Дуслык бар җирдә тынычлык хаким

№ 177

(Балалар бакчаларының мәктәпкә әзерлек төркеме өчен Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан иртәлек сценарие)Фәридә ӘХМӘТҖАНОВА, Түбән Камадагы 50 нче  балалар бакчасының I квалификация категорияле татар телендә белем бирүче тәрбиячесе

Максат: балаларны Татарстанда яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәнияте белән таныштыру.

 

 

 

Бурычлар: тәрбияви: төркемгә йөрүче балаларның гаиләләре белән дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту, күңелле уңай кәеф булдыруга ирешү, хезмәттәшлектә әти-әниләрне дә актив катнашырга җәлеп итү;

белем бирүдә:

– балалар бакчасына йөрүче төркемдәшләрнең төрле милләттән булуын дәлилләү;

– һәр милләтнең җырын, биюен, уеннарын, милли киемнәрен һәм ризыкларын күрсәтү;

– төрле милләт халыкларының дус-тату яшәүләре турында кузаллауларын киңәйтү;

үстерелешле: иҗади эшчәнлекләрен арттыру; җыр-бию башкару, сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен  үстерү.

Әзерлек эше:

– һәр төркемнең ата-аналар почмагында «Халыклар арасында дуслык мөнәсәбәтләре» белешмәлеген булдыру;

–  балалар белән «Һәр милләтнең үз мәдәнияте» темасына әңгәмә оештыру;

– балалар һәм әти-әниләр белән төрле милләт халыкларының җырларын, биюләрен, уеннарын барлау;

– залны бизәү: ел эмблемасы, Россия һәм Татарстан флаглары,Түбән Кама шәһәре гербы.

Җиһазлау: икмәк белән тоз, гөбәдия, бавырсак, он, татар халкының бизәкләре төшерелгән чигүле сөлгеләр, шәлләр, самовар, чынаяк рәсемнәре; аудиоязмалар: рус, татар, мари, башкорт, чуваш көйләре, шәһәр гимны, дуслык турында җыр.

Бәйрәм барышы

(Дуслык турында җыр яңгырый, балалар залга уза. Милли кием кигән әниләр, кулларына үз халыкларының төрле ризыкларын тотып, залга үтә. Балалар артына утыралар.)

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле дуслар, килгән кунаклар! Без сезне залыбызда күрүебезгә бик шат. Бүгенге бәйрәмебез Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана. Бердәм көч белән без балаларыбызга республикабызның күпмилләтле булуын, анда төрле халыкларның дус-тату, зур гаилә булып яшәвен аңлатырга тырышырбыз. Сүзне балаларга бирик.

1 нче бала.

Йөри безнең бакчага

Бик күп төрле балалар.

Төрле-төрле телләрдә

Сөйләшә белә алар.

«Дустым» сүзен дүрт телдә

Өйрәндем мин үзем дә.

Әйтә беләм дүрт телдә

«Исәнмесез» – татарча,

«Здравствуйте» – ул русча,

«Лаих» була чувашча,

«Сайлауда» инде марича. (Резедә Вәлиева)

Алып баручы. Татарстан турында сөйлибез икән, без туган як турында искә алабыз. Ул – безнең Туган җиребез: урманнар, кырлар, болыннар, елгалар. Европаның иң зур елгалары – Чулман һәм Идел безнең республика территориясе аша ага. Безнең җирләребездә арыш,бодай үсә. Ләкин республикабызның иң зур байлыгы – аның кешеләре. Алар үзләренең туган якларын бик яраталар һәм дус-тату яшиләр.

2 нче бала.

Татарстан – үз илебез,

Безнең газиз җиребез.

Шушы газиз җиребезнең

Балалары инде без.

3 нче бала.

Мин яратам сине,Татарстан,

Ал таңнарын өчен яратам.

Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган

Яңгырларың өчен яратам.

Мин яратам сине, Татарстан,

Горур халкың өчен яратам.

