Дәүәнигә Сабантуйга кунакка

№99

Мәдинә ШӘМӘРДӘНОВА,

Гөлназ БИЛАЛОВА,

Балык Бистәсе районы “Мишутка” балалар бакчасының беренче категорияле татар теле тәрбиячеләре

(Бәйрәм уткәреләсе урын алдан ук бизәлә.Капкага “Сабантуй котлы булсын” дигән язу эленә.Ясле-бакча хезмәткәрләре тарафыннан чигелгән сөлгеләр, яулыклар, кулъяулыклар белән мэйдан бизәлә.)

Максат. Балаларга Сабантуй татар халкының  милли бәйрәме, йола бәйрәме икәнен төшендерү, бу бәйрәмнең үткәрелү тәртибе, ырым-йолалары белән таныштыру.

Татар халкына, туган илгә, туган телгә, милли йолаларга хормәт, мәхәббәт тәрибияләү.

Чара барышы

(“Сабантуй” көе яңгырый.)

Алып баручы: Исәнмесез, балалар! Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Без бүген татар халкының олы бәйрәменә-Сабантуйга җыелдык.Сабантуй- ул хезмәт бәйрәме,  дуслык бәйрәме.Сабантуй- ул һәркемнең көтеп алган бәйрәме.Котлы булсын Сабантуйлар!

Сабантуе -хезмәт туе,

Шатлык һәм бәхет туе.

Бәйрәм итик көн буе!

Котлы булсын, котлы булсын,

Ямьле Сабантуйлары!

Сәхнәләштерү.

Әни: Кызым, кәрәзле телефоныңны  ал әле,шалтыраталар.

Кыз: Алло,алло!

Дәү  әни: Кызым, мин әле бу-дәү әниең, исәнме!

Кыз:Ә, дәүәнием, исәнме!Ничек яшисең, авырмыйсыңмы?

Дәү әни: Әйбәт, кызым!Сезне бик сагынам, бигрәк тә сине күрәсем килә.

Кыз:Миндә сине бик сагындым,дәү әнием!

Дәү әни: Кызым, әйдә  безгә килегез.Бүген бездә Сабантуй бәйрәме.

Кыз:Нәрсә ул- Сабантуй, дәү әнием?

Дәү  Әни:  Сабантуй- бик күңелле бәйрәм ул. Анда жырлыйлар,  бииләр , төрле уеннар уйныйлар.

Кыз:Ә, алай булгач,  кайтабыз,  дәү әнием. Үзем  белән дусларымны да алам.

Дәү әни: Әйдәгез, кайтыгыз, балакайларым! Мин хәзер үк тәмле әйберләр пешерермен.

(Кыз  шатлана-шатлана әнисе янына килә ).

Кыз: Әнием,  дәү  әнием безне кунакка –Сабантуй бәйрәменә чакырды.

Әни: Ярар, кызым, бик яхшы булыр.Син  бар тизрәк, дусларыңны чакыр , юлга чыгарбыз.

(Кыз дуслары янына чыга).

Кыз. Кызлар, малайлар , килегез эле тизрэк!

(Дуслары йөгерешеп киләләр)

Кыз. Дусларым,мин сезнедәү әниемә кунакка алып барам, барасызмы?

Бала.Барабыз! Ә нинди бәйрәм соң ул Сабантуй?

Кыз. Баргач  күрербез!Күчтәнәчтә алыйк .Дәү әнием  конфет ярата.

Әйдәгез,әйдәгез

Кунакка дәү әнигә.

Ул инде безне көтә.

Сабантуй матур үтә.

(Балалар автобуска утырып, җырлый-җырлый, юлга кузгалалар.)

Авыл күренеше

Дәү әни. Әйдәгез, балакайларым, исән-сау килеп җиттегезме?

Кыз. Дәу әнием, сиңа күчтәнәчләр алып кайттык.Менә синең яраткан конфетлар, дәү әнием!

Дәү әни. Рәхмэт, балакйларым.Сез үзегез –күчтәнәч.

Кыз.Дәү әни, нинди бәйрәм соң  улСабантуй?

Дәү әни: Балалар, Сабантуй ул — халкыбызның иң яраткан, иң күңелле бәйрәме. Аңа әзерлек алдан ук башлана.Гаиләдә хатын-кызлар өй җыештыралар.Яшьләребез бәйрәм башланырга  берничә көн калгач, сөлге җыеп йөриләр. Әнә,күрәсезме, бабагыз атны бизәп җигептә куйды. Әйдәгез,бергәләп,атларга утырып,без дә  бүләк җыярга чыгыйк!(Балалар группадан-группага йөреп буләк җыялар һәм мәйданга җыелалар)

Алып баручы:Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш күгебездә,

Килегез, дуслар, кунакка

Сабантуй буген бездә.

