияз (Әшиасты) авылы Әтнә районына керә. Ул район үзәге Олы Әтнә аылыннан 11 чакрымда, авыл җирлеге  үзәге – Күәм авылыннан – 5, тимер юл станциясе – Коркачыктан – 41, Казан шәһәреннән 82 чакрым ераклыкта урнашкан.

Әйшияз атамасы тарихи-статистик белешмәләрдә, халык авыз иҗаты әсәрләрендә һәм башка чыганакларда искә алына.

Туган авылым Казан ханлыгы чорында да булган. Әйшияз авылы янындагы «Хан зираты» дип йөртелгән зиратны тикшергәннән соң” археологлар анда XVI йөзгә мөнәсәбәтле, ләкин язусыз өч кабер ташы табалар.

1859 елда авылдагы 47 хуҗалыкта 117 ир-ат һәм 191 хатын-кыз көн иткән. Анда бер мәчет эшләгән. 1898 елгы китапта Әйшияз авылында татарлар гына яши дип искәртелә. К.Берстель хезмәтендәге мәгълүматларга караганда, Әйшияз авылында барлыгы 420 татар кешесе исәптә торган.

С.Шпилевский хезмәтендә (Казан, 1877) Олы Күәм һәм Әйшияз (Әши асты) авыллары арасында ур (вал) булуы турында языла.

Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары була. Минем туган авылым – Әйшиязның да табигате искиткеч матур. Ул үзенең Калатау урманы, Изгеләр чишмәсе, Ашыт елгасы белән күпләргә билгеле.

Авыл түбәнлеккә урнашкан. Шуңа күрә авылдан түбәнрәк аккан инеш буйларын Тау асты дип атыйлар. Инеш буен куе тал каплап алган. Авылдан ерак түгел генә бормаланып-бормаланып, Ашыт елгасы ага. Ашыт элек мул сулы елга булган. Аның тирә-ягы куе урманнар белән капланган. Урманнарда аю, төлке, куян һәм башка җәнлекләр, кошлар да күп булган. Ә инде борынгы заманнарда мамонт көтүләре дә йөргән. Елга буеннан табылган сөякләр шул хакта сөйли.

Ашыт хәзер элеккечә мул сулы түгел. Елга буйларында да таллыклар гына сакланып калган. Җәйнең эссе көннәрендә авылымның эштән арыган халкы елга буена төшеп су коена, ял итә. Ашыт елгасы – безнең горурлыгыбыз ул.

Риваятьләргә караганда, авылның тарихы да шул елга белән бәйләнгән. Өлкәннәр авылыбыз тарихын болай сөйлиләр. Моннан күп еллар элек яшәгән кешеләр бу якларга килеп чыканнар һәм Ашыт суы буена шәһәр төземәкче булганнар. Алар ярыйсы гына зур бер авыл салганнар һәм аны Әйше дип атаганнар. Әйшедә яшәүчеләр иген иккәннәр, мал-туар асраганнар.

Бу урыннар шәһәр төзү өчен бик үк уңайлы булмаган. Җирләре дә артык уңдырышлы түгел, Ашыт суы да кораблар йөзәрлек зур һәм тирән булмаган. Шуңа да кешеләрнең бер өлеше башка урыннарга күчеп киткән, күчәсе килмәгәннәре Әшиасты авылына нигез салган. Авыл элегрәк нигезләнгән Әйше авылыннан түбәнрәк урнашкан булганга, аны Әйше асты дип атаганнар. Вакытлар уза торган һәм бу авылны Әйшияз, ә кайберәүләр әле дә Әйшиасты (Әйшеасты) дип йөртәләр. Әйшеләрнең зиратын – Изгеләр зираты, ә андагы чишмәне Изгеләр чишмәсе дип атыйлар.

Кала төземичә ташлап киткән таулыкларны, Ашыт буйларын Кала тавы асты дип атыйлар. Бу урында агачлар куе урман кебек үсә.

Элекке вакытларда Әшиасты белән Түбән Көек арасында куе урман булган. Хәзер бу урман юк, ул киселгән һәм болынга әйләндерелгән.

Әшиасты авылы Үртәм суы буена утырган. Ул Ашытка уң яктан килеп кушыла, ә Үртәм суына Әшиасты инеше коя. Каенсар авылыннан килеп чыккан Инеш яисә Каенсар суы да Үртәм елгасына төшә. Каенсар дип ул янында каен агачлары үскәнгә аталган, әлбәттә. Авыл янында Әйшияз / Әшиасты һәм Тау асты болыннары бар.

