Дустың булмаса – эзлә, тапкансың икән – сакла!

№ 112

(III сыйныфта әдәби уку дәресе)

Гөлнур ЗАКИРОВА, 

Казандагы 125нче гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

          дидактик: А.Алланазаровның «Дустымны эзлим» дигән шигырен укып, шигырь эчтәлеген аңлап кабул итүгә ирешү; бәйләнешле сөйләм, уку күнекмәләре формалаштыру;

        үстерелешле: гомумиләштерү, таркату кебек фикерләү формаларын кулланышка кертү, логик һәм иҗади фикер эшчәнлеге өчен җирлек тудыру;

        тәрбияви: дүрт аяклы дусларыбызга карата игътибарлы караш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

предмет буенча:

– шигырьне аңлап уку, эчтәлегенә  төшенү;

– сәнгатьле, йөгерек уку күнекмәләрен камилләштерү, сүз байлыгын                    арттыру;

– дәрес темасы буенча бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру.

Метапредмет нәтиҗәләр:

регулятив УУГ:

– дәреснең максатын һәм уку бурычларын билгели алу;

– һәр эш алымын аңлап, үзенең эшчәнлеген оештыру;

– эшчәнлеккә үзбәя бирү;

коммуникатив УУГ:

– әңгәмәдә катнашу, үз фикереңне төгәл һәм ачык итеп әйтә белү;

– төркемнәрдә һәм парларда  эшләү барышында уртак фикергә килү;

– укытучы һәм иптәшләреңнең фикерен тыңлый белү һәм аңлау;

танып белү УУГ:

– әсәрдә автор фикерен аңлау, үз фикереңне мөстәкыйль формалаштыруда тормыш тәҗрибәсен куллану;

– фикерләүнең логик чылбырын төзи белү;

– әдәби текст белән эшләү, тексттан кирәкле мәгълүматны таба белү;

шәхси:

– дуслыкның кадерен белергә өйрәнү, дустыңны югалту хисен аңлау;

– дүрт аяклы дусларыбызга карата игътибарлы булуның әһәмиятенә төшенү.

Дәреснең тибы: яңа әсәр өйрәнү, бәйләнешле сөйләм үстерү.

Төп төшенчәләр: дуслык, дүрт аяклы дус, дуслык кадере, дусны югалту, эзләү.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, татар теле, рәсем сәнгате, музыка.

Эшчәнлекне оештыру төрләре: фронталь, төркемнәрдә, парлап, индивидуаль.

Җиһазлау: дәреслек (Сафиуллина Г.М., Хәсәнова Ф.Ф., Мөхәммәтҗанова Ә.Г. Әдәби уку: татар телендә башлангыч белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныфы өчен дәреслек. 1нче кисәк.– Казан: Мәгариф-Вакыт. 2013. – 97 – 98 б.), проектор, экран, презентация, белдерү язылган плакат, карточкалар (кояш нурлары, кластерлар), «Дуслык турында җыр»ның (Р. Корбан сүзләре, Ф. Әбүбәкәров көе) аудиоязмасы.

Дәрес барышы

I. Оештыру-мотивлаштыру

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Барыгызга да хәерле көннәр, утырыгыз. Дәресебезне башлыйк. Мин сезгә уңышлар телим, дәресебез сезнең өчен дә, минем өчен дә кызыклы, файдалы булыр дип өметләнәм.

II. Яңа темага карата кызыксыну уяту

Укытучы. Укучылар, бүген дәрескә килгәндә мин бер белдерү күрдем бит әле. Менә сезгә күрсәтергә дип язып та алдым.

Белдерү

Дустымны югалттым. Тапсагыз, миңа хәбәр итегез әле, зинһар!

Укытучы. Белдерү нәрсә турында? Без бу белдерүне биргән кешегә булыша алабызмы?

Укучылар. Юк, булыша алмыйбыз. Дустының кем булуы, нинди булуы аңлашылмый.

Укытучы. Нинди сүзләр җитми?

Укучылар. Тышкы кыяфәте нинди? Исеме ничек? Кайчан югалган? Ничек югалган?

Укытучы. Әгәр шул сорауларга җавап булса, бу дусны табарга мөмкин буламы?

Укучылар. Әйе, була.

Укытучы (белдерүне тактага элә, янына сорау билгесе куя). Сезнең бу дусны табасыгыз киләме, булышабызмы?

Укучылар. Әйе, булышабыз!

Укытучы. Димәк, бүген дәресебездә нәрсә турында сөйләшәбез? (Дус турында, дусны эзләү турында.) Укучылар, мин дәрескә бер татар халык мәкаль алып килдем: «Дустың булмаса – эзлә, тапкансың икән – сакла!». Ул безнең бүгенге дәресебезгә туры киләме, аны дәреснең темасы итеп алырга буламы? (Укучылар мәкальне хор белән укыйлар, фикерләрен белдерәләр.)

III. Терәк белемнәрне ачыклау

Укытучы. Укучылар, ачыклап китик әле: дус кем ул? Дус нинди була? Сезнең алда төрле сыйфатлар язылган кояш нурлары ята. Төркемдә укып, киңәшләшеп, шуларның дуска хас булганнарын гына сайлап алыгыз әле. («Кояш» алымы. Укучылар төркемнәрдә кирәкле сыйфатларны сайлыйлар, үз фикерләрен әйтеп, кояш нурларын тактада беркетәләр: игътибарлы, ярдәмчел, юмарт, яклаучы, гадел, тугры, тәртипле, кайгыртучан һ.б.)