Без уйныйбыз, уйныйбыз,

Якты көннән туймыйбыз.

Сабан туе гөрләп торсын,

Биибез дә  җырлыйбыз!

(Җыр: “Сабантуй”)

Алып баручы:Ә хәзер Сабантуй уеннарын башлыйбыз. Карагыз әле,карагыз,мәйданда Чукмар белән Тукмарыбыз сугыша.Чукмар, Тукмар,нигә сугышасыз?  Менә сезгәикегезгә ике капчык

Ягез әле, тотыгыз.

Сабан туенда ярышып,

Сез дә буләк алыгыз.

(Балалар уенны дәвам итәләр).

Алып баручы:Кунакка Гали белән Кәҗә дә  килгән.Әйтегез әле, сезнең  нинди ярышта катнашасыгыз килә?

Кэҗә: Безнең су ташу ярышында катнашасыбыз килә.

Менә сезгә сулы чиләк,

Көянтә ал иңеңә.

Йөгер тизрәк, иң алдан кил,

Егыла гына курмә.

(Балалар чиратлашып “ Су ташу” уенын дәвам итәләр).

Алып баручы: Ә хәзер концертмәйданчыгына юнәлик.

Бала.

Тыпыр-тыпыр тыпырдый,

Аяк бердәтик тормый,

Бию көе уйналсын.

Ә кызлар биеп алсын.

(“Кәсәләр” биюе)

Бала.

Матур биисез икән,

Ардым, димисез икән.

Эх, тыңлар идек хәзер

Матур татар җырларын.(Җыр “Гүзәл Туган ягыбыз”)

Алып баручы: Чуар тавык килә, йомырка алып килә.Чуар тавык ,бу йомырка белән нишлибез?

Чуар тавык.

Кашыкка салып күкәйне

Йөгерегез тизрәк.

Күрик  әле бу ярышта

Кайсыгыз җитезрәк?

(Йомырка белән  йөгерү ).

(Сөйләшә – сөйләшә кәҗә белән сарык мәйданчыкка керә)

Кәҗә: Әйдә, Сарык,шунда барыйк.

Безнен анда икәнлекне бүреләр дә белмәсләр.

Алып баручы: Әйдәгез, рәхим итегез , бездәдә буген Сабантуй бәйрәме.

Кәҗә,Сарык  безгә  капчык киеп йөгерү ярышына капчык кирәк , капчык биреп торыгыз әле.

Кемнәр җитез,кем өлгер,

Минем янга килегез.

Әйдә, карыйк узышып,

Капчык киеп ярышып.

(Капчык киеп йөгерү)

Алып баручы:Балалар, Сабатуйның  күркәм йоласы- ат чабышы.

Алай итик әле без,

Болай итик әле без.

Күңелле итеп бергә-бергә

Уйнап алыйк әле без.

(“Ат чабышы “уены)

Шүрәле керә: Исәнмесез, балалар!

Алып баручы: Балалар, безнең  бәйрәмгә кем килде?

Балалар: Шүрәле.

Алып баручы: Шүрәле, бездә бүген бәйрәм, балалар белән ярышларда  катнаш.

(Былтырга күрсәтеп)

Алып баручы: Шүрәле, менә безнең  Батырыбыз.

Шүрәле: Ничек инде ул — Батыр?! Ә мин? Мин бит ел буе көч җыйдым, бернәрсә эшләмәдем, яхшы ашадым.

Алып баручы: Шүрәле, син борчылма, елама,  син өлгердең. Безнең  балалар сиңа Батыр белән көрәшергә рөхсәт бирәләр .

(Былтыр белән Шүрәле көрәшәлэр. Былтыр җиңә.Балалар көрәшне дәвам итәләр.)

Әби чыга:Мактана дип уйламагыз,

Мин урынлы мактанам:

Чөнки бу чүлмәкне

Күрми дә вата  алам.

(“Чүлмәк вату” уены)

Җыр: “Дустым бар”

Алып баручы: Дуслар, көтеп алган Сабантуй  ахырына якынлашты.

Балалар:Рәхмәт, кунакка килдек

Сабантуйларны күрдек.

Җырладык та, уйнадык

Күңел ачтык,биедек!

Сабантуймы, Сабантуй-

Уеннар туе бит ул,

Тәм- томнар сые бит ул,

Җинүләр уе бит ул

 (Бәйрәм чәй эчү белән тәмамлана)