Экологик һәлакәт бусагасында
№ 180
(VIII сыйныфта экология темасына багышланган кластан тыш чара)
Гөлсинә ХАФИЗОВА,
Лаеш районы Татар Янтыгы төп мәктәбенең I квалификация категорияле биология укытучысы
Максат: укучыларда экологик культура, экологик белемлелек тәрбияләү.
Бурычлар:
– табигатьтәге үзара бәйләнешләр, табигатькә ярдәм итү ысуллары турында укучыларның күзаллауларын киңәйтү;
– табигатькә зыян салу очраклары белән таныштыру, табигатьне саклау чараларында катнашу теләге уяту;
– сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү.
Үткәрү формасы: телдән журнал.
Төп төшенчәләр: экологик катастрофа, экологик культура, экологик белемлелек.
Әзерлек эшләре: телдән журнал өчен материаллар әзерләү, рольләр бүлешү (журналистлар, юрист-эколог).
Җиһазлау: компьютер презентациясе, табигать рәсемнәре, фоторепортаж, табигый материаллардан эшләнмәләр, букетлар, картиналар – пейзаж.
Музыкаль бизәлеш: табигать турында фоторепортаж алып бару өчен классик музыка (Л.Бетховен «Лунная соната», А.Вивальди «Ел фасыллары»).
Сыйныфтан тыш чараның барышы
Биология укытучысы. Укучылар, бүгенге сыйныфтан тыш чарабызның темасы – «Экологик катастрофа бусагасында». Катастрофа сүзенең татарчага тәрҗемәсе – һәлакәт. Һәлакәт ул –бик куркыныч сүз. Укучылар, сез бу сүзнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?
Көтелгән җавап: һәлакәт ул –төзәтеп булмый торган бәла-каза, катаклизм, фаҗига, фаҗигале вакыйга һ. б.
Биология укытучысы. Чыннан да, һәлакәт ул – бәла-каза, фаҗига, авария, катаклизм. Ә экологик катастрофа ул – җирдәге тормышның һәлакәте. Һәм бу катастрофа бөтен кешелек өчен фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Мин сезгә Җир-анабызның кешеләргә мөрәҗәгатен тыңларга тәкъдим итәм.
Җир-ана. Уйла, кеше! Уйлап кара, кеше: син үз әнкәсен җәзалаган кыргыйга охшап калмадыңмы? Син томалап җансыз бушлыкка әверелдерелгән болын-урманнарның сыкрануы әнкәңнең әрнүле күкрәк тавышына охшамаганмы? Син томалап тончыктырган, сулардай сулышсыз калган күлләр, зәңгәр күзләрен мәңгелеккә йомган чишмәләр каргышы куркытмыймы сине? Син җимереп һәлак иткән, ташын – ташка тураган таулар үзләренең кыяларында очкан бөркетләре, болытларга төренеп тибрәлгән агачлары белән бергә төшеңә кермиме? Җавап сорамыймы алар синнән?
Уйла, кеше! Бу сорауларга син бүген җавап эзләмәсәң, иртәгә сорау бирүче дә, җавап кайтаручы да булмаячак. Үзеңә якты дөньяда яшәргә фатиха биргән Әнкәң – Табигатьнең ачы каргышыннан курык!
Биология укытучысы. Җир-ананың әрнүле авазын планетаның барлык кешеләре ишетергә һәм берләшергә тиеш. Шуңа күрә һәр кешенең экологик культурасын үстерергә кирәк. Безнең сыйныфтан тыш чарабыз да экологик культураны үстерүгә багышланган. Бүген без аны телдән журнал рәвешендә уздырачакбыз. Сыйныфтан тыш чараны безнең сыйныфтан бер төркем журналистлар, репортерлар әзерләде.
Сүзне баш мөхәрриргә бирәм.
«Эко» телдән журналы баш мөхәррире. Исәнмесез, хөрмәтле тыңлаучылар. Сезнең игътибарга «Эко» экологик журналының телдән чыгарылышын тәкъдим итәбез. Эко сүзе йорт, яшәү урыны дигәнне аңлата. Безнең журнал әйләнә-тирә мохит проблемаларына багышланган. Журналыбызда «Яңалыклар», «Репортаж», «Фоторепортаж», «Экологик криминал», «Дискуссия клубы» һәм хәтта «Ял иткәндә дигән рубрикалар бар. Сезгә бүгенге санның эчтәлеге белән танышырга тәкъдим итәм.
