Дуслыкның көче

№ 145

Илүзә ШАКИРҖАНОВА,

Казандагы 273 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат. Балаларның дуслык турындагы мәгълүматларын тулыландыру. Аларда бер-берсенә карата иптәшлек, дуслык хисләре тәрбияләү.

Тәрбияче.

«Исәнмесез!» – диеп башлыйк әле дәресләрне,

«Исәнмесез», – диеп һәркем эндәшә.

«Исәнмесез» – дигәч, безнең күңелләрдә

Татулык һәм дуслык урнаша.

Балалар, сез бик матур шигырь юлларын тыңладыгыз. Бу шигырь юлларында нинди матур сүзләр яңгырый! Нинди сүзләр алар: исәнмесез, дуслар? Кемнәр соң алар дуслар? Әйдәгез, яхшылап уйлап карагыз әле.

1 нче бала. Дус белән уйнарга күңелле, рәхәт.

2 нче бала. Дус булган бала уенчыкларын биреп тора.

3 нче бала. Синең белән тәмле әйберләре белән дә бүлешә.

Тәрбияче. Әйе, балалар, бик дөрес әйттегез. Чыннан да, дуслар бер әйберләрен дә жәлләмиләр, бар нәрсәләре белән уртаклашырга әзер торалар. Алар кайгыңны да, шатлыгыңны да бүлешәләр. Ярдәмгә иң беренчеләрдән булып киләләр. «Дуслар авыр чакта сынала», диләр. Бу – бик дөрес әйтем. Чын дуслык шул вакытта беленә.

Балалар, әйдәгез, бүген без сезнең белән кыңгырау чәчәкләр үсә торган нарат урманына, иркен аланлыкка барып кайтыйк. Барабызмы?

Балалар. Барабыз.

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, бергәләшеп урманга киттек. Төрле хәрәкәтләр ясый-ясый барабыз.

Бергәләшеп, җыйналып,

Без барабыз урманга.

Хәерле юл теләп безгә

Күктә кояш елмая.

Канатларын җилпи-җилпи,

Күбәләкләр очалар.

Ал, кызыл, сары, зәңгәр –

Нинди матурлар алар!

Яшел урман аланында

Без чәчәкләр җыябыз.

Ап-ак ромашкалар өзеп,

Такыялар үрәбез.

Тәрбияче. Менә, балалар, килеп тә җиттек. Нинди матур, нинди күңелле монда. Саф һава. Әйдәгез, утырып бераз ял итеп алыйк. Ә мин сезгә шушы болында үсүче кыңгырау чәчәк турында хикәят сөйләрмен.

«Яшел нарат урманында, аның иркен аланында бик нәфис, бик назлы бер кыңгырау чәчәк үсеп чыккан.

– Нинди матур монда, саф һава. Тирә-якта зур агачлар, ә мин бик кечкенә, – дип уйлаган ул. Шулай ямансулап утырганда куян баласы килеп чыккан.

– Абау ла, бигрәк матурсың! Исәнме, кыңгырау чәчәк! Син миңа бик тә ошыйсың. Әйдә икәү дус булабыз, – дигән куян баласы.

– Дус булабыз?! Ә ничек була соң ул дус булу? Мин бит дусларның, дуслыкның нәрсә икәнен белмим, яңа гына үсеп чыктым бит әле. Тирә-юньдәгеләрнең берсен дә белмим, таныш та түгелмен.

Кыңгырау чәчәк яңа гына туган булган, шуңа күрә дуслыкның нәрсә икәнен белмәгән һәм куянга җавап та бирә алмаган. Шулвакыт урман ягыннан бер кыз килеп чыккан да чәчәкне күреп алган.

– Карагыз әле, нинди матур чәчәк! Өзеп алыйм әле мин аны, – дип, чәчәкне өзәргә кулын сузган. Әмма кулын сузуы булган, ялт итеп тартып та алган. Кемдер аның кулын авырттырып тешләп алган икән. Караса, кечкенә генә куян баласы, ди.

– Тимә кыңгырау чәчәккә! Ул – минем дустым. Мин аны яклармын, саклармын. Кит, кагылма аңа. Кыңгырау чәчәкне өзәргә ярамый, үссен ул, яшәсен.

