Энҗе тезәм сүзләрдән

№ 120

(Рәзинә Мөхияр иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА,

Яр Чаллыдагы 22 нче урта мәктәпнең китапханә мөдире

Максат.

Укучылар күңелендә шигырь китаплары  аша сәнгатьнең бер төре булган шигриятькә карата кызыксыну уяту  һәм  гомүмән, әдәби  китаплар  белән мавыктырырга тырышу.Алар туган телебезне  онытмасыннар, яратсыннар, хөрмәт итсеннәр.Туган телебезнең кирәклеген аңласыннар, үзләренең татар икәнлекләрен онытмасыннар.Тамчы  тама-тама ташны тишә диләр. Аз-азлап булса да балалар күңеленә менә шушы төшенчәне сеңдерә алсак иде…

Җиһазлау.

Сәхнә түренә зур хәрефләр белән Рәзинә Мөхияр диеп язылган. Сәхнәнең урта  өлешендә “Энҗе тезәм сүзләрдән.”дигән җөмлә — кичәнең исеме  урын  алган . Бераз читтәрәк китапкүрсәткечтә шагыйрәнең иҗат җимешләре—китапларыннан ясалган күргәзмә оештырылган. Бераз арырак шигриять символикасы  ясалып куелган.

1 нче алып баручы. Шигырь сөйли-сөйли чыга. (“Моңым белән бәхетлемен” шигырен сөйли.Каршына 2нче алып  баручы килә)

2 нче алып баручы. Исәнмесез! Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар!

1 нче алып баручы.Хәерле көн кадерле кунаклар!

2нче алып баручы.(шигырь сөйли)

Сүз.Рәзинә Мөхияр сүз.

Бер сүз эзлим сүзләр дөньясыннан,

Могҗизалы,серле һәм көчле сүз:

Бар Галәмне ныклап яратырлык,

Сугышларны җирдә туктатырлык,

Көчсезләрне көчлерәк итәрлек,

Усалларның да исе китәрлек,

Ямьсезләрне дә матур дип күрерлек ,

Матурлыктан ал гөлләр үрерлек…

Көчле,серле һәм могҗизалы сүз.

Сүзләр дөньясыннан эзлим бер сүз…

1 нче алып баручы.Шулай,шулай.Сүзләр – алар серле.Алар зур  илаһи көчкә ия…

2нче алып баручы.Бигрәк матур  итеп әйттең. Алиһәме әллә син? (Сәхнә алдына шагыйрәнең “Алиһә” шигырь китабының  макетын күтәргән укучы килеп чыгып баса. (1нче алып баручы 2нче алып баручыга  серле генә карап куя)

1нче алып баручы.Тыңла мине! ( шул вакытта  “Тыңла мине”шигырь китабы макетын тоткан укучы пәйдә була)

2нче алып баручы. Рәхмәт, тыңлыйм,бик рәхәтләнеп тыңлыйм.

Әллә тагы  берәр  шигырь сөйләргә җыенасың инде?

1нче алып баручы.Әйдәгез, укучыларны тыңлап үтик әле.

Сүз сезгә балалар!

1нче укучы:

“Әни күчтәнәче”

 

Күчтәнәчкә әни май җибәргән,

Түм-түгәрәк—аймы,кояшмы?!

Әни җибәргәнгә күрә микән,

Күчтәнәче аның кояшлы.

Күчтәнәчтән миңа ишетелә

Әниемнең назлы сүзләре.

Карап тора сыман,сагышланып,

Күпне күргән уйчан күзләре.

2 нче укучы:(дәвам итә)

Түм-түгәрәк итеп бу ак майны

Кулларында әни йөгерткән.

Кул эзләрен майга салып куеп,

Имзалагандыр чын йөрәктән.

Күчтәнәчең, әни. бигрәк тәмле,

Бала-чагым дигән илдәнме?

Күз нурларың, әллә шунда күчеп,

Кул эзләрең аша килгәнме?

Күчтәнәчкә әни май җибәргән,

Туган ягын искә алсын дип.

Туган якның басу –кырлары да

Күңеленә кереп калсын дип.

(Укучылар  бер-бер артлы чыгып шагыйрә Рәзинә Мөхиярнең шигырьләрен яттан сөйлиләр)

Рәхмәт сезгә балалар.

2 нче алып баручы.(Артистланып) Нәрсә булды миңа?!(Шул вакыт-шагыйрәнең “Нәрсә булды миңа?” китабы макетын тоткан укучысәхнә алдына чыгып баса)

1 нче алып баручы.Син дә хыялыйлана башладың ахры?