Шулай итеп, журналның беренче битен ачабыз. «Табигать ярдәм сорый» мәкаләсен Л.Гарипова әзерләде. («Табигать ярдәм сорап мөрәҗәгать итә» язмасы белән таныштыра.)
Алып баручы. Әгәр Җир сөйли алса, ул кешеләргә болай дип дәшәр иде: «Әй, кешеләр! Уяныгыз! Планета куркыныч алдында!» Әйе, ул үзе турында, табигый бәла-казалар һәм катаклизмнар турында кычкырып-кычкырып сөйләр иде. Тик кешеләр генә аның тавышын ишетергә теләми. Алар табигатьне җимерүләрен дәвам итәләр. Кешенең хуҗалык эшчәнлеге глобаль экологик проблемаларның сәбәбе булып тора. Глобаль экологик проблемаларга түбәндәгеләр керә:
– атмосфера пычрану;
– дөнья океаны суларының пычрануы;
– туфракның пычрануы;
– парник эффекты;
– радиоактив пычранулар;
– флора һәм фаунаның юкка чыгуы.
Сәнәгать, котельныйлар, транспорт атмосфераны пычратуның өч төп чыганагы булып тора. Күп кенә шәһәрләрдә инде хәзер үк һава чистарту проблемасы кискен тора. Бөтен дөньяда миллионлаган кешеләр инде хәзер үк чиста су сатып алырга мәҗбүр. Дөнья океаны – нефть, авыр металлар, көнкүреш калдыклары, ә туфрак исә сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы калдыклары белән пычрана. Металл һәм аларның эретмәләре, ашламалар, агулы химикатлар, радиоактив матдәләр, көнкүреш чүп-чары төп пычратучылар булып тора. Радиоактив пычрану нурланыш таратучы элементлар таркалганда килеп чыга. Нурланыш таралу берничә ел дәвам итәргә мөмкин, ул тере организмнарга үтеп керә һәм аларда төрле мутацияләр китереп чыгара. Нәтиҗәдә, флора һәм фауна үзгәрә, юкка чыга. Галимнәр фикеренчә, киләсе гасыр уртасында хәзерге вакытта яшәүче төрләрнең яртысы юкка чыгарга мөмкин. Бу – массакүләм юкка чыгу, шулай ук, кешенең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсе булып тора.
Атом-төш коралы – Җирнең яшәешенә иң зур куркыныч тудыручы. Ул Җир планетасындагы барлык тереклекне юк итәргә мөмкин. Моннан котылу юлы нидә соң? Планетабызга без ничек ярдәм итә алабыз?
Безнең җавап – һәр кешенең экологик культурасын үстерү. Экологик культурага ия кеше үзен аерым үзенчәлекле түгел, ә табигать мохитенең бер өлеше итеп тоя. Ул, табигатькә ярдәм итеп, беренче чиратта, үзенә ярдәм итүен аңлый.
Хәвефле фактлар
1 нче алып баручы. «Хәвефле фактлар» – С.Садриев әзерләгән экологик яңалыклар җыелмасын без әнә шулай атадык.
2 нче алып баручы. Экологик һәлакәт дип нәрсәне атыйлар? Бу – әйләнә тирәлекнең табигый бәла-казадан яки кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә үзгәрүе. Бу – бик зур экологик зыян: тере организмнарның һәлак булуы, һава, су, туфрак пычрану. Бүген бөтен кешелек дөньясына экологик һәлакәт яный. Без сезне Россиянең бүген үк экологик катастрофа алдында торуы турында сөйли торган хәвефле фактлар белән таныштырачакбыз.
Журналист С.Садриев (шигырь сөйләп, сүзне башлый).
Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Челтерәп аккан чишмәләрем
Нигә кипкән?
Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Сандугачлы талкайларны
Кемнәр кискән?
Табигатьне кемнәр шулай
Әрәм иткән?
Кешеләрдә миһербанлык
Кая киткән?
Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Бу гүзәллек, бу Җир шары
Яшәр микән?