Җан эретә торган әнкәм теле –

Татар телең өчен яратам. (Роберт Рәкыйпов)

Ведущая. Все мы разные: мы говорим на разных языках, поём разные песни. У нас различная национальная культура и традиции, но мы одинаково любим землю, на которой живём, и для всех нас Татарстан является Родиной. У каждого народа есть свои традиции, обычаи, обряды, танцы, песни. Наша группа тоже многонациональна. И сейчас мы познакомимся с первыми участниками нашего праздника. Встречайте русский хлебосольный народ.

Алып баручы. Без төрле: төрле телләрдә сөйләшсәк тә, төрле җырлар җырласак та, төрле уеннар уйнасак та, Туган җиребезне бертөрле яратабыз. Барыбыз өчен дә уртак йортыбыз ул –Татарстан Республикасы. Безнең төркем –күпмилләтле. Бәйрәмебезгә ипи-тоз белән килгән рус халкын чакырыйк. Встречаем первых гостей нашего праздника: хлебосольный русский народ. (Рус киеменнән малайлар «Самовар» биюен башкара.)

4-й ребенок.

Мы хотим вам показать,

Как гостей надо встречать.

Нам заботы нипочем,

Пирог дружбы испечем.

«Дуслык» күмәчен пешерү күренеше

(Рус халкының милли киеменнән әни күмәч пешереп йөри.)

Мама.

Скоро гости на порог –

Надо бы испечь пирог.

Посмотрю-ка, где мука? (Ищет, разводит руками.)

Жаль, закончилась она.

(Стук в дверь, входят мальчик и девочка.)

5 ребенок. Здравствуйте! Не ждете ли гостей?

Мама. Рада, рада я принять у себя друзей.

6 ребенок.

Мы вам гостинцы привезли –

Пшеничной беленькой муки.

Мама.

Ой, спасибо, проходите,

С пирогом мне помогите.

А пирог наш необычный,

Мы возьмем муки пшеничной.

5 ребенок. И добавим доброту, дружбу, счастье и мечту.

6 ребенок. Будем мы трудиться вместе, чтобы сила была в тесте.

Мама. Приготовим, испечем.

Все. Пирог дружбы назовем!

(Ишек шакыйлар,татар көе яңгырый,кызлар керә.)

1 нче кыз. Хәерле көн! Без сезгә Татарстаннан килдек.

2 нче кыз. Күчтәнәчкә бал алып килдек.Ул көч һәм сәламәтлекне арттыра. Без әле биеп тә күрсәтәбез. (Татар кызлары башкаруында яулыклар белән бию.)

1 нче кыз.

Дөньяда иң-иң матур ил –

Ул минем Туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел –

Улминем туган телем.

2 нче кыз.

Туган телемдә сөйләшеп,

Яшим мин туган илдә.

«Туган ил» дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Мама.

Вы успели точно в срок –

Наш готов уже пирог.

Можно праздник начинать,

Все народы приглашать.

Вместе. Я и ты, ты и я – вместе друңная семҗя!

(Мама, представляющая русскую национальность. берет пирог и читает стихотворение.)

Мама.

Мы всегда гостей встречаем,

Круглым, пышным караваем,

Он на блюде расписном

С белоснежным рушником.

Русский народ славится своим гостеприимством. Есть такая замечательная традиция на Руси встречать дорогих гостей хлебом да солью. Эту замечательную традицию передала мне моя бабушка, а теперь я передаю её вам. (Күмәчне алып баручыга бирә.)

Ведущая. Спасибо вам за ваше гостеприимство, за такой вкусный пирог дружбы. Мы угостим всех присутствующих в нашем зале.

Алып баручы Хәзер мин сезне «Түбәтәй» уенын уйнарга чакырам. («Түбәтәй» уенын уйныйлар.) Ә хәзер  сезнең белемнәрегезне тикшереп китәм. Мин башлыйм, сез дәвам итәсез:

Республиканың исеме – … (Татарстан).

Аның башкаласы – … (Казан).

Республикабызда иң зур елга – … (Идел, Чулман).

Безнең шәһәрнең исеме – … (Түбән Кама).

Татар халкының җәй көне үткәрелә торган милли бәйрәме – … (сабантуй).

