Электр – дус та, дошман да

№166

(Зурлар төркемендәгеләр өчен шөгыль)

Гөлнар ШӘФЫЙКОВА,

Әлмәттәге 53 нче «Светофорик» балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат:

балаларга электр турында төшенчә бирү;

– көнкүреш шартларында электр приборлары белән куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту;

– фикерләү активлыкларын һәм күзәтүчәнлекләрен арттыру;

– электр энергиясен экономияләргә ойрәтү.

Шөгыль барышы  

(Балалар залга керәләр һәм түгәрәк булып басалар.)

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, бер-берегезгә карап елмаябыз. Мин сезнең елмаюларыгызны күреп шатланам. Сезнең елмаюларыгыз электр лампочкаларын кабызды. (Бүлмәдәге электр лампочкалары кабына.)

Тәрбияче. Хәзер мин сезгә берничә табышмак әйтәм, шуларның җавапларын табарга туры килер.

1. Авырмый да, төчкерми дә,

Һаман тузан суырта. (Тузан суырткыч)

2. Радио түгел – сөйли,

Театр түгел – күрсәтә. (Телевизор)

Тәрбияче. Тузан суырткыч һәм телевизорны нәрсә эшләтә?

Балалар. Электр тогы. Ул безгә, өйләргә һәм балалар бакчаларына чыбык аша килә. Ул электр станциясеннән килә.

Тәрбияче. Балалар, электр тогы табигатьтә дә бар. Мисал өчен, яшен. Яшенне күргәнегез бармы, ул нинди ? (Һәрбер бала үз фикерен үйтеп чыга.)

Уен

(Слайдтан үткән чордагы предметларны алыштырган бүгенге электр приборларын карыйлар.)

Шәм – өстәл лампасы.

Себерке – тузан суырткыч.

Учак – плитә.

Ләгән – кер юу машинасы.

Тәрбияче. Күрәбез, электр тогы кеше тормышында күпме үзгәреш  керткән. Бу үзгәреш уңай якка.

Хәзер электр тогы белән куркынычсыз эшләүне карап үтик:

(«Татэнерго: «Памятка населению по электробезопастности» брошюрасы файдаланыла.)

1. Өйдән чыгып киткәндә лампочкаларны, телевизорны, үтүкне һ.б. көнкүреш приборларын сүндереп калдырырга.

2. Электр чыбыгын кул белән тотмаска.

3. Юеш кул белән электрприборларына тотынмаска.

4. Розеткага бармак. кадак, энә тыкмаска.

Тәрбияче. Балалар, тагын шуны истән чыгарырга ярамый: өйдә бер үк вакытта бөтен электр приборларын кабызырга ярамый, янгын чыгарга мөмкин. Болардан сакланырга кирәк!

Шулай итеп, балалар без сезнең белән электр тогының яхшы һәм начар якларын карап киттек. Нәтиҗә ясап шуны әйтә алабыз: электр – кешегә дус та, дошман да!

Ә хәзер бергәләшеп электр куркынычсызлыгы турында мультфильм карыйбыз.