1 нче алып баручы. Идел, Дон, Обь, Иртыш, Урал, Енисей, Лена, Печора, Кама елгалары пычрану хәлендә. Россия сулыклары һәм кайбер шәһәрләрнең эчәргә яраклы суы диоксиннар белән пычранган. Болар – кеше өчен зарарлы матдәләр. Кайбер галимнәр фикеренчә, безнең илдә ел саен сулыкларның диоксинлы пычрануыннан 20 меңгә якын кеше үлә. 1960 елдан 1988 елга кадәр Арал диңгезенең мәйданы ике тапкырга кечерәйде. Элеккеге диңгез төбе чүлгә әверелде. Аның өслегеннән атмосферага миллионлаган тонна агулы тоз күтәрелә. Бу тоз тузанлы-тозлы болытлар барлыкка китерә, алар Памир һәм Тянь-Шань бозлыкларының эрүенә йогынты ясый.
2 нче алып баручы. Кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә Җирдә яшәүче барлык төрләргә куркыныч яный башлады. 1600 елдан бирле 36 төр имезүче һәм 94 төр кош юкка чыккан инде. Әгәр 400 еллар элек биосферада 3 ел эчендә 1 төр имезүче һәм кош юкка чыккан булса, хәзерге вакытта һәр 8 ай саен уртача 1 төр юкка чыга. Үсемлекләрнең бер төре юкка чыгу, нигездә, бу төр белән бәйләнгән 5 – 7 дән башлап 30 – 35 кә кадәр төрнең юкка чыгуына китерергә мөмкин. Бүген планетаның һәр кешесенә нибарысы 25 кенә кош туры килә.
1 нче алып баручы. Соңгы елларда балалар туу кискен кимегән һәм аларның сәламәтлеге начарлана бара икән: яңа туучы балаларның 15 проценты гына сәламәт туа, ә урта мәктәпне тәмамлаучыларның бары тик 4 проценты гына сәламәт булып санала.
2 нче алып баручы. Россиядә ел саен суга һәм җиргә 500 млн. т дан артык сәнәгать калдыклары агызыла. Сәнәгать предприятиеләре 5 – 25 км радиуста территорияне пычрата.
1 нче алып баручы. Россия халкының 70 проценты шәһәрдә яши. Безнең илнең шәһәр кешесе ел саен якынча 300 кг көнкүреш чүп-чары җитештерә. Нәтиҗәдә, шәһәр читләрендә чүплекләр киңәйгәннән-киңәя. Чагыштыру өчен: АКШта бер кешегә елына 70 кг чүп туры килә, ә алдынгы ил булган Швециядә ул 3 тапкырга кимрәк.
2 нче алып баручы. Россия гражданнары экологик куркыныч масштабларын аңларга һәм табигатьне сакларга, киләчәк буынны якларга тиеш.
Калдыклардан керемнәр
1 нче алып баручы. Чүп-чар чүплегеннән репортаж чүп эшкәртү проблемасына багышланган, аны Г.Габидуллина белән А.Шәйхетдинов әзерләде. Алар үз репортажларын «Калдыклардан керемнәр» дип атады.
2 нче алып баручы. Безнең авыл читендәге чүплек кайчандыр коточкыч иде. Узган елның җәендә авыл халкы, бердәм булып, чүплекне чистарту буенча өмәгә чыкты. Авыр булса да, кешеләр тирән чокырдан чүпне читкә чыгарып өйделәр, машиналар җыелган чүпне чүплеккә ташып торды. Аннан соң чүплек урынын туфрак белән күмделәр һәм агачлар утырттылар. Матур урын барлыкка килде.
1 нче алып баручы. Авылыбыз урамнарында да чүп түгү урыннары бар – контейнерлар куелган, атна саен җыелган чүпне полигонга алып китәләр.
2 нче алып баручы. Бүгенге көндә чүпне эшкәртүгә зур әһәмият бирелә. Чүпне аерым-аерым җыю оештырыла. Чүпне сортларга аеру мөһим. Чүп эшкәртү заводлары төзелә. Яшел Үзән районында да шундый завод төзелеп ята. Заманча чүплектә металларны магнитлы сепаратор аерып тора. Аннары металл калдыкларны заводларда пресслыйлар һәм саталар. Полиэтилен шешәләрне, иттарткычка тартым машинага ташлыйлар һәм бер секундтан соң бу шешәләрдән фарш – гранулалар килеп чыга. Бу гранулалардан шешәләр, уенчыклар һәм хәтта кием-салым, мәсәлән, футболкалар җитештерергә була. Чүплектә автомобиль шиннары бик күп. Элек аларны яндырганнар һәм тирә-якка агулы төтен тарала торган булган. Ә хәзер бу шиннардан чып-чын нефть җитештерәләр.