Татар халкының баш киеме – … (түбәтәй, калфак).

Татар халкының милли ризыгы –… (бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, чәкчәк).

Алып баручы. Туган илебез турында бик күп беләсез икән. Ә хәзер иң якын күршеләребезне бирегә чакырыйк. Башкорт гаиләсенә сүз бирәбез. (Залга башкорт киеменнән кулга бавырсак тотып, кунаклар чыга.)

Башкорт гаиләсе. Без сезгә уткүршеләрегез булган Башкортстаннан килдек. Безнең киемнәрнең үзенчәлекле яклары бар: өстә ике кат бәбәй итәкле күлмәк, иң аермалы өлеше җилән (озын камзул), кыйммәтле мехтан баш киеме, алкалар, озын чәч кызларның матурлыгын күрсәтеп тора.

Башкортостан – алтын бишеккәем,

Газиздәрдән газиз ил генәм,

Һиндә тыуып, һиндә үскәнемә

Горурланам, һикһез һөйөнәм.

Кызы сөйли.

Әсәм теле миңә –сәсән теле

Унан башка минең халкым юк.

Йөрәгеңдә халкы булмагандың

Кеше булырга ла хакы юк!

(Бавырсакларны алып баручыга тапшырып, балалар янына барып утыра.)

Алып баручы. Залга мари халкының хезмәт сөючән гаиләсен чакырабыз.

Мари кунаклары. Исәнмесез, кадерле дуслар. Минем улым – Никита сезгә үз телебездә шигырь сөйләп китәр.

Никита.

Марий Элем шочмо верем,

Илыш вийым тый пуэт.

Куш ом кае,куш то ом лий

Шумыштем эре илет.

Әнисе. Бүген без сезнең белән мари халкының «Сокыр тага» («Слепой баран) уенын уйнарбыз. (Уенчылар түгәрәккә чыга. Бер баланың башында – тәкә битлеге, күзе яулык белән бәйләнгән. Ул уенчыларны куып тота да кем икәнен әйтә. Уен шулай дәвам итә.)

Алып баручы. Залга чуваш милләтеннән булган гаиләне чакырабыз. (Залга милли киемнән чуваш гаиләсе чыга. Алар үз телләрендә халык җыры башкара.)

Алып баручы. Безнең төркемдә таҗик милләтеннән булган ике малай тәрбияләнә. Алар әниләре белән килгән, үз телләрендә шигырь сөйләп китәрләр:

1 нче малай.

Бахор омад, бахор омад,

Гули сам сам катор омад.

Ба дехкон вакти коһ омад,

Бахори нав муборак бод.

2 нче малай.

Навруз шуду лолои хуш ранг баромад,

Бул бул ба тамошон дафу чанг баромад.

Мурзони хаво чунла бикардан парһоз,

Мурзи дили ман аз кафаси танг баромод.

Әниләре (милли киемнәренең үзенчәлеге турында сөйли): Таджикские национальные платья – уникальная одежда девушек и женщин Таджикистана. Это атласное платье, которое одеваются новобрачные девушки и почти все женщины, кроме пожилых в праздничные дни. Атлас – это шелковый материал, т.к. Таджикистан – жаркая страна. В этом легком платье совсем не жарко в знойную погоду. Наряд отличается своей яркой окраской, что свойственно нраву таджикских девушек. На голове носят платок или четырехугольную тюбетейку. Волосы девушки заплетают в длинные косы, одевают красивые ювелирные украшения: серьги, ожерелья, браслеты. (Балалар янына барып утыралар.)

Алып баручы. Ә хәзер «Дуслык» биюенә чакырам. (Рус, татар, мари, башкорт, таҗик балалары башкаруында бию башкарыла. Бию шәһәребез гимнын тыңлау белән төгәлләнә.)

Алып баручы. Кадерле дуслар, бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезгә тынычлык, дуслык һәм сәламәтлек телибез. Безнең бакчабыздагы кебек шатлык, бәхет, тынычлык сезне ташламасынґ, йөзегездән елмаю китмәсен!