Укытучы. Нинди матур кояш барлыкка килде! Кояшны дуслык белән чагыштыра алабызмы? Ни өчен?

Укучылар. Кояш бөтен дөньяны яктырткан кебек, дуслык та безнең күңелебезне яктырта, җылыта. Дуслар белән яшәве рәхәт, күңелле!

IV. Яңа теманы «ачу»

1. А.Алланазаровның «Дустымны эзлим» дигән шигыре буенча эшчәнлек.

Укытучы. Дәреслекнең 97 нче битен ачарга тәкъдим итәм.  Шигырьнең авторы кем? Аның турында ишеткәнегез бармы?

Агагельды Алланазаров – төрекмән шагыйре, бүгенге көндә Ашхабад шәһәрендә яши икән. Ә менә  шигырьнең тәрҗемәчесе – танылган балалар шагыйре Роберт абыегыз Миңнуллин турында сезнең инде ишеткәнегез дә, китапларын укыганыгыз да бар. (Балалар шагыйре Р.Миңнуллин турында алдан әзерләнгән бер укучы чыгыш ясый.)

Проблемалы диалог технологиясе

1 нче этап

Укытучы. Шигырьнең исеме буенча анда сүзнең нәрсә турында барачагын  әйтә алабызмы? (Кемдер дустын югалткан һәм аны эзли.)

2 нче этап

а) Шигырьне үрнәк уку (укытучы укуы);

ә) шигырьне бер кат эчтән аңлап уку, аңлашылмаган сүзләрне ачыклау;

б) сүзлек эше (сүзлек дәфтәрләренә язу):

яланнан – болыннан; карлыкмаган булса – тавышы бетмәгән булса; пумала – кисточка;

в) сәнгатьле уку (берничә укучыдан укыту).

3 нче этап

Укытучы. Шигырьдә нинди дус турында сүз бара? (Эт турында.) Каян белдегез? Эт дигән сүз юк бит. Шул юлларны табып укыгыз әле. (Укытучы сорауларына тексттан табып җаваплар бирәләр. Димәк, дүрт аяклы дус та була икән дигән нәтиҗәгә киләләр.)

– Шигырьнең төп геройлары кемнәр? (Бала һәм аның эте.)

«Кластер төзү» алымы. (1нче төркем – Эт нинди?, икенче төркем Малай нинди? дигән сорауга җавап эзли. Тактада карточкалар ярдәмендә кластер төзү.)

Динамик пауза. (Музыка астында төрле хәрәкәтләр ясау. «Дуслык турында җыр» җыры (Р.Корбан сүзләре, Ф.Әбүбәкәров көе.)

V. Яңа белемнәрне гамәли куллану

Укытучы. Сезнең дүрт аяклы дустыгыз бармы? Кемнең эте бар? Аның исеме ничек? (Берничә укучының үзенең дүрт аяклы дусты турында сөйләвен тыңлау.)

– Әгәр, шигырьдәге шикелле, синең дә этең югалса, нишләр идең? (Эзләр идем, кешеләргә мөрәҗәгать итәр идем, белдерү язар идем…)

– Ничек уйлыйсыз, дустыңны югалтмас өчен нишләргә? (Дустың турында кайгыртырга, аны рәнҗетмәскә кирәк.)

– Дәрес башында без дустын югалткан балага булышырга уйлаган идек. Әйдәгез, без аңа белдерү язарга булышыйк әле. Һәр төркем белдерү язып карасын. Белдерү аңлаешлы булсын өчен нәрсәләр турында язарга кирәк?

Төркемнәрдә эш. Белдерү язу. (Төсле фломастерлар һәм А3 форматындагы кәгазь битләре өләшенә. Текстын бергәләп уйлыйлар, матур итеп язалар, рәсемен дә ясап куярга мөмкин. Эшне тәмамлагач, һәр төркем такта янына чыгып, үз эшен күрсәтә, белдерүне тактага элә.)

VI. Рефлексия

Укытучы. Дәреснең темасы нинди иде? Нинди яңалык белдек? Дустын югалткан балага ничек булыштык? (Дуслык турында. Дүрт аяклы дуслар булуын белдек. Белдерү язарга өйрәндек.)

Белемнәрне бәяләү. (Укучылар үзләренә бәя бирәләр, үзбәя таблицасын тутыралар.)

Өй эше бирү

1. Шигырьне сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә. (Барлык укучылар өчен.)

2. Дуслык турында мәкаль-әйтемнәр табып килергә. (Ярым иҗади.)

3. «Минем дүрт аяклы дустым» дигән темага хикәя язарга. (Иҗади.)

VII. Дәресне йомгаклау

Укытучы. Укучылар, дәрес башында мин сезгә әйткән мәкальне үзегезгә «дуслык формуласы» итеп кабул итүегезне телим. Нинди генә булсалар да, дусларыгызның кадерен белегез, аларны саклагыз!

Дәресебез тәмам. Сау булыгыз. Уңышлы көннәр сезгә!

Презентация