1 нче алып баручы. Бөтен дөньяда чүп җыю һәм эшкәртү зур табыш китерә. Махсус предприятиеләрдә кәгазь, пыяла, металл, полиэтилен эшкәртәләр, төзелеш материаллары эшлиләр, ашлама, сыегайтылган газ, метан һәм хәтта бензин алалар.
2 нче алып баручы. Калдыклардан җылылык һәм электр энергиясе эшләп чыгарыла. «Чүп-чар алтын китерә», – дип саный экологик культураның нәрсә икәнен белүчеләр.
«Экопрожектор»
1 нче алып баручы. Д.Гарәфиева белән Л.Гарипова безнең мәктәп урнашкан урам буйлап экологик рейд үткәрде. «Экопрожектор» нинди фактларны яктыртты соң?
2 нче алып баручы. Рейд үткәрү вакыты – 10 апрель. Рейдның максаты – безнең мәктәп урамында яшәүчеләрнең экологик культура дәрәҗәсен бәяләү.
1 нче алып баручы. Беренчесе – чүп контейнерлары янында пыяла һәм полиэтилен шешәләр күп.
2 нче алып баручы. Икенчесе – кайбер кешеләр чүпләрен контейнерга салмыйча, капчыкларын читкә генә куеп киткәннәр.
1 нче алып баручы. Өченчесе – урамда хуҗасыз этләр йөри.
2 нче алып баручы. Дүртенчесе – кайбер машиналарның хуҗалары үзләренең «тимер ат»ларын колонка янында юа.
1 нче алып баручы. Бу фактлар безнең урамда яшәүчеләрнең күбесендә экологик культура җитәрлек булмавы турында сөйли.
«Табигать исемендәге могҗиза»
2 нче алып баручы. Безнең урамда күренгән мондый күренешләрдән котылу өчен, әйдәгез, табигатьнең матур дөньясына чумыйк. Бу эштә безгә Д.Зарипов әзерләгән фоторепортаж ярдәм итәчәк. (Музыка астында компьютер экранында слайдлар күрсәтелә. Слайдларда – укучылар ясаган һәм фотога төшергән табигать рәсемнәре.)
«Табигатькә каршы җинаятьләр»
1 нче алып баручы. «Экологик криминал» рубрикасында сезне юрист белән әңгәмә көтә. Бу интервьюны Б.Габдуллин әзерләде, ул аны «Табигатькә каршы җинаятьләр» дип атады.
2 нче алып баручы. Һәр кешенең уңайлы әйләнә-тирә мохиттә яшәргә хокукы бар. Бу хакта Россия Федерациясе Конституциясендә язылган. Бу хокукны бозучыларга карата нинди җәза каралган? Бу сорау белән без экологик хокук өлкәсендә белгеч – юрист А.Хаҗиевага мөрәҗәгать иттек.
Юрист. Бу хокукны бозган кеше матди, административ, дисциплинар яки җинаять җаваплылыгына тартыла. Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексында «Экологик җинаятьләр» дип аталучы тулы бер бүлек бар. Бу бүлектә экологик җинаятьләрнең өч төре карала:
1. Экологик куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу – зарарлы һәм агулы матдәләр җитештерү, саклау, эшкәртү белән бәйле барлык хәлләр.
2. Терек булмаган табигатькә каршы җинаятьләр – атмосфера, су, туфрак пычрану.
3. Терек табигатькә каршы җинаятьләр – ау, балык тоту кагыйдәләрен бозу, урманнарны кисү, хайваннарның яшәү тирәлеген җимерү.
1 нче алып баручы. Ә бу законнарның үтәлешен кем күзәтә?
Юрист. Бу законнарның үтәлешен экология полиция күзәтә. Әмма полициягә халык ярдәм итәргә тиеш. Европада һәр кеше әйләнә-тирә мохит торышы өчен үз җаваплылыгын тоярга һәм табигатькә каршы барлык җинаятьләр турында хәбәр итәргә тиеш. Ләкин Россиядә күпләр әлегә табигать беркайчан бетмәслек, дип саный.