Авылымның бер ягында Ишми базар өсте дип аталган урын бар. Элекке вакытларда бу җирләрдә өч-дүрт хуҗалык булып марилар яшәгән дип сөйлиләр.

Авыл янындагы чокырлы урынны Баязит тавы дип атыйлар. Бу урын елга буена урнашкан. Элек анда Баязит исемле изге күңелле бер байның тегермәне булган. Аның хөрмәтенә бу урынны Баязит тавы дип атаганнар.

Элекке вакытларда кызлар бу урынга күмәкләп уйнарга йөргән. Беркөнне уен уйнаганда шунда чишмә чыгып утырганны күргәннәр һәм аны чистартып, суны шуннан ташый башлаганнар. Шуңа күрә чишмәне Кызлар чишмәсе дип атаганнар.

Авылымның «курыпса», «чабата» исемле кушаматлары бар. Элек авыл халкы чабатаны бик матур итеп ясаган. Чабата ясауны Нәҗметдин исемле абзый уйлап чыгарган. Авыл халкы чабатаны Кече Әтнә базарына барып сата торган булган. Әйшиязның чабата турында җыры да бар.

Әйшиасты чабатасы

Аякка җайлы ята,

Иртә белән киеп чыксаң,

Кич белән чәчәк ата.

Чабатаны эшләү өчен юкә ташыганнар. Шуннан курыпса дигән сүз барлыкка килгән. Ул юкә кайрысы дигән мәгънәдә.

Авылда электән үк мәчет булган. 1930 елларда мәчет манарасын кискәннәр.

Ә Калатау урманының даны бик еракларга таралган. Андагы Әүлия каберлеге, Изгеләр чишмәсе – үзе зур тарих. Моннан күп еллар элек Әйшияз авылында Ашыт елгасы янында Калатау җыены (Калатау атнасы) уздырылган. Аны «Әләшә бәйрәме» дип тә атап йөртәләр. Ул июнь аеның беренче җомгасында, кошлар баласын очырган вакытка туры китерелеп үткәрелгән. Бизәлгән җигүле атларга төялеп, Изгеләр каберенә бик күп җирләрдән халык, дин әһелләре җыйналган, сәдакалар салганнар. Кала асты җыенына бик күп сәүдәгәрләр дә килеп сәүдә иткәннәр. Төрле халык уеннары оештырганнар, ял иткәннәр.

Алдагы атналарда – Шимбер җыены, июнь уртасында Бәрәскә җыены (Бәрәскә атнасы) уздырылган. Шулай ук Бәрәзә җыены, Алат җыены, Мокшы җыены һ.б. шундый җыеннар үткәрелгән.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, һәрбер авыл җыенга үзенчә хәзерләнгән һәм үзенчә уздырган. Әйшияз авылы халкы күршедәге Күәм, Үртәм, Казак Үртәме, Күлле Киме, Җилгелде, Бактачы, Каенсар авыллары белән бергә июнь аеның беренче декадасында Калатау җыенын бәйрәм иткән.

Гадәттә, җыеннар язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң үткәрелгән. Малайлар җыенга килүчеләрне авыл капкасын ачып керткәннәр. Кунакларны чәй өстәле артында каршы алганнар. Җомга көнне иртәдән мунча ягылган була. Татар халкында: «Кунакның хөрмәте – мунча», – диелгән. Мунча артыннан кунакка хөрмәт йөзеннән кайнар коймак пешерелеп китерелгән. Көн уртасында якын туганнарны ашка чакырганнар. Эчемлек итеп өй куасы һәм медовуха әзерләнгән. Җыеннарда сәүдәгәрләр күптөрле товарлар белән сәүдә иткәннәр.

Ә иң куанычлысы шул – «Калатау җыены» яки «Әләшә бәйрәме» бүгенге көндә халкыбызга кабат әйләнеп кайтты. Бәйрәмне үткәрер алдыннан каберлекләр, Изгеләр чишмәсе чистартыла, җимерелгән рәшәткә-коймалар төзекләндерелә, яңадан буяла. Изгеләр чишмәсе, «Әләшә бәйрәме» кабат әйләнеп кайткач, танымаслык булып үзгәртелде. Чишмәгә төшү юлына һәркем менеп-төшеп йөри алырлык итеп тимердән култыксалы баскыч эшләнелде (Ул 160 лап басмадан тора.) Чишмә үзе, яхшылап чистартылганнан соң, кирпеч белән тышланды. Анда һәркем иркенләп үзе теләгәнчә су ала ала.