– Мин белдем, мин белдем! Дуслыкның нәрсә икәнен аңладым, – дип, чыңлап куйган шулчак кыңгырау чәчәк һәм талгын җилдә әкрен генә зәңгәр башын чайкый-чайкый җырлап җибәргән:

Дуслык ул – яхшылык,

Дуслык ул – яктылык.

Дуслык ул кояштай нур чәчә.

Син мине саклаучы,

Яшәүне яклаучы,

Яшә син, куян дус,

Мең яшә!».

Тәрбияче. Балалар, күрдегезме инде, куян кыңгырау чәчәкне ул кыздан ничек саклап калды, үзенең дустына иң кирәк вакытта ярдәмгә килде. Балалар, без аларны чын дуслар дипе саный алабызмы?

Балалар. Әйе, алар – чын дуслар. Куян белән кыңгырау чәчәк хәзер икәүләп яшел аланда уйныйлар, шатланалар, көлешәләр, табигать кочагында юыналар.

Тәрбияче. Ә хәзер мин сезгә үзләрен дуслар диеп йөргән ике малай турында сөйлим. Сез алар турында нинди фикердә калырсыз икән.

«Марат һәм Рөстәм шаяра-шаяра чәчәкләр түтәленә йөгереп керделәр дә уйный башладылар һәм бөтен чәчәкләрне таптап бетергәннәрен сизми дә калдылар. Тәрбияче апалары бу хәлгә аптырап:

– Кемнәр таптады инде бу чәчәкләрне? – дип сорады.

– Рөстәм таптады, – диде Марат.

– Рөстәм, бу – чыннан да, синең эшме, син гаеплеме?

– Мин, – диде Рөстәм.

– Рөстәм генә гаепле булса да, мин сезнең икегезгә дә шелтә белдерәм, – диде тәрбияче һәм аларны утыртты.

– Ә мине ни өчен? — дип шыңшыды Марат.

Рөстәм Марат ягына карамады да, аннан ераккарак китеп утырды».

Тәрбияче. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, тәрбияче ни өчен малайларның икесенә дә шелтә белдергән? (Балалар фикере тыңланыла.)

Тәрбияче. Әйе, чөнки аларның икесе дә гаепле. Ә ни өчен тәрбияче Маратка карап авыр сулаган? Сез ничек уйлыйсыз, Марат дөрес эшләгәнме? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Юк, әлбәттә. Дуслар бер-берсен сатмыйлар. Тәрбияче сорагач, алар ничек дип җавап бирергә тиеш иделәр? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Әйе, без икебез дә ялгыш таптадык, гафу итегез безне дип. Марат бер дә дөрес эшләмәде. Үз гаебеңне башка берәүгә сылтап калдырмыйлар. Димәк, адларны чын дуслар дип санап буламы?

Балалар. Юк.

Тәрбияче. Дуслык турында нинди мәкальләр бар безнең? Искә төшерик әле.

  • Дустың үзеңнән яхшырак булсын.
  • Кош – канаты, кеше дусты белән көчле.
  • Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма.
  • Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.

Нинди тирән эчтәлекле, киң мәгънәле бу мәкальләр.

Димәк, барлык кешеләр дә, без дә бакчада тату, дус яшәргә тиешбез. Безнең көчебез – дуслыкта һәм татулыкта.

Балалар, без сезнең белән бик матур шигырьләр дә беләбез бит әле, шуларны сөйләп китик.

Бала.

Егылсаң торып була,

Торсаң йөгереп була,

Йөгерсәң җитеп була,

Дусларың гына булсын!

Сөйләшеп уйнап була,

Күп нәрсә белеп була,

Шаярып-көлеп була,

Дусларың гына булсын!

                 (Р.Мингалим)

Тәрбияче. Әйдәгез, инде бер җырлап, биеп тә алыйк. Дуслар җыелган җирдә җыр да, бию дә яңгырап торсын. Тирә-юньдәге кошлар, күбәләкләр шатлансыннар, безгә кушылып җырласыннар.

Карап тормый ара еракка,

Дуслар килгән безгә кунакка.

Дуслык – безнең тормыш бүләге,

Дуслык – безнең бәйоәм бизәге.

(Бергәләп «Әйлән-бәйлән уйныйбыз» җырын җырлыйлар.)