Дуслык белән көчле без

  № 179     

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә күңел ачу кичәсе)

Ясирә ГАБДРАХМАНОВА,

Балтач районы Сосна балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Алсу АУБАКИРОВА,

Балтач районы Сосна балалар бакчасының I квалификация категорияле музыка җитәкчесе

Максат: яшь буында милли узаң, туган илгә ярату хисләре, югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Бурычлар:

балаларны үз халкының милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре, традицияләре белән таныштыру;

– музыкаль эшчәнлекнең төрле төрләренә (бию, җыр, уеннар) тарту;

– милли ашлары белән таныштыру; балаларның фикер йөртү сәләтен, җырлау тавышын, хәрәкәтләрнең нәфислеген ишетү сәләтләрен үстерү;

– төрле милләт халкына хөрмәт, тыйнаклык, гаделлек,кыюлык, төрле милләт халкының җыр- бию уеннарын өйрәнүгә теләк тәрбияләү.

Бәйрәм барышы

1 нче бала.

Килегез дуслар, килегез,

Бүген бездә зур бәйрәм.

Дуслар белән җырлап биеп,

Күңел ачыйк бергәләп.

2 нче бала.

Безгә сезне алып килгән

Дуслык дигән  якын юллар.

Бу юлларны күп гасырлар

Төзегәннәр көчле куллар.

3 нче бала.

Карап тормый ара еракка,

Дуслар килгән безгә кунакка.

4 нче бала.

Дуслык бит ул – тормыш үзәге.

Дуслык бит ул – бәйрәм бизәге.

(Балалар залга «Әйлән-бәйлән уйныйбыз» җырын җырлап керәләр, ярымтүгәрәккә басалар.)

Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар, бүген без сезгә «Дуслык бәйрәме»н тәкъдим итәбез. Безнең Татарстан Республикасында төрле милләт халыклары яши. Туган төбәгебез Балтач – күпмилләтле район. Анда 22 милләт вәкиле яши. Районыбызда татар, удмурт, рус, мари авыллары бар. Шулай ук безнең район җирлегендә әрмән, башкорт, немец, чечен, поляк һәм башка милләт вәкилләре дә яши. Алар, тату бер гаилә булып, бер-берсенен гореф-гадәт, йолаларын хөрмәт итеп, кайгы-шатлыкларын уртаклашып, бер-берсенә ярдәмләшеп, дус-тату булып, киләчәккә иңгә-иңне куеп, яңа үрләр яулыйлар.

Рус, татар, удмурт милләтеннән булган халыклар Сосна авылында да бар. Төрле милләттән булсалар да, бер-берсе белән дус, татау яшиләр, бәйрәм итәләр, кунакка йөрешәләр.

(«Җырлыйк әле туган телендә» җыры башкарыла.)

5 нче бала.

Йөри безнең бакчага

Бик күп төрле балалар.

Төрле-төрле телләрдә

Сөйләшә белә алар.

6 нчы бала.

Төрле костюмнар киеп

Йөрибез җырлап, биеп,

Атарбыз без бу бәйрәмне

«Дуслык бәйрәме» диеп.

7 нче бала.

Татарча – дуслык,

Русча – дружба,

Удмуртча – эсъяськон.

1 нче бала.

Әйдә, дуслар, ашыгыйк

Дуслар белән бергәләшеп.

Такмак әйтешеп алыйк.

(«Шома бас» җырлы-биюле уены уйнала.)

Алып баручы. Балалар, безнен авылда электән татар халкы яшәгән. Алар ничек киенгән, нинди халык уеннары уйнаган, безгә бу турыда Нариманның әбисе сөйләп бирер. (Әби сөйли.)

«Капкалы» уены

(Капкада эленеп калган балага җәза бирелә. Нариман әбисе белән «Чабата» биюен башкаралар. Рус киемендәге балалар уртага чыга.)

2 нче бала.

Наш Татарстан

Дружбой славится.

Нам жить в Татарстане

Очень нравиться.

3 нче бала.

Нынче день у нас хороший,

Веселятся все кругом.

Пляшут, хлопают в ладоши,

Ну и мы не отстаём.

(Рус халкының «На горе то калина» дигән җырлы-биюле уены уйнала.)

Алып баручы. Ә менә безнең Сосна авылы күршесендә булган  Гондорево авылында удмурдлар яши. Алар ничек киенгәннәр, нинди халык уеннары бар икән? Безгә бу хакта Әдиләнең әнисе сөйләп китсә, бик әйбәт булыр иде.  (Әдиләнең әнисе милли удмурт киеменнән киенгән. Ул балаларга удмуртлар турында сөйли.)

Әдилә.

Түгәрәктә матур итеп,

Без уеннар уйныйбыз.

Татарча да, русча да,

Удмуртча да биибез.

(Әдилә әнисе белән «Удмурт биюе»н башкара.)

Алып баручы. Балалар, без сезнең белән бүген дуслык турында шигырьләр дә сөйләдек, җырладык та, уеннар да уйнадык. Безнең борынгы заманнан әби-бабайларыбыздан хәзерге көнгәчә мирас булып калган тирән эчтәлекле мәкальләребез дә бар. Әйдәгез, мәкаль әйтешеп уйныйбыз.

«Башын мин әйтәм, ахырын син әйт» уены

Алып баручы.

Кош канаты белән, … (кеше дуслары белән көчле).

Дустың булмаса – эзлә, … (тапсаң – югалтма).

Дустын үзеннән … (көчле булсын).

Ялгыз агачны … (җил сындыра).

Күмәк күтәрсә, … (күлне күчерер).

Алып баручы. Һәр халык бер зур таҗдагы асыл ташлар кебек. Әгәр берсе генә югалса да, бөтен «таҗ» ның яме китә, чөнки һәр халыкның кояш астында үз урыны бар. Шуның өчен, һәрберебез үз милләтебезне яратырга, сакларга, аның белән горурланырга тиеш. Шуның белән «Дуслык кичәсе»н тәмамлыйбыз.

4 нче бала.

Туган йорт кебек якын,

Якты безнең бакчабыз,

Рәхәтләнеп уйныйбыз,

Җырлап күңел ачабыз.

5 нче бала.

Күпме белемнәр алдык –

Замана баласы без!

Бармагыбыз – «сотовый»да,

Компьютерда – күзебез.

6 нчы бала.

Әгәр аптырап калсагыз,

Эндәшегез безгә дә.

Кнопкасын күрсәтербез,

Булышырбыз сезгә дә!

7 нче бала.

Йөрәк хисен, кояш итеп,

Сезгә бүләк итәбез –

Җылытсын күңелегезне

Безнең шушы иртәбез!

«Саубуллашу»  күнегүе

(Балалар түгәрәк ясап басалар, бер-бер артлы үз исемнәрен әйтәләр һәм кулларын сузып уч төпләрен тидерәләр.Барысының да уч төбе тоташкач, хор белән кабатлыйлар: «Сау булыгыз, бу – без»!

(«Отличное настроение» җыры башкарыл