Әйләнә-тирә дөньядан тест биремнәре

№44

(II сыйныф)

Ләйсән ЗАКИРОВА,

Кукмара районы Каенсар башлангыч мәктәбе укытучысы

 

«Галәм, вакыт, календарь»

1. Россиядә иң күп санлы халык –

а) белоруслар

б) руслар

в) украиннар

2. Җиргә иң якын йолдыз –

а) Кояш

б) Ай

в) Меркурий

3. Җирнең иярчене –

а) Йолдыз

б) Кояш

в) Ай

4. Без тирә-юнебездә күрә торган Җир өслеге сызык белән чикләнгән. Ул нәрсә дип атала?

а) туры сызык

б) горизонт сызыгы

в) горизонт яклары

5. Җирнең моделе –

а) глобус

б) компас

в) кояш

6. Көн белән төннең алмашынуы –

а) горизонт яклары

б) планеталарның хәрәкәте

в) җирнең үз күчәре тирәсендә тулы бер әйләнеш ясавы

7. Җиде тәүлек ул –

а ) бер атна

б) бер көн

в) бер ай

8. Бер айда тулы бер әйләнеш ясый:

а) Кояш

б) Йолдыз

в) Ай

9. Җирнең кояш тирәли тулы бер әйләнеш ясавы –

а) атна

б) ел

в) ай

10. Табигатьтә бара торган үзгәрешләр

а) ел фасыллары

б) ай һәм ел

в) табигать күренешләре

11. Ел фасылларын тиешле тәртиптә яз: ______________________.

12. Һава торышы нәрсәне аңлата?

а) һава темпиратурасы, болытлылык, явым-төшемнәр, җил

б) компас, горизонт яклары

в) атна, ай, көн

13. һава темпиратурасын төгәл үлчәү өчен кулланыла торган прибор –

а) компас

б) термометр

в) линейка

«Көз…»

1. Көзге айлар –

а) декабрь, январь, февраль

б) сентябрь, октябрь, ноябрь

в) март, апрель, май

2. Терек булмаган табигатькә нәрсәләр керә?

а) яңгыр, томан, кар

б) хайваннар, үсемлекләр, бөҗәкләр

в) агачлар, чәчәкләр томан

3. Көзге көн белән төн тигезләшкән көн –

а) 11 сентябрь

б) 13 октябрь

в) 23 сентябрь

4. Күктә ничә йолдызлык бар?

а) 88

б) 78

в) 68

5. Ачы гаҗәеп исе буенча башкалардан аерылып тора торган үсемлек –

а) бака яфрагы

б) кычыткан

в) әрем

6. Һава темпиратурасын төгәл үлчәү өчен кулланыла торган прибор –

а) термометр

б) компас

в) линейка

7. Элекке заманнарда крестьян хатын-кызларының төп хезмәте –

а) печән чабу

б) җитен эшкәртү

в) бизәкләр ясау

8. Агачлар һәм куаклар тормышында төп көзге күренешләр –

а) бөреләр чыгу

б) чәчәк ату

в) яфракларның төсе үзгәрү һәм коелу

9. Культуралы үсемлекләр –

а) кычыткан, әрем, бака яфрагы

б) гладиолус, кашкарый дәлия

в) тузганак, хризантема, кузгалак

10. Риваятьләрдә нинди чәчәкне сугышка уңыш китерә дип уйлаганнар?

а) хризантема

б) дәлия

в) гладиолус

11. Япония гербындагы чәчәк –

а) хрезантема

б) бәрхет гөле

в) кашкарый

12.Нәрсә ул гөмбә?

а) үсемлек

б) үлән

в) тереклек ияләренең үзенә бер төркеме

13. Гөмбәнең өлешләре: _______________________________________.

14.Гөмбәнең җир асты өлеше –

а) гөмбәлек

б) эшләпә

в) аяк (төп)

15. Ашарга яраклы гөмбәләр –

а) ялган баллы гөмбә, үтле гөмбә

б) ак гөмбә, усак гөмбәсе

в) әтәч гөмбәсе, мухомор

16. Көзен бөҗәкләрнең юкка чыгуы нәрсә белән аңлатыла?