2 нче алып баручы.(Артистлануын дәвам итеп)Күңел тәрәзәләрем

ачылып китте…(Күңел тәрәзәләре макетын тоткан укучы пәйдә була)

1нче алып баручы.( Өстәл янына килә дә шәмдәлгә ут кабыза. Бераз артистланып) Шәмдәлләрдә утлар…Әйтерсең лә,учларымда утлы күмер…(шул мизгелдә  шагыйрә Рәзинә Мөхиярнең “Шәмдәлләрдә утлар” һәм “Учларымда утлы күмер”китап макетларын тоткан  укучылар  чыгып  басалар)

2нче алып баручы. Без икебез дә бераз хыялга бирелеп киттек шикелле…

1 нче алып  баручы.Чынлап та шулай булды бит әле …

2 нче алып баручы.(Бераз моңланып ала)

Җәйнең матур аяз таңнарында

Җанга рәхәт Идел ярларында.

Чык җемелди миләш яфрагында

Елмаялар гөлләр болында…

(Туктап куя) Җырлап та булмый әле.

Ә  шулай да…җырым сиңа  булсын .(“Сиңа булсын җырым”макет китапны тоткан укучы сәхнәдә үз урынын ала)

1 нче алып баручы.Рәхмәт яхшы сүзең өчен. Минем дә сине бүләк лисе, шатландырасы килеп китте бит әле. Әгәр дә  көчемнән килсә мин сиңа  җидегән йолдыз бүләк итәр идем.( Сәхнә алдына

Җидегән йолдыз китабы макеты килеп чыга)

2нче алып баручы.Рәхмәт,рәхмәт. Бик күңелле булып китте бит әле  … Асылыма кайткан кебек булып киттем…(“Асылыма кайтам” исемле китап макеты  сәхнәгә чыгып баса)

1нче алып баручы. —

Нәрсәдер булды ахры? Бик тирән уйга калдың…

2нче алып баручы.Сүзләрдән энҗе  тезеп –тезеп шигырьләр  язалар…шуңа  исләрем китә…бераз уйланып та калдым  шул…

1 нче алып баручы.  Уйланырлык шул… Ә беләсеңме, сүзләрдән   энҗе тезүче оста үзе бүген  бездә  кунакта.(Сәхнәгә “Энҗе тезәм  сүзләрдән дигән китап макеты чыгып баса)

2 нче алып баручы. Хөрмәтле кунаклар!  Бүген бездә кунакта   —  шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрә,Татарстан Язучылар  берлеге   члены—Рәзинә Мөхияр.

Ул киң катлам укучыларына бик күптәннән яхшы таныш булган, мәгълүм шәхес.

Бүгенге көндә  Чаллы дәүләт педагогия институты профессоры, Филология фәннәре кандидаты. Монографияләр, дәреслекләр, уку кулланмалары  авторы. Әле мәктәптә эшләгәндә үк башка милләт балаларына татар теле укыту өчен программа, дәреслекләр төзүдә катнаша.2 нче һәм 8 нче сыйныф дәреслекләре  автордашы.

Әйе, аның эшләгән эшләрен санап бетергесез. Бер уйлап    карасаң..бер кеше өченгә аның эшләгән  эш күләме бик күүп,тау кадәрле.

Ул – галимә, ул – фән эшлеклесе, ул – әни,ул – әби. Һәм, һәм…ул шагыйрә…

Һәм, һәм…ул әле минем укытучым, остазым  да…

Барсына да өлгерә, бик тырыш, бик  булган,уңган  шәхес ул Рәзи нә  ханым.Хезмәтләре дә хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде.2002 нче елда”Мәгарифтәге казанышлары өчен” билгесе белән, ә2005 нче елда “Казанның 1000 еллыгы истәлеге” медале белән бүләкләнде.

Тормыш бит төрле яктан сыный  кешене…Рәзинә ханым сыната торганнардан түгел

Тормыш—фәлсәфә,

Тормыш—сабактыр,

Тормыш—гел рәшә…

Тормыш—мәсьәлә,

Җававын һәркем

Чишә  үзенчә .

Бик-бик четерекле мәсьәләләрне дә уңай итеп, бик җайлы гына итеп чишкән кебек тоела кайчагында миңа. Ә бит чынлыкта ул  алай түгел…

1 нче алып баручы:

Бу  дөньяның әрнү –сагышларын

Йөрәк аша кат—кат үткәрәм.

Сулык—сулык типкән йөрәгемдә

Барлык авырлыкны күтәрәм.

Күпме каршылыклар җәмгыятьтә,

Күпме каршылыклар үземдә!

Биткә  суккан җилгә каршы  атлыйм,

Көчле икәнмен лә үзем дә.

Авырлыклар арткан саен көчем

Арта мәллә минем иңемдә?!

Табигатьтән  көч—куәтләр иңә,

Яшәгәндә шигырь илендә.

2 нче алып баручы.

Хәерле укучылар!Әйдәгез әле көчле алкышларыбыз астында

Хөрмәтле кунагыбыз—Рәзинә Мөхиярне сәхнәгә чакырабыз.

(Көчле алкышлар астында шагыйрә сәхнәгә күтәрелә)

(Сүз шагыйрә  Рәзинә Мөхиярнең  үзенә бирелә. Сорауларга җаваплар тыңланыла. Автор башкаручы Зөльфия Җиһан башкаруында шагыйрәнең җырлары тыңланыла. Иң соңыннан мәктәп директорына сүз бирелә.)