2 нче алып баручы. Сез шундый җинаятьләр турында мисаллар китерә аласызмы?
Юрист. Россиядә дә, чит илләрдә дә экологик законнарны бозган оешмалар зур штрафлар түли. Әйтик, әле 1989 елда ук, 125 млн. доллар күләмендә иң зур штрафны Exxon компаниясе түләгән. Аның Valdez супертанкеры Аляска яр буенда һәлакәткә юлыккан була. Нәтиҗәдә, суга нефть агып чыккан. Бу – ул вакытта супертанкерның иң зур авариясе була. Бу 1әлакәт аркасында Аляска елгасының 1,6 мең километрга сузылган яр буе пычрана, күп санда хайваннар, кош-кортлар һәм балыклар юкка чыккан.
Кытайда исә юкка чыгып баручы хайваннарның мехлары белән сәүдә итүчеләрне озак вакытка төрмәгә ябалар. Израильдә хайваннарны законсыз саткан өчен 3 ел төрмә җәзасы алырга мөмкин. Россиядә хайваннар һәм үсемлекләрне законсыз саткан өчен дә зур штраф түләтү яки озак вакытка ирекләреннән мәхрүм итү каралган. Соңгы вакытта Россиядә экологик җинаятьләр өчен җәза катгыйланган.
1 нче алып баручы. Укучылар экологик җинаятьләргә каршы көрәш өчен нәрсә эшли ала?
Юрист. Экологик җинаятьләрнең безгә, сәламәтлегебезгә каршы юнәлтелүен аңларга кирәк. Һәм барлык очракларда да табигатьне пычрату турында хәбәр итәргә кирәк. Әмма бу бозуларны күрә белү өчен экологик грамоталылык кирәк.
2 нче алып баручы. Без кунагыбызга рәхмәт белдерәбез һәм аның белән журналның киләсе чыгарылышына кадәр саубуллашабыз.
«Табигатькә ничек ярдәм итәргә?»
1 нче алып баручы. Ә хәзер без сезне «Бәхәс клубы»на чакырабыз. Бүген без Табигатькә ничек ярдәм итәргә?» дигән сорауга җавап эзләрбез. Клубның җитәкчесе З.Галимовага сүз бирәбез.
Биология укытучысы. Укучылар, сез экологик журналның кайбер материаллары белән таныштыгыз. Сезгә өч мәсьәлә буенча фикер алышырга тәкъдим итәм. Беренче сорау: “Кеше табигатьнең бер өлешеме яки аның белән идарә итүчеме?»
Укучылардан көтелгән җаваплар:
– Әлбәттә, кеше табигатьнең бер өлеше, ул табигать продуктларын куллана, табигатькә йогынты ясый, һәм табигать тә кешегә йогынты ясый.
– Әлбәттә, кеше идарә итүче түгел: табигать кешесез яши ала, ә кеше табигатьсез яши алмый.
– Кеше – табигать иясе. Ул җирне, суны, атмосфераны һәм хәтта космосны яулады.
– Әлбәттә, кеше көчсез, ул салкыннан, ачлыктан, сусаудан үлә ала.
– Кеше табигатькә бик нык бәйле.
– Кеше – табигать колы. Ул табигатькә яраклаша.
– Кеше – табигатьнең хуҗасы, ул, киресенчә, аны үзе өчен яраклаштыра.
Биология укытучысы. Без төрле карашларны тыңладык. Мөгаен, һәр карашның яшәргә хокукы бардыр. Кеше – һичшиксез, табигатьнең бер өлеше. Әлбәттә, ул табигатьне үз ихтыяҗларына яраклаштыра һәм үзе дә табигатькә яраклаша. Бу хакта инглиз галиме Фрэнсис Бекон бик зирәк фикер әйткән: «Табигать үзенә буйсынучыларга гына буйсына».
Хәзер сезгә тагын бер мәсьәлә буенча фикер алышырга тәкъдим итәм: дөньяга экологик катастрофа яный дигән фикер белән килешәсезме? Кеше аны булдырмый кала аламы?
Укучылардан көтелгән җаваплар:
– Экологик җинаятьләр өчен бик катгый җәза кертсәң, булдырмый калырга мөмкин.