а) төрле урыннарга кереп качалар

б) кошлар ашап бетерә

в) көннәр суыту һәм азык җитмәү

17. Нәрсә бөҗәк түгел?

а) үрмәкүч

б) кырмыска

в) чебен

18. Кайсылары бөҗәккә керә?

а) үрдәк, чыпчык, саескан

б) чикерткә, энә карагы, шөпшә

в) балык , кысла, чикерткә

19. Үрмәкүчләрне нинди билгеләре буенча бөҗәкләрдән аерып була?

а) алты аяклы

б) сигез аяклы

в) аяклары җитез

20. Кышка җылы якларга очып китә торган кошлар –

а) күчмә һәм кошлаучы кошлар

б) кышлаучы кошлар

в) күчмә кошлар

21.Кышламый торган кошлар –

а) песнәк, үрмәләч, тукран

б) тургай, карлыгач, торна

в) чәүкә, күгәрчен, челән

22. Салкыннар башлану белән нинди хайваннар йокыга тала?

а) кәлтә, аю, тиен

б) куян. төлке, бүре

в) бака, кәлтә, елан

23. Көз көне кышка азык әзерли торган җәнлекләр –

а) тиен, тычкан

б) куян, бүре

в) төлке, тиен

24. Кышка азык әзерләми торган җәнлекләр –

а) тиен, аю

б) бүре, төлке

в) куян, тиен

25. Урман чикләвеге белән тукланучы хайваннар –

а) керпе, елан, бүре

б) тиен, аю, куян

в) урман тычканы, күкшә, тиен

26. Имәнгә таралырга ярдәм итә торган кош –

а) күкшә

б) чыпчык

в) тукран

27. Көзен кешеләр хезмәте?

а) уңыш җыялар

б) яшелчә утырталар

в) уңыш җыялар һәм яшелчә утырталар

28. Кайсы ел фасылында агач һәм куаклар утырталар?

а) кыш

б) яз

в) көз

29. Ерак Көнчыгышта Кызыл китапка кертелгән кош

а) мандаринка

б) страус

в) павлин

30. Июльдән сентябрьга кадәр урманда көдрә йонлы бәрәнне хәтерләтә торган гөмбә исеме –

а) ак гөмбә

б) көдрәш гөмбә

в) каен гөмбәсе

Җаваплар

«Галәм, вакыт, календарь»

1. б) руслар

2. а) Кояш

3. в) Ай

4. б) горизонт сызыгы

5. а) глобус

6. в) җирнең үз күчәре тирәсендә тулы бер әйләнеш ясавы

7. а) бер атна

8. в) Ай

9. б) ел

10. в) табигать күренешләре

11. Кыш, яз, җәй, көз

12. а) һава темпиратурасы , болытлылык, явым –төшемнәр, җил

13. б) термометр

«Көз…»

1. б) сентябрь, октябрь, ноябрь

2. а) яңгыр, томан, кар

3. в) 23 сентябрь

4. а) 88

5. в) әрем

6. а) термометр

7. б) җитен эшкәртү

8. в) яфракларның төсе үзгәрү һәм коелу

9. б) гладиолус, кашкарый, дәлия

10. в) гладиолус

11. а) хризантема

12. в) тереклек ияләренең үзенә бер төркеме

13. Эшләпә, аяк(төп), гөмбәлек

14. а) гөмбәлек

15. б) ак гөмбә, усак гөмбәсе

16. в) көннәр суыту һәм азык җитмәү

17. а) үрмәкүч

18. б) чикерткә, энә карагы, шөпшә

19. б) сигез аяклы

20. в) күчмә кошлар

21. б) тургай, карлыгач, торна

22. в) бака, кәлтә, елан

23. а) тиен, тычкан

24. б) бүре, төлке

25. в) урман тычканы, күкшә, тиен

26. а) күкшә

27. а) уңыш җыялар

28. в) көз

29. а) мандаринка

30. б) көдрәш гөмбә