Бәйрәмне оештыруда да җитәкчелекнең ярдәме зур. «Күәм», «Уңыш» агрофирмалары җитәкчелегендә «Әләшә бәйрәме» оешкан төстә үтә. Ул, гадәттәгечә, июнь аеның беренче җомгасында үткәрелә. Бу көнне иртәдән үк халык агыла башлый. Тирә-як авыллардан гына түгел, ераклардан да килүчеләр күп. Монда Корьән укучы дин әһелләре дә бик күп җыйнала. Килүчеләр арасында өлкән яшьтәгеләр генә түгел, яшьләр дә күп була. Алар савап булсын, әйткән нәзерләребез өчен дип сәдакалар бирәләр. Килгән кунакларны кайнар чәй, коймаклар белән сыйлыйлар. Шушы бәйрәм аша авылыбыз даны еракларга тарала.

Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Безнең Әтнә районы да андый шәхесләргә бай. Безнец Тукаебыз, Мәрҗәниебез бар. Сибгат Хәким, Самат Шакир, Фирая Зыятдинова, Әсгать Сәфәров, Марсель Сәлимҗанов кебек күренекле якташларыбыз дь хаклы горурланабыз.

Ә менә минем туган авылым Әйшияз үзенең көрәшчеләре белән данлыклыдыр дип уйлыйм мин. Чыннан да, туган авылымда көрәшчеләр күп, бу бәлки, аның суыннандыр. Гайсә һәм Габделфәт Шакировлар, Габделбәр Сабиров, Марсель Таһиров, Айрат Галимҗанов, Дамир Гыйльфанов, Мәсхүт Гыйльметдиновлар – Әйшияз авылында туып үскән данлыклы көрәшчеләр. Шулар арасыннан Мәсхүт Гыйльметдинов, Гайсә Шакиров – спорт мастерлары.

Марсель Шәрифҗан улы Таһировка күбрәк тукталасым килә. Ул Россиянең һәм Татарстанның атказанган спорт остасы, өч тапкыр Россия, 9 тапкыр Татарстан чемпионы. «Казан беренчелегенә уздырыла торган көрәш ярышларында дүрт мәртәбә җиңүче булдым. Герой-шагыйрь М.Җәлил исемендәге призга уздырылган бәйгедә 20 ел рәттән көрәшеп, бик күп призлы урыннарга чыктым. Дүрт мәртәбә (1988, 1989, 1991, 1995 елларда) җиңү яуладым», – ди ул үзе турында. Марсель абый көрәшче генә түгел, ул – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты да әле.

Бүгенге көндә авылыбызда 70 хуҗалык бар. Кибет һәм даруханә эшли. Кызганыч, башлангыч мәктәп бүгенге көндә ябык. Авыл эчендәге юлларга һәм олы юлга асфальт салынган. Юл буйларына матур урман полосалары утыртылган. Алар тирә-юньгә ямь өстәп тора. Авылыбызга газ кертелгән.

Авылымның нәкъ уртасында мәчет балкып утыра. Көн дә яңгыраган азан күңелләргә иман нуры иңдерә. Авыл халкы әби-бабалар күмелгән зиратны да хөрмәтли, күз карасыдай кадерли, тәртиптә тота. Барлык каберләргә дә чардуган тотылган, таш куелган, зират койма белән әйләндереп алынган.

Язмамның ахырында шуны әйтәсем килә: без үз Туган төбәгебез тарихын ныграк өйрәнәбез икән, аның киләчәге турында да тирәнрәк уйланырбыз дигән нигез бар. Тарихны белү, тарихи истәлекләрне бергә туплау, саклау безгә тормышта үз урыныбызны табарга, Ватаныбызга файдалы булып үсәргә ярдәм итәр. Һәрбер яңа буыннын, язмышы үткән заман белән аерылгысыз бәйләнештә тора. Бүгенге матди һәм рухи культурабызның, барлык казаныш һәм җиңүләребезнең чыганагы әнә шуннан килә.