– Бернәрсә дә эшләп булмый, һәлакәт котылгысыз, чөнки бизнесменнар үз керемнәреннән баш тартмаячаклар.
– Һәлакәт булмаячак – кешеләр үз аппетитларын киметергә кирәклеген аңларлар.
– Эчәргә чиста су, суларга саф һава җитми икән, кешеләр уйланырлар һәм һәлакәтне туктатырлар.
– Табигать юкка чыккан очракта, кешеләр башка планетага күчү турында уйларга мөмкиннәр. Әгәр андый планета тапсалар, билгеле.
Биология укытучысы. Нигездә, экологик һәлакәт – галимнәр уйлап чыгарган әйбер түгел, ә кешелеккә реаль куркыныч янау. Котылу юлы нидә соң?
Кайбер галимнәр бу сорауга болай дип җавап бирәләр: «Һәр кешедә кечкенәдән үк экологик белемлелек һәм экологик культура тәрбияләргә кирәк». Моны сез ничек аңлыйсыз?
Укучылардан көтелгән җаваплар:
Экологик белемлелек ул –
– экологик законнарны белү һәм үтәү;
– табигать өчен нәрсә зарарлы, нәрсә файдалы икәнлеген белү;
– хайваннар, үсемлекләр, атмосфера, су, әйләнә-тирә турында белемнәр.
Экологик культура –
– безнең гамәлләрнең зыянлы нәтиҗәләрен алдан күрә белү;
– дөньяда бар нәрсә дә үзара бәйләнештә булуын аңлау;
– табигать өчен җаваплылыкны аңлау.
Биология укытучысы. Без барыбыз да экологик яктан белемле һәм культуралы кешеләр булуыбызны күз алдына китерик. Без экологик һәлакәтне булдырмас өчен нәрсә эшли алабыз?
Укучылардан көтелгән җаваплар:
– Без экологик законнарны үти алабыз.
– Экологик законнарны закон бозучы кешеләргә аңлата алабыз.
– Суны, җылылыкны, электр энергиясен экономияли алабыз.
– Кошларны ашата алабыз.
Биология укытучысы. Дискуссиядә катнашучыларның барысына да рәхмәт. Бу сөйләшү сезне экологиягә җитди һәм җаваплы карарга чакырыр дип ышанам.
«Ял иткәндә»
2 нче алып баручы. Безнең журналның соңгы бите – экологик викторина. Викторинаны IX сыйныф укучылары Г.Габидуллина белән А.Шәйхетдинов үткәрәчәк.
1 нче алып баручы. Табигатьне саклау өчен, иң элек аны белергә кирәк. Сезнең экологик белемнәрегезнең дәрәҗәсен тикшереп карыйк әле. Сезгә ике командага бүленергә тәкъдим итәбез. Командаларга исемнәр бирик: «Чишмә» һәм «Урман» командалары.
2 нче алып баручы. Һәр командага чират белән сораулар бирәчәкбез. Һәр дөрес җавап бер балл белән бәяләнә. Балларны санау өчен жюри әгъзалары сайлап куябыз.
1 нче алып баручы. Максималь балл җыйган команда әгъзалары «Экология белгечләре» исемен алачак.
2 нче алып баручы. Игътибар, викторинаны башлыйбыз. (Алып баручылар командаларга чират буенча сораулар бирә.)
«Сорау бездән – җавап сездән»
Нәрсә ул фауна? (Хайваннар дөньясы)
Нәрсә ул флора? (Үсемлекләр дөньясы)
Нинди ерткыч хайванның эзе кеше эзенә охшаган? (Аю)
Йөрәк авырулары вакытында нинди агулы үсемлек ярдәм итә? (Ландыш)
Чаңгыны нинди агачтан ясыйлар? (Каен агачыннан)
Нинди кош башка кошлар тавышына охшатып сайрарга мөмкин? (Сыерчык)
Кошларга кышын ачлык куркынычракмы яки салкынмы? (Ачлык)
Буада коенган, ә коры калган. (Каз, үрдәк)
Көзен кайсы җәнлекләрнең балалары туа? (Куяннарның)
Көз көне нинди агачларның яфраклары кызара? (Усак, миләш, өрәңге)
Коңгызның ничә канаты бар? (Ике пар)
Россиядә иң кечкенә кош? (Кәрлә тургай – королёк)
Кит – балыкмы яки җәнлек? (Диңгез җәнлеге)
Нинди балыкның тышкы кыяфәте шахмат фигурасын хәтерләтә? (Диңгез атчыгы)
Биология укытучысы. Һава торышы турында халык әйтемнәрен искә төшерегез.
