Дистанцион укыту платформалары

№ 191

Гөлназ ГЫЙМАДИЕВА,  

Казандагы 38 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2020 ел мәгариф системасына зур үзгәрешләр алып килде. Безгә тиз арада дистанцион укуга күчергә туры килде. Үз чиратыбызда, без, укучылар һәм укытучылар, мондый үзгәрешләргә әзер түгел идек. Һәркайсыбызны бары тик бер генә сорау борчыды: дәресләр ничек узачак һәм алар ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булачак? Шулай да таяныр методикабыз – укыту платформалары дистанцион укытуга кадәр дә бар иде. Мәгълүматларның  95% ын дәреслекләрдән яки кулланмалардан бирү сәбәпле, без аларны актив куланмадык.

Шәхсән миңа, беренче ел татар теле һәм әдәбияты укытканлыктан, бу үзгәрешләр кайбер кыенлыклар тудырды. Бу укыту платформаларының аз булуы һәм безнең моңа әзерлегебез җитәрлек дәрәҗәдә булмау сәбәпле килеп чыкты. Шулай да без бу кыенлыкларны җиңеп чыга алдык. Мин дистанцион укытуда үзем куланган платформаларны билгеләргә телим.

Беренчедән, барыбызга да таныш булган кушымта – ZOOM. Аның ярдәмендә без балалар белән элемтәгә чыга алдык. Беренче көннәрдә системада кимчелекләр булды, видео кертелмәде яки чыгып китте, әмма җитешсезлекләрне төзәткәч, кушымта яхшы режимда эшли башлады. Әлбәттә, ZOOM аша сөйләшү генә җитми, чөнки кече сыйныф укучыларына мәгълүматны күреп кабул итү кулайрак. Шуңа күрә мин презентацияләр куллана башладым. Һәр яңа тема буенча гади, кыска һәм аңлаешлы кызыклы биремнәр кергән презентацияләр ясадым. Алар ярдәмендә укучыларның игътибарын җәлеп итәргә тырыштым.

Tatarschool башлангыч сыйныф укытучылары өчен кулай кушымта. Анда рус төркемнәре һәм татар төркемнәре өчен темаларның күп һәм аңлаешлы булуы игътибарга лаек. Һәр тема күнегүләр ярдәмендә ныгытыла. Татар язучыларның шигырьләрен тыңларга була, алар турында укучылар белән әңгәмә үткәрергә дә була. Әлбәттә, ФГОС тәләпләрен нигезендә балалар өчен физкульминуткаларда үткәрергә мөмкин.

Минем өчен тагын бер яңалык – balarf.ru. Бу сайтта татар телендәге барлык мультфильмнар да тупланган. Укучы, субтитырлар кулланып, мультфильмнарны рус, татар телләрендә карый ала. Һәр мультфильмне караганнан соң фикер алышу тәгъдим ителә. Картиналар ярдәмендә сорауларга җавап бирү бик уңайлы һәм укучыларны да кызыксындыра. Өйрәнгән мәгълүматны ныгыту өчен ахырда кечкенә генә тест бирелә.

Минем фикеремчә, balasuzlek кушымтасы да әһәмияткә бирә. Әлеге кушымта рус теленнән татар теленә, яки, татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү өчен кулланыла. Сүзләр матур, кызыклы рәсемнәр аша аңлатыла, баланың күзаллавын артыру өчен Алфавит, төрле темалар бирелгән. Укучыларга дөрес тәрҗемәне уен формасында табу отышлы.

Әлбәттә, дәреснең нәтиҗәлелеген артыру өчен башка платформалар да бар. Мәсәлән, YouTube сайтын кулланырга була. Анда бик күп төрле файдалы видеолар бирелгән, алар ярдәмендә дәрес тагын да кызыграк үтәчәк.

Бүгенге көндә дистанцион укыту мәгариф системасы белгечләренең һөнәри осталыгын камилләштерү һәм белем бирү сыйфатын күтәрү буенча мөһим факторларының берсе булып тора. Дистанцион укыту вакыт һәм киңлек поясларына карамастан, массакүләм өзлексез белем бирү системасын булдыру өчен мөмкинлекләр бирә.