Торбадан төтен турыга менсә, … (суык булачак).
Иртән үләндә чык булса, … (яңгыр булмаячак).
Озын боз сөңгеләре булса, … (яз озакка сузылачак).
Төнлә бәс булса, … (кар булмаячак).
Әгәр кошлар язын кояшлы якта оя корса. … (җәй салкын булачак).
Әгәр балык судан өскә сикереп уйнаса, … (яңгыр булачак).
Әгәр кичен бакалар, чикерткәләр сайраса, … (аяз булачак).
Әгәр агачларга бәс сарса, … (суык булачак).
Кара каргалар иртә килеп җитсә, … (яз җылы булачак).
Кышын томан булса, … (көннәр җылытачак).
Әгәр карлыгачлар түбәннән очса, … (яңгыр булачак).
Иртәдән тузганакның чәчәкләре ачылмаса, … (яңгыр булачак).
IУкытучы. Жюри җиңүче команданы билгеләгән арада, бүгенге чарада ишеткән мәгълүматларны ничек истә калдырдыгыз икән, шуны ачыклап алыйк.
1. Атмосфераны пычратучы төп өч чыганакны атагыз. (Сәнәгать, котельныйлар, транспорт)
2. Галимнәрнең фаразлары буенча, гасыр ахырына күпме хайван юкка чыгарга мөмкин? (25 – 50% ка кадәр)
3. Россия территориясендә нинди диңгезнең мәйданы ике тапкырга кимегән? (Арал диңгезе)
4. Планетаның һәр кешесенә ничә кош туры килә? (25)
5. Сәнәгать предприятиеләре якын тирәләрендә ничә километрга кадәр туфракны зарарлый? (5 тән алып 25 км га кадәр)
6. Россия халкы елына бер кешегә уртача ничә килограмм чүп «җитештерә»? (300 кг)
7. Эшкәртү нәтиҗәсендә иске шиннардан нәрсә эшләп була? (Нефть)
8. Эшкәрткәннән соң иске полиэтилен шешәләрдән нәрсә эшләргә була? (Җиһазлар, савыт-саба, шешәләр, уенчыклар, кием-салым)
9. 1989 елда Аляска ярларын Exxon компаниясе танкеры бозган өчен нинди күләмдә штраф түләнгән? (125 млн. доллар)
10. Үсемлекләрнең бер төре һәлак булу нәтиҗәсендә күпме хайван үлә ала? (35 төргә кадәр)
11. Җирнең үсемлекләр дөньясын бер сүз белән ничек атарга? (Флора)
12. Җирнең хайваннар дөньясын бер сүз белән ничек атарга? (Фауна)
1 нче алып баручы. Викторина сораулары төгәлләнде. Нәтиҗәләрне көтәбез. (Жюри әгъзасы нәтиҗәне игълан итә, җиңүче команданың исемен атый.)
2 нче алып баручы. Күргәнебезчә, … командасына экологияне иң яхшы белүчеләр җыелган. Бу команданы җиңү белән котлыйбыз, журналыбызның соңгы битен ябабыз һәм нәтиҗәләр ясыйбыз.
Нәтиҗәләр ясау (рефлексия)
Биология укытучысы. Экологик катастрофа, экологик культура, экологик грамоталылык – бүгенге сөйләшүебезнең эчтәлеге менә шушы терминнарга салынган. Телдән журнал материаллары белән танышканнан соң, сездә нинди тәэсирләр калды? Курку хисеме, кешенең акылы һәм намусына ышанычмы? Кешеләр һәлакәтне күрерләр һәм туктатырлар дигән өметме?
Укучылардан көтелгән җаваплар:
– Кеше эшчәнлегеннән җәфа чигүче кошлар һәм җәнлекләр бик кызганыч.
– Табигатьне коткарырга теләк туды.
– Өмет хисе туды, чөнки экология проблемалары белән шөгыльләнүче җитәкчеләр, галимнәр, юристлар, бизнесменнар бар бит. Алар табигатькә һичшиксез ярдәм итәрләр.